Төп бит » Файлы » Мои файлы

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ. 2 НЧЕ БҮЛЕК
15.09.2014, 00:11

II булек ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР § 7. Һуннар һәм халыкларның бөек күченеше Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күченеше чоры башлана. Көнбатыштан, Балтик буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр - һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә. Халыкларның Бөек күченеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Евразия тарихында яңа тарихи чор башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган. Шулай итеп, урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган. Ә кемнәр соң алар? Һуннар - б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б.э.к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, кискен каршылыклар барлыкка килеп, күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, Көньяк Уралга таба юлын дәвам иткән. Менә шушы һуннар инде (көньяктагы элгәрге хуннулардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш баешы ягына үзләренең атаклы сәфәрләрен башлаганнар. Иделне кичеп, Азов (Азак) диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килгән. Тагын 60 - 70 ел үткән. V гасырның 30нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм мадьярлар белән кушылып, йотылганнар. Көнчыгыш Европада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр. Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар. Сезнең игътибарга, үз замандашлары калдырган белешмәләргә таянып, бу ерак чорлардагы күчмәләрнең тормыш-көнкүреше турында кыскача гына тасвирламалар тәкъдим итәбез. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы - һуннар тарихта билгеле беренче төрки кабиләләр булып саналалар. Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәрге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган. Шул чор Европа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы кыргыйлар булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында - кәҗә тиресеннән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагы да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса. Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучан булганнар. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш эшләре белән мәшгуль. Ә балачактан ук ат өстенә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка санаганнар. Һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыкканнар (андый чакта кылычтан оста файдаланганнар), ә гадәттә дошманга ерактан ук яудырганнар һәм чапкан шәпкә аркан ыргытып аны ияреннән тартып төшергәннәр. Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары көч-куәткә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар дала кешеләренең ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар - ярым кеше, ярым ат образлары барлыкка килгән. Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, атта йөрү осталыклары, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең дә үз фикерләрен әйтә алулары урта гасыр европалыларны гаҗәпкә калдырган. Әмма тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сурәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-экономик тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия дөньясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр. § 8. Көнчыгыш Европада һәм Урта Идел буенда беренче төркиләр Урта Идел буена, Татарстанның борынгы җиренә төрки кабиләләр беренче тапкыр кайчан килеп чыкканнар соң? Озак вакытлар буена бу җирләрдә төркиләшү безнең эраның VII гасыры тирәләрендә, ягъни бирегә борынгы болгарлар күченеп килү белән генә башланган, элек бу якларда фин-угор кабиләләре генә яшәгән дип саналды. Әлбәттә, Идел-Урал төбәгенең бик борынгыдан фин-угор халыкларының туган җире булуында бернинди шик юк. Нәкъ менә шушы җирдә ул халыкларга бәйләнешле булган борынгы археологик культуралар һәм истәлекләр әледән-әле табылып, ачылып тора. Бу кабиләләрнең кайберләре, мәсәлән, язмаларда сурәтләнгән мерялар һәм муромнар, соңрак юкка чыкканнар, башкача әйткәндә, көнчыгыш җирләрне борынгы рус халкының колонияләве нәтиҗәсендә алар тарафыннан йотылып беткәннәр. Ә көнчыгыштарак яшәгән фин-угор кабиләләре мондый ассимиляциягә юлыкмаганнар. Алар хәзерге мордва, мари, удмурт, коми-пермяк, ә Урал аръягында хант һәм мансиларның (элеккеге остяк һәм вогулларның) борынгы бабалары саналалар. Ләкин төрки халыкларны да бирегә соңгы дәверләрдә генә килеп чыкканнар дип нәтиҗә чыгарырга ярамый. Соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле белешмәләр алынды. Алар борынгы төркиләрнең безнең якларга килеп төпләнгән вакытларын ераккарак күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде билгеле булган, IV гасырда яши башлаган Имәнкискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күченеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры: Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел. Алар, хәтта турыдан-туры һуннар булмаган очракта да, һун кабиләләре берләшмәсе белән бәйле булганнар дип фараз итәргә мөмкин, һәрхәлдә, һуннар урдасы составындагы төрки кабиләләренең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанга - аның далалы көньяк өлешенә килеп чыккан булырга мөмкин.. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фаразлау яңа археологик белешмәләр - безнең республика өчен генә түгел, ә бөтен Урта Идел өчен дә уникаль булган табылдыклар белән раслана. Моннан берничә ел элек Татарстанның Аксубай районында, Сөлчә елгасы буендагы Татар Сөнчәләе авылы янында кыр эшләре барган вакытта, ике бронза казан табыла. Бу табылдыкны һуннар белән җирле кабиләләр арасында булган мәдәният яки сәүдә элемтәсеннән калган дип кенә карарга ярамый. Хикмәт шунда, әлеге казаннар көндәлек савыт-саба булып саналмаган, беркайчан да азык әзерләү өчен тотылмаган: аларны утка асмаганнар, чөнки казанның төбе аяк сыйфатында киң яссы итеп, буынтыклап эшләнгән. Аны утка утыртырга мөмкин булмаган, чөнки астагы утын кисәүләре януга, ул авып китәр иде. Гомумән, бу казаннар көндәлек тормышта тоту өчен артык кыйммәтле әйбер булганнар. Һун казаннары кабилә башының хакимлек билгесе булып торганнар: һәр юлбашчының шундый казаны булган һәм ул аны гел үзе янында йөрткән. Гәрчә соңгырак чорга караса да, бу турыда хәтта язма чыганакларда да әйтелә. Мәсәлән, рус елъязмачысы болай дип теркәп куйган: кыпчак ханы Кончак күченгән чакта Сула елгасы аша үзенең казанын да алып чыга (Сула - Днепрның сул кушылдыгы). Шул рәвешчә, күчмә халыкларда - шул исәптән һуннарда да - казан һәрвакыт юлбашчы белән бергә йөртелгән. Бу йола әле соңгырак дәверләрдә дә сакланган. Халык риваятьләрендә әйтелгәнчә, Иске Казанга нигез салучы Алтын бәк белән Галим бәкнең бер хезмәтчесе елгага алтын казан төшереп җибәрә, шуңа күрә башта елганы Казан дип, ә аннары яр буенда төзелә торган ныгытмалы корылманы Казан шәһәре дип атыйлар... Әлбәттә, алтын казанда беркайчан ботка да, аш та пешермәгәннәр - ул хәтта Казан барлыкка килгән чорларда да әле би (бәк) хакимияте билгесе төсендә йөртелгән. Идел буена һуннар урдасы составында башка төрки кабиләләр дә килеп утырганнар. Безнең якларда алар имәнкискәлеләр белән бер үк вакытта, янәшә яшәгәннәр. Татарстанның көньяк, Кама аръягы районнарында, Чирмешән һәм Сөлчә елгалары буенда һәм тагы да көньяктарак аларның борынгы торулыклары табылды. Аларның керамик әйберләре - кул белән әвәләп ясалган күпләгән балчык савыт ватыклары - имәнкискә керамикасына бик тә охшаган. Шул ук вакытта, алар үзләренә хас билгеләре белән имәнкискәнекеләрдән аерылып та торалар. Дөрес, монда матди культураның бу торулыкларда сакланган башка әйберләре дә исәпкә алына. Кызганычка каршы, имәнкискәлеләр дә һәм аларның кабиләдәш күршеләре дә безгә үзләренең исемнәрен дә, тел мирасларын да калдырмаганнар. Әмма археология белешмәләре ачык дәлилли: Урта Идел буена болгарлар килеп утырганчы ук анда төрки телле кабиләләр яшәгәннәр һәм Идел-Урал төбәге халыкларының, шул исәптән татар халкының элгәре урта гасырлар тарихына бераз өлеш кертеп калдырганнар. Берзаман имәнкискәлеләрне хәтта көнчыгыш чыганакларында билгеле булган бортаслар белән бердәй итеп карау фикере күтәрелгән иде - ул чакта аларны “көнчыгыш-бортас кабиләләре” дип тә атый башладылар. Тик бу фикер фәнни яктан хуплана алмады: беренчедән, бортаслар, имәнкискәлеләрдән аермалы буларак, болгарларга кадәр үк килеп утырмаганнар, ә болгарлар белән бер чорда яшәгәннәр; икенчедән, Имәнкискә культурасы Идел Болгарының төп этник территориясен биләгән, ә бортаслар болгарларга күрше булып көн иткәннәр, аларның арасы өч көнлек юл саналган. Бортасларны мордваларның да, мариларның да, хәтта мишәр татарларының да бабалары дип санап карадылар. Мондый фаразлар, җитәрлек кадәр дәлилләнмәү сәбәпле, ә кайберләренең ныклы фәнни нигезе булмаганлыктан, фән дөньясында берничек тә хуплау таба алмады. Бортасларның нинди дә булса хәзерге берәр халык белән этник бәйләнеше мәсьәләсе киләчәктә чишелер дип көтәргә кала. Ә хәзер без Евразия далаларында яшәгән, татар халкының элгәрге урта гасырлар тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган төрки кабиләләр тарихына бераз күзәтү ясап алыйк. § 9. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Аварлар, болгарлар, хәзәрләр Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрнең берсе итеп авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар. Аварлар Көнчыгыш Европага килеп утырганда аларның берләшмәсендә төркиләр дә, монголлар да, Көньяк Урал угорлары да булган. Иделне кичкәч, алар аланнар белән бәйләнешкә кергәннәр һәм шуннан файдаланып Азов буе болгарларын үзләренә буйсындырганнар. Сүз уңае белән аланнарның Төньяк Кавказ һәм Азов яны далаларында яшәүче иран телле кабиләләр булуын әйтергә кирәк. Кавказ аланнары бүгенге осетиннарның бабалары санала, а дала аланнары төрки дөньясы тарафыннан йотылып беткәннәр. VI гасырның 60нчы елларында аварлар көнбатышка таба киткәннәр, Дунай буена җитеп, анда Авар каханлыгын оештырганнар; Византия гаскәренә каршы берничә тапкыр яуга чыкканнар, ләкин 626 елда Константинополь янында тар-мар ителгәннәр. Аварлар берләшмәсе яшәүдән туктаган, аның составындагы кайбер кабиләләр, бигрәк тә Азов буе кабиләләре, VII йөзнең 30нчы елларында барлыкка килгән Болгар берлегенә кергәннәр. Шуны әйтү урынлы булыр, ул аварлар бүгенге аварларның бабалары түгел. Бу - лингвистик охшашлык кына. Без бераз танышып үткән аварлар төрки телле булганнар, ә бүгенге аварлар - иберий-кавказ телләренең лезгин-авар төркеменә карый торган Кавказ халкы. Шул ук төркемгә, мәсәлән, грузиннар, абхазлар һ.б.лар керә. Һуннар белән теге яки бу дәрәҗәдә Евразия далаларының башка күчмә халыкларының да, шул исәптән борынгы болгарларның да тарихы бәйле (аларны фәндә протоболгарлар, ягъни беренчел болгарлар дип тә атыйлар). Бу болгарлар турында иң элекке тарихи белешмәләр безнең эраның V гасырында аларның һуннар составында Дунай ягына килеп чыгу вакыйгалары белән бәйләнгән. Ул вакытта болгарлар көньяк герман кабиләләре - лангобардларга каршы ике тапкыр яуга чыкканнар һәм икесендә дә җиңгәннәр. Болгарлар шул вакыйгалардан соң да берничә тапкыр германнар белән, монысында инде готлар, ягъни көнчыгыш герман кабиләләре белән бәрелешкәннәр, ләкин җиңелгәннәр. Бу хәлләр 481 һәм 489 елларда булган. VI гасыр башында алар, Көнчыгыш Рим империясендә хакимлеккә омтылучы кайбер даирәләрне яклап, Византиянең эчке ызгышларында катнашканнар. Шушы чордан башлап болгарлар Византия, Сурия һәм әрмән язма чыганакларында, мәсәлән Павел Диакон, Феофилакт Симокатта, Захарий Ритор, Моисей Каганкатваци һәм башкаларның язмаларында даими искә алыналар. Болгарлар әледән-әле Балканга һәм Византиягә походлар ясап торсалар да, башлыча Көнчыгыш Европа далаларында - Төньяк Кавказда, Кара диңгез буе киңлекләрендә һәм Азов буйларында күченеп йөргәннәр. Ләкин болгарларның нигездә Кавказ тавы итәкләрендә яшәүче бер өлеше акрынлап ярым утрак көн итә башлаган - җәен алар җәйләүләргә чыкканнар, кышын авылларда, хәтта үзләре көньякка яу чапканда басып алган кечкенә шәһәрләрдә яшәгәннәр. Болгарлар берләшмәсендә аларның үзләреннән кала тагын кайбер кардәш кабиләләр дә, мәсәлән, кутригурлар һәм утигурлар (онагурлар) да булган. Алар болгарлар берлегенең көнбатыш төркемен тәшкил иткәннәр. Берлекнең көнчыгыш төркеменә болгарларга тугандаш барсиллар, савирлар (сабирлар) һәм хәзәрләр кергән. Ләкин тора-бара аварлар, көнчыгыштагы Төрки каханлыгы басымына түзә алмыйча, кутригурлар, утигурлар һәм болгарларның бер өлешен үзләренә ияртеп, көнбатышка таба күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Болгарларның Төрки каханлыгы таркалганнан соң үз җирләрендә утырып калган төп өлеше берләшеп, VII йөзнең 30нчы елларында Бөек Болгар дигән куәтле яна берлек оештыра алган. Ә көнчыгыш кабиләләр, ягъни савирлар, барсиллар һәм хәзәрләр, үз чиратларында берләшеп, Хәзәр каханлыгы дип аталган яңа дәүләткә оешканнар. Хәзәрләр - төрки телле кабиләләр, VI гасырдан Төньяк-Көнчыгыш Кавказда һәм Каспий буе далаларында күчмә тормыш иткәннәр, Хәзәрләр дә Көнчыгыш Европага һуннар урдасы белән бергә килеп чыкканнар. Баштарак алар Төньяк Дагстанның Каспий яр буйларында һәм Түбән Иделнең уңъяк далаларында күченеп йөргәннәр, Савирлар белән бергәләп, алар хәтта Иран белән Византия арасындагы көчле сугышларда да катнашканнар. Ә савирлар шул ук һуннар берлегендәге төрки кабиләләрдән булганнар, соңрак хәзәрләр белән килешеп яңа берләшмә төзегәннәр. VI йөзнең 60нчы елларында хәзәрләр Төрки каханлыгы буйсынуында булганнар. Йөз еллап вакыт үткәч, аннан аерылып чыкканнар һәм үз дәүләтләрен - Хәзәр каханлыгын оештырганнар. Гомумән, хәзәрләр һәм Төрки каханлыгының төп халкы, фәндә кабул ителгәнчә, бик борынгы Ашин - «бүре» ыруыннан чыккан, ә бүре бөтен төрки дөньясы башлангычының символы санала. Урта гасырлар башындагы көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географларының белешмәләренә караганда, хәзәрләр үзләренең социаль үсешләре белән тора-бара һуннарны гына түгел, Төрки каханлыгы халыкларын да узып киткәннәр - аларда инде өлгереп җиткән сыйнфый җәмгыять барлыкка килгән, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре булып шәһәрләр үсеп чыккан. Хәзәр кабиләләре берләшмәсендә, хәзәрләрнең үзләреннән тыш, болгарлар да, алда телгә алынган савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр һәм аланнар да булган. Хәзәрләр үзләре тагын ак һәм караларга аерып йөртелгәннәр - мондый бүлү этник яки социаль яктан булырга мөмкин. Әгәр этник яктан бүлү булса, ак йөзлеләр һәм кара йөзлеләр, европеоид һәм монголоидлар һ.б. шундый сыйфатларга карап аеруны аңлаткан. Ә социаль яктан аеру булса, ул җәмгыятьтә түбән һәм югары катлауларга, кара халыкка һәм аксөякләргә бүленүне белдергән. Кайбер галимнәр хәзәрләрне хәзерге вакытта Кырымда, Литвада һәм Польшада яшәүче төрки халык булган караимнарның бабалары дип саныйлар. Күренекле тарихчы Л.Н.Гумилев хәзәрләрнең Әстерхан татарларының килеп чыгышында билгеле бер роль уйнаулары турында әйтә. Гомумән, безнең тарих фәнендә хәзәрләр X йөздә үз дәүләте җимерелгәнәнн соң Урта Евразия далаларындагы төрки-кыпчаклар тирәлегендә таралып, йотылып беткәннәр дип карала. Болгарлар һәм хәзәрләр, алар белән бергә оешып яшәгән башка кабиләләр турында аңлашылмаучылык калмасын өчен, кыскача тагын шунысын өстәп әйтергә мөмкин. - Барлык бу кабиләләр: хәзәрләр дә, болгарлар да, савирлар да, бүтәннәре дә кан-кардәшләр булганнар. Әгәр дә хәзәрләр Ашин ыруыннан башланып киткәннәр икән, болгарлар аңар якын Дуло ыруыннан чыкканнар. X йөз чыганагында әйтелгәнчә, бу ике халык бер телдә сөйләшкән. Савирлар һәм югарыда телгә алынган башка кабиләләр болгарларга да, хәзәрләргә дә кардәш булып, төрле чорларда һәр ике берлеккә кергәннәр. Ниһаять, хәзәрләр дә, болгарлар да, аларның ырудашлары да үз вакытында һуннар урдасыннан чыкканнар, тик соңыннан, бигрәк тә хәзәрләр, һуннар империясе таркалганнан соң барлыкка килгән Төрки каханлыгы буйсынуында калганнар. Әмма аннары бу бәйлелектән котылып үз дәүләтләрен оештырганнар. § 10. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Төрекләр, бәҗәнәкләр, кыпчаклар Төрекләр (гузлар) Көнчыгыш Европага Урта Азиядән килгәннәр. Кайбер тарихчылар аларны төньяк сәлҗүк төрекләре төркеменә кертәләр, ә башкалары кыпчак кабиләләре берлегендәге алдынгы төркем итеп карыйлар. Бәҗәнөкләрне кысрыклап килеп, төрекләр Византия белән Русь арасындагы бәрелешләрдә дә катнашканнар: 1064 елда аларның Константинопольгә яу чабулары уңышсыз беткән, чигенеп кайткач, Кара диңгез буе далаларында күчмә тормыш алып барганнар. Бераздан, XII йөздә, алар «кара бүреклеләр» дип йөртелгән кабиләләр берлегенә кергәннәр, хәтта аны башлап оештыручылар булганнар. Аннары бу берләшмәдән чыгып русларга буйсынганнар һәм йөз еллар чамасы Киев кенәзләренең төрле походларында катнашканнар. Мәсәлән, 1184 елда алар, руслар ягында торып Идел болгарларына каршы яуда булганнар. Кара бүреклеләрнең язмышы турында шуны әйтергә кирәк: алар Арал буенда, бүгенге Үзбәкстанда яшәүче хәзерге каракалпакларның бабалары саналалар. Бәҗәнәкләр Урта Азиядәге күчмә кабиләләр булганнар һәм анда “каңгыллар” дип йөртелгәннәр. Ләкин алар аннан төрекләр тарафыннан кысрыклап чыгарылганнар һәм Идел аръягы далаларына күченеп киткәннәр. Биредә җирле сарматларны һәм угор кабиләләренең бер өлешен үзләренә буйсындырып, яңа кабиләләр берләшмәсе барлыкка китергәннәр. Хәзәрләр белән бәрелештән соң бәҗәнәкләрнең бер өлеше көнбатышка таба күченеп киткән, ә калганнары угызларга буйсынырга мәҗбүр булган (угызлар Урта Азиянең көнбатышында, Арал-Каспий төбәгендә яшәгәннәр. Алар - хәзерге төрекмәннәрнең борынгы бабалары, төрек-гузлардан үзгәрәк кабиләләр). Нәкъ менә Идел аръягында калган шушы бәҗәнәкләрне 922 елда атаклы гарәп сәяхәтчесе Ибне Фадлан Идел Болгарына сәяхәте вакытында очраткан булган. Көнбатышка киткән бәҗәнәкләр ике төркемгә бүленгәннәр. Аларның берсе, төрки бәҗәнәкләр дип аталганы, Дон һәм Донец елгалары арасында, ә көнчыгыштагысы, хәзәр бәҗәнәкләре дип йөртелгәннәре, Азов-Дон буе далаларында күченеп йөргәннәр. Бәҗәнәкләр хәзәрләрнең беркадәр җирен басып алганнар һәм шул якларда күченеп йөргән маҗарларны кысрыклап чыгарганнар, тик көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә Киев Русе белән бәрелешкәннәр. Хәзәр бәҗәнәкләрен славяннар тар-мар иткән, ә төрки бәҗәнәкләр көчлерәк булып чыкканнар. Алар берничә тапкыр Дунай Болгарына һәм Венгриягә һөҗүм оештырганнар, Византия белән бәйләнешкә кергәннәр. X йөз азагында, гузлар явыннан качып, бәҗәнәкләр Русь җиренә килеп кергәннәр һәм 1006 елда Киевне камап алганнар. Ярослав Мудрый аларны тар-мар иткән, һәм бәҗәнәкләр берләшмәсе яшәүдән туктаган. XI йөз уртасында әле бәҗәнәк урдаларының калдыклары Кара диңгез буе далаларында күченеп йөргән, ләкин төрекләр тарафыннан җиңелүгә дучар булган. Аларның бер өлешен Византия үзенә буйсындырган һәм Дунай белән Балкан арасындагы чик буена сакчы отрядлар итеп урнаштырган. Икенче өлеше төрек кабиләләре берләшмәсенә кергән. Күпчелек тикшеренүчеләр башлыча бүгенге Молдовада һәм аңа күрше районнарда яшәүче төрки халык булган гагаузларның килеп чыгышында бәҗәнәкләрнең катнашы зур булуын әйтәләр. XI гасыр башында Түбән Идел буена һәм Идел белән Днепр арасындагы далаларга кыпчаклар - төрки телле кабиләләрнең зур һәм куәтле берләшмәсе ия булган. Алар безгә искиткеч бай сәяси һәм этник тарих сәхифәләре калдырганнар. Кыпчаклар Төньяк Алтайның б.э.к. II - I меңьеллыкларыннан ук билгеле күчмә кабиләләре булганнар. Ул чакларда әле алар Себер һәм Үзәк Азия тарихында нинди дә булса зур роль уйный алмаганнар. Безнең эраның VIII гасырыннан алар зур берләшмә рәвешендә Кимәк каханлыгына кергәннәр. Бу каханлык Көнбатыш Себердә Иртешнең урта агымындагы борынгы татарлар тарафыннан төзелгән. Кыпчаклар шул дәүләтнең көнбатыш тармагын тәшкил иткәннәр. IX йөз уртасыннан кыпчаклар тарихында зур социаль-экономик үзгәрешләр килеп чыккан: милек тигезсезлеге, өстен катлауларның аерымлануы үз чиратында җәмгыятьтәге югары түрәләрнең үз биләмәләрен киңәйтүенә, басып алуларга китергән. Башка Алтай-Урал кабиләләре белән бергәләшеп, кыпчаклар зур бер агым булып көнбатышка таба хәрәкәт итә башлаганнар, бу һуннардан соң кабиләләрнең икенче зур күченеше булган. Бәҗәнәкләрне һәм төрекләрне чигендереп, кыпчаклар XI йөз башында Идел аръягын һәм озак та үтми Идел белән Дон арасын басып алганнар. 1055 елда алар Днепрга килеп җиткәннәр һәм, шулай итеп, Идел белән Днепр арасындагы бик киң җирләрнең хуҗасына әверелгәннәр, ул аларның икенче туган иленә әйләнгән. Бу җирләр соңрак фарсыча «Дәшти Кыпчак» исемен алган (тәрҗемә иткәч «Кыпчак даласы» дигәнне аңлата). Ә руслар аны «Степь половецкая» ягъни «Половецлар даласы» дип атаганнар. Половецлар - русларның елъязмаларында кыпчакларның икенче атамасы, «половый» - аксыл-сары дигән сүз. Фәндә моңа төгәл генә башка аңлатма юк. Шулай да тагын бер фикер яшәп килә: «половец» русча «поле»дан, кыр кешесе, күчмә дигән мәгънә белдерә. XI йөзнең икенче яртысында ике бик зур кыпчак кабиләсе берлеге: Днепрдан Донга кадәрге җирләрдә көнбатыш, ә Дон белән Идел арасында һәм Түбән Идел буеңда көнчыгыш берлекләр барлыкка килгән. Кобяк хан җитәкчелегендәге көнбатыш берләшмәне 1183 елны Святослав һәм Рюрик гаскәрләре җимергән, көнчыгыштагысы исә, киресенчә, көчәйгән, һәм Кончак хан идарәсендә кыпчак кабиләләренең куәтле феодаль берләшмәсе хасил булган. Көнбатыш кыпчакларының җиңелүенә һәм Кобяк ханның үтерелүенә җавап итеп, шул ук 1183 елны Кончак хан Руська каршы сугыш хәрәкәтләре башлаган, Переяславльне һәм Путивльне алган, Святославның улы Игорь гаскәрен тар-мар китергән, ә кенәзнең үзен әсир иткән. Бу вакыйгалар «Игорь полкы турында җыр» дигән билгеле поэмада ачык сурәтләнгән, аннары шул поэма А.П.Бородинның «Князь Игорь» дигән атаклы операсына сюжет итеп алынган. Руслар белән даими аралашу аркасында кыпчакларның кечерәк бер өлеше XII йөзнең уртасыннан христиан диненә күчә башлаган; мәсәлән, хәтта Кончакның улы Юрий исеме белән чукындырылган. 1190 - 1193 елларда русларның кыпчакларга каршы яу чабулары аларньң көчен тәмам какшаткан, һәм кыпчаклар монголларның басып алулары чорында руслар белән бәйләнешкә кергәннәр. Кыпчакларның руслар белән бергә 1223 елны Азов диңгезеннән төньякта, Украинаның хәзерге Донецк өлкәсендәге Калка елгасы буенда монголларга каршы бергәләп сугышка чыгулары билгеле. Руслар һәм кыпчаклар анда җиңелгәннәр. Евразия далаларындагы урта гасыр күчмәләре турында сөйләгәндә тагын ике халыкны: мадьярларны (венгрларны) һәм аларның бер үк исемдәге диярлек чордашлары маҗарларны кыскача телгә алмый булмый. Мадьяр-венгрлар IX йөзнең беренче яртысында Идел аръягыннан - Көньяк Уралдагы үзләренең төп җирләреннән килгәннәр: X йөз башында Дон белән Днепр арасында, Хәзәр иленең төньяк-көнбатыш чикләре буенда алар Лебедия дип аталган кабиләләр берлеге оештырганнар. Аның эченә шулай ук бу якларда яшәүче болгарлар, аланнар һәм славяннар кергән. Шул ук вакытта Идел аръягыннан бәҗәнәкләр дә күченеп килгәннәр һәм венгрларга каршы сугыш башлаганнар. Мадьярларның төп көчләре Дунай ягына яуга киткән булудан файдаланып, бәҗәнәкләр Лебедиянең калган халкын кырып бетергәннәр. Көнбатыштан әйләнеп кайткан мадьярлар, җирләренең бушап калганын күреп, кире Дунайга, Паннониягә күченеп киткәннәр. Алар шунда төпләнеп калганнар һәм Венгр дәүләтен оештырганнар. Әйтергә кирәк, венгрларның кабиләдәшләре, алар белән бер үк диярлек телдә сөйләшүче, бүген Урал аръягында, Төмән өлкәсендә яшәүче халыклар да бар. Алар - хантлар һәм мансилар - Ханты-Манси милли округының төп халкы. Венгр-мадьярлар да, хантлар да, мансилар да Урал телләре гаиләсенең фин-угор төркеменә карый торган угор төркемчәсенә керәләр. Урта гасырлар Евразиясендә угор-мадьярлардан аерылып торган төрки маҗарлар да яшәгән. Кызганыч, элек тарихи әдәбияттә күбесенчә мадьярлар, нигездә венгрлар, дөресрәге, мадьяр-венгрлар турында гына язылган, ә мадьярларның икенче төркеме, ачыклап әйткәндә, төрки телле кабиләләр булган маҗарлар мәсьәләсе читтә калган (башта маҗгар рәвешендә йөргән, тора-бара «г» хәрефе югалган). Хикмәт шунда, хәзерге тикшеренүчеләр генә түгел, хәтта урта гасыр географларының кайберләре дә бу ике төркемне буташтырганнар. Географларның үзләренә әлеге кабиләләр белән очрашырга туры килмәгән, алар турында башлыча бүтәннәр сөйләвенә таянып кына язганнар. Әмма гарәп-фарсы тарихи географиясенең күпчелек язмаларында нәкъ менә ике төрле кабилә турында ачык әйтелә. Белешмәләрнең бер төре төркиләр дип аталган күчмә маҗарлар турында, икенче төре угорлар төркеменә кергән, хәзерге венгр-мадьярларның бабалары булган, утрак тормышта яшәгән, җир эшкәртеп көн иткән мадьярлар турында ышандырырлык итеп раслый. Маҗар-төркиләр башкортлар һәм бигрәк тә мишәр татарларының ерак этник тарихында эз калдырганнар. XIV гасырда Төньяк Кавказ җирендә Алтын Урданың Маҗар шәһәре дә булган. ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР X йөз башында яшәгән фарсы географы Ибне Рустенең «Асыл хәзинәләр» дигән китабыннан: Бортаслар турында «Бортаслар җире хәзәр белән болгар җире арасында, беренчесеннән 15 көнлек юл ераклыгында. Бортаслар Хәзәр патшасына буйсыналар һәм 10 мең атлы сугышчы бирә алалар... Аларның җирләре иркен, урманнары күп. Бик көчлеләр һәм батырлар булып, болгарларга һәм бәҗәнәкләргә яу чабалар... Үзләре зифа буйлы, чибәр һәм таза гәүдәлеләр. Әгәр дә ки берәрсе икенчесен рәнҗетсә яки мәсхәрәләсә, орыпмы, кадапмы яраласа, кыерсытылганы зарар китерүчедән үч алмыйча торып алар арасында килешү һәм туганлашу була алмый». XI йөэ фарсы тарихчысы әл-Гардизинең «Хәбәрләрнең күрке» китабыннан: Бәҗәнәкләр турында «Ошбу бәҗәнәкләр көтүләр тоталар; аларның атлары һәм куйлары бик күп, алтын һәм көмеш савытлары күп, кораллары күп. Алар көмеш билбау йөртәләр, сугыш вакытында үзләре күтәреп йөртә торган байраклары һәм сөңгеләре бар; сугыш вакытында кычкырта торган быргылары үгез башына охшаган». XI йөздәге табигать фәннәре галиме гарәп әл-Мәрвазинең «Җәнлекләр табигате» китабыннан: Маҗарлар турында «Маҗарлар - төрки халык... Аларның башлыгын 20 мең җайдак озатып йөри... Алар - тирмә (чатыр) кешеләре, көтүлек һәм азык эзләп күченеп йөриләр... Аларның җирләре күп, иңе-буе йөз фәрсәхка җитә (фәрсәх - 5-6 км ара берәмлеге)... Байлыклары күп һәм алыш-биреш итү дә аларга муллык китерә».

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 1981 | Загрузок: 197 | Рейтинг: 0.0/0
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map