23:14 Дөнья археологлары Болгарда җыелачак | |
ТР Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты 17-30 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр-археология мәктәбен үткәрәчәк. Әлеге мәктәп дөньякүләм фәннең иң яңа казанышларын Ауразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү практикасына кертүдә илебез һәм чит ил галимнәрен, шулай ук мәгариф ресурсларын берләштерү максаты белән оештырыла. Мәктәп кысаларында түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк: — борынгы заманнарда металлургия һәм металл эшкәртү тарихы; Секция юнәлешләре буенча фәнни-гамәли эштән тыш, мәктәп программасы гомуми теоретик лекцияләр уздыруны күздә тота. Мәктәп эше Ауразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклауда яңа технологияләрне куллануга багышланган конференция белән төгәлләнәчәк. Конференция эшендә мәктәп тыңлаучылары һәм чакырылган белгечләр катнашачак. Хәзерге вакытта кыр-археология мәктәбендә конференция докладларын туплау һәм башка оештыру эшләре бара. Мәктәп оештыручыларның archtat.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, Русия, Якын һәм Ерак чит илләрдән чакырылган 114 катнашучыларның исемлеге инде әзер. | |
|