Әсхәт Галимҗанов - скверда мәңгеләштерелде

2016 елның 21 гыйнварында булып үткән чираттагы Казан шәһәр Думасы утырышында тарихи карар кабул ителде: 2016 елның 3 гыйнварында бакыйлыкка күчкән легендар татар хәйриячесе Әсхәт Галимҗанов истәлеге мәңгеләштерелде - Меңьеллык мәйданындагы Хәйрияче һәйкәле (Әсхәт Галимҗанов аның үрнәге булып тора) урнашкан скверга аның исеме бирелде.

«Кара Аккош» интернет-журналының кыска белешмәсе:

Әсхәт Галимҗанов Галимҗан улы - күренекле татар хәйриячесе, 1936 елның 2 мартында Болын Балыкчы авылында дөньяга килә. Советлар Союзы чорында ук хәйриячелек эшчәнлеген башлап җибәргәннән соң киң танылу ала, бу вакытта ул Казан колхоз базарында йөкче булып эшли, яшерен сараенда терлекләр үрчетә һәм шуларны саткан акчага балалар приютлары һәм картлар йортлары өчен кирәкле әйберләр: азык-төлек, төрле әйберләр һәм техника ала.

Меценат дип аталуга карамастан, соңгы әйберсен мохтаҗларга биреп, гомере буе ярлы кеше булып кала.

Әсхәт Галимҗан улының бөтен эшләгән игелеген санап бетерү мөмкин түгел, алар меңәрләгән, шулай да менә аларның кайберләре: үз кулы белән йортлар салу һәм аларны балалар йортлары өчен бирү, төрле балалар йотларына 80гә якын автобус һәм машина бүләк итү, Казан уртасындагы үз квартирасын Казахстаннан күченеп кайткан гаиләгә бирү, шулай ук Чернобыль АЭС авариясендә зыян күргәннәргә, җир тетрәүдән соң Әрмәнстан кешеләренә һәм «Курск» атом су асты көймәсендә һәлак булучыларның гаиләләләренә кчалата ярдәм итү.

22.01.2016

Чыганак;  КАРА АККОШ татар интернет журналы

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ