Авторы: Касыйм Хәмзин

Шагыйрьнең поэтик куәте кабатланмас рәвештә тылсымлы. Аның турында олы затлар менә ничек яздылар. Шагыйрь Шәйхи Маннур: «Һади Такташ халык тудырган икенче даһи иде. «Җир уллары» – куркыныч бу китап. Бөтереп алып китә торган тирән су кебек куркыныч. Кинәт суырып алыр да, көтелмәгән төпсез чоңгылга батырыр төсле». Хәсән Туфан: «Юк, Һади, мин килгәндә син кабатланмас рәвештә бар идең. Син китердең мине шигырьгә». Башкорт шагыйре Баязит Бикбай: «Ул, Такташ, татар әдәбиятының совет чоры Тукае. Андый шагыйрьләр 100 елга бер генә туалар».

1970 еллар башында минем университет тә­­­­мамлап, Татарс­тан радиосында эшли башлаган чак­лар. Хәзер торгынлык дип аталса да, гаҗәеп кызык замана иде ул. Әле XIX гасырның ахырында туып, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов белән бергә аралашып яшәгән, хәтта Габдулла Тукайны, Гаяз Исхакыйны хәтерләгән кайбер шәхесләр әле исән. Ә инде иҗатларының, әдә­би эшчәнлекләренең чишмә башы Так­ташлар чорына туры килгән шагыйрь­ләр, язучыларның, бик үк якын мө­нәсәбәттә булмаса да, безнең белән тыгыз элемтәдә торган чаклары. Ул вакытта, гомумән, әдәбият-сәнгать әһелләренең радиога сукмаклары бер дә суынмый иде. Алар иртән дә, кичен дә радионың әдәби, музыкаль редакциясе тирәсендә чуалалар, яңа әсәрләр китерәләр, тапшыруларда чыгыш ясыйлар, болай эч пошканнан, юл уңаенда да сугылалар, хәл-әхвәл белешеп, хатирә-истәлекләр белән уртаклашып китәләр.

Шулай беркөнне безгә Һади Так­ташның каенише, озак еллар Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән кеше – Касыйм ага Хәмзин килеп керде. Ул үзе болай башка мәсьәлә буенча килсә дә, без җайлап кына сүзне Һади Такташ тирәсенә бордык. Такташны эчкерсез яраткангамы, аның иҗатына гашыйк булганмы, Касыйм ага җизнәсе турында бик озак һәм онытылып сөйләде. Аның сөйләгәннәре радиотыңлаучыларга да кызык булыр, дип, без Касыйм агадан бу хатирәләрне кәгазьгә төшереп килүен үтендек. Ни өчен кәгазьгә? Чөнки ул вакытта радиода яңгыраган һәрбер чыгыш, һәрбер сүз цензура иләге аша үтәргә тиеш иде. Әйтәләр бит, һәрбер яманның бер яхшы ягы була, дип. Бу очракта да шулай килеп чыкты. Шул цензура аркасында әлеге истәлекләр кәгазьгә күчкән һәм, ниндидер могҗиза белән, саргаеп беткән папкаларның берсе сакланып та калган. Ул радиода яңгыраса да, басма рәвешендә бер тапкыр да дөнья күрмәде кебек. Аны шулай ук «Такташ турында истәлекләр» дигән китапта да табып булмый. Шуларны истә тотып, бу истәлекләрне «Безнең мирас» журналына тәкъдим итәргә булдык.

Рөстәм Акъегет

Әйе, Такташның шигъри юллары бер укуда күңелдә кала. Чокыр-чакырга төш­ми­сең, сүз түмгәкләренә абын­мый­сың, сөртенмисең. Киресенчә, ләззәткә-рәхәткә чумасың.

Ул борчулы минутларда да үзенә ихтирам уята иде. Бервакыт шундый тамаша булып алды. 1927 ел. Такташның кәләше Гөлчәһрә Хәмзина яңа күлмәк сатып алып кайткан. Материя­се дә шәп, төсе дә аллы-гөлле, әмма чабуы ер­тык. Нәкъ арт яктан ярты аршын ча­масы икегә ярылган.

Кич. Театрга тамаша карарга барырга әзерләнәләр. Һади сырланып тормый. 10-15 минутта киенеп, галстук тагып, тройной одеколон сөртенеп чыга. Әмма яшь кәләш назлана, тегесен сала, бусын ала.

– Галя, син нәстә, әллә ертык күлмәк киеп театрга, да?..

– Ертык түгел, яңа мода.

– Ташла, пожалуйста, сурьёзно әйтәм. Арттан күренә.

– Һади җаным, син не понимаешь, бу – французская мода.

Такташ тын гына басып тора. Елмая, күксел чәчен сыйпап ала, селкенеп куя. Бер адым Гөлчәһрәгә таба атлый. Ярык чабуга кулын тидереп ала.

– Каерма!

– Галя, тыңла. Ничек залдан үтәргә? Анда интеллигенция, Фатих Сәйфи, Нигъмәтиләр, Болак арты татарлары. Сал, кимә!

– Низачто!

Песи балалары идәндә бутала. Яшь кәләшнең чабуына сикерә. Аларга кызык. Ә Такташ рәхәтләнеп көлә.

– Брысь! Атеистлар! – ди Гөлчәһрә.

Ниһаять, чирек сәгатьтән бүлмәдә тынлык урнаша.

Икенче көнне «Җырым сиңа булсын» дигән шигырь туа. Ул яшь кәләшкә төбәп язылган.

«Әйтче, кызый, болай киенергә
Нинди шәйтан сине өйрәтте?
Инде тездән узган күлмәк итәкләрен
Ертык ясау нигә кирәкте?»

Шагыйрь – тәрбияче, педагог, мөгаллим, үгет-нәсыйхәтче.

Түбәндәге юллар Гөлчәһрәгә, хатынына, җәмәгатенә хат булып яңгырый. Ул гаиләнең бердәмлеген, бөтенлеген саклап калырга тырыша.

«Яшьлегемне үзем
теләп бирәм кулыңа,
Ләкин тыңла мине,
иптәш тә бул миңа,
Ана да бул минем улыма».

Бервакыт Такташ артлы урындыкка утырып, фотога төшә һәм карточканы Гөлчәһрәгә Мәскәүгә җибәрә.Фотоның артына шундый юллар яза:

«Кара, Галя, синең картың
Нинди матур булып утырган.
Кара, башкаларга аны алмаштырма,
Кадерен белеп яшә, чукынган».

Шагыйрь, үзеннән битәр, кешеләр турында кайгыртучан иде. 1928 ел иде булса кирәк. Шагыйрьнең каен­анасы Зәкия Такташ фатирында кыш чыкты. Русия кышы салкын, ә Зәкия Үзбәкстан һавасына күнеккән. Казан урамына чыкса, бөрешеп, борын очын тотып кайта. Бу хәл Һадины борчый.

– Әни, әйдәле, магазинга. Татторгка, ерак түгел, Проломныйда гына.

– Нәрсәгә, Һади?

– Сиңа тун карыйбыз.

– Алла, акча юк бит, Һади.

– Бурычка алырбыз, минем кредиторлар байлар.

Шаян сүзләр сөйли-сөйли Һади кыс­ка тун сыман нәрсә кия, Зәкия яшел ефәк үзбәк бишмәтен каптыра. Бер сәгать тә үтми, пыхылдап торган тун алалар.

Коръәннең бер аятендә шундый җөмлә бар: «Мин адәмне вә җеннәрне сынау өчен яралттым». Такташ та шундый сынау астында кала. Шагыйрьнең бертуган сеңлесе Хәнифәне уку йортыннан чыгаралар. Янәсе, кулак кызы, укырга хакы юк. Сеңлесен аклау өчен шагыйрь атна-айлар буе анда чаба, монда йөгерә. Тегеннән справка, моннан документ җыя. Ниһаять, Хәнифәнең әтисе Хәйрулла абзыйның, әниләре Шәмсениса апаның кулак булмавы ачыла. Уртадан түбән хуҗалыклы крәстиәннәр икән. Нәтиҗә шул: Хәнифә башка уку йортында укуын дәвам итә. Шагыйрь тынычлана. Күтәренке күңел белән шигырь яза.

«Партиягә кертмәделәр инде,
Комсомолга дисәм, алмыйлар,
Пионерга яшең үткән диләр,
Менә ничек мине алдыйлар.

Әмма тынычлану кыска гомерле булды. Мәскәүдән, Гөлчәһрәдән хат килеп төште: «Һади! Мине мулла кы­зы дип, университеттан чыгарырга телиләр».

Мәсьәлә болай булган. Гөлчәһрәнең әтисе Хафиз үзбәкләрнең милли киемен киеп, фотога төшкән. Чапанга ох­шаган яшел буй-буй тасма бишмәт, чалмага охшаш бүрек, килешлерәк булсын өчен җиз кашлы таяк та тоткан. Портретның бер нөсхәсен Мәскәүгә, кызына җибәргән. Гөлчәһрә аны дус шәрикләренә күрсәтә. «Настоящий ишан, мулла» – ди берсе. Кызыл авызга шул җитә кала. Муллалар – сыйнфый дошманнар. Карточка комсомол комитетына, деканатка мәгълүм була. «Жаль, отличница была», – ди кемдер.

Гөлчәһрә: «Мин мулла кызы түгел. Әти үзбәк милли киемендә төшкән», – ди.

– Докажи! – диләр.

Такташ та, Гөлчәһрә дә документлар белән «кораллана» башлыйлар. Көрнәле дигән авылга да сәяхәт кылалар.Ниһаять, Гөлчәһрә аклана. Хафиз бервакытта да мулла булмаган. Ул – гап-гади укымышлы интеллигент. Кыз укуын дәвам итә һәм МДУны яхшы, бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый.

Нишләмәк кирәк, сыйнфый көрәш­нең кызган чаклары иде. Бу дөньяда хак та, ялган да кулга-кул тотынып йөриләр. Бигрәк тә өлкән затларга карата имеш-мимешләр күп була. «Казан утлары» журналының 1984 елгы 4 нче санында бер яшь автор Такташ гаиләсе турында болай яза: «Өй җиһазларын шагыйрь үз күңеленә хуш килгәннәрен сайлап үзе сатып алган булган, чөнки аның беренче хатыны аерылышкан чакта соңгы урындыкка кадәр үзе белән алып киткән. Мәскәүгә барып урнашырга карар кылган…» һәм башкалар… Менә бу – берниниди киртәгә сыймый торган чеп-чи хата. Мин Такташ фатирында күп булдым. Анда күз төшә һәм бүлешә торган җиһаз юк иде. Булган тәкъдирдә дә Такташ һәм аның гаиләсе бу кыргыйлыктан югары тордылар. Автор Такташ музее турында яхшы фикер күрсәтә. Музей кирәк. Шагыйрь торган йорт урынында университет бинасы калкып чыкты. Хәсән Хәйри китабында 173 нче биттә шундый юллар бар: «Такташ яшәгән нигездә университетның яңа биек бинасы төзеләчәк һәм андагы ике бүлмә Такташ музеена биреләчәк икән». Яхшы фикер. Әгәр дә Татарстан хөкүмәте җиң сызганып уйлап караса, бик шәп булыр иде.

Дөрес, гаиләдә ниләр генә булмый. Тәкъдир, язмыш һәркемнең аяк астында йөри. Алар аерыла. Такташ Гөлчәһрә Мансуровага өйләнә. Уңган, чибәр, сабыр кыз була ул. Беренчесе дә, икенчесе дә Гөлчәһрә. Ләкин Һади икенче җәмәгате белән 12-13 ай гына торып кала – шагыйрь тиф авыруыннан дөнья куя. Без инде аның иҗатына да, гаиләсенә дә тел тидермик. Берсен күтәреп, икенчесен түбәнсетмик. Шагыйрьнең сеңлесе Хәнифә Такташева миңа болай диде:

«Гөлчәһрә Хәмзина Такташтан аерылып китүне гомер буе бәхетсезлек, дип санады. Соңыннан да безнең белән бәйләнеш-араны өзмәде».

Бу юлларга һичнәрсә өстәмим. Фәкать бер җөмлә белән чикләнәм. Ул төскә-биткә чибәр, урыс теленә оста, үткен зиһенле хатын-кыз буларак, горур иде. Артык төчеләнү булып тоелмасын, Такташ та, аның әти-әнисе дә, барлык туганнары да яшь кәләшкә олы мәхәббәт белән карады.

***

Бу язманы тәмамлап, радиога бармакчы идем. Кемдер ишек шакыды. Ачтым, ят кеше. Киеме мосафирларныкы. Аркасында – брезент капчык. Авыр булырга охшый.

– Мөмкинме?

– Пожалуйста.

Керде. Йөкне төшерде.

Чамалыйм, төсмерлим дә кебек, ләкин тел әйләндерергә кыюлыгым җитми. Вакыт уза тора. Ул миңа, мин аңа карыйм. Янәсе, сүзсез танышырга телибез, сынашабыз. Мосафир хәрәкәтчел, капчыгын төзәтә, җайлабрак куя, каешларын да рәтли. Секундлар чаба да, чаба.

– Таныйсызмы, Касыйм әкә?

– Чамалыйм да кебек, но мин тәкә түгел, туган.

Елмая, фуражкасын сала, кая эләргә җай эзли.

– Тәкә, димим, әкә, дим.

– Ялгышаммы, юкмы, Сез Такташ бит?

– Әйе, Касыйм әкә, мин Такташ, Рафаэль Такташ.

Нишләптер, изрәп төштем. Кулъ­яулыгымны алып, маңгай тиремне сөртеп алдым. Әллә нәрсә булды үзем белән. Күз алдымнан яшь чагым, рабфакта укыган чагым, 3 яшьлек Рафаэльнең агач атка атланып төшкән рәсеме-портреты үтеп китте. Хәзер минем алдымда атасыннан ике мәртәбә олы, киң маңгайлы, зур башлы, ак сакаллы кеше басып тора. Йөзенә тагын бер карап алдым. Әйе, чырае нәкъ Такташныкы, әтисенеке, ә күзләре, күзләре яшькелт, Гөлчәһрәнеке.

– Түргә уз, түргә, Рафаэль, әйдә, әйдә, – дидем. Мин аны беренче мәртәбә 1928 елларда күрдем. Менә хәзер 1990 ел. Күпме язлар, көзләр үткән, ничә мәртәбә тәңкә карлы кышлар узган.

– Касыйм әкә, йомшарырга ярамый, бөтен нәрсә ага, бөтен нәрсә үзгәрә, – диде Рафаэль.

Чирек сәгатьтән без сый-нигъмәт куйган өстәл тирәсендә идек.

– Туганнар каберстанына, әти каберенә чәчәкләр куйдым, – диде Рафаэль.

Мин үз белгәннәремне сөйләдем.

– Мин әтинең авылында, Сыркыдыда да булдым, – дип дәвам итте Рафаэль. – Өй сакланмаган. Мордовия җөмһүрияте дә, Татарстан хөкүмәте дә нигезне саклау өчен чара күрмәгән. Казан каласында да әти яшәгән бина сакланмаган…

Без төрле хәлләрне искә төшердек. Рафаэль әнкәсе карамагында үсә. Ленинград сәнгать академиясен тәмамлый. Үзбәкстанда Сәнгать ака­де­миясендә эшли. Үзбәкстанның атаклы сәнгать галименә әйләнә. Әмма үзе турында сөйләргә яратмый. Әнкәсе Мәскәү университетының юридик факультетын тәмамлагач, прокурор, җаваплы партия хезмәткәре булып эшләгән. Сугыш елларында Үзбәкстанның юстиция министры булып хезмәт иткән.

Без озак сөйләштек. Аннары ул Иделгә, дачага китте. Аның авыр йө­ге рәссам кораллары булган икән. Ул ясаган рәсемнәр, пейзаж, табигать кү­ренешләре җәмәгатьчелеккә яхшы мәгълүм, сәнгать турында язган кайбер мәкаләләре чит телләргә дә тәрҗемә ителгән.

Соңгы сүз итеп шуны әйтик: тарихка фальш-ялган кермәсен. Зур шагыйрь вафат булганга 60 ел үтте. Әмма, ни кызганыч, бер матди истәлек тә юк. Шул да мәгълүм булсын: каенатасы Хафиз 1940 елда җир куенына керде (Ташкентта). Такташның җәмәгате Гөлчәһрә 1957 елда Мәскәүдә дәфен кылынды. Каенанасы Зәкия 1979 елда 81 яшендә Чаллы каласында вафат булды. Такташның нәселен ике улы – Рафаэль вә Аван* һәм шагыйрьнең оныклары дәвам итә.

Коръәндә бик кыска бер аять бар. «Адәм баласы һәрвакыт хәсрәт-кайгыда. Әгәр дә иман китерсә, хак­лыкны, гаделлекне васыять итсә, ул бәндәнең гамәле изге».

Менә шулай. Юкны – бар, димик, барны – юк, димик. Тагын мондый сүз дә бар: имеш, Такташка тәрәзәдән атканнар, диләр. Бу – нигезсез, уйдырма сүз.

Касыйм Хәмзин

*Һади Такташның уллары Рафаэль дә, Аван да инде вафат. – Ред.

Чыганак: http://beznenmiras.ru/taktash-hem-anyn-gailese/

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ