Русия Федерациясе субъекты

Татарстан Җөмһүрияте Республика Татарстан

Flag of Tatarstan.svg Coat of Arms of Tatarstan.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Татарстан Җөмһүрияте

Башкала

Казан

Мәйдан

44-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

67 847 км²
6,4 %

Халык саны

8-нче

- Барлыгы
Халык тыгызлыгы

3 838 230 (2014)

56.57 кеше/км²

ТРП

6-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

1 004,7 млрд. сум (2010)

245,2 мең сум

Федераль бүлге

Идел буе

Икътисади район

Идел буе

Рәсми тел(ләр)

татаррус

Президент

Рөстәм Миңнеханов

Премьер-министр

Алексей Песошин[1][2]

Дәүләт Советы рәисе

Фәрит Мөхәммәтшин
Ил көе Татарстан Республикасы Дәүләт гимны
РФ субъекты коды 17, ЮХИДИ коды — 16, 116
ISO 3166-2 коды RU-TA

ГАТОБК коды

92

Домен

.tatar

Бүләкләр

Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Орден Дружбы народов

Татарстан Республикасы (Татарстанрус. Республика Татарстан) — Рәсәй Федерациясе белән берләшкәнһәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләтТатарстан КонституциясеРәсәй Федерациясе һәм Татарстан арасындагы махсус шәртнәмә нигезендә Рәсәй Федерациясе белән берләшкән җөмһүрият.[3] Татарстан Русиянең Идел буе федераль бүлгесенә керә. Җөмһүрият башкаласы — Казан шәһәре.

«

Татарстан Республикасы суверенитеты, Русия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.

Татарстан Республикасы Конституциясе

»

Русиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).

Географик мәгълүмат

Татарстан Русия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Кама очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән 797 км ераклыгында урнашкан.

Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км. Татарстан чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Татарстан территориясе – урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар. Территориянең 90% диңгез биеклегенән 200 метрдан югарырак.

Татарстан территориясенең 16% урманнар белән капланган. Фаунасында 500дән артык хайван төре бар.

Рельеф

Татарстан Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән 170 м га, ә аерым урыннары 300—350 м га җитә. Күбесенчә, биеклеге 100 м дан узмаган түбәнлекләрдән тора.

Көнчыгыш Аурупа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә, республиканың көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.

Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200—250 м биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.

Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ. б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.

Климат

Гыйнвар аеның урта температурасы −16 °C, июль аеның +25 °C; уртача еллык температурасы — 2-3,1 °C.

Температураның абсолют минимумы −44…−48 °C, максимумы +37…+40 °C.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны 460-520 мм, вегетация чоры 170 көнне тәшкил итә.[4]

Кар капламы ноябрь уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә ул эреп бетә. Кар капламы 140-150 көн ята, аның уртача биеклеге 35-40 см га җитә. Туфракта туң катламының максималь тирәнлеге 110-165 см була.

Чыганак: ВикипедиЯ

 

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ