I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Федорова Фирдәвес Фәйзхан кызының эше

Коръән – нәрсә ул?

Коръән- мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкаре. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге белән бәйләнгән. Мөхәммәд яһуд, христиан диннәре, мәҗүсилек, Шәрык халыкларының мифологик ышанулары белән яхшы таныш була. Ул ялгыз гына калып уйланып утырырга ярата. 40 яшьләрдә вакытта, илһамланып, төрле ачышлар ясый башлый. Риваятьләр бу ачышларның аңа Аллаһ тарафыннан турыдан- туры яисә Җәбраил фәрештә аша иңдерелүен күрсәтәләр. Аларны халыкка җиткерү- Мөхәммәднең изге бурычы. Шуңа күрә ул үзен Аллаһ сүзен халыкка җиткерүче рәсүл, пәйгамбәр дип таный һәм бу изге эшкә ныклап керешә дә. Мөхәммәд пәйгамбернең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, тиз вакыт эчендә аның тарафдарлары ишәя. Шулай итеп, яңа ислам, мөселман диненә нигез салына.

Коръән- ул адәм балаларның тугры юлга өндәргә дип дөньяда кылган гөнаһлары өчен бәндәләрне Аллаһһының җәза белән куркытыр өчен, соңыннан: аһ, ник без игелек кылмадык икән, игелек кылган булсак, бу газапларны күрмәс идек, дип үкенмәсеннәр өчен алдан ук кисәтеп кую максаты белән Аллаһһ тарафыннан, Пәйгамбәргә иңдерелгән изге китап. Корьән- ул гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше. Коръән- ул гүзәл әхлакка, пакълеккә, сафлыкка өндәүче.

Коръән- изге китап. Ул кешегә әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйнаган. Күп төрле куркыныч хәлләрдән изге догалар саклап кала, табиблар да дәвалый алмаган авыруларны догалар дәвалый. Коръәнне белгән кешеләр бик сирәк авырыйлар, чөнки ул чисталыкка, пакълеккә өйрәтә, рухны, җанны дәвалый. Шуңа күрә дә әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйнаган әдәбиятның нигезендә дәКоръән булган.

Коръән конкрет тарихи җирлектә, иҗтимагый- сәяси шартларда барлыкка килгән. Бу аның эчтәлегендә дә, тел- стилендә дә ачык сизелә. Китап өчен көчле бәхәс, полемик рух хас. Коръәндә без Аллаһ һәм галәм, илаһият һәм кеше, вакыт һәм пространство, яшәү вә үлем, яшәү мәгънәсе һәм башка шундый проблемалар белән очрашабыз.

Коръән поэтикасы өчен фәлсәфи һәм эмоциональ фикерләүнең табигый кушылуы, көчле образлылык хас булган эндәш, риторик сорау, мөрәҗәгать, кабатлау, инверсия алымнарына бай. Анда озын җөмләләр, фразалар аз. Күп кенә аятьләр ритмлы, рифмалы проза белән язылган.

Коръән аеруча мөселман халыкларының әдәбиятына нык тәэсир итте. Без моны татар әдәбияты мисалында да ачык күрәбез. Коръән төрки- татар әдәбиятына мең ел буена көч- куәт биргән, аңа идея һәм сәнгать ягыннан юнәлеш күрсәтүче маяк булган. Ул әдипләрнең дөньяга карашында, заманча әйткәндә, методологиясендә төп фактор хезмәтен үтәгән. Ислам диненә күчүне Г.Тукай уңай күргән:

Гарәп халкы кабул итмәстән әүвәл дине исламны,

Илаһ урнында тотканнар агач, таш, төрле әснамны.

Бераздан соң килеп хак дин, тәмам батыйлҗ булып ялган,

Гарәпләрнең күзеннән дине ислам пәрдәне алган.

Алар бар үткән эшләргә пәйгамбәрдән оялганнар:

“Ничек соң без табындык потка?”- дип хәйранга калганнар.

Гомумтөрки, ягъни борынгы төрки әдәбият - татар әдәбиятының нигезе, елга башы. Ә инде урта гасыр гарәп, фарсы әдәбиятлары, ягъни Шәрык классикасы, шул исәптән Коръән Тукайгача чор татар әдәбияты үсешендә мөһим чыганак кына түгел, ә осталыкка өйрәнү мәктәбе, олуг остаз да булган. Әдәбиятыбыз тарихын күздән кичерсәк, без моны ачык күрербез.

Бу хезмәтемнең максаты:

1) Г.Тукай шигырьләрендәге дини мотивларны күрсәтү;

2)Коръән хәдисиләрендә булган эчтәлекне шигъри юлларга салып, әле хәзер дә актуаль булган яшәү һәм үлем, Аллаһ һәм галәм, яшәү мәгънәсе, диннең кеше тәрбияләүдәге ролен билгеләүче шагыйрьнең бөеклегенә дан җырлау;

3)Коръән нигезенә дин тәгълиматләры белән бергә, рухи-әхлакый тәрбия, мәхәббәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмчелек, әхлакый камиллек идеяләр сеңдерелүен ачу.

1. Г.Тукай әсәрләрендә Коръән сүрәләренең тәкъбире

а) Коръән сүрәләре - балачактагы күңел юатучысы:

Тукайның балачагы ана назыннан мәхрүм, ачлыкта, ялангачлыкта, мохтаҗлыкта үтә. Нечкә күңелле, саф тойгылы, киң хыяллы күңел юатучысы, “туендыручы”сы “якын итүче”се тик Аллаһһы тәгалә була. Дин белемен Кырлай авылында “әлеп, би, ти, си” белән “Иман шартыннан” башлаган Габдулла Тукай Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә, җәдитчә уку белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы сеңдерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә.

Г.Тукай кыска гына вакыт эчендә татар милләтеннең сөекле шагыйренә әверелә. Моның сәбәбе: шагыйрьнең күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таянуында. Әдәбиятка яңалыклар алып килүче реалист буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамыры белән борынгы татар һәм көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә барып тоташа. Кече яшьтән үк ул гади халыкның самими ышануларын мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, борынгы Ислам әдәбиятын укып үсә, шулар җирлегендә тәрбияләнә, ә соңрак иҗат итә.

Г.Тукайга Коръәннең йогынтысы зур була. Күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь иҗатында Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар зур урын ала.

Вәхшилек елларында “дин ул халыклар агуы” дигән хорафат, афәт булып халыклар башына төшкән заманда, 30 меңгә якын дин әһеле Соха тайгаларында, Воркута шахталарында, Балтыйк- Ак диңгез канАллаһрында газапланып үтерелгән вакытта, дистәләгән “тукайчылар” газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр. Совет чорында шагыйрьдән фактта дәһри (дингә ышанмаучы) ясау модада булды, янәсе ул, социалистик идеологиягә тартылып, дин-иманга, Исламга үтә кире мөнәсәбәттә торган, күп кенә шигырьләрен Аллаһсызлык рухы белән сугарып язган. Тукайдан башта “демократ”, аннан “социалист”, соңрак бер имансыз “атеист” ясарга омтылып гәзит, журнал битләрен нинди генә мәкаләләр белән тутырмадылар. Моның дөреслектән ерак булуын түбәндәге мисАллаһрдан ачык күрәбез. Әле 1906 елда ук Тукай үзенең бер шигырендә. Коръәнгә мәдхия укып, болай дип яза:”Безләри иршад идән Коръән икәндер, белмәдем”. (Ягъни: “Безне туры юлга күндерүче Коръән икәндер, белмәдем”). Заман вә түрәләргә охшарга ашкынган “фәнниләрдән” кемнәр генә юка брошюралар, калын китаплар язып, кемнәр генә зур дәрәҗәләр алып, кемнәр генә “атказанмады”?!

Бүген, ул хорафат идеология чүплеккә ташланганда, ниһаять, газиз Тукаебызның иҗаты турында дөреслекне әйтер заман килеп җитте.

Тукай ислам динен ”тамырыннан корытырга” түгел, “дин әһелләрен кырып ташларга” түгел, ә киресенчә, ислам динен, муллаларны якларга чакырды.

б) Яшь буынны тәрбияләү чарасы:

Тукай өчен дин- яшь буынны тәрбияләү чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәдәният чыганагы. Шуңа күрә дә ул динне пычратучы, диннән тик файда- керем эзләүче рухани түрәләр белән аяусыз көрәшә. Аллаһһы тәгәләгә мәхәббәт, Коръән белән тулган “садре”, “мөкатдәс һәм газир иманлы”, “фәхем, вәхшәт берлән тулган дөньядан, “тарсына”. Шагыйрьнең җан әрнеткеч иң нечкә лирикасы Аллаһһы тәһаләгә сагыну белән бәйле.

Без дә кеше ич, итик гайрәт, Аллаһ яратсын өчен;

Бу дөньяны хәйран калдырыйк, Аллаһ яратсын өчен.

Тиеш булды безгә билне буу, Аллаһ яратсын өчен;

Мәгърифәт, һөнәр туамы?- бар да Аллаһ яратсын өчен.

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк, Аллаһ яратсын өчен;

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, Аллаһ яратсын өчен.

“Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде.

Инде син Аллаһһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһһ синнән разый булган хәлдә һәм Раббыңа кайт!”- дигән Коръән кәлимәсен исебезгә төшереп, әдип:

“Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит тәңреңә:

Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә,

Дустларым, кардәшләрем,сез муллаларга әйтегез:

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!”

- дип язган “Васыятем” шигырендә. Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә,мирас итеп калдырган васыяте булды.

Шулай ук, Коръәндә кадер кичендә мөәмин-фәрештәләр сәлам укырлар дигәнне ул:

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм,

Тик диярләр: “Барча мөәмин, мөселманга сәлам!” дип, шигъри калыпка күчерә.

Габдулла Тукай ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен 19нчы гасыр мәгърифәтчеләре- дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәрхетдин хәзрәтләрнең фидакаръ хезмәтләре белән бәйли.

Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләре милләтебезнең дини тарихын, әүвәл заманнардан алып мөселман мәгърифәтен безнең җирдә тасвир кылган галимебез. Бу мөхтәрәм имамыбыз, Шиһабетдин Мәрҗәнине Тукаебызның олуглавы тикмәгә генә түгел. Бәлки бүгенге көнебездә дә ислам дөньясында Мәрҗәни фикере мөселманнарны гафиллектән уятуга, башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббыбызның чын бәндәсе булып яшәр өчен олы хезмәт куйган, үрнәк булган хәзрәткә Тукаебыз үзенең бәһасен шулай итеп биргәндер.

Кайчандыр дини булып саналган мондый эчтәлектәге шигырьләрне тормышыбыгыздагы кимчелекләребезне төзәтергә тырышканлыктан туган әсәрләр дип аңларга кирәк. Тукайның аерым сүзләрен ялгыш аңлаучыларга карата әдипнең “Кыйтга” шигырен дә искә төшереп үтәсе килә. Шагыйрь:

“Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч- шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым”,-

дисә дә, мәдрәсәдә алган гыйлемен Габдулла Тукай (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә иман, мулла, галим иде) гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты.

Шулай булса да, өметен өзмичә, “керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым”, дигән вакытында да, шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга дөрес үгет- нәсыйхәт биреп, бу эшне дәвам иттерүне киңәш итә.

в) дәрт, үгет-нәсыйхәт бирүче:

Коръән-Кәримне иркен тулы иттереп мәгънәви шигырьгә салган шагыйрьнең бу сүзләре һәр кешегә дәрес, үгет-нәсыйхәт булып торганына без ихлас күңелдән горурланабыз.

“Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хәкимнәрне иңдерәбез” , - дигән Хак Тәгалә сүзләрен “Тәәссер” (“Тәэсирләнү”) шигырендә газиз Тукай болай аңлатты:

“Гомернең иң читен, җайсыз,

уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының

мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән

гаҗаиб сүрә Коръәннән-

Газаплар мәгънәви бер кул илән

алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр,

һәм мин җылый башлыйм:

Яңалыкларны мөкаддәс күз яшемлә

энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңлем;

укыйм иман, булам мөэмин:

Килә рәхәт, җиңеллекләр:

хәлас булам авыр йөкдин.

Ходай! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ

вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә:

“Аллаһһехак! Аллаһһеәкбәр!”- дим”

Күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь иҗатында Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар зур урын ала. Мәсәлән, “Кадер кич” шигыре турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа.Ул “кадер” дип аталган 97нче сүрәне шагыйрәнә җырлап биргән.

Г.Тукай Коръәнне бик яхшы белгән. Хәтта ул аның кайбер сүрәләрен уңышлы гына тәрҗемә иткән.

Һәр заман, кем насры берлән фәтхә килсә, Аллаһның-

Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның.

Син күрерсең тугъры юлы тотканны күп төркем халык,

Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

(“Ярдәм” сүрәсе -110 сүрә)

Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай шигырләрендә урын алалар, шагыйрьнең фикерен җиткерәләр.(“Печән базары...Кисекбаш”, “Мөхәммәдия”, “Тотса Мәскәүләр якаң һ.б.)

г) илһам чыганагы:

Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте очсыз- кырыйсыз, ул аны укып әсәрләнә, аннан үзенә чиксез илһам ала.

Г.Тукайның дин белән сугарылган шигырьләре: “Дин вә гавам”, “Рамазан гаетендә Иблиснең шайтаннарында китабы”, “Тәәссер”, “Васыятем”, “Кадер кич”, “Алтынга каршы”, “Ана догасы”, “Шиһаб хәзрәт”, “Кыйтга”, “Пәйгамбәр”, “Таян Аллаһга”, “Иһтида”, “Коръән”, “Аллаһһ гыйшкына”, “Ишан”, “Нәсыйхәт”, “Миграҗ”, “Могҗиза”, “Мөхәммәдия”,”Сабый чакта бәйрәм”, “Туган тел” “Туган авыл”. Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан шигырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп, тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган “Йокы алдыннан”(1908),кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык,ярдәм сорарга өндәгән “Киңәш” шигыре һәм башкалар әнә шундыйлардан.

Һәр мәктәп баласы яттан белә торган “Туган авыл” шигыренең түбәндәге дүрт юлы совет чоры китапларыннан гел төшерелә килде. Чөнки анда Коръән һәм пәйгамбәр исеме телгә алынган.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт-җәфа күргән, ничек торган.

Дөньяда барлык татарларның гимны булып киткән “Туган тел”шигырен барыбыз да яхшы хәтерлибез. Ләкин совет чорында бу җырның соңгы строфасын дөньяга чыгармадылар.Чөнки бу вакытта безнең илдә дингә бик көчле каршылык хөкем сөрә иде.Шуның өчен шагыйрьләр дин турында әйтәсе килгән фикерләрен яза алмыйлар, җырчылар җырлый алмыйлар. Ләкин хәзерге вакытта безнең илдә сүз иреге һәм без Г.Тукайның шигырендәге бу соңгы строфаның матурлыгын күреп, аны күңелебез теләгән җирдә сөйли алабыз, җырлый алабыз:

“И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл,дип,үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!”

Йомгаклау

Кеше дөньяга килә һәм аңардан бик аз нәрсә сорала: кулыңнан килгән кадәр игелек кылу, Кеше булып калу. Кызганычка каршы, бүгенге болгавыр заманыбызда кешеләрдә әхлак сыйфатларының кимүе безне уйландыра. Ә бит халкыбыз нинди авыр елларны кичергән, ләкин иленнән куылса да, ачлыктан тилмерсә дә динен юк итәргә тырышсалар да бирешмәгән, мәрхәмәтле булып калган, олыны олы итеп, кечене кече итеп, милли сафлыгын югалтмыйча яшәгән. Ә моның сәбәпләренең берсе- мең елга якын халкыбызның рухи кояшы булган Корьәндәдер.

Г.Тукайның дин гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булу белән бергә, тирән мәгънәле дә.Үз иҗатында файдаланган дини әдәбият- китаплар, риваятьләр, шагыйрь фикерен куәтләргә ярдәмгә килгән Коръән аятьләре галимнәр тарафыннан киләчәктә өйрәнелер дип ышанасы килә. Тик моның өчен галимнәрнең дин гыйлемен Габдулла Тукай дәрәҗәсендә белүе зарур.

Хак тәгалене олуглап, ислам тәкълиматы вә шәригате таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлыкка үгетләүдә Габдулла Тукай әле үзе дә яшь булуына карамастан, үрнәк булып торды. “Таян Аллаһга” шигырендә без шуны укыйбыз:

“Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте киң аның, һәрдаим таян син Аллаһга!

Йа, Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;

Ул-рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!..

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Без Тукай шигырләреннән илһам алабыз, тормышыбызда булган хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.

Г.Тукайның хезмәтләрен күреп аны, әлбәттә, шикләнмичә изге кеше дип әйтеп була. Шулай итеп, изге кеше изге китап турында яза. Юкка түгелдер,аның иң таныклы шигырь юлларында Коръән аһәңнәре ишетелә.Мәсәлән, “Аллаһ гыйшкына” шигыреннән өзек:

Иске чир, түбәнлек юк булсын, Аллаһ яратсын өчен,

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ яратсын өчен.

Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә,

Аллаһ яратсын өчен.

Болай итеп наданлык безне измәсен, Аллаһ яратсын өчен;

Чарасын яз яки телдән сөйлә, Аллаһ яратсын өчен.

Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын, Аллаһ яратсын өчен;

Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә, Аллаһ яратсын өчен.

Дуслык булмау сәбәпле милләт шушы хәлгә килде,-

Гыйбрәт ал, и Мөхәммәт өммәте! Аллаһ яратсын өчен.

Кулланган әдәбият

  1. Татар әдәбияты тарихы 1 том.

  2. “Мирас” журналлары № 5-11, 2001; 2002; 1-1999;

  3. “Казан утлары” №10-1996, №6-1991, №8-1995;

  4. “Мәгариф” журналлары

  5. Тукай Г. Шигырьләр. – 4 т.

  6. Шәһри Шәриф “Әсхаб Кирам”. Чистай шәһәре – 2001.

  7. Коръән Кәрим.

  8. Коръән тәфсире. “Тәфсир Ногмани” – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.

  9. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы / В.Ягъкуб “Иман” Казан, 1993.

  10. Кыйссаи әнбия /Пәйгамбәрләр тарихы/ Казан, 2003.

Габдулла Тукай әсәрләрендә Коръән сүрәләренең тәкъбире темасы буенча фәнни-тикшеренү эшенә тезислар.

Коръән- мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкаре. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге белән бәйләнгән.

Коръән поэтикасы өчен фәлсәфи һәм эмоциональ фикерләүнең табигый кушылуы, көчле образлылык хас булган эндәш, риторик сорау, мөрәҗәгать, кабатлау, инверсия алымнарына бай.

Кече яшьтән үк ул гади халыкның самими ышануларын мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, борынгы Ислам әдәбиятын укып үсә, шулар җирлегендә тәрбияләнә, ә соңрак иҗат итә.

Шагыйрьнең җан әрнеткеч иң нечкә лирикасы Аллаһы Тәһаләгә сагыну белән бәйле.

Без дә кеше ич, итик гайрәт, Аллаһ яратсын өчен;

Бу дөньяны хәйран калдырыйк, Аллаһ яратсын өчен.

Тиеш булды безгә билне буу, Аллаһ яратсын өчен;

Мәгърифәт, һөнәр туамы?- бар да Аллаһ яратсын өчен.

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк, Аллаһ яратсын өчен;

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, Аллаһ яратсын өчен.

Г.Тукайның дин белән сугарылган шигырьләре: “Дин вә гавам”, “Рамазан гаетендә Иблиснең шайтаннарында китабы”, “Тәәсер”, “Васыятем”, “Кадер кич”, “Алтынга каршы”, “Күрсәтә”, “Муллалар”, “Бәгъзе зыялыларыбыз”, “Китап”, “Ана догасы”, “Шиһаб хәзрәт”, “Кыйтга”, “Пәйгамбәр”, “Таян Аллаһга”, “Коръән”, “Аллаһ Тәгалә”, “Нәсыйхәт”, “Туган тел”.

Г.Тукайның дин гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булу белән бергә, тирән мәгънәле дә.Үз иҗатында файдаланган дини әдәбият- китаплар, риваятьләр, шагыйрь фикерен куәтләргә ярдәмгә килгән Коръән аятьләре галимнәр тарафыннан киләчәктә өйрәнелер дип ышанасы килә. 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ