Роза Камалетдинова

Роза Камалетдинова

Яшь абыстайның карарын – ятимә кызның анасы булу теләген беркем, берни үзгәртә алмаячак! «Үксез бозау асрасаң, авызың тулы май булыр, үксез бала асрасаң...» Иренең сынамыш-юрауларын ишетергә дә теләми Мөхлисә... 

Күптәнге танышым – Әлмәт драма театрының әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова шылтырата. «Ми­нем кайнанам Рәйсә Ниязи кызы – Мөхлисә Бубый тәрбиясендә үскән Наҗия Бигашева оныгы, мәшһүр мәгърифәтчеләрнең дәвамчысы. Аның белән очрашу сезнең үзегез өчен дә кызыклы булыр иде», – ди.

Әнисәнең кайнанасы – Әлмәт драма театрының танылган халык артисты Рәфикъ Таһировның әнисе Рәйсә Бигашева-Кәрамова Кукмара ягындагы Түбән Арбаш авылында яши икән. Казандагы кызы Руфиягә кунакка килергә җыена. «Исән чакта әйтеп каласы сүзләре бар икән. Бер күрешеп сөйләшергә, очрашырга ничә еллар хыяллана инде ул сезнең белән», – дип, Әнисә журналист күңеленә «җим» салып куярга да онытмый. 


«Ташкент әбекәй»

– Әбием Наҗия Бигашеваның Мөхлисә Бубый тәрбиясендә үскән кыз икәнен, ышансаң ышан, ышанмасаң юк, мин сезнең журналдан Бубыйларга багышланган мәкаләләреңне укыгач кына белдем бит, – дип, мине шаккатыра Рәйсә ханым һәм өстәп куя. – Бик дулкынла­нам, каушыйм, буталып китүем дә ихтимал, гаеп итмәссең инде. Бубыйлар тарихын син үзең дә мин­нән ким белмисең дип уйлыйм. – Алдыма бер кочак хатлар, фотосурәтләр, документлар китереп сала. Сурәт­ләр алдамый, чыннан да Мөхлисә Бубый кызы Наҗия бу... 

– Соңгы елларны Үзбәкстанда яшәгәнгәдер инде, без аны «Ташкент әбекәй» дип йөртә идек. Ул якта җәйләр эссе. Ел саен яз башында ул безгә – Төркәшкә кайта, җәй буе авылда яши торган иде. Гап-гади әби генә түгел иде ул, зыялы, затлы ханым икәнлеге әллә каян – сөй­ләшүеннән, йөреш-торышыннан, киенү рәвешеннән күренеп тора. Әмма, ни хикмәттер, әллә яшьлек белән, әллә: «Без яшәгән чордан инде күптән коммунизм кыры күренә», дип хыялланып үскәнгә, артка борылып карап, нәсел тамырларын барлау кадәресенә ул чакта игътибар ителмәгән... Тарих белән элегрәк кызыксына башлаган булсаммы... Әллә никадәр мәгълүмат җуелган. Шуңамы, Наҗия әбекәйнең: «Мөхлисә Бубый...» – дип, исемләп сөйләгәне истә калмаган. Әмма ләкин сүз арасында: «Белем-тәрбия биреп мине үстергән кешеләр изгеләр затыннан иде. Дөнья бәһасе торырлык асылзатлар...» – дигәне хәтергә уелып калган бит. Мөхлисә Бубыйларның кем икәнен белеп үстекмени?! Артыгын сөйләргә, бәлки, курыккандыр да... Сәбәпсез түгел, билгеле. Бәлки аны ул чакта аңламаган да булыр идек. Әбекәйнең тел яшерүен хәзерге акылым белән яхшы аңлыйм: халык дошманы дип атып үтерелгән Мөхлисә Бубый кызы, шундый ук язмышка дучар булган ирнең хатыны булып яшә дә, бала-чага алдында хәтер яңартып утыр, имеш... 

– Алтмышынчы елларда Иж-Бубый мәктәбендә белем алган без фәкыйрегез дә бу могтәбәр затлар хакында озак еллар бихәбәр булып яшәде. Ә остазыбыз Мө­хәммәт Мәһдиев «Бубыйлар тарихын» күтәреп чыккач, күпме каһәр ишетте, җәберләүләргә дучар булды. 
– «Азат хатын»ны ул заманнарда ук безнең туганнар, читтә яшәсәләр дә, алдыра, укый, ил хәбәрләрен журнал аша да белеп торалар иде. «Сөембикә»дән Бубыйларга багышланган мәкаләләреңне соңрак укыдым да уйга калдым, Наҗия Бигашеваның алдагы язмышы билгесез, дигәнсең. Бу минем Ташкент әбекәем ләбаса! Сурәт-кыяфәте, килеш-килбәте әле дә күз алдымда тора. 

Театр сәхнәсендә Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» драмасы куелу татар тарихында олы вакыйгага әйлән­де. Шул уңайдан талантлы драматург белән әңгәмә корып та утырганым булды. Хөкем карары көтүче 68 яшьлек абыстай янына төрмәгә кайчандыр асрамага алган кызы Наҗияне китертәләр. Әгәр бу эпизод спектакльнең иң тетрәндергеч күренеше, дисәм, арттыру булмастыр. Тикшерүчеләр янына: «Уфаларга барган чакта Бәләбәй уңда кала», – дип, башын җүләргә салып, җырлап килеп кергән шат күңелле җилбәзәк хатынның мулла-абыстай хакында ишетергә дә теләмичә «үги әни генә ич ул миңа» диюе баштан ук тамашачыны сагайта. («Үксез бала асрасаң...» дигәнне кабатламый түзеп буламыни!) 

Ә сакчылар үгиенең киребеткән абыстайга тәэсир итә­сенә ышанып чыгып киткәч, ана белән кызның, бер-берсенең кочагына ташланып, һәм сөенүе, һәм көенүе, Наҗиянең исә: «Әнкәй-бәгьрем, гаепләүләренә кул куя күрмә, кул куйма, яме!» – дип өзгәләнүләре ничек кенә үзәк-бәгырьләргә төшә әле. Әлбәттә, драматург уңышлы образ, үтемле алым кулланган. Чынлыкта, ничек булганын бер Ходай белә... «Документаль бәян түгел, бу – сәхнә әсәре», – ди бит автор да. Тарихтан яхшы ук хәбәрдар Рәйсә апа. Әмма аның хакыйкатьне халыкка җиткерәсе килүе дә табигый ич. 

– Дулкынлануым хак, шулай да: «Наҗияне кайсыдыр авылда сыер савучы итеп кенә күрсәттегез күрсәтүен, әмма белеп торыгыз, бу дөреслеккә туры килми. Ул гомер буе балалар укытты, Мөхлисә Бубыйның өметен аклап, аның эшен лаеклы дәвам итүче булды», – димичә түзә алмадым. Мөхлисә абыстай Бубыйлар өстендә кара болытлар куеруын сизгәндер. «Кыз баланы вакытында урнаштыру хәерле» дип фараз иткәндер, – дип, уй-фикер­ләре белән бүлешә ул. – 1910 елда мәдрәсә тәмам­лап, кулына укытучы таныклыгы алган кызы Наҗияне шул ук мәдрәсәдә белем алган, укытучы булып эшләүче Кыям (Кивам) Бигашевка кияүгә бирә. Патша хөкүмәте 1911 елда мәдрәсәне туздыргач, Гобәйдулла, Габдулла Бу­бый­лар белән бергә Наҗиянең кияве – безнең бабай булачак Кыям Бигашев та Сарапул төрмәсенә ябыла. 
 


Мөхлисә

«Язмыш каләмнәре кулда булса, болай язмас идем язмышны...» Заманы өчен гыйлемле, алдынгы фикерле, тигез канатлы тату гаиләдә туып, өч-дүрт яшеннән хәреф таныган, Коръән аятьләрен ятлап үскән Мөхлисә дә бу тәгъбирне кат-кат кабатладымы икән? Ихтимал... Хәер, ул язмыштан да бигрәк, Ходай Тәгаләнең хаклыгына, нинди тәкъдир язса, да адәм баласының шуңа риза буласына инанган булгандыр. Әллә юкмы икән? Һәрхәлдә, үз язмышын андый булыр дип күзал­лый алмагандыр ул да. Укымышлы, тал чыбыгы кебек зифа буйлы чибәр кызны унсигез яше тулар-тулмас чит-ят җиргә, бер белмәгән кешегә кияүгә бирәләр. Минзәлә өязендәге Әхмәтҗан углы Җәлалетдин мулла кара фикерле, бозык холыклы адәм дип, димчеләр ялгыш та «тишми». Димче бит ул. Ни кушсалар, шуны сайрый: янәсе, кияү үзе мулла, тормы­шы җитеш, кызыгыз көндәш өстенә төшмәячәк. Мулла абзыйның шактый өлкән яшьтә булуын, ике хатынын җирләргә өлгергәнен әллә оныталар, әллә... Белгертеп торуны кирәк тапмыйлар. Хәер, бихәбәр булулары да ихтимал. Кыскасы, татар хатын-кызларына хас язмыш – хокуксызлык укымышлы Мөхлисәне дә упкын сыман үзенә суырып ала. Ә белгәч... Йөгереп кенә кайтыр җир түгел, абыйлары чит илдә – гыйлем җыймакта. Аерылам дисә дә, аңа кем «талак» әйтергә тора соң әле? 

Җиде ел гомере хәсрәт-кайгыда уза аның. Үзенә бер юаныч табар, әнкәсе Бәдрелбәнат абыстай сыман кыз балаларны җыеп сабак укытыр иде дә, ире якын да килми. Мужик баласына, җитмәсә кыз-хатынга, ни пычагыма кирәк ул уку?! Юанырга, ичмасам, баласы да юк бит! Үзен-үзе кая куярга белми бәргәләнеп тагын күпме яшәгән булыр иде, яшь кенә асрау кызның баладан үлү хәбәре тетрәндерә аны. Нык тора, ирнең ай-ваена карамый, ятим сабыйны күтәреп ала, күкрәге­нә кыса. Көтеп алган газиз баласы, йөрәк парәсе итеп кабул итә ул нәни Наҗияне. Туу турында таныклыгына Наҗия Дәүләт кызы дип теркәгәннәр аны. Дәүләт исемле булганмы әтисе, ник ата ягы баланы кайгыртуны үз өстенә алмаган – болары караңгы­лык пәрдәсенә төренгән. Шу­нысы хак, хикмәти Хода­ның рәхмәтеме, сабый назына күңеле эрепме, озак та үтми, Мөхлисә балага уза! Наҗия белән Мөнҗия­сенең арасы нибары бер яшь... Бер ел эчендә дә әллә никадәр хәл, вакыйгалар булырга мөмкин икән ич. Бәби күрергә, хәл беле­шергә килгән абыйсы белән энесе – Ливанда Бәйрүт университетын тәмамлаган Габдулла белән Төркиядә Истанбул университетында белем алган Гобәйдулла кадер-хөрмәттә үскән Мөхлисәнең нинди тормышка дучар булуын күреп, аптырашта кала. Татар дөньясын агартуны максат иткән, гыйлем җыйган зыялы ир-егетләр язмыш дип шушы хәл белән килешсенме?! «Тиз генә җыен, китәбез!» Хәзрәт яшь хатынын үзе теләп аермаячак, талак та әйтмәячәк. Ни хәл итәргә? Мөхлисәне Наҗиясе, Мөнҗиясе белән «урларга»! «Атларын тыялмадылар, чабулап чапты», – дип кайтып әйтер озата барган хезмәтче соңыннан.

Тарихта якты эз калдырган өч бертуган – Гобәйдулла, Мөхлисә, Габдулла Нигъмәтуллиннар тырышлыгы белән Бубый мәдрәсәсе Россия мөселманнарының гыйлем мәркәзенә әверелә. Мөхлисә ханым җитәкләгән хатын-кызлар мәктәбенең (женское мусульманское училище) шөһрәте дөньяга тарала. Каян гына килеп укымый кыз балалар?! Хәер, бала җитәкләгән ханымнар да монда укып, укытучы таныклыгы алуны зур мәртәбә саный. Чөнки Бубыйлар укытучы-мөгалли­мәләргә бирә торган таныклык Россиянең бөтен мәгариф органнары таный торган рәсми документ була. 


Наҗия 

– Сарапул төрмәсеннән котылгач, бабай Әгерҗе районындагы Мордыбый мәдрәсәсендә мөгаллимлек эшен дәвам итә, – дип, истәлекләргә бирелә Рәйсә апа. – Эзәрлекләүләрдән качып төрле җирләрдә укытучы булып эшләргә мәҗбүр була алар. Кара сакалың артың­нан калмый, дип дөрес әйтәләр. НКВД кармагыннан ка­чып котыла торган еллармыни соң ул? Утыз җиденең декабрендә Мөхлисә Бубыйны аталар, Наҗия­нең кияве – Бәрәңге (Мари Иле) педагогика техникумы укытучысы Кыям Бигашевка да чират җитә. Кулга алып, утыз сигезнең 19 нчы сентябрендә аны да аталар. Наҗия әбием дүрт бала белән ятим кала. Еллар үткәч, радиодан Котдус Хөснуллин алып бара торган «Ерактагы якын кардәшләр» тапшыруында, исемен хәтерләп кала алма­дым, бер ирнең: «Кыям ага безнең остазыбыз иде», – дип, бик олылап сөйләгәнен ишеттем. Хөрмәтле кеше булган ул, дип уйлыйм, укучылары еллар узгач та ихтирам белән хәтердә саклагач... Ә әтиемне – 1912 ел­гы олы уллары Ниязи Бигашевны мин аз хәтерлим, Ниязины Лубьян урман техникумына укырга биргән­нәр. Уналты яшьлек малай туганнарын өзелеп сагынгандыр, күрәсең, сагыш-моң тулы җырлар белән чуарланган дәфтәре әле дә саклана. Ә укуын тәмамлагач, әтиебезне Зәй районына эшкә билгелиләр. Төркәш авылы кызы Хурлыҗиһанга өйләнә ул. Кәләшен бик тә яратып, «Җиһаным» дип кенә йөртә торган була. Хәер, әнием дә: «Ниязи белән яшәгән сигез ел гомеремне оҗмахта үткәргәнмен», – дип, картайгач та бик сагына иде аны. Без өч кыз идек. Мин Төркәш кызы булып үстем. Су­гыш чыгасы җәйне әниемнең туган ягына – бабайларга кунакка кайтканмын да шунда бүленеп калганмын. Әти кырык икенче елда үзе теләп фронтка китә. Мине күрергә, әби-бабай белән бәхилләшергә дип, китешли безгә керә. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмады. Аңа нибары утыз яшь булган. Кырык өченче елның сентяб­рендә Курск дугасында яраланып, кыр госпиталендә гомере өзелә. Әти үлгәч, әнием ике кызын ияртеп авылга кайта. Наҗия әбекәй бала тәрбияләү буенча киңәш­ләрен биреп тора. Алай гынамы, кияүгә чыкканда Мөхлисә әнкәсе бирнә итеп биргән тегү машинасын да килененә бүләк итә ул. «Кызларымны тегәргә өйрәт», – ди. Чыннан да, «Зингер» тегү машинасы авыр сугыш елларында безне ачтан үлүдән саклады, дисәм дә арттыру булмас. Кием-салымны безгә үзе тегеп кидертте әни, кешегә дә текте. Руфиямнең кияве – һәр эшкә оста Рамилебез – медицина фәннәре кандидаты, доктор-уролог шул машинаны чистартып, майлап, карап биргән иде, әле дә келтерәп тегә икән. Чыдам, нык итеп эшлән­гән яхшы сыйфатлы ике бирнә сандыгын да әбием безгә кайтарган булган. Сандыкның берсендә ирем умарта рамнарын тота, икенчесендә он, ярма ише әйберләрне саклый идек. «Өч бала белән сиңа авыр, берсен булса да без үстерешик», – дип, сеңлем Римманы Ташкентка алып киттеләр. Алты ел Өлфәт абыйларда яшәде. 


Рәйсә

– Укуыбызга, белем алуыбызга сөенә иде. Мама­дыш педагогика техникумына укырга керүемне белгәч, кош тоткандай шатлануын әле дә оныта алмыйм. Ай саен диярлек миңа акча җибәреп торды. Аннан Алабуга педагогика институтында читтән торып укыдым. Бала­лар үстергән чак бит, акча җитешле үк булмагандыр, берсендә: «Юньлерәк күчтәнәч тә җибәрә алмадым», – дигәч, Наҗия әбием: «Кызым, диплом алдың, шуннан да кадерлерәк бүләк юк миңа!» – дигән иде. Үзе ул, әле бабай исән чагында ук, Казанда укытучылар әзерли торган уку йортында белем ала. Ә бер яклаучысыз кал-
гач, Үзбәкстанга күченеп китә, балалар укыта. 1939–43 елларда Сәмәркандтагы Кичке педагогика институты­ның тел, әдәбият факультетында укып, үзбәк теле һәм әдә­бияты укытучысы белгечлеге ала. Хатларыннан: «Гарәп теле укытучылары гел минем белән киңәшә, күп нәрсә­не миннән – студенттан сорашалар», – дигән сүзләрен укыйм да, Мөхлисә Бубый мәктәбе нинди төпле белем биргән бит, дип горурланам. 

Наҗия ханымның икенче улы Өлфәт һәм кызы Әни­сә Саратовта политехник институтта укый. Әни­сәсе авырып, яшьләй үлә. Төпчекләре Әнәс сугышта катнаша, яралана, исән кайта. Әниләре янына Үзбәкстанга килә. Бохарада гомер буе балалар укыта, СССРның атказанган укытучысы исеменә лаек була. Өлфәт исә инженер буларак эшендә хөрмәт казана. Наҗия ханым улы тәрбиясендә яши.

Россиянең мәгариф отличнигы Рәйсә Ниязи кызы гомере буе – кырык елдан артык мәктәптә математика фәнен укыта, егерме елга якын мәктәп директоры, директор урынбасары вазыйфаларын үти. 
– Райком куйды, мин эшләдем, – ди, мәктәптә үткән еллары хакында тыйнак кына итеп. – Укытучыларның белемен, дәрес оештыру, уздыру алымнарын күреп-белеп торырга кирәк дигәч, дәресләргә кереп утыруны да максат иткәнмен. Бәлки туйдырып та бетергәнмендер... Әмма коллегаларымнан үзем дә күп өйрәнгәнмен бит. Лаеклы ялга чыккач та дин дәресләре алып баруымны үтенделәр. Ачык дәрескә район укытучылары килгән иде: «Рәйсә апа, осталыкка каян өйрәндегез?» – дип сорашалар. Бөртекләп җыелган тәҗрибә артык була димени. Исемдә әле, берчак Наҗия әбекәй сорый: «Син дәрестә Тукай иҗатын, классиклар әсәрләрен файдалана­сыңмы?» – ди. «Кая ул, югары математика дип баш ватабыз ич», – дим икән. «Син татар халкының тарихын, әдипләребез иҗатын беркайчан да читкә тибәрмә. Ту­кайдан башла, туган телеңне зурлаудан», – диде әбекәй. Аның киңәшләрен дә маяк иткәнмендер. Ирем дә әйбәт кеше булды. Рөстәм Таһир улы Кәрамов бик яхшы педагог, хезмәт укытучысы иде. Директор – үз хатыны кул астында эшләүдән бер дә хурланмады. Бер-беребезне санлап яшәдек, кызганыч, иртә китте. 

Олы улыбыз Рәфикъ – Әлмәт театрында эшли, халык артисты, бабай исеме онытылмасын дип, Таһиров фамилиясен алды. Мисырга гастрольгә баргач, Өлфәт абый улы Фәрит Бигашев белән күрешкәннәр. Каһирә опера театрында виолончелист булып эшләгән ул. Аның улы Галиәскәр дә шул театрда эшли икән, Рәфикълар килгән чакта ул Африкада гастрольдә калган, күрешә алмаганнар. Наҗия әбиебез Рәфикъны күреп калды, атап бик матур балалар юрганы салган иде, әле дә исән. Төсе дип карап куябыз. 
Рәйсә апаның кече кызы Руфия, кияүләре Рамил Гыйльметдинов табиблар. Кызлары Әдилә белән Камилә дә тарихтан хәбәрдар. Әдилә әти-әнисе сукмагыннан киткән: табиб булырга әзерләнә, ә Камилә сәнгатькә гашыйк.
– Без үзебезне Мөхлисә Бубый оныклары дип исәп­ли­­без, – ди Рәйсә апа. – «Үксез бала асрасаң...» дигән сүз кайчак хәтергә төшә дә исем китә, Ходайның хикмәте, нәкъ менә ятимә кызга олуг мәгърифәтченећ өметләрен тормышка ашыру насыйп булган ич. Мөнҗия яшьли үлә, ә Наҗиядән таралган буын.... Кыям бабайның бертуган сеңелесе Мәгъсүмә дә, әниләре үлгәч, Наҗия җиңгәсе янына сыена. Мөхлисә абыстай аны Троицкига китертә. Буада балалар укыта ул. Аның өч кызы да гомерен укытучылыкка багышлаган. Шәфкать апа белән гел хәбәрләшеп торабыз.


* * *

Рәсемдә Наҗия Бигашева 
улы Ниязи белән. 
1917 ел.

 Рәйсә Ниязи кызы: «Күптән түгел генә Академия театрында елый-елый «Үлеп яратты» спектак­лен карадык. Руфиямнең кыз­лары Әдилә, Камилә белән азактан сәхнәгә менеп, артистларга чәчәкләр дә бүләк иттек. Рәхмәт, мине: «Мөхлисә Бубый оныгы – Наҗия­нең улы Ниязи Бигашев кызы», –  дип, тамаша­чы­ларга да тәкъдим иттеләр». 

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/istoriya/?id=144

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ