Ислам асылы – Аллаһы колы булу, хәрәмнән сакланып, Ходай кушканча хәләл тормыш кичерү. Мөселманнар өчен медицина өлкәсендә каршылыклар еш туа. Чөнки яшәешенә каршы килерлек вакыйга белән очраша ул. Әйтик, аптекада сатылучы шул ук дару гына да үз эченә күпме хәрәм матдәләр тупларга мөмкин бит. Ярый микән, юк микән дип баш вата алар. Шул ук вакытта кайберәүләр мөселман медицинасы буенча дәвалана.

Мөселман медицинасы турында халык әллә ни хәбәрдар түгел. «Барлык авырулар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Ангинадан алып, яман шешкә кадәр. Чирне җиңәргә була», — ди Наил Мөхәммәдов. Ул кешеләрне гомеопат ысулы белән дәвалый. Гомеопат – аз-азлап, даими кабул ителә торган дарулар белән дәвалау медицинасы.

— Мөселман медицинасы турында кыскача шәрехләп үтегез әле. Аның бүгенге үсеше ни дәрәҗәдә?

— Әбүгалисинадан үсеш алган мөселман медицинасын хәзерге вакытта белмиләр диярлек. «Табиблык фәненең кануны» исемле биш китабы шушы юнәлешкә карый. Алар мөселман дөньясында озак вакытлар тыелып килде. Чөнки Әбүгалисина дәвасында бәхәсле очраклар бар иде. Әмма алар сөннәткә, Исламга каршы килми. Аның китапларыннан Көнбатыш Европа 500 ел буе файдаланды. Ни кызганыч, алар хәзер онытылды диярлек. Шулай да кайбер илләрдә әле аннан кулланалар, тик дөнья күләмендә ул киң колач җәймәгән.

Ислам дине бүгенге медицина һәм башка ачышларны инкарь итми. Әле күп гасырлар элек булган шифаларга хәзер кире дә кайталар. Элекке дарулар бүгенге көндә бик кыйммәтле һәм алар халык өчен нык файдалы.

— Сездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) чорыннан сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр әһәмиятен югалтмаган нинди рецептлар бар?

— Әйтик, XIV гасыр элек бирелгән рецепт бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый һәм файдасы, Аллага шөкер, бәхәссез. Иң мөһиме, кешедә теләк булырга тиеш, шунсыз бернинди максатка да ирешеп булмый.

Аерым рецептларга килгәндә, кара тмин дәвасы безгә Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.) калган. «Бу дәва үлемнән тыш, барлык чирләргә да каршы торырлык», — дип әйтеп калдырды аны Рәсүлебез. Һәм ялгышмасам, бүген бу рецепт дөньяның 64 илендә өйрәнелә, тикшерелә. Тик әле һаман ни өчен файдалы булуын аңлау, төбенә төшенү юк. 1,5 л суга 1 тамчы тмин кушып файдаланырга мөмкин. Ничек эчәргә икәнен аңлагач, тминны нәрсә белән кулланырга яраганлыгы билгеләнә. Йогырт белән ул эчне катыра (эч кибү — А.Ш.), бал белән эчсәң, хәлне алырга мөмкин. Алай гына түгел, әгәр кара тминны файдаланучының эче каткан, йә эче китә икән, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чире тагын да көчәячәк. Шуңа да төп бәла: кешеләрнең кара тминны нәрсә белән файдаланырга кирәклеген белмәүдә. Ә табиб киңәшенә колак салса, барлык авыруны да дәвалап була. Дәва тәэсире иммунитет белән идарә итүче тимус (железа вилочковая — А.Ш.) ярдәме белән башкарыла. Чөнки аның механизмы барлык авыруларга киртә була ала.

— Белемегез. Кайда укып үзләштердегез?

— 1984 елны Казан дәүләт медицина институтын тәмамладым. Аннан гомеопатия белән Мәскәүдә шөгыльләндем, шулай ук цитотерапия буенча курслар алдым.

Мөселман һәм дөньяви медицина аермасы бит бары «ярый һәм ярамый» төшенчәсен саклап килүдә. Аннан Ислам тәртибе белән эш итә башлауга, мөселман медицинасы тотына.

— Мөселман медицинасы дөньяви медицинадан нәрсәсе белән аерыла, уртак үзенчәлекләре бармы?

— Иң мөһиме, мөселман медицинасында хәрәм дигән төшенчә катгый саклана һәм аны кулланырга хакыбыз юк. Мөселман кешесе спиртсыз, наркозсыз гына ниндидер авыруны кичерә ала икән, ул вакытта аны кулланырга ярамый, бу – хәрәм. Тик! Әгәр адәм баласына авыр, куркыныч операцияләр кичерергә кирәк икән, ул чакта наркоз кулланыла, чөнки кеше авыртуга түзә алмый җан бирергә мөмкин. Авыруга наркозны мәҗбүри ясыйлар икән, операциядән соң ул кеше белән сәер хәлләр күзәтелә. Ахыр чиктә наркоман булып китүчеләр дә аз түгел. Операциядән соң өч ай буе наркоз кушып дәвалану авыруга тәэсир итә. Шуңа да мөселман медицинасы, иң элек, нияттән башлана.

Әйе, мөселман медицинасында игътибар үзәгендә кешенең нияте тора. Зәм-зәм суын гына алыйк. Мәккәдәге әлеге шифалы су үзенең көче белән үзенчәлекле. Аны ниятсез эчәсең икән, файдасы булмый. Шундый бер тәҗрибә ясап караганнар. Бер кулы авырткан кеше зәм-зәм суын эчкәндә, аңа: «Син кулыңның дәвалануын телисеңме?» — дигәннәр. Тегесе инкарь итми генә эчеп куйган. Башка кешегә дә шул рәвешле мөрәҗәгать итәләр, анысы да тиз генә «әйе» дип, эчеп куя. Һәм шул рәвешле төрле чирле кешеләр, чиратка басып, зәм-зәм суын эчә һә м төрлесенең төрле авырткан җире тернәкләнә. Бер үк су ничек төрле чирләргә шундый йогынты ясарга мөмкин дип аптырыйлар? Әгәр кешегә алдан ук ничек ниятләргә кирәклеген аңлаталар икән, ул кешедә икеләнү туарга, ихласлык югалырга мөмкин. Ә югарыда әйтелгән мисалдагыча шундук башына фикер килсә, инануы көчле була.

— Ә халык медицинасына килгәндә, аларның охшашлыгы бармы?

— Халык медицинасы ике төргә бүленә. Берсе дингә мөрәҗәгать итеп, икенчесе динне санга сукмый гына халык тудырган рецептлар белән дәвалану. Соңгысы төрле магияләр, сихер-золым белән бәйле. Бу үтә куркыныч. Әгәр дин белән эш итмисең икән, дөрес булмый. Хәзер исә динне белми генә дәвалау китте. Бу кеше психологиясе белән бәйле зур хаталарга китерә.

— Ә мөселман медицинасында нәрсәләр белән дәвалыйсыз?

— Үләннәр, минераллар кулланам.

— Биологик актив матдәләрнең, витаминнарның зыянлы ягы да бар, диләр.

— Гадәттә, Америка витаминнар җитештерә дә аларның уңай ягын санап китә. Шуннан ун ел узгач, алар аның зарарлы булуын дәлилли, тәнкыйтьли башлый. Халык нишләсен, аларга иярә. Шуннан тагын башка витаминнар җитештерелә. Һәм янә шул чылбыр дәвам итә. Турысын әйткәндә, бу табыш итү чарасы. Табигать матдәләре бар бит! Аллаһы рәхмәте белән алар беркайчан үзгәртелә алмый. Шул бал, прополис турында да күпме нәрсә сөйләргә була. Табигать җимешләре безнең организмга яраклашкан, бер-берсенә бәрәкәтле тәэсир итә. Бу витаминнарның кыйммәте бәхәссез.

— Бүгенге көндә, әйтергә дә куркыныч, Алла сакласын, җиңеп булмый торган чирләргә каршы дәва юктыр бит? Яман шеш, СПИД кебек авырулар артканнан-арта, бу очракта мөселман медицинасы ни дип җавап бирә?

— Яман шешкә каршы Әбүгалисина рецепты үтемле. Тик бу рецепт белән әле хирург кулына килеп эләккәнче эш итәргә кирәк. Чөнки хирурглар тизрәк операция ясарга ашыга. Бу бер яктан дөрес, чөнки яман шеш үсәргә һәм аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шулай ук рәсми медицина химиотерапия, нур методы һәм башка чаралар ярдәмендә дәвалый.

Ә үләннәргә килгәндә, алар бик күп. Чистотел, сарымсак, барбарис һ.б. Яман шешнең төрлесе булганлыктан, шуңа карап төрле үлән файдаланыла. Бу да әле бер яклы, чөнки уңышка кайвакытта гына ирешергә мөмкин. Бөтен әһәмият — үләнне дөрес сайлау. Бу инде проблема. Мин шундый бер тәҗрибә ясадым. 1984 елны Яшел Үзән районының бер авылында яшәүче әбинең ашказанында яман шеш бар иде. Аңа инде операция ясарга мөмкин булмаган. Һәм ул очраклы рәвештә табиб-гомеопат кулына эләккән. Ул табиб аңа туя препаратын билгеләгән. Шул әби миңа: “Ашказаным нык авыртты, аннан аны кан белән сеңгереп чыгардым”, –дип сөйләде. Әби тернәкләнеп китте. Табибка барган, ә алар шаккаткан. Шуннан соң әби дә табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Моннан тыш та, яман шеш белән интеккән һәм бүгенге көндә үләннәр кулланып, таза-сау йөргән кешеләрне шактый беләм. Тик рәсми медицина яман шеш мәсьәләсендә үләннәргә каршы.

— Уразаның файдасы турында еш сөйләнә.

— Ураза дәвалау көченә ия. Минем аңа карата үз карашым: ураза вакытында кешедә кайнау башлана һәм шуннан аның каны да куерырга тотына. Шунлыктан кеше организмыннан бик күп тоз бүленеп чыга. Әгәр кеше суны күп эчсә, тоз аз чыга, аз эчсә — күбрәк бүленә. Ни өчен? Чөнки бөер рецептлары су күплегенә түгел, ә тоз концентрациясенә тәэсир итә. Тозны тәндә тотрыклы тоту бик мөһим. Ул кешенең күп кенә чирләрдән терелүе, арынуына китерә. Әйтик, балалар гел хәрәкәттә: сикерә, чаба, уйный. Тик әгәр бала организмына карасак, аның тәнендә тоз бик аз. Сөякләре бик нәфис, сыгылмалы. Хәтта бөгеп карарга да була. Ә кешенең яше барган саен, сөякләрдә ачык сыну кебек хәлләр күзәтелә. Ул тозның күп булуына бәйле, шунлыктан энергиялелек тә кими. Ураза вакытында, әйткәнемчә, күп тоз бүленеп чыга. Ягъни кешенең потенциясе үсә.

— Намаз турында да сөйләсәгез иде.

— Намаз кылганда башкарылган һәрбер хәрәкәт кешенең аерым өлешләренә тәэсир итә. Сәҗдәгә төшүне генә алсак та, 100дән артык чирдән арынырга ярдәм итә, дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре. Ә бит мөселманнар көнгә күпме тапкыр бу хәрәкәтне башкара! Әйтик, Исламга яшьтән килгән әби-бабайларны гына мисал итеп алсак та, алар аптека, больница юлын сирәк таптый. Иммунитет, кан басымы нормаль, стабиль килеш тора.

– Грипп башланган чор. Берәр рецепт тәкъдим итсәгез иде.

— Гриппны кеше күзенең яшьләнүендә, йөткерүендә күрергә була. Шундый ук хәлне башкачарак та күзәтергә мөмкин. Әрчелгән суганны үзеңә якынайткан саен, күз яше ага, әчетә, йөткертә. Шуңа да гомеопатның принцибы: «Подобный лечи подобным».

Рецепт болайрак: бер тамчы суган согын 1,5 л суга салып болгатыгыз һәм су савытының капкачы белән көненә 5 тапкыр эчә башлыйсыз.

— Күпләрне кызыксындыра торган бер сорау: ничек итеп дөрес тукланырга?

— Беренчедән, ризыкның хәләл булуы шарт. Икенчедән, Пәйгамбәребез сөннәтенә игътибар итү лазем: ул 1/3 бүленеш тәртибен (су, һава, ризык) сакларга кирәк дип әйтеп калдырган. Ни өчен соң шулай? Кеше тотрыклы, стабиль, режим белән тукланырга тиеш.

– Мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк нинди чир белән килә?

— Миңа калса, бүген бөтен чирләр дә стресстан башлана. Стресс – ул йөрәк-кан тамыры авыруларының һәм онкологиянең үсешенә нык тәэсир итә. Стресс туу белән, яман шеш күзәнәкләре үсә. Алай гына да түгел, стресс диабет, инсульт һәм башка чирләргә сәбәпче була.

— Газета укучыларга киңәшләрегез?

— Инде чирләрнең күбесе стресстан килеп чыкканлыктан, барлык Адәм баласына Пәйгамбәребезнең «Артыгын борчылу – гөнаһ!» – дигән хәдисен истән чыгармаска тәкъдим итәм. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Ягъни ул кешене уйландырырга һәм ниндидер хәлдән уңай чишелеш алырга, кешенең иммун механизмын эшләтергә ярдәм итә. Кайгыру, хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Артыгын шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле. Әйтик, 9 майда Ватан сугышында җиңүгә ирешкәннән соң, күп кешеләр инфаркт белән җан биргән. Шатлыктан аларның йөрәге түзә алмый. Ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Һәм, иң, элек үзебезнең психикабызны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк. Моңа ярдәмгә һәрчак Ислам дине килә.

Чыганак: http://assaljam-jazida.ucoz.ru/publ/1-1-0-13

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ