Казан ханлыгы халкы

Казан ханлыгы күпмилләтле сәяси берләшмә була. Казан ханлыгы составында татарлар, чуашлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар булган.

Башкортлар ханлыкка азрак буйсынганнар. Шулай да хан аларга үзенең кешеләрен җибәреп, ясак җыйган. Өстәвенә, башкортлар хан гаскәрендә көрәшергә тиеш булганнар.

Ханның хакимияте Арча ягында көчле була. Бу җирләрнең үзәге булып Арча каласы торган.

Чуашлар ханга бик үк нык буйсынмаганнар. Ләкин аларның җирләрендә татар морзаларының биләмәләре булган. Чуашлар да ясак түләгән.

Социаль состав

Казан җәмгыятендә зур көчкә руханилар һәм аксөякләр ия булган. Диван составына кергән карачылар һәм әмирләр зур биләмәләр, байлык хуҗалары булган. Казан аксөякләренең калган төркемнәренә бәкләр һәм морзалар кергән.

Зур җир биләмәләре белән бүләкләнгән һәм кайбер ясаклардан азат ителгән кешеләрне тарханнар дип атаганнар.

Калган төркемнәргә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм игенче-терлекчеләр кергән.

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ