Равил ӘМИРХАНОВ, тарих фәннәре кандидаты.

Равил ӘМИРХАНОВ, тарих фәннәре кандидаты.

Печән базары урынында ХV-ХVI гасырларда «Кораиш бистәсе» дигән бистә булып, соңыннан татар-мөселман зираты, ә аннан соң XVIII гасырда татар базары барлыкка килгән. Биредә сәүдә кайнап торган. Базарда бөтен шәһәр яңалыкларын ишетергә мөмкин булган. Милли аяк киемнәре, баш, өс киемнәре, бизәнү әйберләре һәм төрле көнчыгыш тәм-томнары белән сату итүдән тыш, шунда ук мал-туар, солы, печән дә сатылган. Ул вакыттагы бөтен «шәһәр транспортын» кирәк кадәр печән белән тәэмин итеп торганга, бу базар «Печән базары» дип аталган. Ул хәзерге Париж Коммунасы һәм Г. Камал урамнары арасында була. XIX йөз башында ук инде әлеге базар бик үзенчәлекле һәм бигрәк тә көнчыгыш базарларына тартым сәүдә үзәге булган. Бөек шагыйребез Г. Тукай «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында, XII йөз легендасы Кисек баш сюжетын һәм формасын файдаланып, «Көфер почмагы» вәкилләре - кайбер кадимче муллаларның, сәүдәгәрләр һәм байларның наданлыгын, ахмаклыгын, комсызлыгын һәм саранлыгын, тәкәбберлеген һәм юк-барга ышанучанлыгын ачы тәнкыйтьли. «Печән базары мәчете» (74/15 нче йорт) мәйданның оештыру үзәге була. Әлеге мәчет Ш Мәрҗанинең «Мөстафад әл-әхбәр...» исемле тарихи хезмәтнең 2 нче томында: «Унынчы мәчет», яки «Печән базары мәчете» дип аталып, Казанның атаклы бае - Юныс бай малайлары, мең ике йөз алтмыш беренче (1844) елда төзеткәннәр», дип күрсәтелә.


Биредәге 58/5 санлы йорт игътибарны җәлеп итә. XVIII гасырның азагында төзелгән бу матур бинада XIX йөз башында Казан университеты профессоры, мәшһүр медик, галим, этнограф һәм Казан тарихчысы К. Ф. Фукс яшәгән, үз өендә заманының бик күп атаклы кешеләрен кабул иткән. Монда берничә мәртәбә Н. И. Лобачевский, 1821 елда күренекле дәүләт эшлеклесе М. М. Сперанский, 1829 елда немец галиме Александр Гумбольдт була. Бу кунакчыл өй шагыйрьләрдән Е. А. Баратынский, 3. П. Перцев, Н. М. Языков истәлекләрен дә саклый. 1833 елның сентябрендә «Пугачев тарихы» буенча тарихи материаллар җыю өчен Казанга килгән А. С. Пушкинны да анда кунак итәләр. Хәзер бу йортның беренче катында трикотаж салоны һәм 7 нче савыт-саба һәм хуҗалык товарлары кибете урнашкан.
 
Хәзер озын итеп төзелгән өч катлы 60 нчы йорт янына тукталыйк. Бу йорт - бик бай татар сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары Апанаевларның мөсафирханәсе булган. XIX йөз башында төзелгән бу йортның бер бүлмәсендә 1991-1992 елларда күренекле татар революционеры Хөсәен Ямашев яшәгән. 1917 елның мартыннан 1918 елның 2 январена кадәр 44 нче бүлмәдә Мулланур Вахитов торган. Шул ук йортта 1917 елның май-июнь айларында «Рабочий» газетасының типографиясе урнашкан. Тагын шунысын әйтергә кирәк, өч катлы әлеге кирпеч бинаның ике каты XIX йөзнең уртасында Печән базарының сәүдә рәтләре, икенче катында номерлар булган. Шул вакытта сәүдәгәр Казаков тарафыннан уң якта шундый ук керем рты төзелгән. Анда «Гасыр» ширкате китапханәсе һәм шуның каршындагы «Аң» журналы редакциясе урнаша. XIX йөзнең азагында - XX йөзнең башында бу ике бинаны берләштереп, өченче кат үстерелә. Кунакханәгә керә торган үзәк аек өстенә, чуен баганаларга беркетеп, зур амер балкон эшләнә.


 
Киров урамы - милли матбугатлар һәм типографияләр урамы булган. Ул вакыттагы Субаевлар йортында (N66) бертуган Кәримовларның нәшрияты һәм бөтен мөселман Көнчыгышында бик зурдан тоткан типографиясе урнашкан була һәм 10 ел июньдә (1901-1910) татар телендә гомуми тиражы 20 миллионга җиткән 1700 исемдә атап, ягъни шул елларда Казанда басылган барлык татар китапларының яртысын астырып чыгара. Шул ук өч катлы матур бинада Кәримовлар китапханәсе, «Сабах» ширкәте китапханәсе, «Өмид» матбагасы, таш басмаханә һәм хәреф кою ханәсе урнашкан.
 
Инде 21 нче санлы «Букинист» һәм 146 нчы ашамлыклар кибетләре. Идел буе районының Хәрби комиссариаты урнашкан 70 нче мәһабәт бинага тукталыйк. Биредә революциягә кадәр мәшһүр «Амур» кунакханәсе булган. Монда «Кояш» газетасының идарәсе урнашкан була, аның секретаре Ф. Әмирхан яши. Ф. Әмирхан номеры белән янәшә бүлмәдә генә бөек шагыйребез Г. Тукай гомер сөрә һәм шуннан, вафатына берничә ай калгач, Клячкин шифаханәсенә китә. Анда татар сәхнәсенең иң якты йолдызлары Г. Кариев һәм С. Гыйззәтуллина-Волжская да яшәп алганнар.
 

Печән базары мәчетенә каршы Киров һәм Париж Коммунасы урамнары чатындагы 57/13 нче ике катлы бинада элек атаклы «Кәрвансарай» мөсәфирханәсе урнашкан булган.



Печән базары мәчетенә сәүдә йортлары һәм керем йортлары кушып салынган булган.
 
Аңа тоташтырып салынган 76 нчы йортның бер бүлмәсендә XIX йөзнең икенче яртысында мәшһүр татар мәгърифәтчесе К. Насыйри яшәгән.
 
Әлеге өйгә каршы якта, Киров һәм Татарстан урамнары чатындагы 59 нчы йортта атаклы «Болгар» кунакханәсенең номерлары урнашкан. Бай сәүдәгәр Казаковның 1866 елда керем йорты итеп төзелгән бу бинаның номерлары татар зыялылары арасында киң таныла. 40 нчы номерда, мәсәлән, шактый гына вакыт Г. Тукай яшәп алган. Ул монда үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат иткән.
 
Беркадәр вакыт Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әлислах» газетасы редакциясе эшли, һәм әдип үзе дә «Болгар»да вакыт-вакыт торып китә.
 
Тарихи истәлекләргә гаҗәеп бай Казаныбызның бу төбәге бүгенге һәм киләчәк буыннарга гыйбрәтле сабак бирүче чал мөгаллимне хәтерләтә.

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ