Нәкый Исәнбәт

ТАТАР ХАЛЫК ТАБЫШМАКЛАРЫ

XI бүлек.
Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак

Табышмак ике кисәктән тора: берсе − табышмагы әйтелү; икенчесе − чишелеше − җавабы. Табышмагын берәү әйтсә, җавабын икенче берәү табып әйтә (Яки күмәк эченнән берәүләр.). Һәр табышмак шулай табыла. Берсеннән башка икенчесе булмый. Чиләгенә күрә капкачы. Яки алар ачкыч белән йозак шикелле. Табышмак аның йозагы, эченә мәгънә бикләнгән, табучы аңа үз акылы, үз зирәклеге белән ачкыч табып ачып керергә тиеш. Ләкин ул шундый хәйләле йозак ки − ачкычы читтә-нидә түгел, шул йозакның үзендә! Белмим, ул аның тышкы күренешендәме, эчендәме, тышындамы, әллә әйтелешендәме, кай җирендәдер ишерелгән...

Табышмак әйтешү ул миндәге табышмакның җавабын синдә (яки, киресенчә, синдәген миндә, аңарда) табу. Ул бикле йозак булса да, үзе кечкенә матур бер сөйләм, җавабы исә аның эчке мәгънәсе, ләкин ул шул ук вакыт аның эчендә дә түгел, конкрет исемле бер әйбер. Бу исем аның темасы. Шуны атап әйттең исә, йозак үзеннән-үзе ачыла. Димәк, форма аша эчтәлек табыла. Бу табышуда сүзнең хәтердә тудырган өстәмә сурәтләре аша төп мәгънә эзләнгәнгә күрә, бу инде гади мәсьәлә чишү генә булып калмый, бәлки психик катлаулы иҗади бер процесс була...

Табышмак күмәк эчендә башкарылгач, билгеле, кем дә булса берәү тизрәк табып җавабын әйтүе аның акыл, зиһен, хыял җитезлеге шәбрәк булуын күрсәткәнгә, билгеле бу эш егетлек санала. Шунлыктан җавабын табу күмәк өчендә ярыш кызуын һәм дәртлелелеген уята. Кайчагында шулай тырышып җавабын тапкач, синнән әллә ни гомер үзен эзләткән табышмакның җавабы шундый гади, менә торган әйбер генә булып чыккач, үзеңнең аңа "махы биреп" торуыңа аптырап каласың.

Табышмак шулай чишелгәннән соң, кызыксыз, гади, җиңел әйбер кебек кенә булып кала. Күрәсең, аның кызыгы шушы мәгънәсен ачу процессының үзендә. Ләкин моңа карап аның шигъри әсәр булуы һәм икенче урында икенче авыздан икенче берәүләргә әйтелеп мәгънәсен эзләгәндә, тагын шундый ук кызыклы булуы һич тә кимеми. Чөнки ул барыбер сурәт аша мәгънә эзләү булганга, табучы өчен гади мәсьәлә чишү булып кына калмый, һаман да мавыктыргыч кызыклы, поэтик иҗади процесс була. Бу процесста безнең хыялыбыз бик тиз хәтер сандыгыбызны барлап актарырга һәм моның өчен минут эчендә бик күп урын-ара җирләр, бәлки, күңел космосларын кичеп үтәргә тиеш була.

 

1. ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ ХАЛЫК ПЕДАГОГИЯСЕНДӘ ТОТКАН УРЫНЫ.

Табышмакны хәзер иң яратып әйтүчеләр кемнәр дисәгез, әлбәттә, балалар дияргә туры килә. Бигрәк тә яшүсмерләр. Олылардан аны берән-сәрән генә әйттереп була. Балалар исә зурлар авызыннан өзеп-йолкып ала һәм, узара да әйтешә торгач, һәркайсында күпме дә булса табышмак запасы җыела, ансы һәр баланың үз дәртлелегенә, үз җитезлегенә карап. Шуңа күрә, гаҗәпкә каршы, табышмакны иң күп белүче дә балалар, яшүсмерләр. Хәзер ул алар репертуары булып киткән.

Кешеләр буй үстереп, тормышка аяк басып алдылармы − аларда табышмак кайгысы булмый, эшкә баталар, дөнья куалар. Урта яшьлеләр бигрәк тә. Кайда анда! Яшьлектә иелгән табышмаклары да күбесе шыбырдап коелып бетә. Шулай итеп үзләре балачакта әби-бабайлар авызыннан берәмләп булса да табышмак җыйган ул балалар менә бер көнне, картайгач, үз хәтерләрендә калгалаганын тагын балачагага әйтә башлыйлар. Шул берәм-сәрәмнән дәртле балалар, яшьләр телендә тагын репертуар җыйнала, үстерелә, кайберлөре онытыла, яңалары чыга бара. Искеләре аз-маз үзгәрсә дә, күпмеседер, телдән төшеп калмыйча, саклана ала. Шул юл белән безнең телдә сакланып килгәннәре татар табышмакларының алтын фондын хасил итәләр.

Менә шул ата-бабаның буыннан буынга һәм үз хәтерләренчә, үз белмешләре буенча әйтеп килгән бу кадерле әсәрләрнең янәдән балалар, яшүсмерләр теленә әйләнеп кайтып торуында заманнар аша килеп торган бер әйләнеш бар. Аның шулай һәм югала, һәм саклана килүендә, ягъни бу диалектик каршылыкның үзендә безнең өчен зур мәгънәләр ята. Чөнки үз туган халкыңның ата-бабадан килгән бу кадерле мирасларын белмичә, алар тәҗрибәсе белән коралланмыйча, аларның күңел байлыгы булган поэзия белән баемыйча торып, без үзебез дә бернинди киләчәк байлыкларга юл ача алмыйбыз. Табышмаклар исә, иң элек балачага, яшүсмерләр репертуары буларак, балаларның акыллары, күңел дәртләре, телләре дә шул байлыклар белән баеп, камилләшеп, табигатьләре һәм зәвыклары җитеш булып, бөтен булып үсүендә бик кирәкле, бик әһәмиятле роль уйныйлар. Шулай итеп, ул − балалар, яшьләр өчен зарури бер сәнгать.

Табышмаклар шулай әйтергә бик кечкенә әсәрләр булса халык аларны хәзер дә әйтеп, телдә саклап килүе, әлбәттә, юкка гына түгел. Күрәсең, ул халык педагогиясендә хәзердө дә үзенчәлекле, әһәмиятле роль уйный. Балалар өчен аның шундый мавыктыргыч кызыклы, әдәби, иҗади һәм зарури булуын тәрбиячеләр белгәннәр һәм дәреслекләргә кертә килгәннәр. Мәсәлән, русларның мәшһүр педагогы Ушинский үзенең төзегән әлифба китабында табышмаклардан бик оста файдаланган.

 

2. ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ КҮҢЕЛ АЧУ ҺӘМ ЭСТЕТИК ЗӘВЫК БИРҮ ЯГЫННАН ӘҺӘМИЯТЕ.

Иң элек табышмакны, гадәттә, кич белән йоклар алдыннан әйтәләр. Чөнки көндез олылар да, балалар да мәшгуль. Олыларның үз эше, балачаганың әлеге шул уку-язу, спорт, уен яки башка шөгыльләр. Менә бер заман кичкырын өйгә кайтып, ашап-эчкәч, йокыга кадәр гадәттә кешенең ял сәгате башлана. Туган-тумача үзара көндезге тәэсирләрен сөйләшә, куанычларын, көенечләрен бүлешә. Берәүләр бу вакыт җиңелчә генә кул эше ала, икенчеләр берәр кызык хикәя укый, тагын берләре, көндезге "аруын чыгарып" аунап ята башлый. Шул чагында кешедә кызык кына хыяллар уяна, тел дә тик тормый, шул эшкә катыша... Ә кеше мие шундый: аның эшчәнлеген үз иркенә куйганда да, үз инстинктына буш җибәргәндә дә, аның мөмкинлегенең чиге юк: андагы күңеленә килгән нәрсәләрне әйтеп сөйләп бирергә дә әкиятчә бай, әкиятчә киң тел кирәк, күңел ачкыч яңа сүзләр кирәк, я күңелләрдә тулышкан моңны түгәр өчен көй, музыка, җыр кирәк. Бу бигрәк тә яшь көчләр өчен кирәк. Берни әйтер хәл юк, чөнки бу бит инде кешедәге рухи таләп. Шуның белән олылар да кичке ял сәгатьләрендә театр, кино, цирк яки башка тамаша йортларына китеп баралар. Әмма кичен андый тамаша урыннары булмаганда, йә гел китап та телевизорлар белән мавыгудан туйганда, бигрәк тә авылда, балалар, яшьләр арасында табышмак әйтешү безнең бүгенге фән-техника заманында да бик күңелле шөгыльләрнең берсе. Чөнки кичен шул көндезге арулардан арыну өчен, уртада шул хыял учагын бер кабындырып җибәреп, аның янында күңел ачу өчен, әнә шул зиһен-хыял эшләтүләр кирәк. Менә шул иҗади, рухи таләпне җиңелчә бер үтәп алу өчен табышмак иң җайлы һәм җиңел бер репертуар булып тора.

Җиңелчә үтәү, башкару дигәч тә, бу сезгә һәр табышмак та җиңел табыла дигән сүз түгел. Ул сүз монда табышмак уенының бернинди гримсыз, декорациясез кыска бер реплика сурәтендә бирелеп уйналуы өчен әйтелә. Чөнки бит табышмак әйтешү дә үзенә күрә уен. Аны әйтешүнең үзендә үк балаларның яраткан "качыш" уены бара. Чөнки бит безнең алдыбызга тамашага аның табышмагы гына куела. Җавабы пәрдә артына качкан! Икенче төрле әйтсәк, мәгънә сурәт артына качкан. Күрәсез, табышмак үзе бармак бите хәтле генә булса да, анда качыш уйнарлык кечкенә "сәхнә" бар, шул мәгънәне эзләү, табу, тотып алу дигән "интрига" бар, ул мәгънәне яшергән "пәрдә" бар, "маска" бар. Я, менә хәзер кайсыбыз тизрәк шул сурәт артына качкан мәгънәне эзләп табар?

Җавап сиңа үз койрыгын тиз генә тоттырмый. Качыш дәвам итә... Чөнки бит табышмакны табучы бер син генә түгел, гадәттә, ул күмәк эчендә бергә үтәлә. Үз-үзеннән ярыш китә. Бу теләсә ни ярышу түгел, үзеңне акыллымын дип белсәң, тиз генә табып күрсәт! Хәер, кем инде үзен юләр санасын ди? Киресенчә, һәркем үзен акылга үткен, хәйләгә остарак дип белә. Хикмәт шунда, бу, табышмак дигәнең җиңел әйтелсә дә, аның үзе белән җавабы арасында ниндидер каршылык коймалары бар булып чыкты... Син табышмакның җавабын табам дип, аның үзе белән дә, анда бирелгән сурәт һәм яшерен мәгънә арасындагы каршылык белән дә конфликтка керәсең. Синдә хәзер шул табу комары. Бу инде төрле рәсем-сурәтләр арасыннан үзең эзләгән, үзең яраткан бер сурәтне табып алу кебек татлы, югары бер ләззәт, эстетик ләззәт. Таба алсаң, синең зиһенең иң җитез, синең хыял иң йөгерек. Отыш синдә. Ә табалмасаң, сынаттың. Уен булса да сынаттың!

Чөнки табышмакның үзе кечкенә булса да, ул синең белән юкка гына качыш уйнамый. Чөнки уен булса да бу сиңа − имтихан. Синең хыял, хәтер-зиһен җитезлегең сыналды. Күрәсең, ул уйнап әйтелсә дә чынлап әйтелә. Бу бик мөһим. Аның борынрак һәртөрле йолалар, мәҗлесләр белән үткәрелүе әнә шул үзенчәлекле әдәби эстетик зәвыклылыгы һәм зиһен сынаш әйбере булуында да.

 

3. ТЕЛ ЯГЫННАН ӘҺӘМИЯТЕ.

Табышмакның үз тумышы һәм табигате буенча шигъри телнең үрнәге, җанлы, сурәтле сөйләмнең тарихтан килгән нигезле бер күренеше икәнен күреп үткән идек. Инде ул барлык чагыштыру, тиңләштерү, киная, метафора, охшату, җанландыру (сынландыру дип аңларга кирәкми. Мисал: "ай көлә" дисәк, ай сыйланмый, бәлки җанлана) һәм башка барлык троп, телбизәк чаралары белән эш иткәнгә һәм үзе дә архаик сүзләр белән бергә яңа сүзләр ничек ясалуның бер үрнәге булганга, ул безнең тел-сүз казнасы, аның арсеналы. Ул безне тел байлыгыбыз белән таныштырып кына калмый, аның шигъри алымнары һәм сурәтләү чаралары безне дә җанлы тел белән эш итәргә, тел остасы булырга күнектерә.

Табышмак үзенең тел байлыгы, җанлылыгы, сурәт һәм мәгънә килешлеге, афористик әйтелеше белән шигъри мәктәп булып тора. Ул бу сурәтлелеге һәм мавыктыргычлыгы белән балаларның зәвыкларын гына үстереп калмый, шулар өстенә аның табигатьтән алынган төрле охшату, чагыштыру, паральлеләр аша табигатьнең үзен дә яратырга өйрәтүләре − болар бар да табышмакларның эстетик тәрбияви роле гаять зур булуын күрсәтә.

Сәнгатьчә аерымлыкларына килгәндә, табышмакларда тагы метафора, аллегория, синекдоха, гипербола, омоним, охшату, антропоморфизм, чыгармалар, карикатура, тавышка иярүләр, аллитерация һәм башкаларның тоткан урыннарын күрсәтергә мөмкин.

Метафора. (Алмаштыру). Табышмакларда моның нигез урын тотуы башта әйтеп үтелгән иде, детальләрдә дә бу шактый еш күзгә ташлана. Мәсәлән: "Баш астында баллы кашык" дигәндә, йокыны баллы кашык белән, "Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач" дигәндә, күк йөзе, йолдызлар һәм айны мич, пәрәмәч һәм калач белән алыштырып алу шикелле.

Аллегория.(Киная). Фикри мәгънәләрне читләтеп конкрет сурәттә бирүгә мисал итеп, Сәрвиназ әкият-табышмагын күрсәтергә була. Анда, мәсәлән, сүз йөртүченең ике теле дигән төшенчә урынына ике бүре һәм җан дигән төшенчә урынына алтын йөзек алынган. Сүз бөтенләй читтәге бер вакыйга турында барган кебек итеп бирелә.

Синекдоха. Мәсәлән: "Мең баш елкыны бер чыбык белән әйләдем" дигәндә елкыны бөтен гәүдәсе урынына башы белән генә санау.

Мәгънәдәш сүзләр.(Ике аерым мәгънәле омонимсүзләр). Мәсәлән, казан турындагы табышмакта "Һәммә татар өендә бар, үзе дөньяда бер генә" дигәндә казан сүзенең ике мәгънәдә алынуы шикелле.

Гипербола.(Арттыру). "Метри башлы, мең күзле" (уймак); "Элек балчык тавы, аннары тимер тавы..." (мич, таба) дигәндәге шикеллеләр.

Охшату. Бик күп очрый: "Үзе актай, корсагы каптай..." (кәҗә); "Койрыгы без кебек, күзе тоз кебек" (тычкан) һ.б.

Антропоморфизм.(Кешеләтү). Көзге турында: "Кечкенә генә Микитә, бер кешене ике итә"; куян, эт һәм пычак турында: "Урманнан чыгар, койрык очы чуар, Бикәнәе тотар, Биктимере суяр" дип әйтелүләр шикелле. Мондый табышмакларда күмәк исемнәрнең ялгыз исемнәргә күчерелүе еш очрый икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, шул ук табышмакларда көзгене Микитә, пычакны Биктимер дип алу шикелле.

Чагыштыру. "Балалары терерәк, аналары хуш күңеллерәк" (чынаяк, самавыр).

Кире кушарлау.(Акад. Веселовскийча  кире параллелизм). "Авызы бар, теле юк..."(чабата); "Агач түгел, яфраклы"; "Тун түгел, тегелгән" (китап) һ.б. Бу алым бик киң урын ала.

Карикатурачылык. Табышмакларның бу ягы әлегә чаклы бер җирдә дә телгә алынуын мин күрмәдем. Ләкин карикатурачылыкның халык иҗатында урын тотуын билгеләп үтү әһәмиятсез булмас. Мәсәлән, кеше гәүдәсе турындагы табышмакны алыйк: "Ике багана, багана өстендә мичкә, мичкә өстендә бөке, бөке өстендә шар, шар өстендә куаклык", моның юри кабартылган чалымнарда бирелгән карикатура икәнен күрү өчен, шул бирелгән сызыкларны кәгазьгә төшереп карау җитә.

Тавышка иярүчелек. "Дөп-дөп дөбер Гали, Булгалый, шып-шып шыбыргали, боргалый" (ашлык сугу) һәм башкалар.

Корамалык. Шул ук тавышка иярүләр аркасында мәгънәсез сүз корамаларыннан торган табышмаклар да очрый:"Лып-лып ихыл, шрихыл да шрифыл... "(карбыз кисү).

Аллитерация.(Бер үк төсле тартыкларның чиратлашыпкилүе). "Базы туза, баганасы кала", "Йөзлек астында йөз инә" һ. б.

 

4. ЗИҺЕН ТИЗЛЕГЕН ҺӘМ ИГЪТИБАРНЫ ҮСТЕРҮЕ.

Табышмаклар үзләрен таптыру өчен кешенең хәтер сандыгын актартып, андагы нәрсәләрне охшашлыгы буенча ишен ишкә китереп табу булганга, бик тиз зиһен йөртүне таләп итәләр. Бигрәк тә күмәк эчендә аны табышу ярыш төсендә барган чагында. Зиһен җитезлеге кешенең хәтер байлыгына, хәтер байлыгы исә аның нәрсәләргә игътибар һәм дикъкать итүчәнлегенә, игътибар исә кешенең үзенә кирәк нәрсәне тиз сайлап алу һәм аны белергә тырышуына, болар барысы бергә кешенең хәтере җыйнак һәм үткен булуына бәйләнгән. Кешенең хәтере үткен булуы исә аның рухи көчләре бер үзәккә тупланган һәм аның ихтыяр көче нык булу дигән сүз. Ихтыяр тәрбиясе кеше тормышында иң мөһим урын тота икәнен әйтәсе дә юк. Шул рәвешле табышмак әсәр булса да, аны табу кеше миенең хәтер һәм ассоциация өлкәсен бик нык биләп алганга, логик фикерләүнең барлык категорияләре буенча уйны һәм уй өстенә хыялны йөгерткәнгә алар зиһенне үстерәләр, хәтерне үткенәйтәләр, аны чакыру, идарә итү көче, ихтыяр көчен ныгыталар.

Моңа өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк: авыз иҗатының гомумән башка төрләреннән булган озын-озын әкиятләрне, бәетләрне, көе белән җырларны яки бу вак жанр аталган мәкаль-табышмакларны һәм башкаларны бер ишетүдә отып алу, аны тагын үз алым, үз әйтелешләре белән яңадан үзеңчә иттереп сөйләп чыга белүчелек тел һәм хәтерне нык үстерә. Бу исә фольклорның игътибарны һәм зиһенне тәрбия итү ягыннан да педагогик әһәмияте зур булуын күрсәтә. Табышмак исә аның үзен хәтергә алу белән генә чикләнмичә, үзенә җавап таптыру өчен хәтернең үзендә кызу-кызу чагыштырулар белән эзләткәнгә, ул хәтерне тәртипле һәм ысуллы булу ягыннан да тәрбия итә.

 

5. ЭТНОГРАФИК ӘҺӘМИЯТЕ...

Табышмакның бездән таптырган нәрсәләре, аласы җаваплары бар да тормышта элек тә һәм хәзер дә кулланылган нәрсәләр. Менә шулардай халкыбызның материаль культурасы элек һәм хәзер нәрсә-нәрсәләрдән торганын, халык ул нәрсәләрне табигатьтән һәм табигатьтәген үзендә булган нинди нәрсәләр белән чагыштырырга һәм ничек чагыштырырга яратканын, аның кәсеп, һөнәрләрен, − өй тормышын, кием-салым, ашау-эчү нәрсәләрен, юаныч әйберләрен, мәктәбен, сугыш коралларын һәм башка техникасын, транспорт-элемтә чараларын, кыскасы, барын да, барын да күзаллап була. Халык табышмакта нәрсәләр белән күбрәк кызыга? Бу хакта һәр аерым нәрсәгә күпме табышмак бирелүе дә игътибарга лаек. Мәсәлән, бу китапта (Татар халык табышмаклары, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) табигать дөньясыннан алынганнары (борынгылар бүлегендәгене дә бергә кушып исәпләгәндә) түбәндәгечә: яшен һәм күкрәүләр турында 27 табышмак; кар-буран турында − 3; чикләвек − 30; суган −16;... балкорты − 51;...

Кеше кулы белән ясалган механизм-машиналар безне табигать дөньясына караганда да ныграк кызыксындыра дияргә була. Мәсәлән: тегермән турында − 34, сәгать турында − 64 табышмак!

Өй җиһазы, кул эшләре, савыт-сабалар турында − 29, себерке турында 33 табышмак!..Татарның, әлбәттә, инде иң яратканы иртә-кич, гаиләсе белән бер табын корып, чәй эчү. Уртада − аларны чакырып, дәрт биреп торган гайрәтле самовар. Җиз самовар. Көмеш самовар... Ул нинди-нинди нәрсәләргә охшатылмый да нинди сурәтләрдә генә әйтелми! Һәм татар табышмакларының иң күп әйтелгәне дә (сәгатьтән кала) самовар турында: 61 табышмак! Әйтик, русларда иң тулы Садовников җыентыгында самовар турында 8 табышмак күренә.

Чәй турында анда 3 табышмак китерелгән. Дикъкать белән карасаң, мондый күпләгән табышмакларда һәр халыкның үз милли зәвыгы, милли үзенчәлеге һәр яклап күзгә бәрелеп күренеп тора.

Татарның элек-электән гыйлем-мәгърифәт яраткан мәдәниятлы халык булуы китап-каләм, язу турында борынгы һәм хәзерге табышмакларның күп булуында да күренә: каләм-кара, язу турында − 50, китап − 20, хат язышу турында 13 табышмак...

Кайбер этнографларның фольклорны үз әдәби кыйммәте булган авыз иҗаты итеп караудан бигрәк үз фәннәреннән санаулары аның шулай этнография малы итеп кенә калдырырга ярамый. Сәбәбе, югарыда әйтелгәнчә, аның үзкыйммәт иясе һәм бик әһәмиятле әдәби бер авыз иҗаты әсәре булуында.

 

6. ТАРИХИ ӘҺӘМИЯТЕ.

Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки, аннан да элегрәктән калып саклана һәм бу көнгәчә, яңалары өстәлә барып, дәвам итеп килгән булгач, бу хәл үзе үк аларның тарихи әһәмиятләре булуын күрсәтә. Бу әһәмиятлелек бер генә яктан түгел. Әйтик, беренчедән, табышмаклар үзләрендә булган борынгы архаик сүзләрдән алып, бу көнгәчә дәвам иткән тел байлыгы һәм элеккеләр өстенә яңа сүз иҗатчылыгы белән дә баеп, эшләнеп килгән бер жанр булганга, тел белеме, тел тарихы ягыннан караганда, әлбәттә, бик мөһим; икенчедән, табышмакларда чагыштыруларда китерелгән һәм җавапларында әйтелгән нәрсәләр буенча без халкыбызның үткән мәдәният баскычларын, аның материаль культурасын һәм этнография тарихын өйрәнергә дә материаллар табабыз. Өченчедән, табышмаклар кешеләрнең табигать белән иҗтимагый үзара мөнәсәбәтләрен, аларның төрле чорларда төрле дәрәҗәдә торган булуларын күрсәтүе белән без халкыбызның психологик үзенчәлеген һәм дөньяга карашының тарихи килешен дә шактый күзаллый алабыз. Шулар өстенә табышмакларның татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре буларак, үз тарихи килешен өйрәнү зур бер әһәмияткә ия булып тора.

 

7. ТАБЫШМАКНЫҢ АКЫЛ-БЕЛЕМ ТАБУ ЮЛЫ БУЛУЫ, ЛОГИК ФИКЕРЛӘҮНЕ ҮСТЕРҮ ЯГЫННАН ӘҺӘМИЯТЕ.

...Табышмаклар чагыштыру, охшату, тиңләштерүләр аша нәрсәләрне сыйфат һәм хасыятьләре буенча төрләргә бүләргә, аерырга һәм уртак сыйфатны табу аша үзен табарга, үзен билгеләргә өйрәтәләр. Табучы таба алмый торса, "Ул әйбер нәрсә затыннан? Нәрсә җенесеннән?" дип сораулары белән кеше әйбернең затын затка, җенесен җенескә, ягъни логик категорияләргә аерып карарга күнегә. Шунысы кызык, ул моңа махсус логика фәнен укып түгел, бәлки, табышмак белән мавыгу аша, "үзеннән-үзе" күнегә. Элементар рәвештә булса да, табышмаклар логик фикерләүгә шактый кыю керәләр. Алар арасында кара исәп табышмаклары дигән бер бүлек турыдан-туры арифметик фикерләүгә корылган. Табышмакта билгелелек белән билгесезлекне табу бар. (Мәсәлән, туганлыкны табышуларда). Димәк, табышмакларда логик һәм математик фикерләү юлы, белем орлыгы да бар дигән сүз һич тә корыга гына әйтелми. Бу да аның әһәмиятле бер ягы.

Шулай итеп табышмакларны әйтешү, табышу аша кеше әйберне әйбергә чагыштырып, бер-беренә охшашлыкны үлчәргә, алар арасындагы уртак сыйфатны тиз тотып алырга, асылына ирешергә өйрәнә. Табышмак шул рәвешле сурәт аша мәгънә табу, форма аркылы эчтәлекне күрү булганга, шуның белән ул шигырь тану ачкычы, кешедәге шул сизгерлекне, шул тойгыны уятып зәвыкландыручы.

Табышмак әдәби зәвык һәм эстетик ләззәт тойгысын бирүе беләң менә нигә яшьләр һәм балалар өчен бик мөһим тәрбияви роль уйный. Шуңа күрә бала-чаганың табышмакка ябышып ятуы һич тә бушка түгел. Ул аларның рухи, мәгънәви ихтыяҗларын үти.

Табышмак үзе кечкенә әсәр булса да, җавабы аерым ишарәләр һәм күп кенә төрле чагыштырулар аша табылганга, аның мәгънәсе үзенең тар текстына сыешып кына калмый. Ул аннан күп мәртәбә киңрәк, баерак. Дөрес, без аны кече форма фольклор, чәнти (бәләкәй) жанр дип йөртәбез. Ләкин мәгънәсе һәм аның ясаган тәэсире үзенә тотылган вакыт белән дә үлчәнсә, аны вак әйбер дип кенә карарга бирми. Чөнки бит кайчагында без аның җавабын көннәр буе да эзлибез. Мәсәлән, үзебез таба алмаган, читтән дә безгә әйтүче булмаган чакларда. Икенче төрле әйткәндә, бер авыз сүздән торган табышмакны бер көн буена укыган булабыз. Зиһенебезне шулкадәр мәшгуль һәм тоткар иткән бу әсәргә кайчак шулай бер роман укырлык вакыт китә торган булса, аның турында "Үзе кечкенә, эче төш кенә" дигән сүз бик туры килә.

Нәкый Исәнбәт
 
БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ