Төп бит » 2014 » Сентябрь » 11 » Җир астындагы татар тарихын югалтмаска иде
14:34
Җир астындагы татар тарихын югалтмаска иде

Борынгы табылдыклар тарихчылар өчен зур кыйммәткә ия. Гадәттә, алар тарихи вакыйгаларны расларга гына түгел, ә яңа фактларны ачыкларга да ярдәм итә. Хәзерге вакытта тарихчылар Идел Болгарстанында ислам дине тарихта билгеле булганча 922 елда түгел, ә иртәрәк кабул ителгән булган дип килә. Ләкин әлегә аны расларлык төгәл фактлар гына юк. Бу чорга кадәрге катламнарның археологик казылмалар нәтиҗәләре моны, һичшиксез, раслар, дип саный тарихчылар.

Әле август аенда гына Әстерхан өлкәсендәге Мошаик авылы тирәсендә  Киев яшендәге борынгы кала табылды. Казылмалар Идел Болгарстаны шәһәренең Монгол явы килүгә кадәр үк чәчәк атканын исбатлый. Киләсе елга археологларыбыз бирегә кабат юл тотарга тиеш. Экспедиция казу эшләре бара торган җирне киңәйтүне генә түгел, борынгы йорт табылган урынны тирәнрәк казуны күздә тота. Җирнең тагын да тирәнрәк катламында бу корылманың тагын да борынгырак нигезе булуы да ихтимал.

Ульян өлкәсендәге алып барылган археологик эшләр дә тарихчыларга нәтиҗәләр китергән. Шушы көннәрдә генә Казан геофизиклары протон магнитометр ярдәмендә Идел Болгарстаны шәһәре калдыкларына тап булды. Шәһәр ул чактагы Киевтан ике тапкыр зуррак булган! Моңа кадәр сөрүлек җире булып торган урында керамик савыт, хәрби корал калдыклары чыккан. Алар барысы да Болгарстанда монгол явына кадәр кулланышта булган. Хәзерге вакытта биредә Болгар һәм Биләр шәһәрләре зурлыгындагы борынгы кала җир өстенә күтәрелә. Әлеге шәһәр өч гасыр элек үк биредә яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан. Аны җәмәгать эшлеклесе, морза Владимир Поливанов Сембер губерниясе картасына керткән була. Шәһәр заманында 180 гектар мәйданны алып торган. Биредә 90 мең кеше яшәгән, дип фаразлана. Каланың әлегә кадәр 50 гектар тирәсе генә өйрәнелгән.

Борынгы кала Болгарстаннан Киевка кадәр бара торган сәүдә юлында урнашкан булган. Археологик эшләр биредә 1996 елда ук башланган. Ләкин әлегә кадәр аның кирмәне табылмаган. Төп казылмаларны тормыш-көнкүреш әйберләреннән тыш, Болгар чорында киң кулланыш тапкан тимерчелек җиһазлары да тәшкил итә.

Ульян педагогика университетының тарих кафедрасы доценты, археолог Юрий Семыкин «Российская газета» басмасына ассызыклап узганча, әлеге һәйкәлне дә Болгардагы кебек тарихи урынга әйләндерергә кирәк. Чөнки бүген ул күп санлы браконьерлар трафыннан вәхшиләрчә талана. Тарих өчен кыйммәтле булган калдыкларны металл эзләү җайламанмасы белән табып, тимергә тапшыралар. Хәзерге вакытта Ульян мәдәният комитеты өлкә губернаторына казу эшләрен финансларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәкче була. Бу проблеманы киң җәмәгатьчелек тә күтәреп алсын иде, дигән текләктә кала археологлар. Чөнки әлеге борынгы кала татар тарихы өчен бер генә хәзинә ачмас кебек!  МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВА

Просмотров: 1515 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map