Коръән

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, —

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөһбәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкатдәс күз яше илә энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин.

Килә рәхәт, җиңеллекләр, хәлас булам, авыр йөкдин.

Ходаем! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр дим;

Иям баш сәҗдәгә: “Аллаһе Хак! Аллаһеәкбәр!” – дим.

                                                               ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Коръәндә 6666 аять

1000 аять – Аллаһының боерыгы,

1000 аять – изгелеккә өндәү,

1000 аять – начарлыктан тыю,

1000 аять – куркыту аятьләре,

1000 аять – хәрам һәм хәләлне белдерү,

1000 аять – элек булган пәйгамбәрләр хәлен белдергән харихи эшләр яхшысы һәм яманы хакында,

600 аять – тәхлил, тәхрим һәм сөенеч аятьләре: иман китереп яхшы гамәл кылган адәмнәр бар да изге гамәлгә керә. Кыямәт көнендә өзлексез әҗер саваплары булачак.


Коръән китабының урыны

Коръән – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд өммәтенә биргән олы бүләге. Бирелгән бүләкне хөрмәтләү тиеш. Коръәнне яткырып куйганда алгы ягын өскә куярга кирәк, ягъни “Әл- Фатихә” сүрәсе өске якта булырга тиеш.

   Бастырып куярга да мөмкин. Коръән китабы һәрвакыт иң югары, чиста пакъ урында булырга  тиеш.

   Коръән кендектән дә түбәнрәк булырга тиеш түгел.

   Коръән китабын тезгә куеп уку да әдәпсезлек санала. Коръән өстенә бер нәрсә дә куярга кирәк түгел.

Пакълек

Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Бу китап үзенә карата хөрмәт таләп итә. Коръәнне пакъ күңел, пакъ тән белән генә укырга ярый. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръән китабында үзе кисәтә. (әл-Үәкыйга, 79 нчы аять)

   Коръән укыр өчен, нәкъ намаз башкарырга әзерләнгәндәгечә тәһарәт кирәктер.

Су таба алмаган кешегә тәямум кылып  Коръән укырга мөмкин. Хатын-кызлар хәезле вакытларында һәм бала тапкач 40 көн дәвамында Коръән китабына тотынмаслар һәм китапка карап укымаслар ә күңелдән белгәннәрен генә укырлар.

Коръән уку

Коръән шәрифтән берничә аятьне сүрәләрне берәү яттан укыса яки карап укыса, шуны “Коръән уку” диләр. Коръән укучы иң беренче ният кылыр, ниятне күңелдән яки телдән дә әйтергә ярый.

   Ният: “Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни”.

Мәгънәсе: “Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит”.

Коръән укучы, мөмкинлеге булса кыйблага карап утырыр “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим “ дияр.

(Истигазәһ — «Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаа- нир раҗиим», — дип әйтүдер.

Аллаһы тәгалә Коръәндә: «Әгәр Коръән укысаң, Аллаһыдан син ташлар белән атылып сөрелгән шай­таннан сыенуны сора», — дип әмер иткән (ән-Нәхел, 98 нче аять).

Димәк, Коръән әүвәл «Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанир раҗиим* әйтелеп укыла башлар.

“Бимилләһир-рахмәнир-рахим” – диеп, укырга теләгән аятьләрен укыр. Укыганда күңелен читкә җибәрмәсен өчен, укый торган сүзләренең мәгънәсен күңеленнән уйлар. Гарәпчәне белмәсә ихлас белән һәр сүзне аңларлык кадәр акрынлык белән укыр. Бик каты кычкырып та укымас һәм үзенә ишетелмәслек акрын да укымас. Хәрефләрне тиешенчә: йомшакларын йомшак, катылысын каты, калыннарын калын, нечкәләрен нечкә итеп укыр. Укуын туктатыр өчен сүз башы булган аять алдында туктар.

Коръән багышлау догасы (татарча)

Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал. Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү галәйһи үә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).

   Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.

   Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.

   Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.

   Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.

   Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.

  Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем биреп, ахыргы сүзебезне – “Ләә иләәһә илләлааһ. Мүхәммәдүрасүлүллаһ.” Дип иман белән дөньядан үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннарыбызны җәннәттә кыл.

“Раббәнәә әәтинәә фиддүнийәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйраати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәәр”.

Әллааһү әкбәр.

Хәтем догасы
Йа, Раббым Аллаһ! Безнең Коръән укуда булган хата-кимчелекләребезне Үзеңнең фазыл вә рәхмәтең белән гафу ит, гамәл-гыйбадәт кылганда күңелләребезгә ихласлык, хаклыкта һәм иманда ныклык һәм үзең теләгән һәм риза булган эшне эшләргә тәүфыйгыңны насыйп итсәң иде. Йа, Аллаһ! Телләребезне ялган сөйләүдән, гамәл-гыйбадәтләребезне риядан, күзләребезне хыянәт итүдән сакла. Коръәнне тәҗвид белән хатасыз укырга һәм аның белән гамәл кылырга ярдәм итсәң иде. Йа, Раббым! Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен кабул итеп, безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да, тыңлаучыларыбызга да, әҗер вә саваплар ирештерсәң иде. Йа, Аллаһ! Без Сиңа дөнья мәшәкатьләреннән һәм кайгы-хәсрәттән, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, куркаклыктан һәм саранлыктан, бурычка батудан һәм кешеләр тарафыннан рәнҗетелүдән һәм җәберләнүдән сыенабыз. Йа, Раббым! Безне бу Коръән белән рәхмәтләндер, аны безнең өчен җитәкче, нур, һидаят, рәхмәт итеп кыл. Йа, Раббым! Бу изге Китаптан онытканнарыбызны искә төшер, аңардан белмәгәннәребезне өйрәт һәм аны, дәлил итеп, кич вә көндез укуны насыйп ит. Йа, Раббым! Безнең өчен гөнаһлы эшләрдән тыеп тора торган динебезне төзек тот. Бу тормышыбызны хәерле эшләрдә кулланырга насыйп ит. Йа, Раббым! Синнән тыныч тормыш, ахирәткә иман белән күчүне, догаларыбызның кабул булуын, тормышыбызның хәерле булуын сорыйбыз. Йа, Раббым! Күңелләребезгә тәкъвалык сал һәм җәннәтләреңә ирештерүче итагатьлекне насыйп ит, дөнья авырлыкларын җиңеләйт. Безгә биргән колакларыбызны, күзләребезне, көчебезне хәерле юлда файдаланырга насыйп ит, дошманнарга каршы торуда ярдәм ит. Йа, Раббым! Дөнья тормышын ахирәт тормышыннан өстен куеп яшәүдән, алган белемнәребезнең дөнья мәнфәгате өчен генә булуыннан сакла, залим кешеләрне безнең өскә хаким итеп куйма. Йа, Раббым! Бу дөньябызны да, ахирәтебезне дә хәерле кылып, безне ут газабыннан сакла. Әмин.

Коръән кушканча яшәү

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә  Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә  әсхәәбиһи әҗмәгиин.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр”,- ди. Коръән укуның никадәр әһәмиятле икәнен аңлар өчен, мөгаен, шушы хәдис җитә торгандыр.

   Мөэмин-мөселман Коръән укудан күңел тынычлыгы, авыруларына шифа һәм иң әһәмиятлесе – тормышында туры юл таба. Шуның өчен без Коръәнне өйрәнергә һәм даими укырга тиеш. Кайбер кешеләр, борчылып: “Дөрес укыйм микән? Җиренә җитә микән?”, — дип сораулар бирәләр. Әлбәттә бу борчылу урынлы. Аллаһ раббыбыз Коръәндә (Мүзәммил” сүрәсе 4нче аять): “Үә раттилил Куръәәнә тәртиилә”, ягъни: “ Коръәнне тәртип белән укыгыз”,- дип белдерде. Галимнәр бу тәртип дигән сүзне “Тәртип белән тәҗвид белән ашыкмыйча гына, кеше сүзләрне аңларлык ачык итеп укырга” – дип тәфсир кылалар. Шуның өчен дә Коръәнне тәҗвид белән укырга кирәк. Өйрәнгәндә хәрефләрнең дөрес әйтелешенә һәм уку кагыйдәләренә игътибарлы булу мөһим. Үзлегеңнән үзләштерүгә караганда, белгән бер кешедән өйрәнүең хәерлерәк.

 Коръәнне яки аның сүрәләре язылган китапны кулга тотып укыганда тәһарәтле булу шарт. Коръән аятләрен күңелдән укыганда тәһарәтле булу таләп ителмәсә дә, таһәратле булсаң, савабы күбрәк. Коръән тыңларга аш-су табынына баручылар да таһәратле икән, шулай ук саваплырак булалар, госелсез килеш китапка карап та, күңелдән дә Коръән уку дөрес түгел.

   Коръән укый башлаганда “Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, әйтү тиеш. Мөмкинлеге булганда Коръәнне кыйблага таба утырып уку саваплырак. Табында исә җәмәгатькә карап утырып укыла. Коръән укылган урынга Аллаһның рәхмәт фәрештәләре килеп, укучыга да, тыңлаучыларга да хәер дога кылып торалар. Коръән уку тәмамлангач, фәрештәләр һәм без кылган догаларыбыз туры килсә, аларның кабуллыгына өмет бар. Әгәр дә инде изге Китап укылган җирдә кешеләр, тиешле киемдә булмасалар, фәрештәләр килми икән. Шуңа күрә догабызның кабул булуына шөбһә  туа. Шуның өчен Коръән укучы кеше хатын-кызларга яулык бәйләргә, озын җиңле күлмәк кияргә, изүләрен, балтырларын капларга кушса, үпкәләмәскә кирәк. Чөнки табын әзерләп, Коръән укытуның савабы шушы сәбәпләр аркасында гына, бик күпкә ким булырга, яки бөтенләй булмаска да мөмкин. Димәк, тиешле кием белән булган кешеләргә укылган Коръән сүрә-аятләре бәракәтне арттыра һәм авыруларына шифа була. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә(“Бәни Исраил” сүрәсе, 82нче аять): “Үә нүнәззилү минәл Куръәәни мәә һү-үә шифәәәә үү үә рахмәтуллил мүэминиин. Үә ләә йәзидүз заалимиинә илләә хасәәра”, ягъни: “Аллаһ танучы, мөэминнәр Коръән аятләреннән шифа табалар, Аллаһка карышучыларның хәсрәте артыр”, — дип белдерде.

“Коръән уку ике төрле була. Берсе – үзең өчен, икенчесе – кеше үтенгәне өчен. Коръән укучыга — бер хәрефкә 10 савап, тыңлаучыга – бер хәрефкә бер савап”.” Коръәнне өйрәнгәндә азапланып укучыга савап икеләтә булыр”,- дигән хәдис тә бар. Димәк, читен дип тормаска, яңадан-яңа аятьләрне өйрәнергә һәм укырга кирәк.

   Намаз укыганнан соң, үзең өчен, гаилә тынычлыгы өчен, синнән дога өмет итүче әрвахларның рухы шат булсын өчен, Коръән укуда әлбәттә, гөнаһ юк, хәтта кайбер җирләре килеп җитмәсә дә. Уку – бер дә укымаудан хәерлерәк. Шуңа күрә Коръән укуыңны берәр белгән кешегә һәрдаим тыңлатып, дөресләтеп тору мөһим. Укыган өчен дә, өйрәнгән өчен дә, хатаңны тырышып төзәткән өчен дә савап бар. Димәк күбрәк уку кирәк. Укыган саен шомарабыз һәм ятлау өчен җиңел була. Һәркем күпмедер сүрәне яттан белергә тиеш. Чөнки намазда сүрәләрне күңелдән укыйбыз. Кыямәт көнендә Коръән аятьләре: “Йә Раббыбыз, бу кешеңне утка салма, аның күңелендә синең сүзең булган аятьләр бар”,- дип әйтерләр ди. Билгеле Коръәнне карап уку да саваплы, әмма бер көн күрүебезнең начараюы бар, ул вакытта инде карап укып булмый, күңелдән белгәннәрне укып канәгатьләнергә кала.

   Коръән укуның әһәмиятен Габдулла Тукай да күп шигырьләрендә искәртте. Шулардан берсе:

Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм, рухым ләззәтләнә, кинәнә.

Китә күңелем тулган тау-тау кайгы, барлык борчулардан пакъләнәм.

Тәңремнән көтәм чиксез рәхмәт, әллә нәрсәләрдән сакланам.

Без кайвакыт кешеләр үтенече белән кемгәдер барып Коръән укыйбыз. Бу очракта инде таләпләр күбрәк. Иң беренче – Коръән укучы биш вакыт намаз иясе, икенчедән Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә китереп укый белүче, өченчедән, үзе Коръән белән гамәл кылучы һәм башкаларны да вәгазьләп, изге гамәлләр кылучы булырга тиеш.

   Намаз вакыты җитә, шулчак намазга басмыйча, Коръән укып утыру һич дөрес түгел. Коръән укучыга да, Коръән табыны әзерләүчегә дә моны истә тотарга кирәк. Рамазан аенда авыз ачкач, иң элек ахшам намазы укылырга тиеш. Фарыз намазны (фарыз – үтәлүе каты мәҗбүри итеп куелган гамәл) калдырып, Коръән укып утырсаң – рия (рия – кешегә күрсәтү, мактану өчен ялганнан эшләү ) була. Кемдер намаз вакытына табын әзерләп, кунак җыя икән, үзендә яки куршесендәме, намаз уку өчен урын әзерләп кую кирәк.

   Аллаһ Раббыбыз кылган гыйбадәтләребездән разый булып, хата-кимчелекләрне гафу итеп, укыган Коръәннәребезне кабул кылса иде. Үзебезгә дә, балаларыбызга да, якыннарыбызга да, җитәкчеләребезгә дә Коръән  белән гамәл кылып, сәҗдә әһеле булып, рәхәт яшәүләребезне насыйп кылса иде. Шушы бер мизгел генә булган дөньядан мәңгелеккә күчкәндә иманыбызны юлдаш итеп, Аллаһның җәннәтләрендә дә очрашуны насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ