Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Татарлар — дөньяда иң борынгы халыкларның берсе. Аның төп Ватаны — Идел-Урал арасы, татарлар анда туфан таралганнан бирле яшиләр. Халкы­бызның борынгы риваять­ләреннән күренгәнчә, татарларның нәсел башы Нух пәйгам­бәргә барып чыга. Нух пәйгамбәр — туфан суыннан исән кал­ган изге бәндә. Аның улы Яфәстән безнең борынгы бабабыз Төрек (Терек) туган, Теректән — Алып, Алыптан — Болгар, ә алардан исә бүгенге татарлар дәвам иткән. Милләтебезнең акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдин бу хакта менә нәрсә хәбәр итә: «Идел, җаек һәм Дон сулары буйлары элек-электән төрек кавеменең яшәү урыны иде. Тарихчылар Нух пәйгамбәрнең улы Яфәснең Идел белән җаек елгалары арасында торганын сөйлиләр». (Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. — Казан. — 1996. — 62 б.) Хәер, милләт исемен төрки, болгар дип атау ул шартлы рәвештә генә, каннары белән татарлар Нух пәйгамбәргә, туфан чорына барып тоташа. Риваятьләрдән күренгәнчә, «татар» сүзе тере дигәнне аңлата, ягъни мәңге тере милләт, тере суы эчкән кавем. «Татар» сүзенең тауире дигән мәгънәсе барлыгы да билгеле, бу исә татарларның Урал тауларында тормыш башлауларына ишарә. Бу хакта карачай галимнәре Лайпанов һәм Мизиев менә нәрсә язалар: «В настоящее время большинство тюркологов склонно считать прародиной тюрок Алтай, Южную Сибирь и Прибайкалье. Мы же склонны считать их первоначальной родиной Волго-Уральский регион, откуда тюркские племена в IV—III тыс. до н. э. расселились во многие регионы Азии и Европы». (Лайпанов К. Т., Мизиев И. М. О происхождении тюркских народов. — Черкесск, 1993,  с. 17.) Борынгы риваятьләрдән һәм истәлекләрдән күренгәнчә, татарлар, Урал тавының ике ягына төшеп, дөнья буйлап таралганнар. Көнчыгышта алар — Америка кыйтгасына кадәр, көнбатышта — Альп тауларына хәтле, төньякта — Кар диңгезенә, көньякта Каф тауларына чаклы барып чыкканнар. Бу хакта бөтен җир шары буйлап сибелеп калган татар атамалары, татар исемнәре, борынгы курганнар һәм шәһәрлекләр сөйли. Бу хакта дөнья тарихы сөйли, әмма татар дигән сүз яшерелә, татар даны баш­каларга бирелә. Күп очракта татарлар үзләре дә борынгы тарихларын белмиләр, алар өчен башкалар язып биргән ялган тарихка ышанып яшиләр. V гасырга хәтле, гомумән, «төрки» дигән атама кулланышта булмаган, Кытай чыганаклары безнең эрага кадәр бары тик татарларны гына теркәп калдыр­ган. Борынгы дөнья Евразия киңлекләренә хуҗа булган башка халыкны белмәгән, иксез-чиксез җирләрнең хуҗалары татар­лар, бары тик татарлар дип аталган. Шуңа күрә татар­ларның бу җирләрдә төрле дәүләтләр оештырып, әле кодрәтле каганатлар, әле Ак Урдалар, әле Күк Урдалар, әле Алтын Урдалар, төрле ханлыклар төзеп яшәүләре бер дә гаҗәп түгел! Татарлар ил-җирләр биләп торган, дәүләтләр тоткан көчле халык булганнар. Алар Идел-Уралда, Себердә, кытай-монгол җирләрендә, Кавказда һәм Кырымда, Каспий һәм Кара диңгез буйларында, тагы бик күп урыннарда чын хуҗа булып яшәгәннәр. Бу мең ел элек тә шулай булган, ике, өч мең ел элек тә, хәтта иң борынгы чорларда — 40-50 мең ел элек тә бу җирләрдә безнең борынгы бабаларыбыз көн күргән, тормыш алып барган. Бу хакта дөнья тарихчылары дәшмәсәләр дә, борынгы табылдыклар, шәһәрлекләр, татарларның курган-каберлекләре, җир-су атамалары сөйләп тора… Бу хакта татар балалары да белергә тиеш.

Безнең борынгы бабаларыбыз зур гәүдәле, пәһлеван кыяфәтле, гайрәтле алыплар булганнар. Ислам дине әйтүенчә, алар буйга 60 терсәк (ягъни 30 метр), аркылыга 7 терсәк озынлыгы булганнар. Туфаннан соң тормышны, нигездә, шундый кешеләр дәвам иткән. Бу хакта бөтен дөнья халык­ларының авыз иҗатында истәлекләр сакланган, татар хал­кында да алыплар турында риваятьләр күп. Татарларның алыплар турындагы хикәятләре бигрәк тә Идел-Урал буйла­рында, Себер якларында киң таралган. Бу кешеләр югары цивилизациягә ия булганнар, үзләреннән соң җир йөзендә зур шәһәрләр, бөек мәдәният, фән бүген дә җавап бирә алмаган серләр калдырганнар. Алып кешеләр Көньяк һәм үзәк Аме­рикадан алып, томанлы Альбион дип аталган бүгенге Англия җирләрендә, Тын океандагы Пасха утравында үзләренең эзләрен — гигант корылмаларын калдырганнар, Альп таула­рына үз исемнәрен биреп киткәннәр, Идел-Урал арасында исә дистәләгән курган-каберлекләрен калдырганнар... Аларны бүгенге көнгә хәтле шушы юнәлештә өйрәнүче, тикшерүче генә юк. Кытайдан — Кырымгача, Татар бугазыннан Әдрән диңгез буйларына кадәр җирләрдә борынгы татарларның тирән тарихи эзләре калган, исемнәре һәм эшләре калган... Элеккеге тарихта татар дигән зур исем астына борынгы скифлар да, сак-сарматлар да, һуннар да, хәзәрләр дә, кыпчак­лар да, болгарлар да кертелгән, алар барысы да борынгы татар халкының исем-атамалары... Тарихчылар шулай ук Шумер цивилизациясе, Көньяк Америка индеецлары мәдәнияте белән дә уртак якларыбыз барлыгын күрсәтәләр. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки, чыннан да, безнең тамырларыбыз уртак, алар борынгы Нух пәйгамбәр заманнарына барып тоташа.

Тарихта, гадәттә, төрки-татарларны ат чаптырып, мал куып, анда-монда күчеп йөрүчеләр итеп кенә күрсәтергә яраталар. Имеш, аларның мәдәнияте дә, шәһәрләре дә булмаган. Бу — тамырдан ялгыш фикер, татарларга каршы махсус чыгарылган уйдырма-ялган. Меңнәрчә еллар буе дәүләтләр тоткан халык­ның бөек мәдәнияте, йөзләрчә бөек шәһәрләре дә булган. Менә аларның кайберләре — Аркаим, Лүнчән, Дайлин, Ханбалык, Каракорым, Сәмән­дәр, Әтил, Самар, Болгар, Бүләр, Сувар, Җүкәтау, Казан, Кашан, Сарай, Хаҗи­тархан, Үкәк, Мохша, Маджар, Аккир­мән, Ханкирмән, Синбир, Чаллы, Тубыл­гытау, Алабуга, Урмат, Калатау, Арча, Тора-Тау, Кашлык, Имән-Кала, Искер, Чимги-Тура, Тон-Тура, Бичек-Тура, Яулы-Тура, Кызыл-Тура, Касыйм-Тура, Ташкирмән һәм башкалар, һәм башкалар... Татарның соңгы  дәүлә­­те — Казан ханлыгында гына да 120 шәһәр булганлыгы билгеле. Болгар, Алтын Урда ханлыкларында да йөзләрчә шәһәрләр булган, аларда татарлар тимер койган, акча суккан, алтын-көмештән бизәнү әйберләре эшләгән, сугыш һәм эш кораллары ясаган. Хан-каганнар ил белән идарә иткән, ша­гыйрьләр шигырь язган, татар халкы бөек нәселне дәвам иткән... Кирәк чакта яу чапканнар, кирәк чакта яудан сакланганнар, Кытайдан — Кавказгача, Уралдан Альп тауларына чаклы үз илләрендә, үз җир­ләрендә аяк терәп яшәгәннәр. Гай­рәтле татарларның дошманнары да күп булган. Далада адашып йөргән ач шакаллар кебек, алар даими рәвештә татарның алып гәүдәсе өстенә ташланып торганнар. Татар иленең калҗа-калҗа җирләрен умырып алганнар. Нәтиҗәдә, Бөек Татар иле тәмам таркалып, хәлсезләнеп, шул ач шакал­лар аяк астында ятып калган... Татар иленең нурлы кояшы батып, аның өстенә 450 еллык кара төн килгән... Таралып яткан Татар иленә инде башкалар хуҗа булып алган...

Бер төрле йомшак халык булса, бу хәтле озак тоткын­лыктан соң, ипсезлектән һәм дәүләтсезлектән соң, инде әллә кайчан басып алучылар арасында эреп-ашалып юкка чыккан булыр иде. Әйтергә генә җиңел бит ул — 450 ел!!! Дүрт йөз илле еллык коллык, башка милләтнең кануннары астында яшәү, башка дин, башка тел басымын һәр мизгелдә тоеп тору... Россия империясендә нинди генә зур сугыш булса да, үләргә беренче итеп татарны җибәргәннәр, татарларны көчләп чукын­дырганнар, монастырьларга япканнар, тел, дин дигән өчен очлы казыкларга утыртканнар, телләрен, борыннарын кисеп алганнар, сөргеннәргә сөргәннәр, мәңгелеккә төрмәләргә яп­каннар... Шушы хәлләрдән соң да без исән калганбыз икән, һаман телебезне, динебезне саклыйбыз, данлы тарихыбызны беләбез икән, димәк, без, татарлар, — чыннан да, бөек халык, тере суын эчкән мәңгелек халык... Коллыктан билләрне турайтып, бу хакта бөтен дөньяга хәбәр итәр вакыт җитте. Бигрәк тә татар балалары менә шушы канлы һәм шанлы үткәннә­ребезне белергә тиешләр. Татар илен кемнәр төзегән һәм тотып торган, кемнәр аны безнең көннәргә хәтле китереп җиткергән — татар балалары анысын да яхшы белергә тиеш­ләр. Амин.

«Туфаннан таралган татарлар» китабыннан.

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/istoriya/?id=3978

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ