Кремль буенча сәяхәт

Казан Кремле

Кремль буенча сәяхәтне без Казансу елгасы ягыннан башлыйбыз.

Моннан гүзәл манзара ачылып китә: киселгән пирамида рәвешендәге Рус сугышчыларына һәйкәл күренә, анда Иван Грозныйның шәһәрне алганда һәлак булган сугышчылары күмелгән, 2500 тамашачыга исәпләнгән Циркның оригиналь бинасы күзгә ташлана.

Кайчандыр Казансу кечкенә генә елгачык булган. Ләкин Куйбышев сусаклагычы барлыкка килү белән Зур Идел шәһәргә якын ук килгән, ә Казансу шәһәр чикләрендә зур су мәйданына әверелде, ул ландшафтка табигый төс биреп тора.

Әйдәгез, Кремльгә Тайницкая манарасы аркылы керик. Бу манара Хан Сараен су белән тәэмин итеп торган чыганакка яшерен юл аның аркылы узганга шулай дип атала. Манара 1552 елда Казанны камап торганда шартлатыла, бу шәһәрнең тизрәк бирелүенә китерә. 1552 елның 4 августында Казанны алганнан соң ике көн узгач җимерелгән Хан кальгасына Иван Грозный шушы яктан килеп керә.

Тайницкая манарасыннан Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең Вәкиллекле корпусы яныннан Губернатор сараена таба күтәреләбез, ул XIX гасырда Мәскәүдә Зур Кремль Сараеның һәм Коткаручы Христос храмы авторы архитектор Карл Тон проекты буенча төзелгән.

XVI гасыр башында бу урында мәчетләре һәм мавзолейлары, экзотик үсемлекләр һәм кошлары булган бакчалары белән Хан Сарае урнашкан була. Таш диварлар белән әйләндереп алынган өч шатерлы сарай тау башында, үзенең манаралары һәм каланчалары белән ханнарның һәм Ислам диненең хакимиятен гәүдәләндереп балкып торган.

Хәзер монда Татарстан Республикасы Президентының рәсми резиденциясе урнашкан. Резиденция каршысында әкияттәге канатлы елан рәвешендәге фонтанны күрергә мөмкин. Бу очраклы гына түгел. Нәкъ менә канатлы Елан шәһәр туграсында сурәтләнгән.

Губернатор сарае белән янәшә генә Сөембикә манарасы – шәһәрнең тарихи һәм архитектура эмблемасы һавага ашкан. Аның исеме Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе Сөембикә белән бәйле.

Халык авыз иҗатында патшабикәне гаҗәеп матур итеп тасвирлыйлар. Шул хакта ишетеп, Иван Грозный Сөембикәгә кодалар җибәрә. Патшабикәнең баш тартуы Казанның рус сугышчылары тарафыннан алынуы сәбәпчесе була, шуннан соң Сөембикә, әгәр рус төзүчеләре бер атна эчендә югары манара торгыза алсалар, кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Бу таләп үтәлә. Менә шунда инде патшабикә манарага күтәрелә, шәһәр белән бәхилләшә һәм түбән ташлана.

Бу риваять, ләкин чынбарлыкта Иван Грозный Казанны алганнан соң торгызылган манараның төзелгән вакыты билгеле түгел. Галимнәр манара 1708 еллар тирәсендә төзелгән дип саныйлар.

Сөембикә манарасы тагын бер ягы белән атаклы: ул Пизадагы манара кебек үк авыш тора. Аның очы вертикальдән ике метрга диярлек авышкан, бу гади күз белән караганда да күренеп тора.

Губернатор сарае каршысында Благовещение соборы урнашкан. Ул 1562 елда төзелгән. 1917 елдагы революциягә кадәр Благовещение соборы Казан епархиясенең төп кафедраль соборы булып санала. Монда иң тантаналы гыйбадәтләр кылына, Казанның барлык атаклы кунаклары анда булганнар. Соборда А.Радищев, А.Пушкин, С.Рахманинов булып киткән. Ф.Шаляпин собор хорында җырлаган. Соборда гыйбадәт барганда Петр I, Екатерина II һәм башка Россия императорлары катнашкан.

Бина интерьерлары бик бай итеп ясалган. Храмның борынгы өлешендә алтарь янында XVII гасыр фрескалары калдыкларын, шул исәптән Казанская Божья Матерь образын, берничә ел Благовещение соборында сакланган атаклы могҗиза иконасын күрергә була. Владимир губерниясеннән мәгълүм иконалар ясаучы рәссам Сафонов тарафыннан башкарылган соңгырак сурәтләр XIX йөзгә карый. Могҗиза белән сакланып калган рәсемнәр бик яратып торгызылды. Инде юкка чыккан иконостас талантлы Мәскәү осталары тарафыннан яңадан торгызылды.

Аның белән янәшә генә элеккеге Архиерий йорты – православие чиркәве башлыгының XIX гасырда төзелгән шәһәр резиденциясе һәм Консистория – епархиянең чиркәү-административ һәм чиркәү суд органы урын алган. Кремльнең нәкъ шушы өлешендә тора-бара буйсындырылган Казан ягының православие идарәсе үзәге барлыкка килә.

Благовещение соборы янындагы скверны хәзер 2003 елда куелган "Казан кирмәне мигъмәрләренә" скульптура композициясе бизи. Һәйкәл ике фигурадан гыйбарәт – тезләренә Спасс манарасы сызымнарын куйган рус төзүчесе һәм татар мәгъмуре.

Хан гвардиясе булган урында, соборның уң ягында Пушечный дворурнашкан. Монда XVII-XVIII гасырларда авыр кораллар әзерләнә һәм саклана.

Пушечный двордан урам буйлап элеккеге Җәмәгать урыннарыннан – Екатерина II вакытларында төзелгән губерния администрациясе һәм Юнкерлар училищесы (XIX гасырның беренче яртысы) яныннан узабыз. Бүген монда Кремльнең музей комплекслары урнашкан. Татарлар һәм Татарстан тарихы һәм дәүләтчелеге музее, Казан Кремле гарнизоны музее, археология музее, картиналар галереясе, Татарстан табигате музее, Идел буе Ислам мәдәнияты музее, Идел буе православие халыклары мәдәнияты музее концепцияләре эшләнү стадиясендә.

Кол Шәриф мәчете яныннан тыныч кына узып китеп булмый. Ләкин башта аның гаҗәеп тарихын искә төшерик.

Моннан 400 еллар элек Кол Шәриф мәчете Казан ханлыгы башкаласын бизәп тора, ул үзенең мәһабәтлеге, матурлыгы һәм бай китапханәсе белән бар кешене шаккатыра. Ә исеме мәчетнең соңгы имамы сәет Кол Шәриф, галим, шагыйрь һәм дипломат хөрмәтенә шулай аталган. Казанга Иван Грозный гаскәрләре һөҗүм иткән вакытта сәет Кол Шәриф каланы яклаучылар җитәкчеләренең берсе була һәм каһарманнарча башын сала. Аның барлык шәкертләре дә һәлак булалар. Мәчет җимерелә.

1995 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев "Казан Кремле ансамблен саклау, үстерү һәм аннан файдалану концепциясе турында" Указга кул куя, анда, аерым алганда, Кол Шәриф мәчетен торгызу да күздә тотыла. Шуннан соң мәчетнең хәзерге заман бинасын төзү башлана. Мәчет комплексы – татар халкының милли һәм дини гореф-гадәтләрен торгызу символы – үз эченә музей-китапханәне, нәшрият үзәген һәм имам идарәсен ала. Мәчетнең диварларында Коръән аятьләре уеп язылган.

Благовещение соборы кебек үк, мәчет бөтен халык гыйбадәт кылсын өчен елга ике тапкыр, төп дини бәйрәмнәр вакытында ачыла.

Республикада эзлекле рәвештә диннәрнең үзара түзеп торучанлыгы һәм төрле дини конфессияләр вәкилләренең бер-берсен хөрмәт итүе сәясәте алып барыла. Безнең шәһәрдә дөньяның төп конфессияләре: Ислам, христианлык (православие, католиклык, протестантлык), иудаизм вәкилләре үзара тыныч шартларда яшиләр.

Мәчеттән ары китеп, Спасс манарасы, Казан Кремле территориясенә төп парад керү юлына килеп чыгабыз. Манара 1562 елда Псков осталары тарафыннан төзелә һәм Иван Грозный Казан диварлары янында үзе белән алып килгән Спасс Нерукотворный иконасы исемен ала. Бик озак вакытлар әлеге иконадан башка манарада Куликово сугышы каһарманы кенәз Дмитрий Донскойның сугышчан әләме дә сакланган.

Спасс манарасы аша чыгып, без язны хәтерләткән, шәһәрнең 1 Май исемендәге иң борынгы мәйданнарының берсенә эләгәбез. Монда каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле тора.

Кремльнең бөек калкулыгыннан шәһәрнең түбәндәге өлешенә, елга портына һәм Иделнең уң яктагы биек ярына гүзәл манзара ачыла.

Чыганак: http://president.tatarstan.ru/tat/kremlin/kremlin_travel.htm

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ