Фән һәм мәгариф

Татарстан — көчле фән һәм мәгариф потенциаллы төбәк. Мәгарифтә 170 000 кеше мәшгуль. Урта 11 еллы белем алу мәҗбүри һәм бушлай. Гомумән, Татарстанда 2434 белем бирү учреждениясе бар, барлыгы якынча 600 000 укучы укый.

Иң популяр университетлар:

Административ-территориаль бүленеш

Tatarstan rayonnarı.jpg

Республика территориясе 43 административ районга бүленә. Аларның үзәкләре булып республика карамагындагы — 14, районнар карамагындагы 8 шәһәр, шәһәр тибындагы 8 поселок һәм 16 авыл тора (8 нче кушымтаны һәм 127 нче биттәге картаны карагыз).

Республика карамагындагы шәһәрләр, район үзәкләре булып торсалар да, районнар составына кермиләр, алар турыдан-туры республика хакимияте тарафыннан идарә ителәләр һәм мөстәкыйль административ берәмлекне тәшкил итәләр. Алардан башка ике шәһәр — Казан һәм Чаллы — шәһәр районнарына бүленәләр.

Икътисад

Татарстан — икътисади һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр респ-ка: нефть, химия, нефть химиясе, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча а.х. алга киткән.

Татарстан 6 икътисади районга бүленә: Идел алдыКазанЧулман алдыТөньяк-көнчыгыш Чулман буеКөнбатыш Чулман аръягыКөньяк-көнчыгыш Чулман аръягы.

Транспорт

Республика нык үскән транспорт челтәренә ия. Аның нигезен авиасызыклар, тимер юллар һәм дүрт көймә йөрешле (ИделЧулманНократАгыйдел) елга тәшкил итә.

Русинең иң эре транспорт системалары кисешкән ноктада урнашкан, Татарстан аша Уралның, Себернең, Ерак Көнчыгышның Үзәк Русия һәм кайбер БДБ илләре белән элемтә тормышка ашырыла.

Тимер юл транспорты

Татарстанда тимер юл транспортының үсә башлавы Мәскәү-Казан тимер юлын төзү белән бәйле; 1893 елда Зөя – Мәскәү, ә 1894 елда Казан – Яшел Үзән хәрәкәте ачылган. 1924 елдан Казан – Свердлау тимер юл сызыгы файдалануга тапшырылган. Татарстан территориясендәге баш магистральләр: төньяк (Түбән Карамалы, Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе аша үтә), көньяк (Норлат, Бөгелмә һәм Ютазы аша үтә). Көнчыгышта бу ике магистральне Әгерҗе – Акбаш тимер юлы тоташтыра.

Тышкы икътисади элемтәләр

Русия төбәкләрнең күпчелеге кебек үк, Татарстанның дөньяның күп илләре белән туры икътисади элемтәләр бар, илләрнең кайберәүләрдә Татарстанның тышкы икътисади вәкиллекләре ачылган.

Дәүләт төзелеше

Конституция

Республиканың төп кануны — Татарстан Республикасы Конституциясе. Конституция буенча, Татарстан — демократик хокукый дәүләт. Әгәр Татарстан карамагындагы мәсьәләләре буенча чыгарылган федераль канун һәм Татарстанның хокукый актларына каршы килсә, Татарстанның хокукый акты гамәлдә кала.

Дәүләт башлыгы

Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Татарстан Республикасы Президенты[17].

2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов ант китергәннән соң Татарстан Президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[18][19].

Канунбирү хакимияте

Дәүләт Киңәше бинасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы — Татарстан парламенты, дәүләт хакимиятенең иң югары вәкилле, канунбирү һәм тикшерүче органы. 100 кәнәфидән тора.

2004 елның 26 мартыннан бу вазифаны Фәрит Мөхәммәтшин үтә.

Башкаручы хакимият

Министрлар Кабинеты бинасы

Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы, премьер-министр тарафыннан идарә ителә. 2010 елның 22 апреленнән бу вазифасын Илдар Халиков үтә.

Дәүләт гимны

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,

Да будет мирным твой небосвод!

Единый дом у нас, одна семья,

Живёт в согласии наш народ.

Богатый мудростью седых веков,

Надеждой, верою ты нам стал,

И пусть хранит тебя моя любовь,

Моя Республика, мой Татарстан!

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ