Гүзәл Апанаева
Туган телдә исем Гүзәл Мәхмүд кызы Апанаева
Туган 27 июль 1948 (69 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Һөнәре биюче, мөгаллим
Балалар улы Андрей
Ата-ана
  • Мәхмүд Рәшид улы(әти)
  • Зәйнәб Гыйбадулла кызы (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хөрмәт Билгесе ордены(1980)

Гүзәл Апанаева (Гүзәл Мәхмүд кызы Апанаева) – биюче, мөгаллим. РСФСРның атказанган (1984), Русиянең халык (2001) артисты .

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 27 июль көнендә Мәскәүдә туа. Атаклы Апанаевлар нәселеннән:[1] Исмәгыйль Апанаев → Муса Апанаев → Габделкәрим → Габдрахман → Рәшид → Мәхмүд → Гүзәл[2]

Игорь Моисеев ансамблендә

1966 елда ССРБның Зур театры каршындагы хореография училищесын (Агриппина Вагапова шәкерте Ольга Иордан классы), 1994 елда ГИТИС-РАТИны тәмамлый. 1967-1972 елларда Игорь Моисеев оештырган «Яшь балет» труппасында әйдәп баручы биюче була, Александр Годунов белән бергә бии. Репертуарында 30 дан артык үзенә атап куелган биюе була. Сәхнәдә 34 елдан артык бии. Ансамбль белән ИталиядәБразилиядәЯпониядәКытайдаПортугалиядә, гомумән, дөньяның 40 тан артык илендә триумф белән чыгыш ясый. Төп партияләрдә бию белән беррәттән, Игорь Моисеевның тәкъдиме белән, мөгаллимлек эшен дә алып бара: классик һәм халык сәхнә биюләрен укыта. 2000 елдан, ГИТИС тәмамлагач, Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык театры каршындагы Мәктәп-студия директоры. Мәктәп-студия 2001 елда World Championships of Performing Arts (русча Всемирный чемпионат исполнительских искусств) (АКШ)та алтын медаль яулый.[3] 600 дән артык биюче әзерли, аларның күбесе мактаулы исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Гаиләсе

Әтисе Мәхмүд Рәшид улы Апанаев Казаннан, әнисе Зәйнәб Гыйбадулла кызы Хәбибуллина ЫрынбурданМәскәүдә №№ 38 , 292 татар мәктәпләрендә укыталар. Бөек Ватан сугышыннан соң татар мәктәпләре ябылгач, һөнәрләрен алыштырырга мәҗбүр булалар: Мәхмүд заводка, Зәйнәб сүзлекләр бастыручы нәшриятка урнаша.

Абыйсы Шамил Апанаев – рәссам, "1905 ел истәлегенә" исемендәге сәнгать училищесын һәм мигъмарият институтын тәмамлаган.

Ире — балет биючесе, улы Андрей Америкада балет биючесе булып эшли.[4]

Бу кызыклы

Моны да карагыз

Искәрмәләр[

  1. Күчү↑ http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=401082
  2. Күчү↑ Шежере рода Апанаевых (китапта : Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 150 бит. ISBN 978-5-298-02215-6
  3. Күчү↑ http://www.wcopa.com/
  4. Күчү↑ Дина Аляутдинова. История удивительной судьбы. http://tatmsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=401082
  5. Күчү↑ https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%BB%D1%8E%D0%B1%D0%BB%D1%91%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B5_(%D1%84%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%BC,_1969

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ