Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәп ярымутравында иң көчле булган Кораеш кабиләсенең хөрмәтле һәм затлы нәселләреннән була. Ислам тарихчылары аның нәселен егерме бер буынга кадәр, Гаднәнгә хәтле, төгәл ачыклаганнар. Кайбер тарихчылар исә Мөхәммәд пәйгамбәр бабаларын Адәм галәйһиссәләмгә хәтле җиткергәннәр. Әмма барсы да нәсәп-шәрифнең Исмәгыйль пәйгамбәргә барып тоташуында бердәм фикердә торалар. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әтисе Габдулла бине Габделмоталлиб  бине Һашим  бине  Габдеманнаф  бине Кусай бине Киләб бине Мурра бине Кагъб бине Лүәй бине Галиб бине Фиһр бине Мәлик бине ән-Надр бине Кинәнә бине Хозәймә бине Мудрикә бине Ильяс бине Модар бине Низар бине Мәгадд бине Гаднән[9].

Гаднәннән соң дәвам иткән буыннар хакында ислам галимнәре төрле карашта тора. Беренче ислам тарихчыларыннан булган Ибн Һишам Гаднәннән соң булган Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенең болай дәвам иткән вариантын күрсәтә: Гаднән бине Әдәд бине Мокаввим бине Нәхур бине Сәйрах бине Йәгрүб бине Йәшҗуб бине Нәбит бине Исмәгыйль бине Ибраһим бине Тарих бине Нәхур бине Саруг бине Шалих бине Ирфәхшәд бине Сәм бине Нух бине Ләмк бине Мүтәвәшлих бине Әхнух (бу Идрис пәйгамбәр) бине Йәрд бине Мөһлил бине Кайнан бине Йәниш бине Шис бине Адәм.[10]

Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе Әминә шулай ук затлы нәселдән, Мәдинә шәһәрендәге Ибне Зуһра кабиләсе башлыкларыннан булган Вәһб бине Габдүманнаф бине Зуһра бине Киләб бине Мурра кызы иде[11].

МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘР ТУРЫНДА ФИЛЬМ

  МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘР ТУРЫНДА ФИЛЬМ

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ