1905-1918 елларда татар халкы алып барган милли-азатлык көрәше - бай тарих ул. "Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән..." - даһи Тукайның бу сүзләре 1905 елда башланган инкыйлаб-революциянең тәэсире белән халкыбыздагы гомум бер уянуны ачык чагылдыра. Нәкъ менә Бишенче ел татар дөньясына ул күптән көткәннең башлангычын - гасырлар буена күңелендә йөрткән хөррият-азатлыкның җитди чаткыларын алып килде. Әгәр дә русның үзендә ул революция, нигездә, социаль-демократик юнәлештә барса, милли изүгә дучар ителгән башка халыкларда бу юнәлешкә бик мөһим милли-демократик агым өстәлде һәм, мин әйтер идем, безнең татарда улиң әһәмиятле булып беренче урынга чыкты, чөнки татарда ерак гасырлардан килүче дәүләтчелекнең, борынгы цивилизациянең һәм милли-азатлык көрәшенең традицияләре ифрат көчле иде.

Революция алдыннан, гасыр башында ук, ягъни 1901 елда, Казанда укучы яшьләр тарафыннан "Шәкертлек" дигән яшерен оешма төзелә. Тиз арада ул Идел-Урал, Себер һәм Кырымның татар яшьләре арасында киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә, Казанда яшерен рәвештә "Тәрәкъкый" (алга китү, прогресс) исемле гәзит чыгара башлый. Бу оешманың төп тоткан юлы царизмга каршы, милли бердәмлек өчен көрәш була. "Шәкертлек" өзлексез диярлек эзәрлекләнеп, ахыр чиктә ябыла, ә анда беренче сәяси эшчәнлеген башлаган яшьләр озакламый милләт өчен тагын да җитдирәк көрәшкә кереп китәләр.

Гасыр башында оешкан яшерен милли оешмаларның тагын берсе - "Хөррият". Аның эшчәнлегендә татар интеллигенциясенең шактый затлы вәкилләре катнаша, алар халык арасында да, оешманың авазы булган "Хөррият" гәзите аша да хөкүмәткә каршы милли мәнфәгатен яклап көрәш алып баралар. Әлбәттә, бу яшерен оешма да тыела.

Әлеге оешмалар, ярлы-ябагайга, гарип-горабага, һәртөрле тәрбиясез калганнарга миһербанлык, матди ярдәм күрсәтү, шулай ук мәдәниятне үстерүгә булышлык итү белән бергә, сәяси эшләрдә дә катнашалар, милләт азатлыгы өчен көрәшүче оешмалар һәм аерым шәхесләргә мөмкин булганча ярдәм кулы сузалар. Татар милли хәрәкәтен үзләренең ярдәмнәреннән ташламаган Апанаевлар, Акчуриннар, Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Яушевлар һ.б. атап китәргә мөмкин.

Бишенче ел инкыйлабының башлангыч чорында ук төрле милли хәрәкәтләр оешып, партияләр, берлекләр барлыкка килә башлый. Шуларның иңберенчеләреннән булып татар эсерлары партиясе саналган "Таңчылар" берлеге барлыкка килә. "Таң" гәзите һәм халкыбызның Гаяз Исхакый кебек атаклы шәхесләре тирәсенә тупланган бу партия татарның милли аңын уятуга зур өлеш кертә.

Иң атаклы партияләрдән шул чорда оешып, яшәвен әле аннан соң да дәвам иткән "Иттифак әл-мөслимин" не ("Мөселманнар берлеге") әйтергә кирәк. Партия бөтен Рәсәй мөселманнарының 1905-1906 елларда үткәрелгән өч съезды карарлары нигезендә оеша. Әлеге оешма тиз арада җәмәгатьчелек тарафыннан яклау тапкан, бүгенгечә әйтсәк, рейтингы зур булган либераль-демократик юнәлештәге партия. Үзенең гомумсәяси карашлары ягыннан кадетлар партиясенә якын торса да, милли мәсьәләләрне алга куюы һәм мөселманнар берлеге булуы белән "Иттифак", әлбәттә, кадетлардан аерылып торган.

"Иттифак әл-мөслимин" нең һәм, гомумән, татар милли-азатлык хәрәкәтенең ул вакыттагы җитәкчеләре - халкыбызның асыл затлары, аның азатлык көрәшендә һәм мәдәният тарихында якты йолдыз булып янган бөек шәхесләр: Исмәгыйль Гаспралы, Рәшит Ибраһимов, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдинов, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, бертуган Максудилар, Бубилар, Шәрәфләр...

"Иттифак" партиясе татарның яңа җитди милли-азатлык хәрәкәтен башлап җибәрә, аның беренче юнәлешен билгели. Әлбәттә, бу юнәлеш иң әүвәл Рәсәй эчендә милли-мәдәни мохтариат ("национально-культурная автономия") булдыруга кайтып кала, әмма ул шул башлангыч чорда милли аңны уятып, ул аңны башка мөселман кардәшләргә дә кертү өлкәсендә ифрат кыйммәтле эш башкара. Рәсәйдә Столыпин реакциясе башлангач, зур кыенлыклар кичерә һәм 1914 елда яшәүдән туктый.

Татар халкының XX йөз башы сәяси тарихында шактый ук билгеле эз калдырган тагын бер оешма - Рәсәйнең Дәүләт Думасындагы мөселманнар фракциясе. I Думада рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, икенчесендә 34 кешедән торган мөселман фракциясе (аларның яртысыннан күбрәген татарлар тәшкил иткән) Рәсәйнең шул вакыттагы парламентында изелгән милләтләрнең, беренче чиратта татар һәм башка мөселманнарның, икътисади вә сәяси мәнфәгатьләрен яклау буенча фидакарь эш алып бара. Дума утырышларында фракция әгъзалары, бигрәк тә Садри Максуди ясаган тирән эчтәлекле һәм ялкынлы чыгышлар дөнья парламентлары тарихында лаеклы урын алырга тиешләр.

Шовинистик рухтагы самодержавия фракция эшенә һәртөрле киртәләр кора. III Думада мөселман фракциясенә 10 гына урын бирелсә, дүртенчесендә, ягъни соңгысында ул сан 7 гә генә кала. Шуңа да карамастан, мөселман депутатлары, күп төрле авырлыкларга каршы көрәшеп, игелекле эшләрен дәвам итәләр. Аларның эшчәнлеге, алар күтәргән җитди мәсьәләләр даими рәвештә татар гәзитләрендә ("Казан мөхбире", "Йолдыз", "Вакыт", "Тәрҗеман") яктыртыла барып, иҗтимагый фикергә әвереләләр.

1907 елның 3 июлендә Столыпин җитәкчелегендә уздырылган сәяси борылыштан соң башланган "реформалар" чынында башка милләтләргә, иң әүвәл татарларга каршы юнәлдерелгән була. Карагрухчылар киң эш җәелдереп җибәрәләр. Рәсәйдә чын мәгънәсендә реакция башлана, һәм ул чор, бигрәк тә 1910 елларның башы, тарихка кара реакция еллары булып кереп кала.

Нәкъ шул 1910 елда Рәсәй хөкүмәте башлыгы Столыпин "Идел буенда татар-мөселман йогынтысына каршы чаралар эшләү буенча махсус киңәшмә" үткәрә. "Особое совещание" дип аталган шушы шовинист-державачылар өерендә татарны христианлаштыру, җәдитчелек мәктәпләрен ябу, матбугатны ахыр чиккә кыскарту, халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын хөкүмәт тарафыннан катгый күзәтү астына алу һәм башка шундый рухтагы карарлар кабул ителә. Әлеге "Совещание"нең нәтиҗәсе озак көттерми: шул ук 1910 елда Идел буенда татар мәктәп-мәдрәсәләрен ябу массакүләм төс ала, Казанда, Оренбургта, Бакчасарайда, башка шәһәрләрдә демократик рухлы нәшриятлар, шактый гына китап кибетләре ябыла, 1911 елда атаклы "Иж -Буби" мәдрәсәсе тар-мар ителә, гомумән, күп төрле капагрухчыл чаралар эшләнә.

Шушы чорда "Иттифак әл-мөслимин", инде әйтелгәнчә, үзенең эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була, һәм аның кайбер җитәкчеләре, мәсәлән, Рәшит Ибраһимов, Йосыф Акчура, чит илгә торырга китәләр. Шуңа да карамастан, халкыбызның барлык милли хәрәкәтләренең, сәяси көчләрнең берләшүе башлана, алар бергәләп - либераллар, сул эсерлар, социал-демократларның зур бер өлеше - иҗтимагый-сәяси тормышта иң алга милли мәсьәләләрне куялар.

1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының берничә съезд-корылтае булып уза: май аенда Мәскәүдә үткәрелгән I корылтай һәм июльдә Казанда бергә үткәрелгән өч корылтай - II Бөтенроссия съезды, I Бөтенроссия мөселман гаскәрләре съезды һәм мөселман руханилары корылтае. Казан корылтайларында эчке Россия һәм Себер мөселманнарының, ягъни татарлар белән башкортларның, милли-мәдәни мохтариаты игълан ителә. Мохтариатны тормышка ашыру максатында Садри Максуди җитәкчелегендә 12 кешедән торган комиссия төзелә, ул, мохтариатның законнар чыгаручы югары оешмасы итеп Милли идарә төзүне оештыра; дин, мәгариф һәм финанс эшләре буенчаөч нәзарәт, ягъни министрлык булдырыла. Милләт Мәҗлесе 1917 елның декабрендә Уфа шәһәрендә җыела, анда татар һәм башкорт халыкларының территориаль берлеге - "Идел-Урал штаты" төзелә. Баштарак мөстәкыйль оешма булып барлыкка килгән, соңыннан "Идел-Урал"га буйсынган Хәрби Шура карамагында 60 меңлек милли гаскәр була.

Әмма татар халкының чын үз дәүләтен торгызуга багышланган бу изге эшләренә тормышка ашырга насыйп булмый. Большевикларның шул ук 1917 елда хакимияткә килүе һәм 1918 елда Россиядә гражданнар сугышы башлану кызыл террор тууга сәбәп була. Милли оешмалар туздырылып, законнан тыш дип игълан ителәләр. Милли хәрәкәт җитәкчелегенең бер өлеше большевизмның канлы террорыннан качып, чит илгә китә, калганнары Сталинның 20 еллар ахыры - 30 еллар репрессияләрендә кырыла. Татар халкының гасырлардан килгән өмет-хыяллары җимерелеп, азатлык көрәшенә балта чабыла.

Заманалар үзгәрә. 70 елга сузылган тоталитар система какшый, Советлар иле җимерелә. Яңа Россия составындагы халыкларда милли-азатлык хәрәкәтенең яңа чоры башлана.

Чыганак: http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/113_xx____.html

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ