Газыйм САЛИХОВ. Казан.

Газыйм САЛИХОВ. Казан.

Җаек — сөекле шагыйребез Габдулла Тукай тормышында тирән эз калдырган кала. Ул гыйлемгә, иҗатка шушында оеткы ала. Эшкә өйрәнә.

Кала шул исемдәге елга буена утырган. Урал тауларыннан юл алган, Ырынбур далаларын иңләп үткән бу салмак елга язын дөньяны шаулатып котырынып куя, ярларыннан ташып чыга, җәелә. Күрәсез, исеме җисеменә туры килә. Тукайның характерына да ул, мөгаен, үз йогынтысын ясамый калмагандыр.

Зур түгел ул “Җаек кала ”,
Өч мәхәллә-авылларга баш кала.


Җаек (Уральски) шәһәрендә Габдулла апасы Газизәләрдә яши. Җизнәсе аны Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә укырга бирә. Әлеге мәдрәсә, калган икесе белән чагыштырганда, прогрессив санала, дөньяви фәннәр дә укытыла. Мәдрәсә каршында рус мәктәбе ачылгач, Габдулла анда да бик теләп белемен баета.

1901 елда Җаекка булачак мәшһүр артист Габдулла Кариев килеп төшә. Коръәнне ул яттан белә. “Гайния” мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый. Тиздән ике Габдулла бик нык дуслашып китәләр. Дөньяга карашлары да, әдәбият, сәнгатькә мөнәсәбәтләре дә туры килә. “Кайчан гына килсәм дә, Габдулланың кулында йә “Мөхәммәдия”, йә Пушкин белән Лермонтов китаплары булыр иде”, — дип хәтеренә төшерә соңыннан Кариев.

1905 -1906 елларда Җаекта татар телендә газета-журналлар чыга башлый. Габдулла-Апуш аларда үз язмалары белән бик актив катнаша. Мәсәлән, “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” мәкаләсе 1906 елда “Фикер” газетасында дөнья күрә.

Дуслар ял вакытларында балыкка йөрергә яраталар. Шулай беркөнне янә җыйналалар. Камил Мотыйгый белән Шәфигулла хәлфә дә иярә. Ат караучы Хәйретдин карт әйбәт кенә юргасын җигә. Кичтән балык каптырып, төнен атлар көтеп, ял итмәк булалар. Җомга намазына кайтып җитәргә ниятлиләр.

Камил Мотыйгый белән Шәфилла хәлфә шунда ук кармак салар. Тукай илә Кариев исә берара табигать хозурлыгында кәеф-сафа чыгарып йөриләр.

Җәйнең кыл уртасы. Табигать бар бизәкләре белән янып торган чагы. Тирә-якта хуш исле чәчәкләр үсеп утыра. Кошлар сайрый. Күңелләрдә яшәү куанычы, кычкырып җырлап җибәрәсе, суны колачлый-колачлый йөзәсе килә, Тукай кош-кортларга, бөҗәкләргә карап сөенә. Аларны рәнҗетмәс өчен, сак кына атлый. Әле бит килгәндә дә Хәйретдин карт: “Әйдә, шатым”, — дип, атына чыбыркы белән суккалап алганда да: “Атың бик әйбәт бара ич, нигә чыбырлылыйсың? ”— дип, ризасызлыгын белдерде.

Камилләр икесенә ярты чиләк балык тотканнар. Шәфигулла күбәк каптырган, ахры, тегесенең борыны салынган.

Инде Габдуллалар бәхет сынамак итте. Калкавычларына багып, менә чиртә, менә чиртә, дип, зарыгып көтә башладылар.

Озак та үтми, Тукайның калкавычы хәрәкәткә килде. Ул урыныннан торып басты да муенын алга узып катып калды. Калкавыч бермәл күздән югалып торды. Балык кармакта иде инде. Тик кармак зурдан кубып тарткаласа да, балыгы чәнти бармак шикелле генә икән. “Адәм рәтлесе юк иде мени соң?” — дип төрттерде Камил.

Хәлфәнең авызы ерык. Әле дә әнә дүрт-биш кадаклык сазан тартып чыгарды. Шуннан соң ук кызыл-санат...

— Бисмилла әйтмисез, — дип шаяртты балыкташларын.

Ниһаять, Камилгә дә бәхет елмайды, кармагына зур гына чуртан килеп капты.

Хәйретдин карт балык шулпасы пешерде, чәй кайнатты. Кунакларга бер чирек кымыз чыгарды. Аны такмаклый-такмаклый тәкъдим итте.

Өстәл өстендә ак куян,
Өстәл астында сак куян,
Үзем салган кымызны
Үзем эчәм дә куям.


— Афәрин, Хәйретдин бабай!

Җырлап эчәләр, шулай иткәндә ул сихәтлерәк тә, шифалырак та була, — дип кисәтте табынчы. Нишлисең, кунак хуҗаның ишәге.

Камил:
Атып алдым ак куян,
Сатып алдым ак куян.
Дустым биргән кымызны
Рәхмәт белән эчеп куям.


Шәфигулла:

Кымызың зәм-зәм булсын,
Гомерең озын булсын...


Кариев:
Дөньялар игелекле булсын,
Явызлыкның тамыры корсын.
Кымызың, бабам, тәмле булсын,
Гомерең озын булсын.


Тукай:
Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин сәламәт ул, матур йөзе.
Яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.



Кымыз, рәхәтлек биреп, күзәнәкләргә иңде. Кәефләре күтәрелде. Күңел инде җыр сорый иде. Арада иң матур җырлаучы — Камил. Җырны да ул башлады.

Кар бит ак бит, кар салкын бит,
Карны ашап булмый бит.
Яр бит жәл бит, яр якын бит,
Сөйгәч ташлап булмый бит.


Шәфигулла:
Бишмәтемдә биш төймә,
Нигә төймәләмисең.
Арабыз да ерак түгел,
Нигә килгәләмисең.


Кариев:
Эх, уха, уха, уха,
Уха балык шулпасы..


Тукай:
Эх, кызлар, кызлар, кызлар...

Икәве бергә:
Мәхәббәт - бәхет бакчасы.


Күңел ачулардан соң, җитди әңгәмә кордылар. Аларны милләт язмышы борчый. Татар кая бара, бу катлаулы дөньяда ул үз урынын табармы, югалып калмасмы? 

Кариев:
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк,
Мәдәният мәйданында урын алыйк, —
Егъла-тора алга таба атлыйк имди.


— Алдыбызда татар Петере — Казан!
— Кымыз башыңа йөгерде, ахры, Апуш, — дип көлде Камил.
— Тукай Җаектан туйган икән димәгез, дуслар, һич юк. Ул мин ятимне сыендырды. Ташландык бер тиенгә дә тормак малай идем бит. Рәхмәт апам белән җизнигә. Мотыйгулла хәзрәткә, Камил абый, сезгә, барыгызга да...
— Бик дөрес, Апуш, — дип күтәреп ала дустының сөйләгәннәрен Кариев. — Җаек сиңа тар инде...

Бу хыял әле тиз генә тормышка ашмый, билгеле. Тукай үзен мөстәкыйль сизә башлагач, мәдрәсәдән китә, типографиягә эшкә урнаша. Кариев белән “Казан” кунакханәсендә яши башлыйлар.

Моннан киткәч тә ул бу мәрхәмәтле җирне сагынып искә алачак.

Калды Җаек, калды Чаган,
калды цирк, бульварлары,
Калды дуслар, типография,
калды Җаегым кызлары.




"Габдулла Тукай и Камиль Мотыги в Уральске". Художник Х. Якупов. 1976 г.

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/istoriya/?id=4794

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ