«Белем җәүһәрләре – 2020» X Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе нигезләмәсе- йөкләтеп алырга

«Белем җәүһәрләре» гимны

Бәйгедә катнашучылар өчен баннерлар

«Белем җәүһәрләре – 2020» XI Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе нигезләмәсе

I. Гомуми сораулар

Әлеге нигезләмә «Белем җәүһәрләре – 2020» XI Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең (алга таба - Бәйге) максатларын, бурычларын, катнашу кагыйдәләрен, оештыручыларның һәм катнашучыларның хокукларын, үткәрү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тәртибен билгели.

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйгенең учредителе һәм төп оештыручысы – Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net).

Бәйгенең оештыручы-партнерлары:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,
  • Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы,
  • Казан шәһәре мэриясе
  • Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте,
  • "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте,
  • “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте
  • "Аксу" компаниясе.

Номинация партнёрлары: 

  • ВКонтакте социаль челтәре
  • Википедия

Үзара килешү нигезендә бәйгенең ярдәмче оештыручы-партнёрлары да (юридик һәм физик затлар) булырга мөмкин.

Бәйгенең рәсми сайты адресы - http://konkurs.belem.ru.

«Белем җәүһәрләре» Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең "туган көне" булып 2010 елның 5 нче феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

  • интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган интернет-ресурсларны эзләп табу һәм аларны популярлаштыру;
  • .tatar доменын популярлаштыру,
  • Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарларга куллану өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау;
  • фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын яхшыртуда консультацион ярдәм күрсәтү;
  • интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге интернет-ресурсларны булдыру юнәлешендә эшләүче белгечләргә ярдәм күрсәтү, таныту, аларның бергәлеген булдыру.

Бәйгенең эшче органнары

Бәйгенең Оештыру комитеты. Бәйгене оештыру буенча мәсьәләләрне хәл итү өчен бәйгенең Оештыру комитеты төзелә. Оештыру комитетын учредитель формалаштыра. Ул юридик һәм физик затлардан торырга мөмкин. 

2020 елда Бәйгенең Оештыру комитеты составы (бәйге барышында Оештыру комитеты составы үзгәрергә һәм тулыланырга мөмкин):

  • Раил Гатауллин, коммерцияле булмаган “Татнетны үстерү фонды” оешмасы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте директоры;
  • оештыручы-партнёрларның вәкилләре;
  • Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы әгъзалары.

Оештыру комитеты:

  • Бәйгенең әлеге Нигезләмәсен булдыра, аны камилләштерә һәм аның үтәлүен тәэмин итә;
  • Бәйгене үткәрү шартларын (үткәрү кагыйдәләрен, вакытын, бәяләү критерийларын, этапларын һ.б.) билгели;
  • Жюри составы турында карар кабул итә һәм Жюри Рәисен билгели;
  • Бәйгенең башлануын рәсми рәвештә игълан итә;
  • Бәйгедә катнашырга теләк белдереп кабул ителгән гаризаларны җыя, гаризаларның төгәл бирелүен, язылышын, Нигезләмә таләпләренә туры килүен тикшерә;
  • Бәйге барышында Жюри һәм Экспертлар эшен координацияли;
  • Бәйгенең ВКонтакте социаль челтәре яисә Телеграм-каналындагы рәсми аккаунты (t.me/belem_jauharlare) кысаларында сораштыру (халык фикерен ачыклауны) оештыра һәм аның гаделлеге өчен җавап бирә;
  • Бәйгедә Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын оештыра;
  • Бәйгенең рәсми сайтында мәгълүмат базасын һәм архивын булдыра һәм аның иминлеген тәэмин итә, бәйге яңалыкларын урнаштырып бара;
  • Оештыру комитеты һәм Бәйге алдында торган башка төр оештыру мәсьәләләрен хәл итү максатыннан тиешле карарлар кабул итә.

Оештыру комитеты:

  • таләпләргә туры килмәгән очракта, дәгъва кылучы сайтны кире кагарга;
  • Нигезләмә тарафыннан урнаштырылган кагыйдәләрне бозу, Бәйгене үткәрү таләпләренә һәм шартларына туры килмәү очракларында Бәйгедә катнашучыны Бәйгедә катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә хокуклы.

Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Бәйгене үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота. Түбәндәге очракларда Оештыру комитеты җавап тотмый:

  • аңа бәйле булмаган сәбәпләр нәтиҗәсендә интернет-ресурсларны тикшереп карый алмаган очракта;
  • дәгъва кылучының гариза тутырганда ялгыш язылган яисә Бәйге барышында үзгәртелгән мәгълүматы булганда.

Оештыру комитеты әгъзалары Бәйгедә үзләренең шәхси интернет-проектлары белән катнаша алмыйлар. Оештыру комитеты әгъзаларының башка затларга ясаган интернет-проектлары ачылып 1 ел вакыт үткәннән соң (әлеге затларның тиешле дәрәҗәдә үз хезмәтләре кергәннән соң) гына бәйгедә катнашырга хокуклы.

Татнет экспертлары берләшмәсе. Экспертлар берләшмәсе бәйгенең рәсми сайтында теркәлгән тәҗрибәле "Татнетчылар"һәм “Татнет волонтерлары” арасыннан оеша. Әлеге берләшмәгә "Татнетчы" үзе теләк белдереп керә, Оештыру комитеты әлеге кандидатураны "Татнетчы"ның резюмесына карап расларга тиеш. Бәйгедә катнашкан сайт авторлары/хуҗалары Эксперт була алмыйлар.

Экспертлар Нигезләмәдә расланган бәйге критерийларына таянып Дәгъва кылучылар арасыннан Жюри әгъзаларына Номинантларны һәм Җиңүчеләрне тәкъдим итәргә хокуклы.

Жюри. Жюри составына татар телен, мәгълүмати технологияләрне яхшы белгән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш компетенцияле белгечләр кертелә. Әлеге таләпләргә туры килгән теләсә кайсы физик зат бәйгенең рәсми сайты аша (Жюри битендә) Жюри әгъзасы булырга теләк белдерә ала. Теләк белдерүченең портфолиосы белән танышып компетентлык дәрәҗәсен ачыклаганнан соң, Оештыру комитеты әлеге теләкне канәгатьләндерергә яисә кире кагарга хокуклы.

Жюри әгъзалары:

  • Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы тәкъдимнәрен исәпкә алып, номинацияләр санын һәм номинацияләү принципларын билгеләүдә катнаша;
  • Нигезләмәдә расланган бәйге критерийларына нигезләнеп Дәгъва кылучылар арасыннан Номинантларны билгели;
  • халык фикерен ачыклау тәмамланганнан соң, Экспертлар фикерен исәпкә алып, Номинантлар арасыннан җиңүчеләрне билгели.

Жюри рәисе Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә, Жюриның кайсы да булса эш төркеме составына керә, Жюри эше белән җитәкчелек итә, Бәйге барышында Жюри әгъзаларының эшчәнлеген координацияли һәм Нигезләмәдә каралган башка төр хокукларга һәм бурычларга ия булып тора.

Оештыру комитеты, Экспертлар, Жюри әгъзалары һәм Бәйгедә катнашучылар арасында мәгълүмат алышу күзгә-күз, бәйге сайтының эчке хәбәрләшү системасы аша, электрон почта ярдәмендә яисә башка төр заманча элемтә чаралары кулланып башкарыла.

II. Бәйгене үткәрү тәртибе

Бәйгене үткәрү этаплары:

  • Гаризаларны кабул итү: 26 нчы апрельдән 20 нче сентябрьгә кадәр;
  • Номинантларны сайлап алу (халык фикерен ачыклау һәм Экспертлар эшчәнлеге): 21 нче сентябрьдән 27 нче сентябрьгә кадәр;
  • Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 28 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр;
  • Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү: октябрь аеның икенче-өченче декадаларында оештырыла.

Бәйге номинацияләре

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. "Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә мәгариф, фән, тәрбия темаларына багышлап төзелгән интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  2. "Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә гаилә, милли тәрбия, әхлак, сәламәт яшәү рәвешенә багышанган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  3. "Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга һәм Татарстан Республикасы табигатенә багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  4. "Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  5. "Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  6. ".tatar доменында урнаштырылган иң файдалы һәм популяр интернет-проект". Әлеге номинациядә .tatar доменында урнаштырылган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  7. "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче". Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша алалар.
  8. "ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)". Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә кулланучылары/язылучылары саны 3000 кешедән ким булмаган файдалы һәм популяр татарча төркемнәрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  9. "Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты". Әлеге номинациядә Инстаграмда язылучылары саны 3000 кулланучыдан ким булмаган файдалы һәм популяр татарча аккаунтларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  10. "Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта". Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымталарның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.

Гариза кабул итү тәртибе

Бәйгедә катнашу өчен өстәге менюда КАТНАШЫРГА төймәсенә басыгыз һәм Google-форманы тутырыгыз.

Бәйгегә кабул итү турында карар Оештыру комитеты әгъзалары арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә 48 сәгать эчендә кабул ителә. Кабул ителгән гаризалар Катнашучылар битендә урын алачак. Тавышлар тигез булган очракта Оештыру комитеты рәисе хәлиткеч тавышка ия. Бәйгедә катнашучы шушы вакыт эчендә интернет-проектының алгы (титул) битендә Бәйге баннерын урнаштырырга тиеш. Бәйгегә кабул ителмәгән Дәгъва кылучыга, сәбәбен аңлатып, теркәлгәндә күрсәтелгән электрон почта адресына хәбәр җибәрелә.

Гариза кабул ителмәү сәбәпләре түбәндәгеләр була ала:

  • интернет-проект эчтәлеге хокукый яисә әдәп нормаларына, тематикага туры килми (милләтара һәм динара каршылыкларны пропагандалый, авторлык хокукларын боза, порнографик эчтәлекле, кешене кимсетүче, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозучы, тоталитар секталар, финанс пирамидалар ресурслары, интим-хезмәтләр һ.б.);
  • гариза бирү моментына сайт техник яктан әзер түгел (сайтның кайбер бүлекләрендә мәгълүмат юк яисә алар ачылмыйлар һ.б.);
  • гаризада күрсәтелгән мәгълүмат чынбарлык белән туры килми;
  • интернет-проект бер айдан бирле яңартылмаган;
  • гаризаларны карау вакытында интернет-проект эшләми (хостинг эшләми, доменны куллану вакыты узган);
  • интернет-проектның файдалы оригиналь эчтәлеге юк;
  • интернет-проект Internet Explorer, Mozilla Firefox, Google Chrome яисә Opera браузерларының соңгы версияләрендә дөрес күрсәтелми;
  • интернет-проект әле эшләнә генә яисә кайбер бүлекләренә кергәндә 404 хатасын бирә («бит табылмады»);
  • интернет-проектның дизайны бөтенләй юк яисә шаблон нигезендә генә сыйфатсыз эшләнелгән;
  • интернет-проектта хокукый яисә әдәп нормаларына туры килми торган реклама урнаштырылган;
  • интернет-проектта татар телендә контент (интерфейс, эчтәлек, ресурслар) тулаем контентның яртысыннан кимен тәшкил итә;
  • интернет-проект социаль челтәрнең бер сәхифәсе генә (искәрмә - "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясенә кабул ителгән проектлар) яисә чаттан гыйбарәт, теркәлгәннән соң гына яисә махсус программа нигезендә эшли торган ресурс буларак кына урнаштырылган;
  • гаризада күрсәтелгән сайт бәйгедә катнашырга кабул ителгән сайтның көзгесе булыр тора,
  • "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясенә тәкъдим ителә торган интернет-ресурс кулланучы аккаунтыннан гыйбарәт, кулланучылары/язылучылары саны 3000 кешедән ким, төркем ябык яисә төркемдә татар телендә файдалы мәгълүмат юк.
  • "Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты" номинациясенә тәкъдим ителә торган интернет-ресурсның язылучылары саны 3000 кешедән ким, аккаунт ябык яисә татар телендә файдалы мәгълүмат юк.
  • "Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта" номинациясенә тәкъдим ителә торган ресурс тиешенчә йөкләп алынмый/урнаштырылмый яисә анда татар телендә файдалы мәгълүмат юк.

Хаталары һәм кимчелекләре төзәтелгәннән соң бер кат кабул ителмәгән интернет-проектны кабаттан (бары тик 1 тапкыр гына) теркәү мөмкинлеге бар.

Бәйгедә катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары

Бәйгедә катнашырга Дәгъва кылган интернет-проект татар телендә ясалган яисә аның тулы көченә эшли торган татар версиясе булырга тиеш. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән интернет-проект интернет челтәрендә ким дигәндә 1 айдан артык эшләп килергә, Google яисә Яндекс эзләү системаларында табылырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен Гаризаны интернет-проектны ясаган web-осталар яисә интернет-проект/аккаунт/мобиль кушымта хуҗалары гына бирә ала. Гариза бирүче Бәйгедә берничә интернет-проект белән катнаша ала (ул вакытта анкетаны берничә мәртәбә тутырырга кирәк!). Бәйгедә катнашучы бер номинациядә бары тик бер интернет-проект белән генә катнашырга хокуклы.

Гаризалар электрон рәвештә Бәйгенең рәсми сайтында кабул ителә. Гариза формасында аермачык тутырылырга тиешле позицияләр йолдызчык (*) тамгасы белән тамгаланган. Гариза кабул ителгәндә, интернет-проектның статусы үзгәргәндә (расланганда/кире кагылганда) Гариза тапшыручы күрсәткән электрон адреска хат җибәрелә.

Интернет-проект катнашачак номинацияне Гариза тапшыручы үзе билгели. Оештыру комитеты темага туры килмәгән сайтның номинациясен билгеләргә хокуклы, чөнки интернет-проектның нинди номинациядә булуы аның Катнашучылар исемлегенә кабул ителү-ителмәвен һәм җиңүгә шансларын билгели.

Бәйгедә катнашучы:

  • гариза бирер алдыннан әлеге Нигезләмә белән танышып чыгарга тиеш;
  • Нигезләмә таләпләре белән килешкән очракта гаризаны үз вакытында тапшырырга бурычлы;
  • Бәйгедә катнашучы статусы бирелү турында мәгълүматны кабул итеп алганнан соң бер тәүлек дәвамында Бәйгенең рәсми сайтына сылтама белән Бәйгедә катнашуы турында хәбәр итәргә бурычлы. Шулай ук Бәйгенең баннерын урнаштырырга тәкъдим ителә, бу баннер Бәйге җиңүчеләрен котлау тантанасы узганнан соң гына алынып куела ала;
  • әлеге Нигезләмә тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр һәм процедураларны үтәргә бурычлы.

Бәйгедә катнашучы түбәндәге хокукларга ия:

  • Бәйгене үткәрү тәртибе һәм шартлары турында үз вакытында мәгълүмат алырга;
  • Бәйгедә катнашу өчен үз гаризасын теркәргә;
  • гаризаларны кабул итү срогы тәмамланырга кимендә 3 көннән дә соңга калмый гаризасын кире алырга;
  • Бәйгенең Җиңүчесе буларак игълан ителгәндә Бүләкне кабул итеп алырга.

Бәйгедә катнашучы:

  • гаризада күрсәтелгән мәгълүматның төгәл булмаганы өчен;
  • әлеге Нигезләмәдә каралган шартлар, кагыйдәләр һәм процедураларны үтәмәгән өчен җаваплы.

Әлеге хокук бозулар өчен Оештыру комитеты Бәйгедә катнашучыны Бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм итә ала. Әлеге факт тиешле Беркетмә белән теркәлә. Бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителү турында хәбәр аның гариза биргәндә күрсәткән электрон почта адресына җибәрелә. Төзәтүләр керткәннән соң, Оештыру комитеты рөхсәте белән ул гаризаны яңадан тапшыра ала.

Авторлык хокукын тупас бозучы (интернет-проектны урланган скриптлар ярдәмендә төзүче, сайтта автор рөхсәтеннән башка текст материаллары урнаштыручы, авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы һ.б.), этика нормаларын үтәмәүче, Жюри, Экспертлар берләшмәсе һәм Оештыру комитеты әгъзаларына мыскыллы сүзләр әйтүче Бәйгедә катнашучылар шунда ук Бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр. Тәртип бозулар кабатланган очракта Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзалары гамәлдәге закон кысаларында эш йөртергә хокуклы.

III. Бәйгедә катнашучыларны бәяләү һәм бүләкләү

Интернет-проектларны бәяләү процессында — теркәлү вакытыннан алып Җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр — Экспертлар берләшмәсе, Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзалары нигездә түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөртәләр:

  1. «Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек». Әлеге критерий программистлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә танылган белгечләр тарафыннан бәяләнә.
  2. «Эчтәлек һәм интерактивлык». Әлеге критерий танылган педагоглар, тел һәм методика белгечләре тарафыннан бәяләнә.
  3. «Дизайн һәм юзабилити». Әлеге критерий мәдәният өлкәсендә танылган белгечләр, рәссамнар, дизайнерлар һәм юзабилити белгечләре тарафыннан бәяләнә.

Әлеге критерийларга таянып, экспертлар һәр номинациядә бәйгенең номинантларын, ә жюри әгъзалары номинантлар арасыннан призлы (I, II, III) урыннарны билгели. Лаеклы кандидат булмаган очракта, жюри әгъзалары кайсы да булса призлы урынны, гомумән, бирмәскә мөмкин. Бер үк призлы урынга лаеклы кандидат берничә булган очракта, призлы урынны ике кандидат үзара бүлешергә мөмкин.

Финалга үткән барлык номинантлар махсус хат белән бәйгенең бүләкләү тантанасына чакырылалар.

Үз номинациясендә I (беренче) урын алган интернет-проект “Белем җәүһәре” исеменә лаеклы була, махсус приз белән бүләкләнә һәм рәсми сайттагы “Җәүһәрләр” (http://konkurs.belem.ru/cauharlar) сәхифәсендә урын ала.

“Белем җәүһәре” исеменә лаек булып өч елдан артык актив эшләп килгән интернет-проектлар Оештыру комитетының карары белән бәйгенең махсус призына - “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеменә (гран-при) тәкъдим ителәләр, махсус диплом һәм аеруча кыйммәтле истәлекле бүләк белән бүләкләнәләр.

Призлы урын алган интернет-проект авторларына махсус дипломнар, ә калган номинантларга бәйгедә уңышлы катнашу турында сертификатлар тапшырыла. Барлык номинантларга да оештыручыларның, иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләре бирелә.

Финалга үтмәгән катнашучылар бәйгедә катнашуларын раслаган түләүле электрон сертификат сората алалар.

IV. Йомгаклаучы нигезләмәләр

Әлеге Нигезләмә Оештыру комитетының барлык әгъзалары да килешеп раслаганнан соң үз көченә керә. Нигезләмәнең килешенгән һәм расланган варианты Оештыру комитеты рәисендә саклана.

Әлеге Нигезләмә, кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән, тәҗрибә арта бару белән бәйле рәвештә яхшыртылырга мөмкин.

Әлеге Нигезләмә Бәйгенең рәсми сайтында бастырыла һәм Бәйгедә катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.

Нигезләмәдә кулланылган төп төшенчәләр

Бәйге — әлеге Нигезләмәдә бирелгән бәяләү критерийларына туры килүче интернет-проектларны ачыклауга юнәлтелгән чаралар җыелмасы.

Оештыру комитеты — Бәйгене оештыручылар.

Жюри — интернет-проектларга профессиональ бәя бирүче һәм Бәйге Җиңүчеләре турында карар кабул итүче белгечләр төркеме.

Экспертлар берләшмәсе - бәйгенең рәсми сайтында теркәлгән, татар интернетына керткән өлеше һәм башка сыйфатлары дәрәҗәсенә карап Оештыру комитеты тарафыннан Эксперт статусы бирелгән "Татнетчылар" төркеме.

Татнетчы - бәйгенең рәсми сайтында теркәлгән юридик яисә физик йөз (актив сайт кулланучысы).

Дәгъва кылучы — Бәйгедә катнашу өчен тәкъдим ителүче юридик яисә физик йөз (гариза бирүче).

Бәйгедә катнашучы — Бәйгедә катнашу өчен Оештыру комитеты тарафыннан хупланган интернет-проект.

Номинант — үз номинациясендә Бәйгенең Җиңүчесен билгеләү максатыннан йомгаклаучы тавыш бирү өчен Жюри яисә интернет-файдаланучылар сайлап алган интернет-проект.

Җиңүче — Номинантлар арасыннан үз номинациясендә 1, 2 яисә 3 нче урынны алган интернет-проект.

Җәүһәр - бәйгедә I урын алган интернет-проект. Әлеге проект бәйгенең махсус битендә урнаштырыла, киләсе бәйгеләрдә катнашучылар өчен ул үрнәк булып санала, үзе яңадан бәйгедә катнаша алмый. Әлеге дәрәҗәле проектның авторы һәр ел бүләкләү тантанасына чакырыла, теләге буенча жюри әгъзасы буларак башка интернет-проектларны бәяләү һәм лауреатларны бүләкләү хокукына ия булып тора.

Җәүһәрләрнең җәүһәре - “Белем җәүһәре” исеменә лаек булып өч елдан артык даими һәм актив эшләп килгән интернет-проект.

Бүләкләр — Бәйгенең Җиңүчеләренә бирелүче дипломнар һәм призлар.

Иганәчеләр (спонсорлар) — теге яисә бу формада Бәйгегә материаль, мәгълүмати, технологик яисә башка төр формада ярдәм күрсәтергә әзер физик һәм юридик затлар.

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ