Кайсы көндә нинди эш эшләргә ярый икән?

Дүшәмбе – вакыт, гомер мәгънәләрен аңлата. Пәйгамбәр туган һәм үлгән көн. Бу көнне Җәбраил галәйһиссәлам туган, Ибраһим галәйһис – сәлам Кәгъбәтулланы төзеп бетергән көн. Туган көнең дүшәмбе булмаганда, бу көнне сәфәр чыгарга, тырнак кисәргә ярамый.

  • – Ходай Тәгалә төрле хыянәтләрне бу көнне яратты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көне, кан көне, Кабил Хабилне үтергән көн. 1993 нче елның октябрендә иблис токымы Рәсәй хөкүмәтенең ил парламентын һәм мәйданга җыелган тыныч халыкны кырдылар. Ләкин бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан кан алдыру ярый. Әмма бу көндә кем тырнак киссә, тавыштан котылмас. Сишәмбе көн – «зур бәхетсезлек көне».

Чәршәмбе – бик аз гына йомшаклык көне. Бу көндә күгәрченнән башка җан ияләренең бәхетсез һәм шомлану көне. Һәр айның ахыр чәршәмбесе гаять тә начардыр. Юныс пәйгамбәрне бу көндә балык йота, Ибраһим пәйгамбәрне Нәмруд утка сала, Йосыф пәйгамбәр бу көндә зинданга утыртыла. Бу көндә тырнак кисәргә бөтенләй ярамый.

Пәнҗешәмбе – хөрмәтле көн. Аллаһы Тәгалә шул көндә Нур һәм Нар, Җәннәт һәм Җәһәннәмне яраткан. Бу көндә догаларыгыз кабул булачак. Хәзрәти Рәсул Мәккәне, Муса галәйһиссәлам Мисырны ачканнар. Йосыф галәйһиссәлам Мисырда падишаһ булган, атасы Ягъкуб белән күрешкән, Исмәгыйль бу көндә дөньяга килгән. Һәркем бу көннең икенде белән ахшам арасында тырнак киссә, тәненнән рәнҗү китәр, шифа булыр,һәркайсыбызның кыйлган гамәлләребез савапка әйләнер.

Җомга – атнаның иң изге көне, олуг бәйрәм көнедер. Аеруча бу көннәрдә җомга намазы, никах укыла. Изге җаннардан Адәм галәйһиссәлам белән Хаува анабыз да шушы көндә никахланган. Сөләймән галәйһиссәлам белән Бәлкыйс, Йосыф галәйһиссәлам белән Зөләйха, Муса галәйһиссәлам белән Сафура, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән хәзрәти Хәдичә һәм хәзрәти Гайшә дә шушы көндә никахланган. «Кыйссас Әл - Болгарии» язмаларына караганда Адәм галәйһиссәлам җомга көнне дөньяга килгән, җомга көнне оҗмахка кергән, җомга көнне оҗмахтан чыккан. Туган көнең җомга булмаса, тырнак кисү өчен дә аеруча фазыйләтле көн булып санала. Әлбәттә, җомга намазы вакытында түгел.

Җомга көнне эш эшләмәү. Бу ырымның барлыкка килү сәбәбен аңлау бик авыр, тик аның да ялган ышанулар рәтенә керүе шик уятмый.

«Җомга – Гает, Гашура көннәреннән дә изгерәктер, мөселманнар өчен олы бәйрәм көн. Җомга көнне мәчеткә барып, намаз укып, хөтбә - вәгазь тыңлау- мөселманнарга фарыз гамәл. Сәбәпсез җомга намазын калдыру зур гөнаһ санала. Мөселман җәмәгатьләре күп җыелган урында, мәчеттә дога кабул булыр»,- ди Пәйгамбәребез. Шуңа күрә җомга көнне хөрмәтләп, гыйбадәт һәм догалар кылып, Ходайга рәхмәтләребезне җиткерү - һәр мөселманның бурычыдыр.

Шимбә – сәбәт (шабаш) Яһуд (еврей) телендә төгәлләнде, тәмам булды мәгънәсен аңлата.

Якшәмбе – әхәдә - ярдәм бирүче көн дип исәпләгәннәр борынгылар. Бу көн дөнья көннәренең әүвәледер, яңарту көнедер, ләкин бу көндә тырнак киссәң, тормышыңның бәракәте китәр.

 

Чыганак: http://xacitarxan.narod.ru/islamstati/kon.htm

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ