А

Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла (26 декабрь 1831Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы — 27 октябрь 1895, Троицки–Златоуст юлы) — шагыйрь һәм мәгърифәтче. Татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән .

Б

Галимҗан Баруди (1857 ел17 февраль, Казан Өязе, Кече Кавал авылы – 1921 ел6 декабрь) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.

Мирсалих Бикчурин – Русия дәүләт хезмәтендәге тылмач, шәркыятьче-галим, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәттә хакыйкый статский советник званиесенә кадәр күтәрелә.[1]

Г

Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин[1]) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат

Габдрахман Исмәгыйль улы Гомәри (18 гыйнвар 1867Әстерхан — 17 март 1933Архангел өлкәсе) — атаклы татар дин әһеле, галим, мәгърифәтче, нашир һәм журналист.

Д

Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев (1855, Уфа губернасы — 1933, Ташкент) — атаклы тюрколог, этнограф һәм фольклорчы, профессор.

Хәмзә Долотказин — мәгърифәтче, татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләгән, татар балаларын мәктәпләрдә укыткан, Пенза өлкәсендә һәм Башкортстанда мәктәпләр ачкан, Пенза татар педагогия техникумын һәм Камышлы татар педучилищесын җитәкләгән.

Е

Гайсә Еникеев (2 июль 1864Каргалыбаш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, хәзерге Благовар районы — март1931) — сәясәтче, мәгърифәтче, этнограф.

З

Хәбибрахман Зәбири (1881-1942) — күренекле татар мәгърифәтчесе, матбугатчы, дәреслекләр авторы.

К

Закир Хәлим улы Кадыйри — күренекле татар мәгърифәтчесе, мөгаллим, көнчыгыш халыклар белгече, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле.

Зыя Камали, Зыяэтдин әл-Кәмали, Зыяэтдин[1] Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) — күренекле татар мәгърифәтчесегалимтеолог.

Салихҗан Кукляшев яки Биктәшев — XIX йөзнең I яртысында яшәгән күренекле татар педагогы, мәгърифәтчесе, фольклорчысы. Шул заман татар мәгърифәтчеләре арасында лаеклы урын алып тора.

Шәмсетдин Күлтәси — күренекле татар галимемәгърифәтче, дин әһеле, фәлсәфәчеҖәдитчелек хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.

М

Шиһабетдин Мәрҗани (Şihabaddin Mərcaniشهاب الدين المرجانی) – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече.

Н

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри, 1825-1902) — күренекле галимязучы һәм татар халкыныңмәгърифәтчесе.

Р

Морад Рәмзи, Морадулла (Мәрдәншаһ[1]) Баһадиршаһ улы Рәмзи — татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдәнфарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме. Нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә.

Гали Рәфикый – ХХ гасыр башы татар язучысы, педагог, галим.

Т

Таиб (Таип) Яхин (Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин) - күренекле татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, фольклорчы. Кайбер чыганакларда исеме "Таип" дип язылган. Композитор Рөстәм Яхин да шушы ук Яхиннар нәселеннән.

Шакирҗан Таһири, Şakircan Tahiri, Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров (1858-1918) — мәгърифәтче, мөгаллим, «Әлифба» язучы, татарларда аваз (саутия) методын һәм татар методик әдәбиятын нигезләүче, Татар укытучылар мәктәбе укытучысы (1885-1918). Татарлардан иң беренче дипломлы рәссам[1].

У

Мәхмүт Вәлимехәммәт улы Урматов (1926 - 1993) – Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында танылган мәгърифәтче, укытучы-методист.

Х

Хөсәен Фәезханов (1828, Сембер губернасы, Сабачай авылы — 1866, шунда ук) — тарихчы-галим, көнчыгыш телләре белгече.

Ч

Гали Чокрый, чын исеме Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков (1826 елның 8 гыйнвары — 1889 елның 10 декабре) — күренекле татар шагыйре, мәгърифәтчесе.

Ү

Равил Үтәбай-Кәрими – Башкортстанда яшәгән күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист.

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/Төркем:Татар_мәгърифәтчеләре

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ