Булат Тимер Булат тимер яки Булаттимер (tat. lat. Bulat Timer,ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1368-1340) - Алтын Урда әмире, аксөякләренең вәкиле, Идел буе Болгары хакиме (әмире) 1361-1367 елларда.
Бәрдибәк

Бәрдибәк яки Мөхәммәт Бәрдибәк (tat. lat. Bärdibäk, ﺒﻪﺭﺩﻳﺒﻪﻙ, 1359-1310) - Алтын Урда ханы (1357-1359). Җанибәкнең улы һәм дәвамчысы. Миһербансыз бастыру сәясәтен үткәргән хан.

Бәркә Бәркә (tat. lat. Bärkä, بركة خان‎‎)(1209-1266) - Җучи Олысының бишенче хакиме.  Җучинең улы, Чыңгызханның оныгы. Алтын Урданың беренче мөселман ханы.
Габдуллаһ хан Габдуллаһ хан (tat. lat. Ğabdullah, 1340-1370) - 1367-1370 елларда Алтын Урда  ханы. Үзбәк ханның кече улы. Алтын Урданыңнизаглашу чорында идарә иткән хан.
Газиз шәех Газиз шәех (tat. lat. Ğäziz şäyex,ﻋﻪﺯﻳﺯ ﺷﻪﯿﺌﺡ, ) - Алтын Урда ханы (13651367). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.
Гарәпшаһ хан

Гарәпшаһ хан яки Гарәпшәһ Мөззаффар (рус чыгананакларында Арапша-хан) - Шейбани нәселеннән чыккан Алтын Урдаханы (1377-1380). Каһанбәк хан  улы,  Җучи ыругыннан, Шейбани ханы нәселеннән чыккан. Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан. 1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пьяна янындагы сугышта Иван 2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм урыс гаскәрен тар-мар итә.

Каһанбәк хан

Каһанбәк хан яки Гияс уд-Дин Каһанбәк, Әйбәк хан - Шейбани нәселеннән чыккан Алтын Урда ханы (1375-1377), Төмән ханы (13751396). Алтын Урданың  низаглашу чорында идарә иткән хан. Җучи династиясеннән, Ак Урдадан чыккан хан. 1375 елда Сарай шәһәрен басып алган һәм үлгәнче 1377 елга кадәр Алтын Урда ханы булган. Каһанбәк үлгәннән соң Алтын Урда тәхетенә аның улы Гарәпшаһ утыра.

Кече Мөхәммәд Кече Мөхәммәд хан (ﻛﺌﭼئ ﻣوُﺣﻪﻣﻣﻪﺩ) — Алтын Урданың соңгы ханы (14281432-1459), Тимер хан улы. Идарә иткән чорында Алтын Урда таркала башлый, Чыңгызхан нәселеннән чыккан ханнар илнең төрле өлешләрендә хакимиятне басып алалар, нәтиҗәдә Казан ханлыгыОлы УрдаСебер ханлыгыКырым ханлыгыНогай УрдасыӘбелхәер ханлыгы барлыкка килә, Урыс Олысы 1480 елга кадәр Олы Урдага ясак түләргә дәвам итә.
Килдебәк Килдебәк (tat. lat. Kildebäk,ﻛﻳﻟﺩﺌﺒﻪﻙ , үл. 1362) - Алтын Урда ханы (октябрь 1361 - сентябрь 1362). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.
Көлпә Көлпә (tat. lat. Kölpä,ﻛوُﻟﭘﻪ, үл. 1360) - Алтын Урда ханы (1359-1360). Чыгышы билгесез, ялган исем белән йөрүче хаким. Алтын Урданың бөек чуалышы чорында хан.
Мир Пулад Мир Пулад (tat. lat. Mir Pulad,ﻣِوﺭﺎﺩ, ) - Алтын Урда ханы (13621363). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.
Мурад Мурад (tat. lat. Murad,ﻣِوﺭﺎﺩ, үл. 1364) - Алтын Урда ханы (сентябрь 1362- 1364 көзе).  Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.
Мәнгүтимер

Мәнгүтимер (tat. lat. Mängütimer, بركةﻣﻪﻧﮔوﺗﻳﻣﺌﺭ ‎‎) (үл. 1282) - бәйсез Алтын Урда  беренче ханы (1266—1282), Җучи Олысының алтынчы хакиме. Туканның улы, Батуның оныгы, Бәркә дәвамчысы. Мәнгүтимер идарә итү заманында (1266—1282) татарлар үз акчаларын—жучи тәңкәләрен суга башлыйлар,  Европа  (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә.  Бәркә  вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

Мөхәммәт Булак

Мөхәммәт Булак яки БулакГияс-әд-Дин Бүләк хан (tat. lat. Möxämmät Bulaq , 1360-1380)- Алтын Урда ханы 1370 елдан, Мамай Урдасы ханы (1370-1380). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Нәүрүзбәк Нәүрүзбәк (tat. lat. Näwrüzbäk,ﻧﻪوﺭوﺯﺒﻪﻙ, үл. 1360) - Алтын Урда ханы (1360). Чыгышы билгесез, ялган исем белән йөрүче хаким. Мөселман исеме - Мөхәммәд.  Алтын Урданың бөек чуалышы чорында хан.
Олуг-Мөхәммәт Олуг-Мөхәммәт хан яки Олыг Мөхәммәт (tat. lat. Oluğ-Möxämmätاولوغ محمد,  Oluğ Mөxәmmәt1405-1445) — Урта гасырларның билгеле дәүләт эшлеклесе,  Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан (14381445) ханы. Ичкиле Хәсәннең улы. Башка Мөхәммәттән аермалы буларак Олуг кушаматы ала. Казан ханлыгының нигез салучысы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә.
Орду Мәлик Орду Мәлик яки Урда Мәлик (tat. lat. Ordu Mälik,ﺋوُﺭﺩِو ﻣﻪﻟﻳﻙ , үл. 1361) - Алтын Урда ханы (сентябрь-октябрь 1361). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.
Сартак

Сартак Бату улы (tat. lat. Sartaqмонг. Сартаг )(?-1256) - Җучи Олысының өченче хакиме. Батуның өлкән улы. Сартак христиан динен (несторианлык) тоткан (Инокентий IV папасы кулъязмасы буенча).

Тимер Хуҗа Тимер Хуҗа (tat. lat. Timer Xuca,ﺗﻳﻣﺌﺭ ﺣِوﺟﺎ, үл. 1361) - Алтын Урда ханы (1361).  Алтын Урданың бөек чуалышы чорында идарә иткән хан.
Туда-Мәнгү Туда-Мәнгү, кайбер чыганакта Тәдән Мәнгү (tat. lat. Tuda-Mängü, ﺗِوﺩﺎ-ﻣﻪﻧﮔو‎‎) - Алтын Урда ханы (1282—1287). Туканның өченче улы,  Батуның  оныгы,  Мәнгүтимер  дәвамчысы.
Туктай Туктай (tat. lat. Tuqtay, ﺗِوﻘﺗﺎﻲ) - Алтын Урда ханы (1291-1312).  Мәнгүтимернең  улы,  Түлә-Буга дәвамчысы.
Түлә-Буга Түлә-Буга (tat. lat. Tülä-Buğa, ﺗوﻟﻪ-ﺒِوﻌﺎ) - Алтын Урда ханы (12871291). Тарбуның улы, Батуның туруны [1]Туда-Мәнгүдәвамчысы.
Тәнибәк

Тәнибәк (tat. lat. Tänibäk, ﺗﻪﻧﻳﺒﻪﻙ, үл.1342) - Алтын Урда ханы (1342). Үзбәк ханның  өлкән улы (олырак улы Тимербәк 1330 елда үлгән). Алтын Урда 1300 елда Тәнибәк белән Үзбәк хан Кавказга яуда катнашкан. Әтисе үлгән вакытта Тәнибәк сәргаскәр  [1] булып Чагатай гаскәренә каршы сугышкан. Тәнибәк Алтын Урда башкаласында булмаганда аның энесе Җанибәк түнтәрелешне әзерләгән. Сарайчык шәһәрендә ант иткәндә Тәнибәк Җанибәкнең яклылары тарафыннан үтерелгән. Алтын Урда тәхетенә Җанибәк утыра. Тәнибәккә һәм аның хатынына "Хөсрәү һәм Ширин" дастаны багышланган (Низами әсәренә якын).

Улакчы Улакчы (tat. lat. Ulaqçıмонг. Улаагч )(?-1257) - Җучи Олысының дүртенче хакиме.  Сартакның улы (кайбер чыганак буенча - Батуның улы).
Урус-хан

Урус хан[1] шулай ук Мөхәммәд УрусУрыс ханАрыс хан (tat. lat. Urus-xan, казакъча Орыс-хан, ?-1377) - Ак Урда ханы [2], бөтен Алтын Урданы  берләште-рергә тырышкан хан. Кайбер чыганаклар буенча Күк Урда ханы. Алтын Урданың  низаглашу чорында идарә иткән хан (1372—1375, 1375—1377).

Хызыр Хызыр (tat. lat. Xızır,ﺣﺌِﺯﺌِﺭ, үл. 1361) - Алтын Урда ханы (1360-1361). Алтын Урданың  бөек чуалышы чорында идарә иткән хан.
Хәсән хан

Хәсән хан яки Хәсән бине Бәккынды - Шейбани нәселеннән чыккан Алтын Урда ханы (1368-1369). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Җанибәк

Җанибәк (tat. lat. Canibäk, ﺟﺎﻧﻳﺒﻪﻙ, үл.1357) - Алтын Урда ханы (1342-1357). Үзбәк ханның өченче улы. Алтын Урда Җанибәк идарә итү чорында, 1356-1357 ел Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең Үзбәк ханның сәясәтен дәвам иттерә. Шәрекъ тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына. Мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән.  Азәрбайҗанны Алтын Урда дәүләтенә кушкан. Җанибәк идарә итү чорында Алтын Урда иң зур биләмәләренә ирешкән: Алтын Урда дәүләте эчендә Идел буе Болгары ОлысыСебер Олысы, Урыс Олысы, Күк Урда (ТынКубань), Ак Урда (КазакъстанХорезм), Кырым Олысы, Кавказ Олысы булганнар.

Җучи

Җучи (tat. lat. Cuçiмонг. Зүчи )(1184-1227) - Чыңгызханның өлкән улы. Урта Азияне  буйсындыру яуларында катнашкан. Мираска калган җирләр  1224  елдан  Җучи Олысы дип йөртелә, көнбатыш тарихында Алтын Урда исеме астында билгеле.

Үзбәк хан

Үзбәк хан (tat. lat. Üzbäk xan, ﺋوﺯﺒﻪﻙ , як.1283-1342) - Алтын Урда ханы (1312-1342). Тогрыл улы, Мәнгүтимернең оныгы, Туктайдәвамчысы. Үзбәк хан—иң озак идарә иткән (13121342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла.

Әхмәт Шәех

Әхмәт Шәех (1528 елда вафат) — Алтын Урданың соңгы ханы, Әхмәт хан улы. Аның күтәрелеп китүенең сәбәбе булып, зур ихтимал, атасы Әхмәт ханның үлеменнән соң бәкләрибәк Тимур мангытның далада ханның олы уллары Мортаза һәм Сәет-Әхмәтне табуы һәм алар белән Кырымга качып китүе тора. Кырым ханы Миңлегәрәй I качакларны бик теләп каршы ала, ләкин аларга карата мөнәсәбәте кунакларча булмый. Ул аларны тоткыннары дип исәпли. Әхмәт ханны бергәләп үтергән Себер ханы Ибак һәм нугай морзалары Муса һәм Ямгучи Сарайда хакимиятне үз кулларына алырга омтылмыйлар. Аларның урда аксөякләре арасында җитәрлек абруйлары булмый. Нәтиҗәдә хакимият бушлыгы барлыкка килә һәм хан буларак хан булырга лаеклы бердәнбер дәгъвачы Әхмәт Шәех игълан ителә. Бу хәл 1481 елның ахырында яки 1482 елның башында була.

 

Чыганак: ВикипедиЯ

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ