Олы йөрәкле шәхес Әсгать Галимҗанов арабыздан мәңгелеккә китте. Туган авылы — Апас районы Болын Балыкчыда да аны сагынып искә алалар.
— Ул туган ягы белән элемтәне өзмәде. Күрешкән чакта: “Малай”, “Җаныкаем”, — дип, эчеңә үтеп, гади генә сөйләшә, “Волга”сы белән кайтып туктый да үз планнары белән уртаклаша иде. Табигать матурлыгына хозурланып, табигыйлекне яратып яшәде. Болын Балыкчыдагы кипкән күлне сулы итте. Үзе дә балык тотарга ярата иде. Авыл башыннан мәчеткә кадәр асфальт юл салдыру өчен акча түләвенең үзем шаһиты булдым. Бу бит сиксәнләп автобус бүләк итүдән, балалар, картлар йортларына, төрле афәтләрдән зыян күргән кешеләргә булышудан тыш. Ул гомере буе кеше өчен яшәде. Алны-ялны белми эшләде, терлек асрап көн күрде. Өстендә бер кат киеме булса, үзе канәгать иде. Бик кешелекле, җор сүзле, моңга гашыйк кеше иде, — диде Апас Туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис абый Ногманов. Галимҗановлар гаиләсендә алты бала үсә. Бүген аларның берсе генә — иң олылары Сария апа Әгълиуллина гына исән-сау. Ул Болын Балыкчыда яши, күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп үткән. Бик яшьли авыр хезмәт арбасына җигелгән әбинең бүген сәламәтлеге нык какшаган, аяклары да тыңлар-тыңламас кына атлый, колаклары да начар ишетә. Нәкъ Әсгать абый кебек үк ул да яшьтән үк моңга гашыйк, матур җырлый торган булган. Бүген ул кызы Нурсия Хәсәнова тәрбиясендә яши. Нурсия апа инде үзе дә олы яшьтә.
— Гади генә өебездә әни белән икәү гомер итәбез. Әллә ни аралашып яшәмәсәк тә, Әсгать абыйның ашларын үткәрүне бурычым санадым. Ә кешеләргә эшләгән изгелекләренә бер сүзем юк. Димәк, күңеле шулай кушкан, хәленнән килгән, — диде Нурсия апа.
Әсгать абыйның Казандагы өр-яңа фатирын Казахстаннан күченеп килгән мохтаҗ гаиләгә бирүе дә мәгълүм.