Тарих. Беренче торак урыннар тарихы безнең эрага кадәр VIII гасырга барып тоташа. Соңрак, IX — XIII гасырларда бу җирләрдә Болгар дәүләте урнашкан булган. XIII гасырда ул монголлар тарафыннан җимерелә, һәм, Чыңгызхан империясенең таркалуыннан соң, Җучи олысы составына кертелгән. XV гасырның башында Олуг Мөхәммәд хан Казан ханлыгының Алтын Урдасыннан бәйсезлеге турында игълан итте. Яңа дәүләт мөстәкыйль рәвештә Мәскәү белән мөнәсбәтләрне төзи башлаган. Казанда Мәскәү яклы фирка (партия) бик көчле булган, чөнки сәүдәгәрлекнең бер өлеше Мәскәү белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә булган; шуның өстәвенә, Мәскәү Казан сәясәтенә зур тәэсир ясаган һәм тәхеткә үзенә кирәк булган ханны утырту өчен аның эчке эшләренә еш кына тыкшынган булган. 1552 елда, Явыз Иван дәверендә, Казан ханлыгы җимерелә һәм Мәскәү патшалыгы составына кертелә. Русия составында Казанны Казан патшалыгы, ә аннан соң Казан губернасы дип атаганнар. Территория үзидарәсез булган — губерна башында император тарафыннан тәгаенләнгән губернатор торган.1920 елда Владимир Ленин тәкъдиме буенча АТССР оештыру турындагы дикрит кабул ителә, ул РСФСР составына керде. Татарстан Республикасы:
- 1990 елның 30 августында Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителде.
- 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады.
- 1992 елның 31 мартында Татарстан Чичәнстан белән берлектә Федератив килешүне имзаламады.
- 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан конституциясе кабул ителде.
- 2000 елдан башлап Конституциягә кертелгән үзгәртүләр нәтиҗәсендә Татарстан — Русия Федерациясе субъекты.
- 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Шурасы Конституциягә кертелгән үзгәртүләрне хуплады.
- 2005 елның октябрендә Татарстан һәм федераль үзәк арасында яңа килешү имзаланды. Килешүдә ике дәүләт теле расланды.
Халык
Халык | 1926 ел[7] | 1939 ел[8] | 1959 ел[9] | 1970 ел[10] | 1979 ел[11] | 1989 ел[12] | 2002 ел[13] | 2010 ел[14] | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
татарлар | 1 164 342 | 48,7 | 1 421 514 | 48,8 | 1 345 195 | 47,2 | 1 536 430 | 49,1 | 1 641 603 | 47,6 | 1 765 404 | 48,5 | 2 000 116 | 52,9 | 2 012 571 | 53,2 |
шул исәптә керәшеннәр[15] | 99 041 | 3,8 | - | - | - | - | - | 18 760 | 29 962 | |||||||
урыслар | 1 118 834 | 43,1 | 1 250 667 | 42,9 | 1 252 413 | 43,9 | 1 328 738 | 42,4 | 1 516 023 | 44,0 | 1 575 361 | 43,3 | 1 492 602 | 39,5 | 1 501 369 | 39,7 |
чуашлар | 127 330 | 4,9 | 138 935 | 4,8 | 143 552 | 5,0 | 153 496 | 4,9 | 147 088 | 4,3 | 134 221 | 3,7 | 126 532 | 3,3 | 116 252 | 3,1 |
удмуртлар | 23 873 | 25 932 | 22 657 | 24 533 | 25 330 | 24 796 | 24 207 | 23 454 | ||||||||
мордва | 35 084 | 1,4 | 35 759 | 1,2 | 32 932 | 1,2 | 30 963 | 29 905 | 28 859 | 23 702 | 19 156 | |||||
чирмешләр | 13 130 | 13 979 | 13 979 | 15 643 | 16 842 | 19 446 | 18 787 | 18 848 | ||||||||
украиннар | … | 13 087 | 16 099 | 16 868 | 28 577 | 32 822 | 24 016 | 18 241 | ||||||||
башкортлар | … | … | … | … | 9 256 | 19 106 | 14 911 | 13 726 |
Телләр: Татарстан Республикасында дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелгән.
Дин: Татарстан территориясендә 1000нән артык дини берләшмә теркәлгән. Татарстанның ике төп дине — ислам һәм христианлык. Ислам инде Идел буе Болгарстанында 922 елда кабул ителгән.
Торак пунктлар
Урын | Шәһәр | Урысча исеме | Халык саны | ||
---|---|---|---|---|---|
1 | Казан | Казань | 1 143 546 | ||
2 | Яр Чаллы | Набережные Челны | 513 242 | ||
3 | Түбән Чулман | Нижнекамск | 234 108 | ||
4 | Әлмәт | Альметьевск | 146 309 | ||
5 | Яшел Үзән | Зеленодольск | 97 651 | ||
6 | Бөгелмә | Бугульма | 89 144 | ||
7 | Алабуга | Елабуга | 70 750 | ||
8 | Лениногорск | Лениногорск | 64 145 | ||
9 | Чистай | Чистополь | 60 703 | ||
10 | Зәй | Заинск | 41 798 | ||
11 | Азнакай | Азнакаево | 34 859 | ||
12 | Норлат | Нурлат | 32 600 | ||
13 | Баулы | Бавлы | 22 109 | ||
14 | Менделеевск | Менделеевск | 22 075 | ||
15 | Буа | Буинск | 20 342 | ||
16 | Әгерҗе | Агрыз | 19 299 | ||
17 | Арча | Арск | 18 114 | ||
18 | Васильево | Васильево | 16 957 | ||
19 | Кукмара | Кукмор | 16 917 | ||
20 | Минзәлә | Мензелинск | 16 474 |
Татарстан — Русиядә бердәнбер ике миллионлы агломерациягә (бер үзәкле Казан һәм күпүзәкле Чаллы (Түбән Кама) агомерацияләре) ия булган төбәк. Республикадә шулай ук ярым миллионлы Әлмәт (Көньяк Татарнстан) агломерациясе бар. Татарстан ике иярчен шәһәр — 155-мең Иннополис фән шәһәре һәм 100-меңле Салават Күпере, — төзелеше алып барыла. Шулай 40-меңле Смарт-сити һәм 157-меңле Яшел Үзән иярчен шәһәрләрне булдыру планда тотыла.
Мәдәният: Тарихи һәм географик факторлары буенча Татарстан күптән ике зур цивилизация һәм мәдәният арасында яши: көнчыгыш һәм көнбатыш. Шушы фактор Татарстанның бай мәдәниятын билгели.
Мәдәни мирасны саклау һәм популяштору эшенең иң күркәм үрнәге — Казан Кремле. Шулай итеп, Казанның 1000-еллыгын билгеләү Татарстанның мәдәни үсешен, дини һәм милли толерантлык идеяләрен билгеләделәр.
Татарстанда 825 газета-журналлар чыга. Шул исәптә шәһәр һәм район газеталары, Алар рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә чыгалар. Республикада 100дән артык милләт вәкилләре яши, 37 милли-мәдәни оешманы берләштергән Татарстан халыклары Ассамблеясы эшли.