Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم) – Ислам

галәменең ышануы буенча, Ислам пәйгамбәреМөхәммәт(с.г.в.)гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы

 аркылы вәхиләр рәвешендә иңдерелгән изге китапБеренче тапкыр VII гасырда китап буларак тупланган.

Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана.

Мөселманнар, Коръән укуның саваплы булуына ышанганга күрә, гади хәрефләр белән генә язылган очракта нәселдән нәселгә Коръәннең тапшырыла алмаячагын аңлаганнар, шуңа күрә Коръән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатучы билгеләр белән язылган килеш безнең көнгәчә килеп җиткән.

Коръән сүрәләрдән тора. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).

Үзгәрмәячәк хәбәр ул Коръәндер,[1][2] ә тәфсирләр үзгәрергә тиеш.[3][4] Шул чакта Корьәнне укуөйрәнү, аның мәгънәләренә төшенү дәвам итәчәк һәм һәркем аны үзенчә аңлаячак. Ә болай булганда, ягъни Аллаһ кеше белән сөйләшә башласа[5][6][7] баягы ялган иман ияләренең[8][9][10] кулыннан власть китәчәк, аларның кирәге дә калмаячак!

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BE%D1%80%D1%8A%D3%99%D0%BD

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ