Төп бит » Статьи » Мои статьи

Илем тарихы - халкым язмышы.

Тезис:

Тема: “ Илем тарихы - халкым язмышы”

Теманың актуальлелеге:  Татар халкының тарихын телне тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы халык булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр- галимнәр. Татар халкында татар әдәби телен фәнни яктан өйрәнүче, камилләштерүче галимнәрнең берсе- Хуҗа Бәдигый. Аның татар әдәби телен фәнни яктан өйрәнүгә багышланган хезмәтләрен барлау теманың актуальлелеген тәшкил итә.   

Фәнни эшнең максаты:  Мамадыш җирлегендә бүгенге көндә дә иҗат итеп яшәүче әдипләрне барлау; тумышы белән Мамадыш җирлеге галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнү.                           

Бурычлар:

1.      Мамадыш төбәгендә яшәүче  язучылардан берсенең иҗатын өйрәнү;

2.      Хуҗа Бәдигыйнең тормыш юлын ачыклау;

3.      фольклор өлкәсендәге эшчәнлеген күзәтү;

4.      мәгарифне үстерүгә керткән өлешен өйрәнү;

5.      татар тел гыйлеме фәнен үстерүдәге хезмәтләрен барлау.

            Өйрәнү материалы: Сөмбелә Кашапованың “Алтын-җирдән, белем китаптан табыла” һәм педагогия фәннәре кандидаты Фәнис Исламовның “Танылган педагог-методист” дигән мәкаләләре, “Мамадыш таңнары” җыентыгы.

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә халыкны халык итеп саклап килүче зур күрсәткеч- тел турында сүз бара. Телне саклауда, билгеле бер нормаларга салып камилләштерүдә тел галимнәренең тырыш үезмәтенә бәя бирелә; Мамадыш җирлегенең язучыларга бай булуы ассызыклана, бүгенге көндә иҗаты белән халык күңеленә юл салучы Рафаил Газиз  иҗатына күзәтү ясала.

Төп өлештә Хуҗа Бәдигыйнең гыйбрәтле тормыш юлына кыскача күзәтү ясала. Аның өч юнәлештәге- тел белеме, фольклористика, мәгариф өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге дә төп өлештә өйрәнелә.

Йомгаклау өлешендә сүз күренекле фольклорчы, тел галиме, педагог-методист Хуҗа Бәдигыйнең кулъязма килеш калган хезмәтләренең гаять күп булуы һәм аларның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклануы хәбәр ителә.

Нәтиҗә: Мамадыш җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Х.Бәдигыйнең тел, фольклористика, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләрен өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

1.  Мамадыш төбәге язучыларының иҗаты халык күңеленә бик якын;

2.  Х.Бәдигыйнең иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

3.  галимнең иҗат мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән;

4.  галимнең хезмәтләрен китап итеп укучыга ирештерү бүгенге тел галимнәребезнең төп бурычы булып тора;

5.  Х.Бәдигый- үз халкының күренекле вәкиле.

I .Кереш өлеш.

 

Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без.

 

1. Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар.

Телне саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен тел галимнәре башкара. Әгәр без бүген татар әдәби теле матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы,эзлекле системага салынган дибез икән, бу- татар тел белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Тел галимнәре халыкны саклап калу, аның рухи үсешен тотрыклы итү өчен хезмәт куя. Шуңа күрә без телебезнең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп, халыкка яңадан кайтарып бирүче тел галимнәребез хакында белергә бурычлыбыз.

2. Фәнни хезмәтемне язганда, мин,  Мамадыш төбәге  турында күбрәк белергә теләп, мәгълүматлар туплый башладым. Китапханәдә минем игътибарымны Мамадыш төбәге язучысы Рафаил Газизнең “Ак болыт” исемле китабы җәлеп итте. Бу язучының фәнни җитәкчемнең укытучысы булуы да кызыксынуымны арттырды. Чөнки татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучым безне Р.Газизнең хикәяләре белән таныштыра иде. Авторның “Түбән оч малайлары”исемле китабында “Арташ батыры” дигән хикәясе бар . Шул хикәядә фәнни җитәкчемнең әтисе Рәхимша  турында сүз бара. Шундый авыл кешеләрен тарихка кертеп калдыручы, авылны чын күңеленнән яратып, әсәрләрендә тасвирлаучы язучының иҗаты миңа бик ошады.

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аспирантурада укырга чакырып тәкъдим ясалса да, риза булмыйча, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1979 елда мәктәп урта белем бирә торган унберь-еллык уку йортына әйләнгәч тә, Р. Газизов бүгенгә кадәр әлеге мәктәпнең директоры вазифаларын башкаруын дәвам иттерә. 1981—1986 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул — сигез китап авторы, туларның бишесе шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе, сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт»), әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала. В. Имамовның «Үзебезнең урам малайлары» дигән кереш мәкаләсеннән тыш, бу китап ахырында шулай ук Р. Газизов иҗатына багышланган башка материаллар — Зөлфәтнең «Шагыйранә иркен сулыш», Р. Шәрәфиевнең «Шагыйрь күңеле серле дөнья», Л. Минһаҗеваның «Хаталар да булмаса...», Айдар Хәлимнең «Кайда син, Рафаил?» исемле мәкаләләре дә урнаштырылган.

 Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була.

 Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу — болар шагыйрь иҗатының төп-үзәк агымын тәшкил итә.

Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә. Рафаил Газизовның әдәби иҗаты 1991 елда Язучылар берлегенең Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге бүләге һәм 2003 елда Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге белән билгеләп үтелде. Ул — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Рафаил Газизов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары:

Бөре керфекләре: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1985 — 636.- 1200.

Җиләкле алан: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1988 — 32 б.— 10 000.

Чөгендер хикмәтләре: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр 1990.— 32 б.— 10 000.

Хат: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.— 95 б.— 4000.

Түбән оч малайлары: Чәчмә әсәрләр.— Казан: «Татар китабы» нәшр 1998.— 1286.— 4000.

Кичер, кичерә алсаң...: Чәчмә әсәрләр.— Казан: «Татар китабы» нәшр., 1998.—159 б.— 3000.

Ак болыт: Чәчмә әсәрләр, шигырьләр.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2003.— 224 б.— 1000.

Бүләгем: Шигырьләр.—Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003 — 48 б -3000  

Мин язучының “Ак болыт” исемле китабыннан “Кичер, кичерә алсаң” дигән хикәясен бик ошатып укып чыктым. Төп герой Барый турында фәнни җитәкчем дә өстәмә мәгълүматлар бирде. Барый абый- Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Ул үзенең эчкерсезлеге белән авылдашларын аптырашта калдыра торган булган. Хәзер бит кешегә бушка, ярдәм йөзеннән генә булышучы кешеләр юк. Ә Барый абый авылдашларына бушка эшли торган булган. Аннан ул бер дә байлыкка кызыкмаган. Булган әйберсен бик саклап, кадерләп тота торган булган. Аның иске велосипедын бик кадерләп кенә, саклап кына йөрүен авылдашлары мәзәккә саный торган булганнар. Мин әсәрне уку барышында Барыйның чынлыкта нинди кеше булганын ачыклый алмадым. Ул нилектән ялгыз яшәгән соң, ни өчен гаилә корып, балалар тәрбияләмәгән? Автор бу сорауга җавапны әсәр азагында гына бер фраза белән бирә:” Без аны юдык. Бот төбендә тирән ярасы булган икән”.

 Автор хикәясенә исемне дә бик үзенчәлекле итеп куйган. Ул Барыйдан кичерүне сорый, үзе исән чагында авылдашларының аны аңламаулары өчен гафу үтенә. Әсәрнең үзәгендә - безнең бер-беребезгә карата мәгънәсезлек чигенә җиткән битарафлыгыбыз, бүтәннәр җанын аңларга теләмәвебез.

Мамадыш төбәгенең күренекле шәхесләргә бай булуын тикшерүне, дәлилләүне мин,  шулай итеп,  Рафаил Газиз иҗаты белән танышудан башлап киттем. Һәм мин бу язучының әсәрләрен укып өйрәнүне алга таба да дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдем .Чөнки Р.Газиз авыл тормышын үзенең тәҗрибәсеннән чыгып яза. Гариф Ахунов аны “ авыл җырчысы” дип бәяләгән. Рафаил ага гомере буе Кече Кирмән авылында яши, гомере буе балалар укыта. Шуңа  аның әсәрләре шулай җанлы булып чыга дип уйлыйм. Аның әсәрләренең геройлары уйлап чыгарылмаган, алар шушы авыл кешеләре. Ул үзенең авылдашларын яратып яза, аларны тарихка кертеп калдыра.

Чыннан да, һәр төбәк үзенең күренекле шәхесләре белән таныла . Мамадыш җирлеге язучылары белән генә түгел, ә галим, педагог һәм фольклорчы Хуҗа Бәдигый белән дә данлыклы.

 

II. Төп өлеш.

1. Күренекле тел галиме, фольклорчы профессор Хуҗа Габделбәдыйгъ улы Бәдиговның (Бәдигыйнең) тууына 2011 елның 24 декабрендә 124 ел тула. Ул Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Берсут авылында  (хәзерге Мамадыш районы Югары Берсут (Югары Кыерлы) авылы) мулла гаиләсендә дөньяга килә.Кыска гына гомеренең (1940 елда вафат) яртысын диярлек ул татар әдәби телен фәнни өйрәнүгә, аны үстерүгә, гыйльми грамматикабызны камилләштерүгә багышлый. Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыеп кына калмый, аны фәнни яктан эшкәртә, матбугатта бастырып, халыкның үзенә кайтару кебек изге эш башкара. Бәдигый башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң тырыш һәм сәләтле баланы Казанның атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә бирәләр. Тиздән ул мондагы иң алдынгы шәкертләрнең берсе булып китә. 1908 нче елда Хуҗа Бәдигыйне шушы уку йортында мөгаллим итеп калдыралар. Октябрь инкыйлабын яшь укытучы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә эшләп каршылый. Аннары Мөселман пехота курсларында, педагогия техникумында, Шәрыкъ академиясенең татар рабфагында татар теле һәм әдәбияты укыта. Соңрак Ленинград көнчыгыш институтында аспирантура тәмамлый. 1930 нчы елда, халык дошманы булуда гаепләнеп, бераз вакыт төрмәдә утырып чыга. Хуҗа Бәдигыйнең гомере бик кыска була. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул ике-өч кеше гомеренә җитәрлек хезмәт башкара.

Хуҗа Бәдигый үзенең фәнни эшчәнлеген өч төп юнәлештә- тел белеме, фольклористика һәм мәгариф өлкәсендә алып бара.

2. Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге мәктәп, техникумнарда, югары уку йортларында укыту; тел, әдәбият, фольклор фәннәре буенча программалар, дәреслекләр, методик хезмәтләр язу белән бөйле. 1913 нче елда яшь галимнең “Татарский букварь” дигән әлифба-дәреслеге басылып чыга. Яшь галим күп хезмәтләрен озак еллар дәвамында профессор М.Х.Корбангалиев белән иҗади хезмәттәшлектә яза. 1919 нчы елда аларның “Ана теле дәресләре” дигән китабы дөнья күрә. 1923 нче леда зурлар өчен авыл хуҗалыгы тормышына багышлап язылган “Крестьян әлифбасы” басыла.1933-1929 нчы елларда татар теленең грамматикасын, морфологиясен һәм синтаксисын өйрәнүгә бәйле “Гамәли (практик) тел сабаклары “, “Гамәли сарыф-нәхү(практик морфология-синтаксис) кебек дәреслекләрнең икенче, өченче, дүртенче басма китаплары укучыларга җиткерелә. Утызынчы елларда Х.Бәдигый читтән торып уку курслары өчен- “Татар теле грамматикасы дәреслекләре” (Казан, 1931), укый-яза белмәүчеләргә - “Әлифба”(1933), бишенче уку елы өчен “Грамматика” (морфология өлеше) (1933, Ш.Нигъмәтуллин белән бергә башлангыч мәктәпләрнең III-IV класслары өчен “Телдән эшләү китабы” (1932), “Татар теле дәреслеге” ( 1934), “Дөрес язу күнегүләре” кебек дәреслекләрен тәкъдим итә.Аның М.Фазлулла һәм М.Корбангалиев белән бергә язган “Колхоз яшьләре мәктәпләренең  I  уку елы өчен грамматикадан эш китабы”(1933) дәреслекләрен укытучылар җылы кабул итә.

3. Егерменче-утызынчы елларда татар телен гамәлгә кую, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, махсус уку йортлары, аларда эшләүче мәгариф хезмәткәрләре, галим-педагоглар алдына җитди бурычлар куела. 1920нче елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү  татар телен  камилләштерү, халкыбызның белем дәрәҗәсен, мәдәниятен, мәгарифен үстерү юнәлешендә актив эш алып бару өчен шактый уңайлы шартлар тудыра.Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты кабул иткән декрет нигезендә (192111 нче ел, 25 нче июнь) татар теле – рус теле белән бертигез хокуклы тел, ул Татарстан Республикасының Дәүләт теле дип игълан ителә; республикада яшәүче барлык милләт кешеләренең татар телен өйрәнергә, белергә тиеш булуы турында әйтелә; бу әһәмиятле эшне гамәлгә ашыру өчен җитди документлар кабул ителә. Аларда татар телен барлык совет учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, һөнәри-техник                            урта һәм югары уку йортларында укыта башлау зарурлыгы турында искәртелә. 1923 нче елда Татарстан хөкүмәте татар булмаганнарга татар телен өйрәтү турында карар чыгара. Бу хәл үз чиратында программа һәм дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик материаллар бастыруны таләп итә.Бу эшне Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты янындагы Гыйльми үзәк Мөхетдин Корбангалиевкә һәм Хуҗа Бәдигыйгә йөкли.Бу галимнәр язган “Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге” беренче мәртәбә 1923 нче елда басылып чыга.

Х.Бәдигый һәм М.Корбангалиев шул ук елны “Рус мәктәпләрендә һәм вакытлы курсларда татар теле өйрәтү өчен җанлы сөйләшү сабаклары” дигән кулланманың беренче һәм икенче китапларын төзеп бастыралар. Алар татар булмаганнарны татар теленә өйрәтүдә совет чорында дөнья күргән беренче хезмәтләрдән санала.

Х.Бәдигый утызынчы елларда да татар булмаганнарга татар телен өйрәтү юнәлешендә җитди эш башкара. Ул 1930 нчы елда З.Бадамшин, М.Галиев, М.Мостафиналар белән берлектә җиденче уку елы өчен “Татар теле дәреслеге”н бастырып чыгара. Х.Бәдигый укытучылар өчен күп методик хезмәтләр авторы була.  М.Корбангалиев белән бергә язып, 1924 нче елда Мәскәүдә бастырылган “Укый-яза белмәүчелекне бетерү мәктәпләрендә укытучылар өчен кулланма” ; М.Корбангалиев, Р.Газизов, Х.Бәдигыйлар авторлыгында   1926 нчы елда Казанда дөнья күргән “Комплекс системасында ана теле укыту юллары” ( I-IV уку еллары өчен) дигән китаплары моны раслый.

“Татар тел гыйлеме фәнен үстерүдә Х.Бәдигыйнең хезмәте бик күп. Шуңа күрә ул татар тел гыйлеме тарихында, гомумән, татар филологиясе тарихында үзенең лаеклы урынын алырга, онытылмаска тиеш” ,-диде Мирфатыйх Зәкиев.

4. 1907 нче елда, Х.Бәдигый “Мөхәммәдия” мәдрәсәсәсенең соңгы курсында укыганда, Казанга, татар һәм чуаш халкының фольклор материалын җыю һәм өйрәнүне максат итеп, Будапешт шәһәренең Көнчыгыш университеты галиме, венгр ориентологы Дюла Мессарош килә.Аңа татар телен өйрәнү һәм фольклор материалларын җыюда булышчы итеп Х.Бәдигыйне тәкъдим итәләр. Егет Д.Мессарошны татар теленә тиз өйрәтә, алар икәүләп Арча районы авылларында фольклор материаллары җыялар. Венгр галиме киңәше белән, Х.Бәдигый үзе язып алган материалларның бер өлешен 1912-1914 нче елларда “Халык әдәбияты” дигән уртак исем белән “Мәкальләр”, “Табышмаклар, такмаклар, такмазалар”, “Җырлар”, “Бәетләр” дигән җыентыкларын бастырып чыгара. Бу китаплар XX гасыр башындагы халык иҗатын ачык күзалларга ярдәм итә. Әкият, риваять кебек эпик жанрлардан торган китабы да басылып чыгарга тиеш була, әмма әдип бу теләгенә ирешә алмый. 1920 нче елда Казанда булып узган көчле янгын галимнең кулъязмаларын көлгә әверелдерә. Бу уңайдан Х.Бәдигый аеруча борчылып: “ 12-13 ел буе халкымның үз авызыннан җыйган ошбу кыйммәтле материалларым чирек сәгать эчендә утка азык булды” , - дип яза.

Хуҗа Бәдигый халык әдәбиятының телнең үзенчәлеген саклаучы бердәнбер чара гын булмыйча, аның тарихын өйрәнү өлкәсендә дә әһәмиятле чыганак булуын тирәнтен аңлый. “Халык авыз иҗаты         әсәрләре  шул халыкның башыннан кичкән әһәмиятле вакыйгаларны, аның холык һәм гадәтләрен, тойгы һәм әмәлләрен, моң һәм зарларын күрсәтә” ,- ди галим. Аның өчен фольклорны өйрәнү – яшәешнең төп мәгънәсе. Фикер иясе 1926 нчы елда “Халык әдәбияты: мәкальләр һәм табышмаклар” дигән яңа китабын бастырып чыгара. Татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр бу хезмәттә мәкаль һәм табышмаклар тематик яктан бүленеп бирелә. “Безнең фольклор фәнебез совет чорында нигездә Х.Бәдигый катнашында җыелган материалларга нигезләнеп үсеп китә”, - ди Х.Мәхмүтов. “Хуҗа Бәдигый татар халык иҗаты җәүһәрләрен бөтен дөнья халкы белсен      дигән изге теләк белән яшәде, шушы максатта да байтак эшләр башкарды”, - диде ул.

Милләтнең яшәеше, алга баруы өчен аның үз үткәнен белүе, тарихи хәтергә ия булуы, әби-бабаларының тереклек тәҗрибәсенә таянуы шарт. Милләт язмышы турында тирәнтен кайгырткан Х.Бәдигый халык иҗаты әсәрләрен туплауга, аларны өйрәнүгә, халыкка җиткерүгә җитди игътибар иткән.

III. Йомгаклау өлеше.

Күренекле фольклорчы, тел галиме һәм педагог-методист Х.Бәдигыйнең мирасы гаять бай. Әле әдипнең кулъязма килеш клган хезмәтләре дә күп Алар Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Бу хезмәтләрне бастырып, халыкка җиткерү эше дәвам итә. 2001 нче елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аның “Сайланма хезмәтләр. Татар халык әсәрләре” дигән китабын әзерләп чыгара.

Х.Бәдигыйнең мирасы, Хуҗи Мәхмүтов әйткәнчә, утта янмас, суда батмас олы хәзинә. Аның үзе исән вакытта дөнья күргән китап-дәреслекләре фәнни-тикшеренүләрдә, мәктәп һәм югары уку йортларында уку-укыту процессында еш файдаланыла.

Нәтиҗә:

Мамадыш җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Х.Бәдигыйнең тел, фольклористика, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләрен өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

 

1.  Мамадыш төбәге язучыларының иҗаты халык күңеленә бик якын;

2.  Х.Бәдигыйнең иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

3.  галимнең иҗат мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән;

4.  галимнең хезмәтләрен китап итеп укучыга ирештерү бүгенге тел галимнәребезнең төп бурычы булып тора;

5.  Х.Бәдигый- үз халкының күренекле вәкиле;

6. галимнең тормыш юлын һәм фәнни-педагогик эшчәнлеген тулырак яктырткан хезмәтләр кирәк.

Кулланылган әдәбият:

 

1. С.Кашапова. Алтын – җирдән, белем китаптан табыла. // Мәдәни җомга. – 2008, 4 апрель, 11 бит.

2. Исламов Ф.Ф. Танылган педагог – методист. // Мәгариф. – 1998.-№ 10.-             92, 93 битләр.

3. “Мамадыш таңнары” җыентыгы.

4. Р.Газиз. “Ак болыт” (хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр)

 

Категория: Мои статьи | Добавил: остаз (14.09.2014)
Просмотров: 1312 | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map