Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика
 Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png 25 май 1920 ел — 25 декабрь 1991 ел

 

Flag of Tatarstan.svg 
  Flag of Tatar ASSR.svg Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png  
  Байрак Герб  
Шигарь
«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»
Башкала Казан
Зур шәһәрләр КазанЧаллыӘлмәт
Тел(ләр) рустатар
Акча берәмлеге сум
Интернет домены .su
Мәйдан 68 000 км²
Халык татарларруслар
Идарә итү төре совет республикасы

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССРТатарстаниске тат. ﺗﺎﺗﺎﺭﺳﺗﺎن ﺋﺎۋﺗِوُﻧِوُﻣﻳﻪﻟئ ﺳِوُۋﺌﺖ ﺳِوُﺗﺳﻳﺎﻟﻳﺳﺗﻳﻙ ﺭﺌﺳﭘِوﺒﻟﻳﻜﺎﺳئِ‎, лат. тат. Tatarstan Avtonomiəle Sovet Sotsialstik Respublikasьрус. Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика) — Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы эчендә булган автономияле республика.

География

ТАССР хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан була.

ТАССР составына кергән территорияләр (%):

Инкыйлабка кадәре адм. берәмллек↓/Ел→ 1920 1921 1922 1923 1924
Казан губернасының Зөя өязе 100 100 98 98 98
Казан губернасының Казан өязе 100 100 100 100 100
Казан губернасының Лаеш өязе 100 100 100 100 100
Казан губернасының Мамадыш өязе 100 100 100 100 100
Казан губернасының Тәтеш өязе 100 100 87 87 87
Казан губернасының Чар өязе 4 4 5 5 5
Казан губернасының Чистай өязе 100 100 95 95 95
Казан губернасының Чуел өязе 0 0 6 6 6
Казан губернасының Ыспас өязе 100 100 86 86 86
Вәтке губернасының Алабуга өязе 10 43 42 42 42
Вәтке губернасының Малмыж өязе 9 9 9 9 9
Вәтке губернасының Сарапул өязе 0 3 3 3 3
Самар губернасының Бөгелмә өязе 70 70 75 75 75
Уфа губернасының Минзәлә өязе 100 100 100 100 100
Сембер губернасының Буа өязе 53 53 41 41 41
Сембер губернасының Сембер өязе 8 8 8 8 8

Тарих

1920 елның мартында Владимир Ленин Мәскәү кирмәнендә Борһан МансуровСәхибгәрәй Сәетгалиев һәм башкалар белән Татарстан республикасы оештыру мәсьәләсе турында фикер алышты.

ТАССР БҮБК һәм РСФСР Халык Комиссарлар Шурасы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителгән.

1990 елның 30 августында ТАССР Югары Шурасы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итте һәм ТАССР исемене Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы исеменә үзгәртеп корды. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслаган һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәртүлерне керткән[1].

Идарә-җир төзелеше

Иң башта ТАССР ун кантонга бүленгән булган: АрчаБөгелмәБуаЛаеш, Мамадыш,    МинзәләЗөяСпасТәтеш һәм Чистай. 1921 елда тагын өч кантон (АлабугаӘгерҗеһәм Чаллы) оештырылган.

1924 елдан кантоннарны юкка чыгару һәм районнар белән алмаштыру процессы башланган, ул 1930 елның 23 июлендә тәмамланган.

1940-еллар уртасына кадәр районнар саны арта барган; мәсәлән, 1948 елда ТАССР 70 районга һәм 3 республика карамагындагы шәһәргә бүленгән.

1950-еллар башында Татарстан һәм Башкорт АССРларны өлкәләргә бүлү проекты тормышка ашырыла башлаган. 1952 елның 8 маенда ТАССР эчендә ике өлкә (Казанһәм Чистай) оештырылган. 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе барлыкка килә. Ләкин Сталин үлеменнән соң бу проект туктатылган һәм 1953 елның 30 апрелендә үк барлык өлкәләр юкка чыгарылганнар.

Моннан соң һәм 1963 елга кадәр районнарны зурайту процессы алып барылган. 1963 елдан кайбер бетерелгән районнарның торгызуы башланды.

Чыганак:  ВикипедиЯ

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ