Йосыф Акчура | |
---|---|
Туган телдә исем | Йосыф Хәсән улы Акчурин |
Туган | 29 ноябрь 1876 Сембер, Русия |
Үлгән | 11 март 1935 (58 яшь) Истанбул, Төркия |
Ватандашлыгы | Төркия Русия империясе |
Альма-матер | Военный лицей Кулели[d]һәм Турецкая военная академия[d] |
Һөнәре | сәясәтче, язучы, журналист, университет профессоры, тарихчы |
Эш бирүче | Стамбульский университет[d], Турецкая историческая организация[d] һәм Турецкий Красный Полумесяц[d] |
Сәяси фирка | Республиканская народная партия[d] |
Йосыф Акчура Викиҗыентыкта |
Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.
Ул 1876 елда Сембер шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. Истанбулшәһәрендә мәктәпне тәмамлый. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штабы офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмид II каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.
1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Русиягә кайта, ул Казанда яши. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта, «Казан мөхбире» газетасы баш мөхәррире булып эшли. «Иттифак әл-Мөслимин» оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре» (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.
1908 елда ул Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» татар газеталарында да яза.
Йосыф Акчура Истанбул шәһәренең Әдернәкапы зиратында күмелгән.