Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче – Казанда
26.09.2015
Сентябрь башында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иордания Халыкара ислам университеты остазы – пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) оныгы Хәсән аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди белән очрашты.
Мөфти кунакны Нәзарәтнең мәгариф программалары белән таныштырды, аның белән Россия Ислам институты һәм Иордания университеты арасында хезмәттәшлек итү юллары хакында сөйләште.
Чыганак: http://www.bugulma-tat.ru/