1915 нче елда чыккан “Мәрҗани” җыентыгында олугъ галим, бөек акыл иясе Шиһабетдин Мәрҗанигә (1818-1889) кагылышлы бай информация урнаштырылган. Анда аның тормыш юлы, иҗаты тулысынча диярлек тасвирлана, Мәрҗанинең әсәрләре хакында татар зыялылары язып калдырган мәкаләләр урын ала. Шулай итеп әлеге 640 битлек китап тулы хокук белән Мәрҗани энциклопедиясе дип саналырга мөмкин һәм бу олугъ шәхеснең иҗатын өйрәнгәндә иң әһәмиятле, иң саллы чыганак булып тора.

Бүгенге заманда Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну арта бара. Иң мөһим бурычларның берсе булып Ш.Мәрҗанинең мирасын халкыбызга кайтару тора. Аның әле нәшер ителмәгән кулъязмалары гасырдан күбрәк вакыт китап киштәләрендә ята. Нәшер ителгән әсәрләре дә хәзер яңадан нәшер ителүне сорый.

Әлеге җыентыкта “Мәрҗанинең фикъһ даирәсендә хезмәтләре” дигән бүлек бар. Аны төзүче күренекле татар зыялысы Таһир Ильяс. Ул Мәрҗанинең фикъһка караган кулъязмаларын биредә бастырып шул заман татар укучыларына тәкъдим итә.

Мәрҗанинең Коръәнне тәфсир итүгә багышланган язмалары бүген дә актуальлеген югалтмый. Шуны истә тотып, әлеге публикация әзерләнде һәм татар укучысына тәкъдим ителә.

* * *

Тәфсир фәнендә китаплары танылган оста һәм тәҗрибәле мөфәсирләр (тәфсир төзүчеләр) арасында Тәфсир-е Кәшшаф, Тәфсире-л-Бәйзави һәм Тәфсир-е Мәдарик билгеле. Бу өч тәфсирдә язылган нәрсәләрнең күбрәге пәйгамбәребездән яки аның сахабаларыннан риваять ителгән...

  1. Коръән аятьләрен тәфсирләүдә иң яхшы юл – Коръәннең үзе. Бер урында кыскача сөйләнгән нәрсә, икенче урында озын сөйләнгән була, шуның илә кыскаларын аңлатып һәм тәфсилләп була.
  2. Соңыннан пәйгамбәребезнең хәдисләре белән.
  3. Соңыннан сахабаларының сүзләре илә тәфсир итәләр. Чөнки сахабаларда дөрес аңлау, күркәм гамәл кылу өстенә, аятьләрнең ничек иңдерелүе турында да белеп була. Аеруча изге юлдан киткән хәлифләр кебек бөек акыл ияләрендә сүз дә юктыр.

Бөек Ибен Мәсгуд болай ди: “Бездән бер кеше ун аять өйрәнсә, бу аятьләрнең мәгънәләрен өйрәнмичә торып, башка аятьләргә күчми торган иде”.

Шунысы күренә: сахабалар Коръәннең аерым сүзләрен генә өйрәнмичә, тәфсир вә мәгънәләрен тоташ өйрәнгәннәр. Шуның өчен аларның тәфсирләренә таянырга яраклы.

Пәйгамбәребезнең иярченнәреннән ирешкән тәфсирләр турында кабул ителү-ителмәү мәсьәләсендә Ислам галимнәрендә төрле фикерләр бар, Шогъбә болай дигән: “Иярченнәрнең сүзләре бер-берсеннән аерылып дәлил өчен ярамаган кебек, тәфсирдә дә ничек ярасын”.

Сәфьян әс-Сәүри әйткән: “Мөҗтаһидтән бер тәфсир риваять ителсә, шул җитә”. Ибан бине Салих Мөҗтаһиднең үзеннән шундый сүзләрне риваять кыла: «Мин Ибен Габбаска өч мәртәбә Мөсхәфне тәкъдим иттем, һәрбер тапкыр тәкъдим иткәндә, башыннан ахырынача һәрбер аятьтә туктатып тәфсирен сорыйдыр идем”.

Икенче мәсьәлә турында сөйләсе килә.

Кайчакта мөфәсирләр яһүд һәм христиан сүзләрен китер. Мондый сүзләр өчкә бүленә:

  1. дөреслеге мәгълүм булган сәзләр, бу сүзләрне сөйләүдә зарар юк;
  2. ялганлыгы ачык мәгълүм булган сүзләр, боларны, табигый, алмаска вә сөйләмәскә тиеш була;
  3. дөрес яки ялган булганлыгы ачык мәгъләм булмаган сүзләр, мондый сүзләрне сөйләүдә зарар булмаса да, чын да, ялган да дип әйтмәскә, һәм һичбер урында дәлил итеп китермәскә тиеш. Рәсүлебез әйткән: “Яһүдләр сөйләгәннән зарар юк”.

Әбү әз-Зәннад һәм Ибен Габбастан шундый бер риваять ирешкән: “Тәфсир дүрт төрле”:

1) махсус галимнәр генә белә торган тәфсир;

2) гарәп теленең барлык үзенчәлекләре һәм әдәбиятында хәбәрдар адәм белә торган тәфсир;

3) һәр бер адәм, хәтта гади халык белә торган;

4) Аллаһыдан башка һич бер зат белми торган тәфсир.”

 

Инде бер кеше бер аятьнең тел яки шәригать бәйанынча бер тәфсирен белсә дә, сөйләсә, һич бер зарар юктыр. Чөнки һәрбер гыйлем иясенә сораган вакытта белгәнен әйтергә, яшермәскә тиеш, белмәгәнен сөйләмәскә кирәк. Аллаһ Тәгалә Изге Китапта әйткән: “Без Коръәнне кешеләргә ачып бирдек – алар аны сер итеп яшермәсеннәр”. Хәдис Шәрифтә мондый сүзләр бар: “Берәүдән белем сорап килсәләр, ул аны яшерсә, кыямәт көнендә утлы богаулар белән богауланыр”.

Әбү Даут, Нисаи, Тәрмизи риваять иткән Рәсүлебезнең изге хәдисендә болай дигән: “Берәү Коръәнне үз күзлегеннән яки белемсезлегеннән аңлатса, үз урынын ут эчендә табачак”. Бу хәдиснең ике мәгънәсе бар:

  1. бер адәмнең бер нәрсә тугрысында үзенең фикере һәм ышануы булып, шул ышануы дәлилләү өчен аятьне тартып-сузып булса да, үз ышануына яраклаштырып тәфсир итәр;
  2. Рәсүлебез һәм аның сахабалары ирештергән тәфсирләргә карамыйча, фәкать гарәп сүзләре һәм җөмлә төзелеше ягыннан тәфсир итәләр.

 

Эш шунда ки, Коръәндә аңлашылып бетмәгән аятьләр бар, аларны сүзгә-сүз тәрҗемә итеп кенә аңлап белеп булмый, чөнки берәр нәрсә әйтелмичә калырга, төшерелеп калырга, яки ул нәрсәнең башы-ахыры әйтелмичә калырга мөмкин.

Мәсәлән, бер адәм و اتينا صمودة الناقة مبصرة فالظلموا بها изге аятен ничек язылган шулай тәфсир итсә, مبصرة сүзен хәл функциясендә китереп “сукыр булмаган дөя бирдек” мәгънәсендә ясыячак. Хәл бу ки, монда дөрес тәфсир, مبصرة сүзен әйтелмичә төшереп калдырган آية сүзенә сыйфат ясап مبصرة آية “ачык билгеле” дип аңлашыла. Шулай ук, аятькә сүзгә-сүз тәрҗемә итү күзлегеннән караган кеше بها алмашлыгының да кая караганлыгын аңламый. Моның кебек урыннарда, сүзгә-сүз аңлап тәфсир итү “берәү Коръәнне үз күзлегеннән яки белемсезлегеннән аңлатса, үз урынын ут эчендә табачак” дигән Хәдис Шәриф белән тыела.

Әмма Рәсүлебез һәм аның сахабалары ирештергән, шулай ук гарәп сүзләренең әдәби эшкәртелүен исәпкә алып башкарылган тәфсирләрне һичбер вакытта тыеп булмый. Коръән аятьләрен тәфсир итү бөтенләй тыелган булса, сахабалар тәфсир итмәсләр, тәфсирне бер-берсеннән сорашмаслар, һәм кайбер урыннарда төрлечә фикерләп бер-берсеннән аерылмас иделәр.

Рәсүлебезнең Ибен Габбас хакында кылган догасында, - “Я Аллам, аның хаклыгы – диндә, гыйлеме – аңлата белү сәләтендә”, - дип әйтү тәфсирләрнең һәркайсы пәйгамбәрдән генә өйрәнелми икәнлеген бик яхшы аңлата.

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ