Казанда татар дәүләтчелегенә багышланган күргәзмә ачылды. Оештыручылар сүзләренчә, ул ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылган. Татарстан дәүләт архивы хезмәткәре Ольга Федотова сүзләренчә, биредә Татарстан тарихындагы төп вакыйгаларны күрсәткән оригинал документлар тупланган. Белгеч әйтүенчә, бүгенге буын кешеләр 30 август көнен республика көне буларак кына билгели, суверенитетның асылына төшенми. Мондый күргәзмәләр оештырып без тарихны яшьләргә җиткермәкче булабыз. Күргәзмәдә Татарстан белән Мәскәү арасындагы элекке шартнамәләр дә куелган.


 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ