Чиктәшлек

Як Рәсәй субъекты
Төньяк-көнбатыш Мари Ил (ВолжскМари-ТөрекМорки районнары)
Төньяк Киров өлкәсе (Нократ АланыМалмыж районнары)
Төньяк-көнчыгыш Удмуртия (КизнерАлнашГрахМожгаКече ПургаКыясКаракүл районнары)
Көнчыгыш Башкортстан (Кызыл КамаИлешБакалыШаранТуймазыЯрмәкәй районнары)
Көньяк-көнчыгыш Ырынбур өлкәсе (Северное районы)
Көньяк Самар өлкәсе (КеләүлеШонталыЧаллыбашКошки районнары)
Көньяк-көнбатыш Сембер өлкәсе (Яңа МалыклыМәләкәсИске МайнаСемберЧынлыМайнаСыры районнары)
Көнбатыш Чуашстан (ШомыршаБатырЯлчыкКомсомолЯнтыкОрмарКозловка районнары)

Файдалы казылмалар

Нефть

Республиканың иң зур байлыгы – нефть. Тулаем запас зурлыгы 1 млрд тонна исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле, алар үз эченә 3 меңнән артык ятманы кертә. Лениногорск районында урнашкан Ромашкино нефть чыганагы — Русиядә иң зур чыганклардан берсе; шулай ук Яңа Елхау һәм Савызбаш эре чыганаклары, уртача Баулы чыганагы бар.[5] Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла — нефтьнең бер тоннага якынча 40 м³. Берничә кечкенә табигый газ һәм газ конденсаты чыганаклары булуы мәгълүм.

Күмер

Татарстан территориясендә 108 күмер ятма эзләп табылган. Шуның белән бергә, сәнәгый күләмнәрдә Чулман күмер бассейнының Көньяк Татар, Мәләкәс һәм Төньяк Татар районнарга бәйләнгән күмер ятмаларны гына кулланып була. Күмерләр ятмаларының тирәнлеге — 900-1200 м.

Башка файдалы казылмалар

Республика җирастында известьташ, доломитлар, төзелеш комы, кирпеч балчыклары, төзелеш ташы, гипс, ком-гравий катнашмасы, торф, шулай ук перспективлы нефть битумы, көрән һәм таш күмер, яңа торган сланец, цеолитлар, бакыр һәм бокситларның сәнәгый запаслары бар. Цеолитлы (руда булмаган казылмаларының якынча 50% өлеше), карбонатлы (як. 20%), балчыклы (як. 30%) токымнар, ком-гравий катнашмасы (7,7 %), комнар (5,4 %), гипслар (1,7 %) аеруча мөһимнәрдән саналалар. 0,1 % өлешне фосфоритлар, тимероксидлы пигментлар һәм битумлы токымнар биләп торалар.

Су ресурслары

Иң эре елгалар — Идел (республика территориясе буенча 177 км ага), Чулман (380 км) һәм аның кушлыдыклары — Нократ (60 км) һәм Агыйдел (50 км), алар гомум агып төшкән су микъдарының 97,5% өлешне тәшкил итәләр. Алардан башка, республика территориясе буенча якынча 500 озынлыгы 10 кмдан артык кече елган һәм күп санлы чишмәләр ага. Су ресурсларының зур өлеше Куйбышев һәм Түбән Кама суаклагычларында тупланган. Республика территориясендә 8 меңнән артык күл һәм 7 меңнән артык сазлык бар. Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлеше – Кама-Агыйдел уйсулыгында сазлыклар аеруча күп.

Татарстанның иң эре су объектлары – республиканы төрле максатларда кирәкле су ресурслары белән тәэмин итә торган 4 сусаклагыч.

Җир асты сулары

2005 елдагы хәле буенча, Татарстанда 29 җирасты тозсыз су чыганагы эзләп табылган, запаслары — 1 млн м³/тәүлек, шул исәптә сәнәгый үзләштерү өчен якынча өчтән бер өлеше әзерләнгән.

Минераль җирасты сулары запаслары да күп. 2004 елдагы хәле буенча, минераль җирасты сулары запаслары 3,293 мең м³/тәүлек санны тәшкил итәләр.

Саклана торган табигый территорияләр

2009 елдагы хәле буенча, Татарстанның табигый-тыюлык фонды үз эченә 154 аеруча сакланган табигать урынны кертә, шул исәптә:

 

 
БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ