Танылган шагыйрә, Г.Тукай бүләге лауреаты, педагог Клара Булатова татар әдәбиятында алыштыргысыз урын били. Шигърият сизгер, нечкә күңелле җаннарга гына буйсынучан. Илле китап авторы гомере буе эчкерсез мәхәббәткә дан җырлады. Туры сүзле, гадел, кирәк чакта усал да була белә торган Клара ханым бүген дә якыннарын, дусларын, шигьрият сөючеләрне куандырып тора. Мөхтәрәм яшьтә булуына да карамастан, иҗат итә. Тукай премиясенең быелгы лауреаты белән эксклюзив әңгәмә тәкъдим итәбез.


- Клара ханым укытучы булып туар идем дә, шагыйрь булып яшәр идем, дисез. Димәк, cез язмышыгыздан канәгать?

- Әтием дә, әнием дә укытучылар иде. Дөресен генә әйткәндә, мин мәктәптә яралган, туган, шунда сыналган, әвәләнгән шагыйрә инде. 1951 елдан бирле язганнарым газета-журналларда дөнья күрә килде. Безнең чорда бер генә татар шагыйрәсенең дә том-том китап чыгарганы юк иде, ул бәхеткә дә ирештем. Киләсе елга миңа 80 яшь тула. Әле тагын язармын, яшәрмен дип өметләнәм. Хәзерге вакытта үз-үземне белә башлаганнан бирле шигъри юллар белән алып барылган көндәлекләремне барлап, шундагы әле беркайда да укылмаган-ишетелмәгән әсәрләрне сайлау белән мәшгульмен. 25 ел буе Әлмәттән - авылларга, аннары чирек гасыр дәвамында авылдан Әлмәткә йөреп мәктәптә, училищеда, институтта укыту, шәһәребезнең татар иҗтимагый үзәген оештыручы, Язучылар берлегенең эшен алып баручы буларак та гаять кызыклы истәлекләр урын алачак.

- Шигърияткә мәхәббәт тә әти-әниегездән килә инде алайса?

- “Әниемә” дигән бер шигырем бар. Тукайлы, шигырьле, җырлы дөньяга әйдәп кертте ул мине. Мин дәрескә кергәндә, укытучы остаз әнием ияреп керә кебек иде. Ул чакта телевизор юк иде. Әнидән алган бар нәрсә, гомерлек белем иде.

- Клара апа, дәресләрегезне дә шигъри формада уздыргансыздыр...

- Нәкъ шулай. Мәктәп программасына кергән һәм кермәгән язучыларыбызның шигъри әсәрләрен яттан белә идем. Үзебезнекеләрнекен генә түгел, тәрҗемә ителгәннәрен дә. Тарас Шевченконың поэмасын миннән башка Тукай телендә укучы юк дип, картайганчы татар телендә укып йөрдем.

 


- Диплом эшегез дә шигырь формасында язылган икән?

- Аны тыңларга дип Сибгат абыйның да килгәнен хәтерлим. Җитәкчеләремнең берсе Нил Юзиев иде, ул аны-моны каршы әйтмәде. Ә Хатыйп ага Госман: “Мондый әйберләрне шигъри формада язарга ярамый!” - диде. Югыйсә, поэзия алымнарын куллану борынгы чордан ук килә. Борынгы әдәбиятка күз салсак, фәнни хезмәтләрнең күбесе шигъри формада иҗат ителгән. Коръән дә көйгә салып язылган. Мин - шагыйрә, шулай булгач, моны хупларга гына кирәк иде. Минем Хатыйп агага язган хатым да бар. “Мин билләһи начар укымадым. Мин билләһи начар эш язмам”. Диплом эшемне кире бордылар, прозага күчерергә куштылар. Шигырьне прозага әверелдерүнең авырлыгы юк бит инде. Диплом эшен яклаган вакытта аудитория ишеге ачык, коридор тулы студентлар. Сибгат ага, әйткәнемчә, үзе килеп утырды. “Мин ишеткән идем. Клара Булатова минем поэмалар турындагы диплом эшен шигъри формада язган дип, ә ул проза белән сөйли”, - ди Сибгат ага. Шуннан мин аңа диплом эшемнең шигъри формадагысын яттан сөйләдем дә бирдем. Шигърият - ул безнең халкыбызның һич тапталмас, сүнмәс иҗаты.

- “Сандугач” шигырендә:
Җырсыз йөрми, моңсыз йөрми
Җаным, йөрәгем.
Гомер буе моңы яши
Миндә берәүне
ң, - дип язасыз. Бу әсәрегездә сүз Хәсән Туфан турында бара ахрысы?


- Нәкъ шулайдыр, чөнки Хәсән Туфан минем терсәгемә дә кагылмады. Мине хатын-кыз итеп түгел, шагыйрә итеп кабул итте һәм яратты. Хәсән абый шигъриятемдә, иҗатымда гомерлек юлдашыма әверелде. Ул - мине хөсетлектән, әшәке ир-атлардан саклый торган талисман. Ирем Нәфис абыегыз да аны шул рәвешле кабул итә. Мин аны хәзер дә яратам, хөрмәт итәм, ул да шулай ярата, ихтирам итә Хәсән Туфанны.

- Сезне Хәсән Туфан белән шигърият таныштыргандыр...

- Хәсән абыйның үзен күргәнче, Такташ, Бурнаш, Туфан өчесе бергә төшкән бер фотосурәт әнием хәзинәсендә, идән астында саклана иде. Такташ узган гасырның 30нчы еллары башында ук үлеп котылды, Бурнашны атып үтерделәр, Туфанны сөргенгә җибәрделәр. Шул чордан бирле белгән Туфан ул. Туфан миңа ни өчен мөкиббән китте? Үзе оныткан шигырьләрен, поэмаларын яттан белә идем. Беренче тапкыр без 1957 елнның декабрь аенда очраштык. Әле дә хәтерлим: көл төсендәге костюм кигән, йөзе-бите дә шундыйрак төстә иде. Уелып кала торган чибәрлеге юк иде аның, гәүдәсе төз, чәче ап-ак. Шул шагыйрьгә карадым да каттым. Ул да миңа карады да, өнсез калды. Туфан минән 36 яшькә олы иде. Аның кызы Гөлгенә дә миннән берничә айга өлкәнрәк иде хәтта.

“Тәнәкә” дип атады ул мине. “Тәнәкә, теге штапель күлмәгеңне киеп чык”, дия торган иде. Җәмәгате Луиза апаны “Лу-лу” дип йөргән. Аралашканда гел “Лу-лу болай дип әйтә, Лу-лу шулай итә иде”, дияргә яратты. Хәсән аганың 5 томлыгының, ялгышмасам, 4нче томында Клара Булатовага дип язган хаты да бар. Ул хат минем кулга кермәде. Аның таләпләре бик югары булган. Туфанның миңа багышлап язылган, китапларында басылмаган “Мин җиһанда” дигән шигыре бар. Миндә аның 76 хаты саклана... Галим, язучы Фәрит Яхин “Умырзая” дигән роман язды. Ул беркем дә кузгатмаган  теманы күтәрә. Фәрит Яхин үз әсәрендә безнең ир-атлардагы хөсетлек, көнчелек, явызлык сыйфатларын ачып сала, үзләреннән сәләтлерәк хатын-кызларны сытарга омтылу, җәнҗал куптарырга сәләтле икәнлекләрен бәян итә. Гомер иткән кеше буларак шуны әйтәм - хатын-кызның матурлыгына җүләрлек кушылса, трагедия килеп чыга. Матур хатын-кыз акылсыз да булса - фаҗига. Әгәр хатын-кыз матур булуы өстенә акыллы да икән, аны бөтен ир-ат дошман күрә.

- Фикер зирәклеге, илһам каян килә cезгә?

- Аллаһыдан килә торгандыр. Шагыйрь ул йә яза, йә юк. Көчәнеп шигырь язып булмый.

- Мәхәббәт турында шигырьләр һаман языламы?

- Яратмыйча шигырь тумас иде. Беләсезме, шагыйрьләр сөяркәләренә багышлап шигырь язмый. Сөйгәннәренә багышлап иҗат итәләр. Сөяркәләр тән белән уйный, ә ул шундый хис: кичен - бар, иртәнгә - юк. Хәтта безнең заманда да чын шагыйрьләр үзләренең сөйгәннәрен, гади Җир кызын алиһә дәрәҗәсенә күтәрә икән, бу инде чиста мәхәббәт дигән сүз. Иң кызыгы шунда: хәзер минем Нәфис бабаем миннән дә уздырып шигырьләр яза башлады.


- Совет гаскәрләре фашист илбасарларын тар-мар итеп, илебезгә Җиңү китергән елны сез әле сабый булгансыз, шулай да бераз хәтерли торгансыздыр?

- Мин 1936 елгы, ул чакта миңа 9 яшь булган. Авыр шартларда, сугыш чорында – 1943 елда беренче шигырем туган. Икенче классны тәмамлап килә идем. Әйе, без - сугыш чоры балалары. Шуңадыр да, тормышка талымсыз булсак та хисле, иманлы бәндәләргә әверелдек, югалып калмадык, шөкер!


Мөршидә КЫЯМОВА

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ