Иртәгә Тукай исемендәге филармония бинасында Татарстанның халык артисты белән хушлашалар.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу иртәгә, 15 сентябрьдә, сәгать унда Казанның Павлюхин урамындагы 73 йортта урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хәмдүнә Тимергалиева Казанда җирләнәчәк», — диелә хәбәрдә.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-09-2020/h-md-n-timergalieva-bel-n-hushlashu-uryny-m-vakyty-bilgele-buldy-5771363