Яңа рубриканы башлап җибәргәнче шактый киң мәгълүмат кырын актарып чыгарга кирәк иде. Безне бу җирдә булган вакыйгалардан гасырлар аерып тора. Шул сәбәпле, “Татар генераллары” турында язарга алыныр алдыннан тупланган мәгълүмат та нигездә 1812 елгы француз сугыш турындагы мәгълүматларда чикләнде.

1812 елда сугыш башлангач, мөселман халкы да илне саклау өчен дәррәү яуга күтәрелгән. М.И. Платов корпусында башкортлар һәм мишәрләрдән төзелгән 4 полк хезмәт иткән. Аннан да алда, 1806 елда, Русия халкын вербовкалап, ополчение булдыру турында манифест чыкканнан соң, “Урал сыртларыннан” 23 бишйөзле гаскәре полкы походка кузгала. Полкларда 400ләп морзалар һәм кенәзләр була.

 

Мәхмүт Гәрәев

Рәфгатъ Вәлиев

Габделәхәт Габбасов

Мансаф Галиев

Хәбиб Ганиев

Шәйхетдин Кашаев

Таһир Сәйфетдинов

 

Бу сугышларда катнашкан офицер составы турында да мәгълүматлар ифрат чикле. Ул яуларда батырлык күрсәткән аерым шәхесләрне ачыкларга төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең хезмәтләре ачыклык кертә алачак. Мәсәлән, Чакмагыш районында яшәүче Риндант Бакиров үз шәҗәрәсен төзегәндә ерак бабасы Бакиров Асылгуҗаның язмышын ачыклаган. 27 яшьлек егет 1812 еда сугышка алына һәм 4 нче башкорт полкы старшинасы булып тәгаенләнә. Полкта 530 кеше, аларның – 500-е рядовой, 30 - ы командирлар була. Командирлары подполковник Петр Тиханов, ә ярдәмчесе - Асылгуҗа старшина. Соңрак командирлары алышына һәм Асылгуҗа Бакировка 1813 елда “Изге Анна” орденын тапшыру турындагы приказда граф Витгенштейн имзасы тора. Бу бүләк бүгенге Русия Герое данына тиңләшә дип аңлаталар. Белемле, кыю солдатка сугыштан соң морза титулы бирелә. Аның уллары да хәрбиләр була. Бу сугышта катнашкан солдатларга истәлек итеп көмеш медальләр бирәләр. Аларның батырлыклары турында мемуарларда языла.

Бу полкларның 1812 елда күрсәткән батырлыгы турында Русия Президенты В.В Путин 2016 елда матбугат конференциясендә “За суверенитет России” гәзитенең баш мөхәррире Марат Сәгадәтовның соравына җавап биргәндә болай диде: “Башкортстандагы патриотик кәефнең ни дәрәҗәдә булуы безгә мәгълүм, бу - традиция, Башкортстанда ул борынгы вакытлардан ук, һәрвакыт булды. 1812 елгы Ватан сугышына да Башкортстан 16 яшьтән өлкән бөтен ир-атларны атка атландырып фронтка озатуын искә төшереп үтәм. Бөек Ватан сугышы елларында да шул ук хәл кабатланды. Бу без горурлана һәм ярдәм итеп торырга тиеш эш”.

Зур армия составында безнең милләттәшләрдән бик күп батырлар көрәшкән, Парижга да иң беренче татар-башкорт полклары барып кергән. Шул яуларда Русиядә яшәгән бөтен милләт кешеләрне берләштергән зур армия белән Михаил Кутузов (Котдус) татардан чыккан полководец җитәкчелек иткән. Аңа кадәр ил тарихына билгеле бөек полководец Александр Суворовның да чыгышы төркиләрдән булып, фамилиясе “сувар”- атка атланып йөрүче дигәнне аңлата диләр.

Шулай ук билгеле Русия полководецы Ушаковның да тамырлары трөкиләргә барып тоташа. Фамилиясе төркиләрнең “ушак”, безнеңчә “тәбәнәк буйлы, бәләкәй” дигәненнән килеп чыккан.

Һәрбер урысның нәсел шәҗәрәсендә төрки тамырлары ята. “теләсә кайсы урысны яхшылап кырсаң, татар чыга”,- дип Наполеон беренче әйткән диләр бит. В.Путин “Этник татар” Мининның 1612 елда Русияне саклап калуы турында сөйләп, яшь тарихчыларны Русия мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә чакырды.

“Офицерлар” фильмында яңгыраган: “Есть такая профессия – Родину защищать!” дигән канатлы сүзләрне кем генә отып алмады икән? Бу изге һөнәрне сайлаучылар кемнең нинди милләт баласы булуына карамастан,туган иле, халкы өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышка әзер.

Татар генералы Мәхмүт Гәрәев (аның хакында “Өмет”нең 13 санында яздык) төзегән исемлектә 60 шундый югары чинлы хәрбинең исеме теркәлгән. Ләкин анда безнең якташларыбызның барысы да кертелмәгән. Шулай булгач, эзләнүләр дәвам итә. Башкортстанда туып, югары хәрби мәктәпләрдә укып, чын солдат тормышын кичеп, генерал погоннарына ирешкән якташлар турында мәгълүматларны тупларга кирәк булачак әле. Бу эштә, кадерле гәзит укучылар, сез дә катнаша аласыз. Үз якташларыгыз турында хәбәр итегез. Күп очракта гади авыл малайлары булган, солдаттан генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән бөркет йөрәкле ир-егетләр, бөтен татар дөньясына билгеле һәм, төрле сәбәпләр белән исемнәре артык билгеле булмаган милләттәшләр турында бәян итәчәк язмабызга юлны сыздык. Гәзит битендә бу рубрика дәвам итәчәк.

Алсу Төхвәтулина.

Чыганак: http://omet-rb.ru/component/content/category/166-generaly

 

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ