Төп бит » Файлы » Мои файлы

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ. 1нче бүлек
15.09.2014, 00:08

I бүлек

ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ

§ 1. Борынгы ыруглык чорында Татарстан җирләре

Каманың Идел кушылдыгы икәнен һәркайсыгыз белә. Ләкин ул һәрвакыт шулай булды микән? Бик борынгы заманда, бер миллион еллар чамасы элек, геологиядә дүртенчел дип йөртелгән чор башында - безнең төбәктә кеше дигән зат күренүдән күп элек - бу якларда бөтенләй башка төрле табигый шартлар булган. Ул чактагы Көнчыгыш Европаның иң зур елгасы булып Кама елгасы саналган (беренче юл ярган, элгәрге Кама). Аның хәзерге Идел үзәне буйлап аккан бер кушылдыгы булган һәм ул бүген Иделгә Кама коя торган урында элгәрге Камага килеп тоташкан. Бүгенге рәвешендәге Идел ул чакта булмаган әле.

Әгәр дә без бүгенге Идел һәм Кама буйларында фил һәм мөгезборын кебек көньяк җәнлекләрен күрә калсак, үз күзләребезгә үзебез ышанмас идек. Әмма борынгы заманнарда алар безнең җирләрдә дә яшәгәннәр, чөнки ул чакта климат бик җылы булган. Үсемлекләр дөньясы да шул климатка туры килгән - бүгенге чыршы-нарат урманнары урынында җылы яратучан көньяк агачлары үскән.

Бу күренеш көчле суыну, ягъни, фәндә аталганча, Бөек бозлык чоры башлангач үзгәргән. Әлеге хәл моннан 800 мең еллар элек булган. Төньяктагы бозлыклар күп меңьеллыклар дәвамында акрынлап зурайганнар һәм Евразиянең бөтен төньяк өлешен каплап алганнар. 5 млн кв.км мәйданны биләп алган ике чакрым калынлыктагы бозлык көньякка таба шуышкан. Аның кайбер тармаклары көньякта Днепрның түбәнге агымына, ә Идел-Кама бассейнында хәзерге Пермь шәһәре тирәсенә барып җиткәннәр. Безнең җирләрдә салкын, арктик климат урнашкан. Җылы яратучы җәнлекләр үлеп беткән, алар урынына мамонтлар, йөнтәс мөгезборыннар, мәгарә аюлары, төньяк боланнары, ак төлкеләр үрчегән. Шулай ук үсемлекләр капламы да үзгәргән, киң яфраклы урманнарны ылыслы урманнар алыштырган, ә бозлык кырыйларында тундра зонасы барлыкка килгән.

Меңьеллыклар үтә торган. Климат акрынлап җылынган, бозлык эреп чигенгән, ә бу хәл елгалар челтәрендә, аларның агышында зур үзгәрешләр барлыкка китергән. Бозлык астыннан агып чыккан куәтле ташкыннар Камага килеп кушылганнар һәм аны «урталай кискәннәр». Шул рәвешле хәзерге Идел барлыкка килү процессы башланган. Бозлык һаман эри барып, төньякка таба чигенгән. Бозлык чоры моннан 25 мең еллар элек төгәлләнгән, ә бозлык үзе өлешчә Төньяк боз океанында һәм Гренландиядә генә сакланып калган.

§ 2. Идел һәм Кама буйларында иң борынгы кешеләр

Идел һәм Кама бассейнында иң беренче кешеләр бозлык чорында, урта палеолит дип аталган заманда ук күренә башлаганнар.

- - - - - - - - - -

Палеолит - иң борынгы таш гасыры дигәнне аңлата (ике грек сүзеннән: «палайос» - борынгы һәм «литос» - таш). Палеолит - кешелек тарихының иң борынгы чоры - өч миллион чамасы елга сузылган. Үз чиратында ул өч этаптан тора: түбәнге палеолит (иң борынгысы һәм иң озагы), урта һәм югары (соңгы) палеолитлар. Иң борынгы кеше, аның хайваннар дөньясыннан аерылу тарихы Евразиянең көньяк киңлекләрендә һәм экваториаль Африкада барса, аның Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел-Камада килеп чыгуы нәкъ урта палеолит чоры белән бәйле.

- - - - - - - - - -

Бу хәл 80 - 100 мең еллар чамасы элек була. Шушы чорда яшәгән кешеләрнең иң борынгы торулыклары безнең Татарстанда, Иделнең уң ярында хәзерге Тәтеш районының «Красная Глинка» дигән җирендә табылды. Шулай ук Кама буйлап югары күтәрелгәч, аның кушылдыгы Чусовой елгасы бассейнында һәм Пермь өлкәсендә кайбер торулыклар ачылды. Урта палеолит - неандерталь кешесе яшәгән чор. Сөяк калдыклары беренче тапкыр Германиянең Неандерталь үзәнендә табылганга күрә, бу иң борынгы кешеләр фәндә шул урын исеме белән аталганнар. Кешенең үсеш чылбырында неандерталь иң борынгы маймыл-кеше белән бүгенге кеше арасындагы буынны тәшкил итә. Неандертальләр - беренче аучылар; тупас һәм бик гади хезмәт кораллары - чапкычлар, кыргычлар, таш пычаклар белән эш иткәннәр, күмәкләшеп кыргый җәнлекләр аулаганнар һәм табышларын тигезләп бүлгәннәр. Неандерталь базык гәүдәле, киң күкрәкле, зур башлы, көчле кеше; аяклары кыска, тез тирәсенә күтәрелгәч бөгелгән һәм куллары шактый озын булган.

40 мең еллар чамасы элек соңгы палеолит дәвере башланган. Бу чор тышкы кыяфәте белән хәзерге кеше - латинча Homo Sapiens (акыллы кеше) барлыкка килү белән үзенчәлекле. Фәндә аларны шулай ук кроманьоннар дип атау тәртибе кабул ителгән (скелетлары беренче булып Франциянең Кро-Маньон авылы янында табылганга күрә). Алар инде неандертальләргә караганда зуррак төркемнәргә берләшкәннәр; аларда беренче ыруглар барлыкка килгән, бөтен кешеләр дә тигез хокуклы булган, күмәк тормыш иткәннәр. Ирләр көнозын ауда йөргән, ә башка бөтен эш, шул исәптән балаларны тәрбияләү - барысы да хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Күмәкләшеп көн күрү нәтиҗәсендә бала бары әнисен генә белгән, әнисенең ыруында үскән. Шул рәвешле борынгы ыруглык тормышы үзе хатын-кызны хуҗалык һәм җәмгыять тормышында өстенлекле булырга этәргән. Нәкъ менә шуңа нигезләнеп, борынгы ыруглык җәмгыятенең баштагы дәвере матриархат чоры дип атала (ике сүздән тора: латинча «матре» - ана һәм грекча «архе» - башлангыч, өстенлек, хакимлек дигәнне аңлата).

Табигатьнең рәхимсез көчләре алдында кешенең көчсезлеге борынгы табынулар барлыкка килүгә этәргән. Борынгы кеше һич төшенә алмаган: ни өчен яшен яшьни дә күк күкри? Төнге караңгылык аны һәрчак куркуда, шомда тоткан, чөнки һәр тау куышында яки әрәмә эчендә ерткыч җәнлек очравы мөмкин. Табигатьнең аңлашылмаган һәр күренешен ул табигый булмаган көчләр эше дип караган, кешеләр төрле җәнлекләрдән һәм үсемлекләрдән килеп чыккан дип ышанган. Мондый борынгы дин тотемизм (әйбергә табыну) дип атала.

Нәкъ менә шундый дин-табынулар белән бер үк вакытта таштан хатын-кыз сыннары һәм кыяларга җәнлек сурәтләре ясау рәвешендә борынгы сәнгать тә туа башлый. Борынгы заманнарда кыяга рәсем ясау сәнгатенең гүзәл үрнәкләре, чын җәүһәрләре беренче буларак безнең илдә - Уралда Шүлгәнташ мәгарәсендә табылды. Андагы эчке биек кыя битләренә кызыл буяу белән мамонтлар, атлар һәм мөгезборын сурәтләре ясалган.

Күптән түгел Татарстан җирендә дә борынгы кеше ясаган уникаль рәсем табылды. 1970 еллар башында Иделнең уңъяк яры буеңда, Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы янында, яр астыннан мамонтның казык теше сыныгы килеп чыга. Менә шул тешкә... мамонт сурәте ясалган. Шунда ук бу җәнлекнең урт тешләре дә казып чыгарылган. Елга яры буендагы ишелмәдән боларны 35нче урта мәктәпнең (хәзер Казан шәһәренең 1нче татар гимназиясенең) 9-10 класс укучылары Рәмил Йосыпов, бертуган Камил белән Шамил Миңлебаевлар табып алган. Кызганычка каршы, ул урында вакытында археологик тикшеренүләр ясалмаган. Бу табылдыклар турында бары тик соңгы вакытта гына билгеле булды.

Соңгы палеолит кешеләренең торулыклары Татарстанда Идел, Кама буйларында һәм республиканың көнчыгышында Ык елгасы тирәсендә табылды.

12 - 14 мең еллар элек мезолит дәвере - урта таш гасыр чоры башлана («мезос» - урта һәм «литос» - таш дигән сүз). Бозлыкның тәмам чигенүе нәтиҗәсендә безнең якларда хәзергегә якын климат урнаша. Кешене инде ау гына канәгатьләндерә алмый, чөнки мамонт, йөнтәс мөгезборын һәм мәгарә аюы кебек эре җәнлекләр үлеп бетә, боланнар һәм ак төлкеләр төньякка таба күченә. Кешеләр балык тоту һәм, кайбер кыргый җәнлекләрне кулга ияләштереп, йорт хайваннары асрау белән шөгыльләнә башлыйлар. Кеше ук һәм җәя уйлап таба. Дөрес, ул вакытта әле укның очы таштан гына була.

Мезолит кешеләренең яшәү урыннары безнең республика җирендә Каманың түбән агымында сул яр буйлап, Агыйдел һәм Ык тамагында, Зөя буенда, Кама тамагы һәм Тәтеш янында Иделнең уң ярында табылды.

§ 3. Яңа таш гасыр

Кеше яңа таш гасырга - безнең эрага кадәр IV һәм III меңьеллыкларны эченә алган неолит чорына («неос» - яңа) аяк баса. Бу чорда Идел һәм Кама буйларында кешеләр инде күбрәк күренә башлый. Хәзерге Обсерватория, Займище, Боровое Матюшино тирәләрендә, ә Кама буенда елга тамагыннан башлап Агыйделгә кадәр арада анда-санда агач йортлы торулыклар урнашкан булган. Аларда гаиләләре белән аучылар, балыкчылар һәм иген үстерүчеләр яшәгән.

Неолит чорында таш корал ясау эше камилләшкән - кешеләр балта, пычак һәм башка коралларның йөзен шомарту, үткенләү ысулларын уйлап тапканнар. Коралларны шундый нык һәм үткен итеп эшләгәннәр ки, пычаклар белән хәтта кырынырлык булган. Таш балталарны һәм чүкечләрне элеккечә таякка бәйләп беркетү белән генә канәгатьләнмичә, аларны тишеп агач сапка утыртканнар.

Неолитны башкача неолит революциясе дип тә атыйлар. Барыннан да элек ул хуҗалык итүдә әзерне үзләштерү алымыннан (аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнүдән) җитештерү алымына, икенче төрле әйткәндә, җир эшкәртүгә һәм хайван асрауга күчүне аңлата. Шул рәвешчә, кешелек тарихында беренче тапкыр буларак утрак яшәү рәвеше туа: иген үстерү һәм терлек асрау барлыкка килә, аучылык камилләшә, балык тоту җиңеләя. Кешеләр көймә ясарга өйрәнәләр. Тукучылык һәм балчык савыт ясау уйлап табыла.

Неолит революциясенең бу казанышлары борынгы кешеләрнең тормышын шактый җиңеләйтеп кенә калмаган, ә җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен дә зур этәргеч булган. Әлеге казанышлар һәм яңалыклар борынгы кеше тормышында, әлбәттә, искиткеч зур урын алып торганнар, һәм аларның һәркайсы турында озак сөйләп булыр иде. Тик без биредә шул яңалыкларның берсенә генә кыскача тукталып китәбез.

Сүз керамика - балчык изеп савыт-саба ясарга өйрәнү турында бара. Чүлмәк ясау, әйтик, иген үстерү яки терлек асрау шөгыле белән чагыштырганда әлләни зур казаныш та түгел сыман. Ләкин ул беренче карашка гына шулай. Төптәнрәк фикер йөртеп карасаң, бөтенләй башка нәтиҗә чыга. Иң элек, әлеге балчык чүлмәк, кул белән генә әвәләнгән булуына карамастан - борынгы кабиләләр тормышында һәм көнкүрешендә утка куеп була торган беренче савыт ул. Әгәр элек кешеләр итне чи, ярым чи көе яки күмер өстендә аз-маз кыздырып кына ашаган булсалар, чүлмәк ясау юлын тапкач, аш пешерергә, өреле шулпа ашарга өйрәнеп алганнар. Сөтле азыклар саклау, шифалы үләннәр кайнату балчык савытлар барлыкка килгәч кенә мөмкин булган. Савыт-саба калдыклары матди культура тарихын өйрәнүдә фәнгә бик ярдәм итә. Борынгы җәмгыятьнең безнең көннәргә кадәр яхшы сакланган истәлеге буларак, алар археологик культураларны билгеләгәндә, шул чор кешеләренең тормышы һәм көнкүреше, урыннан-урынга күченеп йөрүләре мәсьәләләрен, башка культуралар белән бәйләнешләрен өйрәнгәндә бик күп кыйммәтле белешмә бирәләр.

Неолит чорында җәмгыять тормышында, рухи мәдәнияттә зур үзгәрешләр туган. Ырулар кабиләләр булып берләшкәннәр, этник төркемнәр оеша башлаган (борынгы грек сүзе, “этнос” кабилә, халык дигәнне аңлата). Нәкъ шушы чорда хәзерге һинд-европа һәм фин-угор халыкларының борынгы бабалары формалашкан, аерым археологик культуралар туган.

- - - - - - - - - -

Археологик культура - бер үк вакыт, уртак мәйдан һәм уртак матди культура белән билгеләнүче археологик истәлекләр җыелмасы. Ул нинди дә булса кабиләләр берлегенә туры килә. Әгәр археологик культура тарихи исеме безгә билгеле булмаган берәр борынгы кабиләдән калган булса ул үзенә генә хас булган яки беренче тапкыр өйрәнелгән истәлек исеме белән, ә кайчак бу культураның үзенчәлегеннән чыгып шартлы рәвештә атала. Көнчыгыш Европаның һәм Татарстанның кайбер археологик культуралары турында түбәндә кыскача сөйләп үтәрбез.

- - - - - - - - - -

Меңьеллыклар үтә, торган. Хайваннар дөньясыннан аерылып чыгып, кеше үзенең “сабыйлык” чорларын - таш гасырны узган. Бу дәвер аның өчен авыр булганмы, әллә аны “алтын гасыр” дип атап буламы икән? Юк, бу борынгы чор кешесе өчен җиңел булмаган. Җир өстендә җәнлек, кош-корт, ә суда балык күп булуга карамастан, аларны таш балта яки уклар ярдәмендә генә аулау бик кыенга туры килгән. Берничә йөз мең елларга сузылган бозлык чорында кеше салкын тау куышларында, бөтенләй җайланмаган, шыр буш, гади куыш-торакларда интеккән, үзе дә белмәгән чирләрдән җан биргән. Башлыча иттән генә торган гел бертөрле азык аның гомерен кыскарткан. Белгечләр фикеренчә, мәсәлән, неандерталь кешесе, яшь чагында ничек кенә таза, көчле булмасын, 50 яшьләрендә инде бетерешкән картка әйләнгән.

Әмма, нинди генә авырлыкларга да карамастан, тормыш барыбер үзенекен иткән, кеше торган саен тәҗрибәлерәк, акыллырак була барган, һәм һәр буын үзеннән соң киләсе буыннар өчен камилрәк нигез салып калдырган.

§ 4. Борынгы кешеләр тормышыннан

...Менә икенче атна инде Амо һәм аның иптәшләре юлбарыс эзеннән баралар. Бу якта яши торган юлбарыс түгел ул, ә су басудан качып, монда кояш чыгышы ягыннан килде. Килеп тә чыкты, Олы су үзәнендә яшәп ятучы Барс кабиләсенә күп зыян да салды - уннан артык кешесен тотып ашады. Башта ул аудан кайтканда бүтәннәрдән арттарак калган Камны эләктереп алды да, авызына адәм ите кергәч, тәмам котырды. Аннары берничә тапкыр суга баручы хатыннарны эләктереп алып китте.

Кабилә башы Фау аксакалларны җыйды. Алар шундый карарга килделәр: ялгыз йөрмәскә, суга кораллы сакчылар белән бергә җыйнау барырга; бала-чаганың яланга чыгып уйнап йөрүләрен туктатырга, гомумән, һәркемгә һәр адымында сак булырга, кирәге юкта торулыктан чыгып йөрмәскә.

Кояшлы иртә. Һәркем үз эшендә. Хатын-кызлар кайсы тире кыра, кайсы ит пешерә. Ирләр ауга җыена, төнгә калмыйча әйләнеп кайтырга кирәк. Кырый чатыр янындагы агачлар арасында уйнап йөрүче малайларның берсе кинәт кычкырып җибәрде, һәм бөтен кешенең күз алдында юлбарыс кабилә башының биш яшьлек улын эләктереп алып китте. Бала акыра, чәбәләнә. Бер мәлгә барча халык тынып калды. Фау агарынып китте. Ләкин шунда ук үзен кулга алды һәм бер төркем иргә сөңге һәм чукмарларын алырга боерды.

Төркемдә Амо да бар иде. Алар ерткыч эзе буйлап озак бардылар. Ул арада кич тә җитте. Аучылар Бүре елгасы буйларын соңгы тапкыр әйләнеп чыгарга уйлап текә яр башына күтәрелгәннәр иде, түбәндә тамагын туйдыргач ял итеп ятучы юлбарысны күреп алдылар. Кырыенда бала сөякләре аунап ята. Фау җан ачысы белән акырып җибәрде һәм бар көченә сөңгесен томырды. Юлбарыс ялт читкә тайпылды һәм камыш арасына кереп юк булды. Фау җиргә капланып башын бәрә-бәрә, бармаклары белән җирне тырнап үкси-үкси елады. Моңарчы күз яшенең нәрсә икәнен дә белмәгән имәндәй таза ир кешенең елавын карап торуы авыр иде. Амо Фауның үзен дә, аның һәлак булган улын да нык жәлләде. Кабилә башы, шулай итеп, бердәнбер улыннан язды, хәзер аның Гулана атлы җиткән кызы гына калды. Әйе, кояшта янган коңгырт тәнле, озын кара чәчле, кара күзле Гулана...

Амо юлбарысны үтерергә ант итте.

Шушы вакыйгадан соң Фау ничектер кинәт картаеп китте, сулды, чәчләре агарды. Аның, бала кайгысыннан башка, кабилә өчен борчылулары да җитәрлек иде. Кешеләр, суга бару яки ауга кузгалу түгел, чатырларыннан чыгарга да курка башладылар. Ит бетеп килә, кабиләне ачлык көтә. Нишләргә соң?

Улы өчен үч алу теләге никадәр көчле булмасын, Фау үзенең кабиләне ташлап юлбарысны куа китәргә һич тә хакы юклыгын яхшы аңлый иде. Ул, кешеләрне җыеп, соңгы сүзен әйтте:

- Кем дә кем адәм ашаучы юлбарысны үтерә, Фау аңарга үзенең кызы Гулананы бирәчәк. Ул батыр Фау үлгәннән соң кабилә башы булып калачак!

Амо сикереп торды.

- Барс кабиләсен бәладән Амо коткарачак, - диде ул. Һәм үзенә ике ярдәмче бирүне сорады.

Шундук ике аучы торып басты. Аларның берсе - Амо белән бергә уйнап үскән һәм бергә ауга йөргән Рану иде. Ул таза, чыдам, һәрвакыт ышанычлы юлдаш. Икенчесе - Тхи. Дөрес, Амо аны бик үк яратып бетерми, астыртын дип уйлый, хәтта бераз Гуланага да көнли иде. Әмма, аның иң оста сөңге атучы икәнлеген искә алып, Амо каршы килмәде. Ул үзе чукмар белән сугуда дан тота: авыр имән чукмары белән күпме ерткычның башын ярды икән инде!

Башта алар Олы су буйлап югары күтәрелделәр. Мамонтлар үзәнен әйләнеп үттеләр. Бүген икенче атна китте, ерткычны күздән ычкындырдык бугай дип курыкканнар иде, ләкин, комлыкка чыккач, юлбарысның тау итәгендәге таллыкка таба киткән эзләрен шәйләп алдылар. Көтмәгәндә яңгыр коя башлады. Ул көне буе туктамады. Кич булды. Төн үткәрү өчен ышык җир табарга кирәк иде. Бәхетләренә каршы, алар тау итәгендәге зур ташлар арасында бер куышлык күрделәр. Тик бүген аларга учак тергезергә мөмкин булмаячак. Һәр аучының билбавындагы тире капчыгында чакма ташы белән коры мүге бар барын, тик шундый яңгырда коры агачны каян табасың. Төнге ерткычлардан саклану өчен, алар чиратлашып сакта торырга булдылар.

Беренче булып Амо басты. Тирә-як дөм караңгы иде. Озакламый яңгыр туктады, ерткычлар төнге ауларына чыктылар. Бүреләр улый, шакаллар шыңшый башлады. Аларга сыртланнарның җирәнгеч көлүе кушылды. Кайдадыр арыслан үкереп җибәрде, бөтен үзәнлек тетрәп китте. Җирнең юеш булуы файдага иде, чөнки җәнлекләр аучыларның эзен сизә алмадылар. Җитмәсә тагы җил дә ерткычлар оясы булган урман ягыннан исте.

Амодан соң Тхи сакка басты, таң алдыннан аны Рану алыштырды. Берзаман Амо иптәшенең эндәшүенә уянып китте:

- Амо, Тхи, торыгыз, юлбарыс!

Аучылар сикереп торып коралларына ябыштылар. Юлбарыс сак кына үзәнлеккә таба төшеп килә иде. Ерткычның ташларны кай тирәдәнрәк әйләнеп үтәчәген чамалап, Амо үзенең дусларына ташлар артында күренми торырга һәм юлбарыс алар турысына килеп җиткәч тә сөңге атарга кушты; ә үзе, чукмарын күтәреп, бик зур бер таш артына посты. Менә, ниһаять, юлбарыс куыш турысына килеп җитте - аның өстенә сызгырып сөңгеләр очты, кемнеңдер сөңгесе ерткычның кабыргасына барып кадалды. Юлбарыс бер якка ыргылды. Амо нәкъ шуны гына көткән иде: атылып ерткычның юлына аркылы төште һәм үзенең искитмәле зур чукмарын бөтен көченә кизәнеп аның өстенә орды. Шыртлап сынган тавыш ишетелде; ерткычның сырты сынды һәм ул авып китте. Чукмарның икенче тапкыр оруы юлбарысның башына туры килде.

Амо һәм аның юлдашлары юлбарысның тиресен тунап кабилә торулыгына таба кайтырга кузгалганда, кояш чыгып килә иде инде...

Шушындыйрак вакыйга Көнчыгыш Европада яисә җир шарының башка берәр төшендә булгандырмы - анысының аерым әһәмияте юк. Борынгы кешеләр тормышындагы хәлләрне шулайрак күз алдына китерергә мөмкин.

§ 5. Металлургиядә беренче уңышлар

Борынгы кеше яңа таш гасырында нинди генә казанышларга ирешмәсен, барыбер бөтенләе белән табигатькә бәйле булып яшәгән. Мәгъдәннән, ягъни металлдан файдалану, аннан төрле эш һәм сугыш кораллары ясау башлангач, бу бәйлелек бераз кими төшкән. Борынгы җәмгыять тарихындагы ике зур казаныш - игенчелек һәм терлек асраучылык янына тагын өченчесе: металлургия дә өстәлгән. Дөрес, һәр башлангыч кебек үк, баштарак ул да камил булмаган әле. Башта зур булмаган бер аралык бакыр дәвере, фәнчә әйткәндә энеолит яшәп ала, латинча ул бакыр-таш дигәнне аңлата («энеус»* - бакыр). Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр - бакырга аккургаш куша башлаганнар. Шул рәвешчә 90% бакырдан һәм 10% аккургаштан торган бронза барлыкка килгән.

Баштагырак чорда бронза тиз генә киң кулланылышка кереп китмәгән әле; кешеләр һаман да таш корал ясауларын дәвам иткәннәр, коралның йөзен үткенләү белән генә чикләнмичә, аны бөтенләе белән шомартып, уңайлы итеп эшләү алымнарын тагы да камилләштергәннәр. Әмма металл ташны торган саен ныграк кысрыклаган, кешеләр аның өстенлегенә тиз арада ышанып алганнар. Элек таш балта ватылса, аны ташлап кына калдырганнар, хәзер исә яраксыз хәлгә килгән бронза коралны чыгарып ыргытмаганнар, ә яңадан эретеп, аннан башка корал ясаганнар. Бронзадан шулай ук төрле көнкүреш кирәк-ярагы һәм бизәнү әйберләре эшли башлаганнар.

Бронза безнең эрага кадәр III меңьеллыкта ук табылган булса да, II меңьеллыкта гына киң кулланышка кергән, бу чор бронза гасыры дип атала. Бронза гасыры - төрле континентлардагы күп кабиләләр тормышында бик зур капма-каршылыклар туган дәвер ул. Шушы чорда кешелек цивилизациясенең беренче учаклары булып көньякта - Мисырда, Грециядә һәм Якын Көнчыгышта, шулай ук Кытайда һәм Һиндстанда югары үсешкә ирешкән антик һәм көнчыгыш мәдәниятеннән булган колбиләүчелек дәүләтләре барлыкка килгән. Ә Евразиянең төньяк өлешендә, шул исәптән безнең төбәкләрдә, борынгы ыруглык җәмгыяте өстенлек иткән.

Бронза гасыры заманында бүгенге Татарстанның бөтен җирендә диярлек кешеләр яшәгән. Камадан көньяктарак борынгы Көнчыгыш Европаның иң зур археологик культурасы булган Бура культурасы кабиләләре көн иткәннәр. (Ул кабиләләр кеше үлгәч аны кабер эченә кертеп ясалган кечкенә бураларда күмә торган булганнар. Культурага исем дә шартлы рәвештә шул йолага нисбәтле бирелгән.) Бу культураның көньяк чикләре Каспий һәм Кара диңгезгә кадәр диярлек барып җиткән. Иделнең уң ягындагы көнбатыш районнарда һәм Зөя елгасы тирәсендә Абашево, ә аларга кадәр Баланово культурасы кабиләләре яшәгән; алар Чуашиянең шул исемдәге авылларына бәйле рәвештә аталганнар, чөнки шунда иң әһәмиятле археологик истәлекләр тикшереп өйрәнелгән. Ә Камадан төньякка таба Казан яны культурасы кабиләләре көн күргән. (Бу кабиләләрнең яшәгән урыннары иң башта Казан тирәсендә табылган.)

Бронза дәвере чагыштырмача озакка бармый - б.э.к. II меңьеллыкка гына туры килә. Металл әйберләр куллану төсле металлургияне үстерүгә, алардан затлырак булган алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясауны җайга салып җибәрүгә юл ачкан. Тиздән, б.э.к. I меңьеллык башында, беренче тимер әйберләр барлыкка килгән һәм тиз арада бронза әйберләрне кысрыклап чыгарган. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда каты, чыдам һәм табигатьтә күбрәк очрый. Шуның өстенә, тимерне эретеп алуы да артык кыен түгел, мәшәкате дә азрак, чөнки сирәк табыла торган аккургашны өстәмә кушылдык чимал буларак куллануның кирәге калмый.

Тимер кораллар кешегә зур мөмкинлекләр ачкан: җирне тизрәк һәм яхшырак итеп эшкәртергә, димәк, җир мәйданын киңәйтергә мөмкинлек туган. Кешеләр элек ачык яланнарда яшәгән булсалар, хәзер үз авылларын биек җир өемнәре белән әйләндереп ала башлаганнар. Булачак шәһәрләрнең башлангычлары - беренче ныгытмалы урыннар яки, археология теле белән әйткәндә, шәһәрлекләр барлыкка килгән.

- - - - - - - - - -

Тимер дәверенең башлангыч чоры шәһәрлеге - ыруның җир өемнәре һәм казылма чокырлар белән уратыл алынган яшәү урыны, яки якын-тирә торулыклардагы кешеләрнең үзләренә һөҗүм булу куркынычы очракларында качып котылу өчен эшләнгән качулык урыны калдыгы ул. Соңгырак вакытлар - урта гасырлар өчен шәһәрлек төшенчәсенең мәгънәсе киңрәк: болар инде элекке шәһәрләр яки аларның кремльләре, феодаль кирмәннәр һәм бик мөһим хәрби-стратегик һәм сәүдә юлларындагы, чик буйларындагы хәрби ныгытмалар урыны дигәнне аңлата. Ыруның саклану урыннары булган шәһәрлекләр һәм урта гасырдагы хәрби ныгытмалар гадәттә елга яисә тирән чокырларның биек текә ярлары өстенә урнашканнар.

- - - - - - - - - -

§ 6. Ыруглык җәмгыятенең таркалуы

Кешелек цивилизациясе таңында яшәгән борынгы ыруглык төзелеше акрынлап таркалган. Иген игү һәм терлек асрау шөгыльләренең үсүе, тимердән ясалган хезмәт һәм сугыш кораллары белән эш итү ир-атны җәмгыятьтә төп рольне башкаручы кеше дәрәҗәсенә күтәргән, матриархат дәвере сүнүгә барган, аталар ыруы - патриархат (борынгы грекча «патер» сүзеннән) урнашкан.

Металл кораллар камилләшә барган саен, хезмәт җитештерүчәнлеге дә үскән. Кешеләр азык-төлекне үзләренә кирәк булганнан күбрәк туплый башлаганнар. Шул продуктларның һәм көн күрү өчен кирәкле башка әйберләрнең артык өлешен акрынлап кабилә башлыклары үзләштерергә тотынган. Бүгенгечә әйткәндә, социаль тигезсезлекнең иң беренче билгеләре калкып чыккан. «Борынгы коммунизм» бетүгә якынайган.

Хәзерге Татарстан җирендә һәм аңа күрше районнарда тимер дәверенең баштагы чорын - б.э.к. I меңьеллыкны үз эченә алган вакытны - шактый билгеле булган берничә зур археологик культура аша күзалларга мөмкин. Б.э.к. VIII - III гасырларда Урта Идел һәм Кама буеның байтак төбәкләрендә Ананьино культурасы кабиләләре яшәгән (Алабуга районының Ананьино авылы исеменнән алынган, узган гасырда ук шул авыл янында әлеге культураның бик бай истәлекләре өйрәнелгән). Ананьино культурасы чоры - Урта Идел буеның, хәтта антик дөньяга кадәр барып җитеп, бик күп кабиләләр һәм халыклар белән тышкы элемтәләр урнаштыру вакыты ул.

Безнең төбәкнең шул чордагы көньяк грек-скиф дөньясы белән элемтә тотканлыгына бик тә кыйммәтле, бөтен Урта Идел өчен уникаль табыш булып саналган, б.э.к. VI гасырда, ягъни моннан 2500 еллар элек ясалган бронза көзгеләр ышандыргыч дәлил булып тора. Алар соңгы елларда гына Казан суы буенда, Иске Казан янында табылды. Ике көзгенең берсе аеруча зур кыйммәткә ия. Аның сарык башы рәвешендә, фәндәгечә әйткәндә «җәнлек стилендә» эшләнгән тоткасы, сабы бар. Фараз итсәк, ул көзгеләрне ниндидер сәбәп белән Төньяк Кара диңгез буе белән Көньяк Урал арасындагы сәүдә юлыннан калган дип уйларга мөмкин. Бу юл борынгы грек галиме «тарих атасы» Геродот язмаларыннан билгеле, һәм ул Урта Идел аша үткән. Шул ук Геродот белешмәләренә караганда, ананьинолыларның тарихи атамасы тиссагетлар булырга тиеш. Бу - Урта Идел буендагы борынгы кабиләләрнең беренче тарихи исеме.

Ананино культурасын Кама буендагы Пьяный Бор, хәзерге Красньй Бор авылы янында ачылган каберлек исеме белән аталган Пьянобор культурасы алыштырган (б.э.к. II гасырдан безнең эраның III гасырына кадәр). Ананьинолыларны һәм пьяноборлыларны хәзерге кайбер фин-угор халыкларының, әйтик, удмуртларның һәм коми-пермякларның ерак бабалары дип карау гадәткә кергән. Татарстан җирендә борынгы ыруглык строеның таркалу чорында яшәгән иң соңгы зур кабиләләр берләшмәсе - фәндә Имәнкискә культурасы исемен алган берләшмә (Лаеш районының Имәнкискә авылы исеменнән; шул авыл янында бу кабиләләрнең зур шәһәрлеге табылган). Бу культураның яшәү чоры безнең эраның IV - VIII гасырларына туры килә. Ул - Көнчыгыш Европада катлаулы этник үзгәрешләр башланган чор. Шул заманнарда Татарстанның борынгы җирләрендә яшәгән халыкларга көньяк-көнчыгыштан халыкларның Бөек күченеше нәтиҗәсендә төрки телле яңа кабиләләр килеп кушылган. Бу турыда без соңрак тагын сөйләшербез. Аерым бай гаиләләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеге арта бару, хосусый милек барлыкка килү, аны саклау өчен даими сугышчы төркемнәр кирәк булу, шулар ярдәмендә аерым кешеләрнең чит җирләрне басып алуы үз чиратында ыруглык мөнәсәбәтләренең йомшаруына, борынгы ыруглык строеның таркалуына һәм сыйнфый җәмгыять оешуга китергән.

Шулай итеп, безнең төбәкнең иң борынгы һәм борынгы тарихы белән кыскача гына танышу да бу тарихның меңьеллыклар тирәнлегенә барып тоташуын күрсәтә. Көнчыгыш Европаның иң зур елгалары булган Идел белән Кама кушылган, географик яктан бик уңайлы урынны биләгән Татарстанның борынгы җире элек-электән кешеләрне үзенә тартып торган. Бирегә моннан 100 мең еллар чамасы элек килеп чыккан кешеләр борынгы тормыш үсешенең барлык баскычларын диярлек, борынгы ыруглык җәмгыяте строеның таш гасыры, бронза дәвере, башлангыч тимер дәвере кебек барлык тарихи чорларын үткәннәр. Тупас таш кискечләр белән коралланып һәм кыргый җәнлекләр тиресе белән аз-маз төренеп кешелек тарихына аяк баскан борынгы кешеләр яшәү өчен даими көрәштә хезмәт һәм сугыш коралларын камилләштергәннәр; яшәү рәвешен һәм яшәү ысулларын үзгәртә-үзгәртә һаман алга таба барганнар. Таш балтаны бронза, анысын тимер балта алыштырган. Борынгы аучы җир эшкәртергә өйрәнгән, неандерталь кешесе акыллы кешегә әверелгән. Ләкин моның өчен мең еллар, күп мең еллар кирәк булган...

Ә хәзер, кадерле дуслар, Татарстанның борынгы тарихын кичеп, татар халкының элгәре урта гасырлар һәм урта гасырлар тарихына - тагы да кызыграк, бәлкем күңелне тагы да ныграк җәлеп итәрлек, ифрат зур вакыйгаларга бай һәм атаклы шәхесләре белән данлыклы тарихына мөрәҗәгать итик. Без сезнең белән иң беренче сәяхәтне төрки кабиләләрнең ерак үткәненнән башлыйк, шул тарих белән танышыйк. Чөнки татар халкының сәяси, этник һәм мәдәни тарихы төрки кабиләләрнең үткәне белән турыдан-туры бәйләнгән.

- - - - - - - -

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 753 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map