Яңа бистә яки Яңа Татар бистәсе (рус. Ново-Татарская слобода)–Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсенең көньяк-көнбатышында барлыкка килгән бистә. Шәһәрнең Вахитов районында урнашкан. Бистә җирлеге көнбатыштан Идел елгасы белән, көнчыгышта шәһәр эченнән үтүче тимер юл белән, төньякта Девятаев урамы белән, көньякта Иске татар зираты белән чикләнә. Бистәнең төп урамнары - Мәҗит Гафури һәм Мехчылар урамнары.

Тарих

Ал мәчет Иске Таш мәчет Иске-Таш мәчет манарасы

Казан шәһәре татарларының яңа бистәгә күчеп утыруына берничә сәбәп этәргеч була.

Рөхсәт алына. Рус авылы булган Поповканы күчереп, аның урынында Яңа Татар бистәсенә нигез салына.

Татар зыялылары, татар сәүдәгәрләре төбәге булган Иске Татар бистәсеннән аермалы буларак, яңа бистәдә гади эшче халык, һөнәрчеләр, кәсепчеләр, көнлекчеләр, вак сәүдәгәрләр урнаша. Өйләр дә, мәчетләр дә гади генә була. Соңрак таштан зур итеп Иске Таш мәчет салына.

1782 елда Иске һәм Яңа бистә сәүдәгәрләренең эшләрен алып бару максатында Казанда Татар ратушасы (башында сәүдәгәр Апанаевлар, Йосыпов) оештырыла. 1796 елда ике бистәдә 595 татар сәүдәгәре гаиләсе теркәлгән була.[2]

Совет заманында

Казан елга порты Вахитово станциясе Татфлот бинасы

Бистәдә һөнәрчелек үзәкләре ачыла, алар соңрак зур сәнәгать оешмалары булып үсәләр.

  • «Мелита» мех фабригы
  • ракета комплекты җитештерүче «Точмаш» заводы
  • мамык фабригы
  • макарон фабригы

Куйбышев сусаклагычын төзегәндә, Усиядәге иске шәһәр порты су басу зонасына эләгү сәбәпле, 1948-1962 елларда бистәдә яңа елга порты һәм елга вокзалы төзелә. Шулай ук бистәдә Казанның Үзәк Автовокзалы ачыла.

Совет заманында, бераз соңрак та бистәдәге әһәмиятсез биналар сүтелеп, алар урынында күпкатлы «хрушевка»лар корыла. Бистәнең бүлгеләрен яңа исемнәр – «Автовокзал» һәм «Меховой» - белән атап йөртә башлыйлар.

Бистәдә Казан сәнәгать, идарә итү һәм хокук югары уку йортының (рус. ИЭУиП) 5 уку корпусы урнашкан. Соңгысы 2011 елда корыла.

Ике шәһәр аквапаркының берсе – «Барионикс» (элекке «Лето-стоп») та биредә.

Елга портыннан ерак түгел «Портовый» күмәртәләп сату базары эшли.

«Яңа өйләнешүчеләр паркы» һәм Девятаев урамындагы стадион ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен хезмәт итә.

Транспорт

Бистәдә озак вакытлар төп транспорт чарасы булып, мех фабригына, соңрак макарон фабригына кадәр сузылган 6 санлы трамвай тора (хәзертуктатылды). Яңа елга порты ачылгач, 7 санлы трамвай, 2 санлы троллейбус өстәлә. Берничә автобус маршруты ачыла. Көньяктан узучы тимер юлда Вахитов тукталышы бар.

Бистәне үзгәртеп кору планы буенча, бистә эчендәге складларны һәм сәнәгать оешмаларын шәһәр читенә чыгару күздә тотыла. Шәһәрнең яңа вокзаллары төзелеп беткәч, иске автовокзалны да ябу көтелә.

Кызыклы факт

Шәһәрдә яманаты таралган җинаятьчел төркем «Новотатарские» төркеме дә әлеге бистәдән.

Совет заманында Иске Таш мәчет янындагы бинада шәһәрдә сакланып калган сирәк татар мәктәпләренең берсе, ләкин арада иң көчлесе – татар мәктәп-гимназиясе эшли.

Сылтама

Иске Татар бистәсе. Фотолар

Казан фотоларда

Иске Таш мәчет «Мечети России» порталында

Искәрмәләр[

  1. Күчү↑ «Деятель» журналы, 1898 ел
  2. Күчү↑ http://www.photokzn.ru/articles/0/20/ Казан «Рублевка»сы

 

Чыганак: ВикипедиЯ

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ