(Казан, 2 ноябрь, « Татар-информ» Сөләйман Нәҗми). 4 ноябрь -Россиядә беренче тапкыр Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн шулай ук игелекле, изге эшләр көне дә булып торырга мөмкин. Шул уңайдан Татарстанда да төрле гаммәви чаралар уздырылачак. Бүген « Татар-информ» агентлыгында оештырылган «түгәрәк өстәл» гә исә 30 елдан артык хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, танылган шәхес Әсхәт Галимҗанов чакырылган иде.

Әсхәт Галимҗанов - Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры, Ленин исемендәге Балалар фондының мактаулы әгъзасы, күп кенә дәрәҗәле исемнәргә ия. Ләкин аның өчен дан - шөһрәт түгел, ә мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итү - мөһимрәк. Гап-гади эшче, үзе әйткәнчә «ат шоферы» хәйрия эшчәнлеген узган гасырның 70 нче елларында ук башлый. Күп итеп мал асрап, аның итен сатып акчасын ятим балалар йортларына тапшыру белән шөгыльләнә ул. Өр-яңа «Нива» машинасын да Казандагы шул ук нарасыйлар йортына тапшырды Әсхәт ага. Чернобыль, Грузидияге, шулай ук Курск атом суасты көймәсендәге фаҗигаләрдән зыян күрүчеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузу дисеңме, ятимнәр йортларына җиһазлар, велосипедлар алып бирү, әле үткән елларны гына берничә «Газель» микроавтобусларын бүләк итү –болар барысы да мәрхәмәтле, киң күңелле эшмәкәрнең кылган изгелекләре. Журналистларга бу хакта ул бик гади итеп сөйли. «Миңа байлык кирәкми . Көчем барда – эшлим һәм кулдан килгәнчә хәйрия эшчәнлегемне дәвам иттерәчәкмен. Ятим бала яки мохтаҗ күзеңә карап торганда - ничек инде үзәгең өзелмәсен,- ди Әсхәт Галимҗанов.

Эшмәкәрнең иң зур теләге, Татарстанда бик матур урында балалар фондын оештыру. Ул - киләчәкнең матур гөлбакчасы, хәйрия эшен көйләп торучы бер үзәк булыр иде. Моннан тыш, Әсхәт Галимҗанов республиканың үтә дә зирәк Илбашы Минтимер Шәймиевкә үзе эшләгән дәвердә үк һәркем сокланырлык бюст койдырырга җыена.

Илкүләмендә танылган мәрхәмәт иясе, җылы куллы Әсхәт Галимҗановны шушы көннәрдә Татарстан һәм Россия Президентлары кабул итәчәк.

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ