Розалина ШАҺИЕВА, сәнгать белгече

Розалина ШАҺИЕВА, сәнгать белгече

Тарихта мәгълүм: Мәскәүдә Казан илчеләренә ясалган һөҗүмгә җавап итеп, Мөхәммәд Әмин патша рус купецларын, сәүдәгәрләрен тар-мар итә. “Казан тарихы” авторы аны сәнгатьчә купшылык белән тасвирлый: “Исәпсез-хисапсыз казанлылар бик күп таладылар, баер өчен, моннан соң каеры туннарны салып ташлап, кызыл кафтаннарда, һәм яшел, һәм ал, һәм бизәкле киемнәрдә үзләренең хатыннары алдында якланырга, кыр чәчәкләре кебек берсеннән-берсе матур һәм чуар булырга”. Хан турында түбәндәге юллар бар: “Бөтен кыйммәтле товарны, рус купецларының санап бетергесез байлыкларын, рус алтынын һәм көмешен өеп казнасына тутырды”. Шунда ук: “Патша үзенә кыйммәтле таҗлар ясатты, һәм кувшиннар, алтын көмештән савыт-саба, һәм дәрәҗәле патша кием-салымы булдырды”.

“Патша кием-салымы” дигәндә, кешелеккә кия торган киемнәр генә түгел, ә бәлки символлар һәм хакимлек регалияләренең тулы бер җыелмасы турында сүз барганы үзеннән-үзе аңлашыла. Бу ансамбльне тудыруда ханның әнисе Нурсолтан катнашуы ихтималын да инкарь итеп булмый.

Нурсолтан үз чорының күренекле шәхесе. Ибраһим исемле Казан ханының җәмәгате. Аның вафатыннан соң Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга. Ул Кырымнан, ат менеп, Мәккәгә хаҗ кылырга бара. Мисыр, Гарәбстанны урап чыга. Рухи дөньясы бик бай. Ул шигъриятне, архитектураны яхшы аңлый, көнчыгыш орнаментын, каллиграфияне үзләштерә. Һәм бик күп кыйммәтле әйберләрнең хуҗабикәсе. Моны дәлилләү өчен бер генә мисал да җитә. Мәсәлән, ул Туктамыш хан хәзинәсеннән рус патшасы Иван III кә бер зур энҗене бүләк итеп бирә.

Мөхәммәд Әмин ханның зиннәтле булавасы-гөрзәсе турында әйтеп киткән идем инде (җөмләдән, аның төп нөсхәсе әлегә кадәр табылмаган). Бу булава — “Хан җыелмасының бер фрагменты. Үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк, дәүләт реликвияләренең: Казан таҗы, тәхете, гөрзәсенең варисы күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Мөхәммәд Әмин булып чыга. Вакытын да исәпләп чыгару авыр түгел — 1505-1518 еллар.

Без версия сыйфатында тәкъдим итә торган “Татар тәхете” дә дәүләт хакимияте раритетларының шушы комплексына карый. Риваятьләр буенча, хуҗасы — Иван Грозный. Имеш, аны аңа Иран шаһларының берсе бүләк иткән булган. Хәлбуки, тарихта моны исбатлаучы бер генә документ та сакланмаган. Кораллар палатасында әлеге тәхет Михаил Федорович тәхете буларак теркәлгән. “Борынгы Россия Музееның тарихи андатма”сында (1807 ел) ул түбәндәгечә тасвирлана:    “Кәнәфи, яки Рус тәхетенә 1613 елда утырган патша Михаил Федорович тәхетенең биеклеге баскычы белән бергә 15 1/2 карыш, киңлеге 1 аршын 3/4 карыш, тирәнлеге 11 1/2, култыксасының биеклеге 5 1/2 карыш, утыргыч ягыннан арты 1 аршын 1/2 карыш. Ошбу кәнәфидә алтын белән каймаланган түбәндәге нәрсәләр бар: 1494 лала һәм лала бөртеге, 546 зур һәм урта зурлыктагы фирәзә, 6760 кечкенә фирәзә, 2 зур топас, 4 аметист, 16 энҗе кабырчыгы, 2 кафим бөртеге. Әлеге кәнәфинең кайдан керүе хакында Палата Архивының бернинди китапларында һәм язмаларында да әйтелми”.

Кәнәфи русча вариантында күплек санда язылган. Моны патша раритетына ихтирам йөзеннән дип андарга кирәктер, мөгаен.
Мәгълүм булганча, Иван Грозныйның “Римнан кайтартылган” үз тәхете бар. Аңа 1547 елда патша таҗын шул тәхеттә кигезәләр. Ул фил сөягеннән ясалган, аяк очында уеп эшләнгән арысланнар бар.
Иван Грозныйның көнчыгыш стилендәге иске алтын тәхете Романовлар нәселеннән беренче патша хакимияткә килгәндә шактый гына үзгәртелә. Аңа биек аркалык өстәлә, култыксалар һәм аяк очына басма куела. Тагын бераздан аркалыкта ике башлы Каракош пәйда була. Шулай итеп, асылташлар белән тулы көнчыгыш тәхете рухани урындыгына, “патша урыны”на әверелә. Вакыты-вакыты белән анда тәхеткә утырту тамашалары үткәрелә. Исеме дә үзгәреп тора.
Җә ул Михаил Федоровичның “фарсы тәхете”, җә “Алексей Михайловичны походларда озатып йөрүче”. Сугыш шартлары, транспорт уңайсызлыкларының йогынтысы үзен сиздерми калмый, тәхет туза.

Тәхет алгы ягыннан татар сандыгын хәтерләтә. Конструкциясе бик гади. Асылташларның урнашуы да традицион татар кануннарына туры килә: уртада зур таш, аны шундый ук затлы V вак ташлар уратып алган. Алар өслектәге алтын тукыма белән кушылып, бербөтен өслек тәшкил итәләр. Аннан борынгылык аңкып тора. Хәтер татар сандыгында сакланган хәзинәләрне, сандык өстендә утырган күчмә кабиләләрнең алтын-көмеш яратучы башлыкларын күз алдына бастыра. Бу җәһәттән шунысын да әйтик, көнчыгыш тәхетенең тарихы сандыкларга барып тоташа. Тәхетне иҗат итүдә, ихтимал, Казанда яшәүче Иран һәм Урта Азия осталары да катнашкандыр. Әмма үзенең конструктив һәм бизәлеш шәкеле белән ул Болгар һәм Алтын Урда культураларына барып тоташа. Күренеп тора, тәхет Казанны алуда катнашкан рус хәрбиләренең трофее яисә мәгълүм Казан хәзинәсенең бер кыйпылчыгы.

Тәүге тәхет ничек булган соң? Моны Истанбулдагы Топкапы музеенда саклана торган төрек солтаннарының тәхетләренә, Кораллар палатасында саклана торган Борис Годунов (бу, чыннан да, Иранда эшләнгән, Габбас шаһ тарафыннан җибәрелгән) тәхетенә карап, шулай ук рус тәнкыйтьчесе Стасов өйрәнгән XIX гасыр Хива ханы тәхете, урта гасыр миниатюралары буенча күзалларга мөмкин. Көнчыгышның традицион утыру позасына көйләнгән киң, тәбәнәк, асылташлар белән бизәлгән гарәб-мөселман хакимнәрнең бу декоратив тәхетләре Алтын Урда шәһәрләре табигате-гадәтләрен үз иткән татар ханлыклары элитасының менталитетын чагылдыра. Моны без гарәп һәм итальян сәяхәтчеләренең хан сарайларын тасвирлаган истәлекләреннән укып беләбез.

Җирдәге хакимнәрнең тәхете ниндидер дәрәҗәдә күк тәхетен кабатлый, диләр. Чыннан да, Казан тәхетенә (версия) күз төшерүгә, Коръән-Кәримнең тәхти дигасы — Аятелкөрси, яшәешнең бер мизгелдә үтеп китүенә, моңсулыкка, кеше калебенең пакьлегенә ишарә итүче яшел төстәге асылташлар күңелгә килә. Хакимият, көч, бөеклек һәм тәкъвалыкның чишмә-башы да шушы тирәлектә борынлый: җә кызыл һәм чия төсендәге ташлар яшендәй яктырып китә, җә карасу төснең тонык дулкыны шәйләнә... Тормыш акыл көче белән корылган. Бу очракта аның символы ул халык белән Аллаһы Тәгалә исеменнән идарә итүче көнчыгыш монархы.
 

* * *

Күптән түгел “Казан” милли мәдәният үзәгенә билгесез авторның гомуммилләт раритет дәрәҗәсендәге “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” дигән картинасы керде. Ул академик А. Н. Каралинның шәхси җыелмасына карый. Академик нәселенең христиан динен кабул иткән йомышлы татарлардан чыккан булуы да бик ихтимал. Соңга таба рус дворяннары сыйныфын тулыландырганнар. Бу хакта гаилә архивында патшалары Анна Иоанновна, Екатерина Инең грамоталары саклана.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, картина сынлы сәнгатьтә рус портрет жанрының тернәкләнү чорына, ХУП-ХУШ йөзьеллыкларга карый. Өй шартларында тукыган кыйммәтле киндергә майлы буяу белән ясалган. Форматы, фигураларның урнашуы һәм төсе ягыннан Казан күчермәләреннән аерылмый. Типологик анализ һәм рус сынлы сәнгатенең туып килүче үрнәкләре белән чагыштыру (“Инокиня Марфа портреты”, “Ермак портреты”, “Екатерина II”) шуны күрсәтә, шул чор рус сынлы сәнгатендә моңа аналоглар юк. Чит ил үрнәкләре генә кала. Әйтик, Яңарыш эпохасы. Нәтиҗә шундый, картинаның композициясе “Изге гаилә” (“Святое семейство”) тибындагы картиналар каноннарына охшый. Мәсәлән, ул итальян рәссамы Франческо Приматиччоның (1505-1570) Мадонна, Елизавета, кечкенә Христос һәм чукындыручы Иоанн сурәтләнгән полотнасын турыдан-туры кабатлый.

“Казан бизәкләре”н хәтергә төшерүче куе яшел, зәйтүн, алтын фонда сурәтләнүчеләрнең йөзләре пәйда була. Сөембикә регалияләре инде күнегелгән авыр патша киемендә: затлы хәситә, алтын тәңкәләр белән бизәлгән, өскә карап торучы очлы башлы бүрек; уң яктан да, сул яктан да аңа асрау, түбәтәй кигән аксөяк һәм анасы янында басып торучы үсмер иелгән, ихтимал, куркынычсызлык өчендер, өстенә кызлар киеме кигән. Бәлки, Үтәмештер, бәлки, Сөембикәнең Җангалидән туган кызыдыр (Маһисолтан, Шаһисолтан)?

Шул ук яшел-кызгылт гамма, шул ук җисемнәрне зиннәтләүгә, фактураларын күрсәтүгә омтылыш. Рентгенограмма буй-буй фон, фигураларның төгәл силуэтларын тәгаенли. Бу — урта гасыр традицияләре буенча Сөембикә һәм аның якыннарының ташка, агачка, левказга ясалган XVI гасыр нөсхәсенең иң тәүге копиясе дигән сүз. Һәрхәлдә, шулай уйларга нигез бар. Таш кебек каткан сын-йөзләр. Әмма алардан рухи бөтенлек, күтәренкелек бөркелеп тора. Киндердә Леонардо да Винчиның тылсымы юк, билгеле. Тик сынмаган-сыгылмаган ханбикәнең зур күзләрендә, бармакларының нәзакәтле торышында, балага игътибарлы карашларда ниндидер ренессанска хас илаһи яктылык сибелә. Гүя фигуралар силуэтларның һәр сызымын, һәр кисәген үтәли яктыртып уза. Копия-күчермә героиняны “кайгыга төшкән Казан Мадоннасы”на әверелдерү тенденциясеннән арынып, христиан диненә хас тәкъдиргә буйсыну концепциясен тулысы белән алып ташлый. Әлеге җәһәттән күңелгә төрлечә фараз килә: Казан ханлыгы һәм аның халыкара бәйләнеше; Итальян осталары Мәскәүдә, Кырымда һәм Казанда. Мөхәммәд Әмин, Миңлегәрәй, Нурсолтан... эпохалары — бу элемтәләрнең башлануы һәм Сөембикә “гуардиннары” чоры. Сарай гарнизонында, мөгаен, Кырым аша үтеп кергән ялланган генуялылар, шулай ук итальяннар да булгандыр. Әйтик, дипломатлар, архитекторлар, рәссамнар...
Шулай да ашыкмыйк. Алда безне яңа тикшеренүләр һәм реставрация эшләре көтә. Шәт, татар Монна Лизасы — Казан таҗының бик сирәк очрый торган энҗесе дә серләрен ачар.

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ