Коръәндә 6666 аять
1000 аять – Аллаһының боерыгы,
1000 аять – изгелеккә өндәү,
1000 аять – начарлыктан тыю,
1000 аять – куркыту аятьләре,
1000 аять – хәрам һәм хәләлне белдерү,
Коъэн кэрим
1000 аять – элек булган пәйгамбәрләр хәлен белдергән харихи эшләр яхшысы һәм яманы хакында,
600 аять – тәхлил, тәхрим һәм сөенеч аятьләре: иман китереп яхшы гамәл кылган адәмнәр бар да изге гамәлгә керә. Кыямәт көнендә өзлексез әҗер саваплары булачак.
Коръән китабының урыны
Коръән – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд өммәтенә биргән олы бүләге. Бирелгән бүләкне хөрмәтләү тиеш. Коръәнне яткырып куйганда алгы ягын өскә куярга кирәк, ягъни “Әл- Фатихә” сүрәсе өске якта булырга тиеш.
Бастырып куярга да мөмкин. Коръән китабы һәрвакыт иң югары, чиста пакъ урында булырга
тиеш.
Коръән кендектән дә түбәнрәк булырга тиеш түгел.
Коръән китабын тезгә куеп уку да әдәпсезлек санала. Коръән өстенә бер нәрсә дә куярга кирәк түгел.
Пакълек
Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Бу китап үзенә карата хөрмәт таләп итә. Коръәнне пакъ күңел, пакъ тән белән генә укырга ярый. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръән китабында үзе кисәтә. (әл-Үәкыйга, 79 нчы аять)
Коръән укыр өчен, нәкъ намаз башкарырга әзерләнгәндәгечә тәһарәт кирәктер.
Су таба алмаган кешегә тәямум кылып Коръән укырга мөмкин. Хатын-кызлар хәезле вакытларында һәм бала тапкач 40 көн дәвамында Коръән китабына тотынмаслар һәм китапка карап укымаслар ә күңелдән белгәннәрен генә укырлар.
Коръән уку.
Коръән шәрифтән берничә аятьне сүрәләрне берәү яттан укыса яки карап укыса, шуны “Коръән уку” диләр. Коръән укучы иң беренче ният кылыр, ниятне күңелдән яки телдән дә әйтергә ярый.
Ният: “Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни”.
Мәгънәсе: “Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит”.
Коръән укучы, мөмкинлеге булса кыйблага карап утырыр “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим “ дияр. “Бимилләһир-рахмәнир-рахим” – диеп, укырга теләгән аятьләрен укыр. Укыганда күңелен читкә җибәрмәсен өчен, укый торган сүзләренең мәгънәсен күңеленнән уйлар. Гарәпчәне белмәсә ихлас белән һәр сүзне аңларлык кадәр акрынлык белән укыр. Бик каты кычкырып та укымас һәм үзенә ишетелмәслек акрын да укымас