Җөмһуриятебез башкаласы Казанның үткәненә куз салсак, аның һәм матди, һәм мәдәни җәһәтләрдән искитмәле бай тарихка ия булганлыгын күрербез. Каланың мәдәнияткә нисбәте ягыннан беренче нәүбәттә Тукай сүзләре искә төшә:
Монда хикмәт, мәгърифәт
һәм монда гыйрфан, монда нур...

Ачыклап китик, “гыйрфан” дигәне “аң-белем”, культура мәгънәсендә йөри.
 
Тарихтан билгеле булганча, татар халкы, Казанның үзендә инде бигрәк тә, элек-электән грамоталы, укуга һәвәс, гыйлемгә, китапка куңел куючанлыгы белән аерылып торган. Белемгә омтылышны һәм аннан гамәли яктан файдалану кебек хасиятләрне — мәгърифәт таратуны үзләренең төп максаты итеп куйган милләт сөюче (милләтпәрвәр) затлар тәрбияләгән. Аларның байтагы бу изге эш белән гасырлар буена шөгыльләнгән нәселләргә караган. Без белгән кадәресе чордан, ягъни XVIII гасырдан башлап бүгенге көнгә чаклы тоташтан халык арасында аң-белем тараткан шушындый нәселләр арасында Әмирханнар да күренекле урын тоткан һәм тотып килә.
 
Чама белән Казан ханлыгының соңгы дәверендә яшәгән Гәрәй мирза, ягъни Әмирханнарның чыганакларда теркәлеп калган иң борынгы бабалары, күрәсең, Иван патшага баш бирергә, мал-мөлкәтен, аксөяклеген саклап калу өчен диненнән, иманыннан язарга теләмәгән. Шуңа күрә аның нәселе дә ислам, милләт, мәгърифәт рухында гамәл кылган шәхесләрдән гыйбарәт булган. Гәрәйнең улы Җәлмәт, Җәлмәтнең улы Әхмәт, Әхмәтнең улы Кадермәт турында мәгълүмат бик чикле булса да, аларның дин-иман, мәгърифәт юлында хәрәкәт итүләрен чамаларга мөмкин.

Кадермәтнең улы Морат хәзрәт инде тарихта шактый мәгълүм шәхес. Моның эшчәнлеге XVIII гасырның 50-60 нчы елларына карый. 60 нчы еллардагы “Мулла Морат хәрәкәте” аңа нисбәтле вакыйга дип исәпләнә. Әйтик, мәдрәсә тоткан һәм күп шәкертләре булган мулла “Болгар чорын кайтарыр вакыт җитеп килә” дигән шигарен алга сөрүе мәгълүм. Ул “гомуми дин”, гаделлек, халыкларның үзара аңлашуы өчен көрәшкә өнди, крестьян җыеннарында үз тәгълиматын аңлатып йөри. Бу “яман” эшчәнлеге өчен ул тарафдарлары белән берлектә кулга алына һәм ил башкаласы Петербургка озатыла (1769).
 
Морат хәзрәтнең улы Исмәгыйль, Исмәгыйльнең уллары Габделмәннан һәм бигрәк тә Сәфәр дин-иман, мәгърифәтчелек юлында көчләрен кызганмый. Мәсәлән, егерме еллап мәдрәсә җитәкләгән Сәфәр хәзрәт бик укымышлы, гайрәтле һәм булдыклы затлардан саналган, күп ислам гадәтләрен пәйгамбәр заманындагыча тергезгән, бихисап гыйльми китаплар язган, үзеннән соң талантлы шәкертләр калдырган. Сәфәр хәзрәтнең вафаты (1821) дин ислам һәм мәгърифәт дөньясында бик зур югалту дип кабул ителгән.
 
Габделмәннең улы Әмирхан хәзрәт (1771—1828, фамилиябез шуннан) байтак авылларда имамлык кылганнан һәм балалар укытканнан соң, 1809 елда Казанга килеп төпләнә, Яңа Бистәнең 9 нчы мәчетенә мулла була. Мәхәллә халкы Бохара гыйлемле Әмирханны үзләренә имам итеп чакырганда, барыннан да элек аның шәкертләргә төпле итеп дөрес әйтүенә өмет баглаган. Бистә халкының бу ышанычы акланган: Әмирхан хәзрәт укыту-тәрбия эшләрен җайга салып, тиешле югарылыкка күтәргән. Шуның нәтиҗәсендә абруе нык арткан, уку йорты исә, дөрес әйтүчесенә (мөдәррисенә) бәйле рәвештә, “Әмирхания мәдрәсәсе” дип аталып киткән. Гыйлем иясе, талантлы мөдәррис Әмирхан хәзрәт мәдрәсәсендә үрнәк төстә дөрес әйтү, тәрбия эше белен генә шөгыльләнмәгән, бәлки рухи тормышның төрле тармакларына караган хезмәтләр дә иҗат иткән (“Хаҗи Әмирхан әсәре", “Шәрхел-викайәт” һ. б.).
 
Әмирхан хәзрәтнең улы Хөсәен (1814—1893) — нәселебезнең иң калку шәхесләреннән берсе. Шиһабетдин Рәхмәтулла үзенең бер календаренда Хөсәен хәзрәтне “һәр фәндә мөтәбәххир”, ягъни диңгез кебек тирән гыйлемле зат дип бәяли. Бохарада гыйлем алганнан соң, ул атасыннан мирас булып калган мәчеткә мулла булып урнаша, аның каршындагы “Әмирхания” мәдрәсәсен җитәкли, тирән эчтәлекле дөресләр биреп, бик күп өметле шәкертләр әзерли. Гомеренең азагына таба Ш. Мәрҗанинең фикердәше һәм тарафдары булып киткән Хөсәен хәзрәт электән үк байтак китаплар, брошюра-кулланмалар иҗат иткән, тәрҗемәләр бастырган кеше. Бу хезмәтләрнең иң мәшһүрләреннән берсе — “Тәварихе Болгария...” (“Болгар тарихы...”) зур популярлык казана, мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөри. Башка җитди хезмәтләре исәбенә биобиблиографик характердагы “Нәҗүмет-тәварих”, “Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб” һ. б. керә. Аның татарча “Әл-Фәваид” исемле Коръән тәфсире язып бастыруы да мәгълүм.
 
Хөсәен хәзрәтнең имамлык һәм мөдәррислек эшен аның ике улы — Хөсәен Әмирханның “Тәварихе Болгария" әсәре (1883) Мөхәммәтзариф (1853—1921) белән Мөхәммәтнәҗип (1859—1921) дәвам иттерә. Заманы өчен бик укымышлы бу ике зат башта аталары урынында бергәләп муллалык итә, аннары Мөхәммәтнәҗипнең юлы Чистай каласына төшә (1893).
 
Коръәнне яттан белүче (Коръән-хафиз) Мөхәммәтзариф бабасыннан мирас булып калган “Әмирхания” мәдрәсәсен җитәкли, дини эчтәлекле берничә дөреслек (“Әхадисе нәбәвыя”, “Әхадисе кодсия” һ. б.) иҗат итә, атасы Хөсәеннең җитди хезмәтләрен нәшер итүгә зур өлеш керте. Казанның абруйлы имамы Мөхәммәтзариф шактый радикаль карашлы кеше була, патша хөкүмәтенең милли-колониаль сәясәтен дә өнәми, аңа каршы хәл кадәренчә көрәшә. Шуңа күрә аның исеме сәяси яктан “ышанычсызлар” рәтендә йөреп, полиция һәм жандармерия документларында теркәлеп калган.
 
Әлеге сыйфатларның күбесе аның энесе Мөхәммәтнәҗипкә дә хас була. Чистай мөселманнары арасында зур ихтирам казанган бу мулла бабасы (хатынының атасы) Закир ишанның “Камалия” ирләр мәдрәсәсен, үз тырышлыгы белән ачкан “Әмирхания” кызлар мәдрәсәсен җитәкли, аларның уңышлы эшләве хакына зур көч һәм һиммәт сарыф итә. Алдынгы карашлы имам, беренче Россия революциясе чорында ул кискен эчтәлекле сәяси өндәмәләр язып тарата, Думага сайлаулар вакытында прогрессив көчләргә теләктәшлек күрсәтә, хөкүмәтнең социаль һәм мәгариф өлкәсендәге сәясәтенә каршы көрәшеп, төрмәдә утырып чыга, 1906 елда Петербургта, 1917 елда Мәскәүдә үткәрелгән мөселман съездларында катнаша, заманы өчен мөһим адым буларак, Чистайда куелган беренче татар спектакльләренә фатиха бирә һ. б. Шулар өчен аның исеме дә полиция һәм охранка документларында тискәре яктан еш телгә алына.
 
Бу хәзрәтләрдән соң килгән буын да иҗтимагый һәм мәдәни җәһәтләрдән үзен сынатмый. Мәсәлән, Мөхәммәтзарифның кызы Бибисәгадәтбану (1882—1911) башта әнисе Бибирабиганың кызлар мәктәбендә укыта, аннары, Бишбалта мулласы Габдулла Әмирханга кияүгә чыкканнан соң, бистәдә кызлар “Әмирхания” мәктәбен ача, үтә миһербанлы тәрбияче һәм яхшы мөгаллимә буларак, миләттәшләре арасында дан казана. Яшьләй, нибары егерме тугыз яшендә дөньядан киткән Бибисәгадәтбануның вафаты уңаеннан Казанның татар дөньясы аһ ора, бу аяныч вакыйга уңаеннан “Йолдыз”, “Вакыт”, “Нур” газеталары зур мәрсияләр (некрологлар) бастыра.
 
Мөхәммәтзарифның улы Фатих Әмирхан (1886—1926) Әмирханнар нәселендә генә түгел, бөтен татар иҗтимагый тормышы һәм мәдәнияте тарихында иң күренекле урыннарның берсен тота. Төрле елларда укытучы-педагог (“Әмирхания”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре, Татар театр техникумы), революционер-көрөшче, шәкертләр хәрәкәте җитәкчесе, милли театр, алдынгы матбугатны оештыручыларның берсе, публицист, драматург, әдип, җәмәгать эшлеклесе буларак, ул XX гасырның беренче чирегендә татар халкының иҗтимагый-сөяси һәм мәдәни тормышында якты эз калдырды. Ф. Әмирханның әдәби мирасына килгәндә исә ул үзенең егерме еллык нәтиҗәле эшчәнлеге дәверендә искитмәле сәнгать әсәрләренең бөтен бер галереясын яки бәйләмен иҗат итте. Бу әсәрләр үзләренең тирән мәгънәсе, композициясенең камиллеге, нечкә психологизмы, стиль гүзәллеге, тел күркәмлеге, натураларның бөтенлеге, кискен сатирасы һәм җиңелчә юморы белән укучыны бүгенгәчә хәйран калдыра.
 
Фатихның энесе Ибраһим да (1889—1938) тарихта сизелерлек эз калдырган шәхес. Яшь чагында ук өй спектакльләрендә уйнаган, шәкертләр хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе булган, Бейруттә Америка көллиятен тәмамлаган Ибраһим, хосусый сурәттә инглиз теленнән дөресләр бирә, патша гаскәрендә унтер-офицер була, совет власте урнашкач, Казанда участок хөкемдары булып сайлана, аннары Казан губернасының милләтләр эше буенча бүлек мөдире вазифасын ути. Ватандашлар сугышында катнаша, Симферополь ревкомы әгъзасы, Симферополь һәм өязнең халык мәгарифе бүлеген җитәкли. Казанга кайткач, Ибраһим кассацион трибуналның әгъза-докладчысы итеп билгеләнә, бу өлкәдә Югары трибунал рәисе ярдәмчесе һәм өлкә суды рәисе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә (1923). Берничә чит тел белгән Ибраһим 1923—1926 елларда Согуд Гарөбстанында илчелектә эшли, үзен һәр җәһәттән хәзерлекле белгеч, дипломат итеп күрсәтә. Кызганыч, шәхес культы чорында элекке илче нахакка гаепләнә, кулга алына һәм 49 яшендә җаны кыела. 1958 елда гражданин, 1985 елда партияле буларак аклана.

Мөхәммәтнәҗипнең җиде баласы үсеп, аларның күбесе Әмирханнар: сыйфатында ил һәм милләт тарихында үз исемнәрен теркәп калдыра. Әйтик, Зәйнәп (1893—1977), Чистай һәм Казан гимназияләрен тәмамлаганнан соң, укытучылык һәм репетиторлык белән шөгыльләнә, Г. Исхакый даирәсенә якын тора, төрек коммунистларының басма органы булган “Ени дөнья” газетасында эшли. Баку шәһәрендә педагогика һем медицина институтларын тәмамлап, егерме еллап укытучылык ите, калган гомерен хастаханәләрдә һәм госпитальләрдә авыру һәм яралыларны дәвалауга багышлый, ифрат зур абруй казанып, 70 яшенә кадәр бу игелекле эшен ташламый.
 
Мәхмүт (1897—1961) “Камалия” мәдрәсәсен тәмам итә, ватандашлар суешында катнаша, аннары Мәскәүдә Нариманов исемендәге Көнчыгыш телләре институтында белем ала, Төркиядө илчелектә эшли, соңрак нигездә финанс системасын үз итеп, киң эрудициясен һәм турылыгын күрсәтә.
 
Гомәр (1899—1937), Хаува (1906— 1956), Рәшит (1910—1979) Әмирханнарның да хезмәт биографиясе бай. Мәсәлән, Хаува гимназиядә һәм совет мәктәбендә укый, Баку педтехникумының азәрбайҗан бүлеген тәмамлап мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкли, аннары Азәрбайҗан Госпланында секретарь-референт булып Баку медицина институтын тапаганнан соң, Хаува калган бар гомерен кешеләрне дәвалауга багышлый, гадәти хастаханәләрдә терапевт, ә сугыш вакытында эвакогоспитальләрдә хирург сыйфатында эшли, намуслы хезмәте өчен дәрәҗәле дистәләгән орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Югары квалификацияле табибә Республика Үзәк Комитеты әгъзаларын дәвалый торган беренче номерлы поликлиникада үләренә бер-ике атна калганчы эшләп йөреп, үзенең фидакярлеген күрсәтә.
 
Безнең әтиебез Госманның (1904— 1983) биографиясендә дә искә алырлык хасиятләр күп. “Камалия" мәдрәсәсендә, Чистайда һәм Казанда Авыл хуҗалыгы техникумнарында укыган егет 1931 елда Азәрбайҗан политехник институтының авыл хуҗалыгы бүлеген тәмамлый, агроном булып китә, күмәк хуҗалыклар төзүдә катнаша, бермәлне кораллы юлбасарлар һөҗүменә юлыгып, көчкә генә котылып кала. Шуннан соң барлык гомерен (1924 елдан параллель рәвештә мәктәптә дә эшли) мәгариф эшенә багышлый. Бакуда мәгариф министрлыгына караган беренче баскыч мәктәптә эшли башлап, Госман 1932—1938 елларда Ашхабадта индустриаль техникумда, Төрекмәнстанның Халык хуҗалыгын исәпләү комбинаты идарәсендә, финанс-экономика техникумында төгәл фәннәр буенча дөресләр бирә, аннары Сәмәркандка, соңрак Башкортостанга барып чыгып, төрле урта уку йортларында шул ук фәннәрне укыта. 1938—1964 елларда аның хезмәт биографиясе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, берара Татарстанның Биектау районы белән бәйле булды. Кырык еллык педагогик стажы булган Госман Әмирхан эшләгән даирәсендә һәм халык арасында гаять зур абруй казанган максатчан шәхесләрдән иде.
 
Рухи тамырлары тирәнгә киткән Әмирханнар нәселе, язмышның барлык “шаяру"ларына карамастан, мул тармаклар белән үсеп-яшөреп тора. Хәзерге көндә Татарстанда, Россиядә, БДБ мәмләкәтләрендә иҗтимагый, сәяси, фәнни, икътисадый, мәдәни тормышның башка өлкәләрендә җиң сызганып эшләүче дистәләгән яңа буын вәкилләре мәйдан тота. Мисал өчен Госман Әмирхан балаларына гына тукталып китик. Әтиләре халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының берсе итеп укытучылык эшен санады. Шунлыктан алты баласына (Илдус, Расим, Равил, Наил, Сафия, Фәрит) югары, өчесенә (Флора, Сания, Мөнирә) махсус урта белем алуга ярдәм итеп, ул гыйльми-педагогик эстафетаны ышанычлы кулларга тапшырды. Илдус (1941), Расим (1942), Равил (1946), Наил (1949) төрле елларда балаларга белем бирү юлында хезмәт итте. Кайберләре, инде пенсиядә булуга карамастан, буыннан-буынга күчә килгән бу игелекле гамәлне бүгенгәчә дәвам итә.
 
Илдус, татар милли хәрәкәтен әйдәүчеләрнең берсе булудан тыш, “Мәгариф” ассоциациясенең эшлекле әгъзасы, мәктәп, гимназия директоры булды, милли мәгариф һәм гаиләгә кагылышлы бихисап кануннамә, низамнамәләр иҗат итте, бүгенге көндә “Колшәриф” университетының ректоры вазифасын үти. Равил, докторлык диссертациясе яклап, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында тарих бүлеген җитәкли, мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” журналы белән тыгыз элемтәдә тора (редколлегия әгъзасы), аспирантура аркылы фәнни алмаш әзерләүгә үзеннән өлеш керте, берничә китап, биш йөздән артык мәкалә авторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Расим озак еллар дәвамында мәктәптә, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләде, йөзләгән кулъязманы китап рәвешенә китерде. Наил Казан дәүләт университетында җаваплы административ урын били, педагоглар, студентлар белән тыгыз хезмәттәшлек кыла. Флора белән Мөнирә медицина, балалар тәрбиясе өлкәсендә нәтиҗәле эшләде һәм эшләп киле. Сафия белән Фәрит, университетны тәмамлап, инженерлык дипломына ия булды. Моннан тыш, Фәрит Татарстан Республикасы банк-финанс системасында зур дәрәҗәләргә, казанышларга иреште, югары квалификацияле, абруйлы хезмәткәрләрдән санала.
 
Кыскасы, исемнәре атап кителгән (һәм, әлбәттә, кителмәгән) Әмирханнар ата-бабаларының милләтебез, халкыбыз хакына кылган иҗтимагый һәм рухи эшчөнлеген бүгенге шартларда дәвам иттерә. Һәм иттереп кенә калмый, бәлки, кулдан килгәнчә изге васыятьләрен дә тормышка ашырырга омтыла.

Материал http://www.syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/istoriya/?id=5540 сайтыннан алынды

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ