Төп бит » Файлы » Мои файлы

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ. 3 бүлек
15.09.2014, 00:14

III бүлек

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ

§ 11. Төрки каханлыгы

...Гунхой шәһәренең барча кешеләрен яшь Сарымбәт хан кырып бетерә, бары тик гүзәл Майяне генә исән калдыра, аны үзенең туган Шибө шәһәренә алып кайта һәм аңа өйләнә. Алар бер-берсен яратышалар. Көннәрдән бер көнне Майя ханга варис бүләк итәчәген, ә үзенең үләчәген әйтә. Ул иренә үзен даладагы Кара күлнең текә яры өстенә җирләргә куша.

Майя ир бала таба һәм икенче көнне үлеп тә китә. Хан аның соңгы теләген үти - аны Кара күл буенда җирли. Сарымбәт һәркөнне аның каберенә бара, үзенең Майясе өстендә яшь түгеп кайта...

Ел артыннан ел үтә, хан картая, әмма көн саен хатыны каберенә барып йөри. Ниһаять, тәхеттән ваз кичә, анда үзенең улын утырта һәм, дәрвиш кыяфәтендә киенеп, янчык асып, таяк таянып, туган шәһәре белән бәхилләшеп китеп бара.

Сарымбәт Кара күл буена, Майя кабере янына килеп чыга һәм шунда ялгызы гына яши башлый. Еллар үтә. Элекке хан ап-ак чәчле картка әверелә. Аның янына кешеләр киләләр, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә, аңардан акыл алырга йөриләр.

Сарымбәт үзенә Майя белән янәшә кабер казый һәм шуңа төшеп йоклый башлый. Менә бервакыт иртән уянып китсә, үз каршында Гунхойның элеккеге хөкемдары карт Олай ханны күрә. Олай Сарымбәткә әйтә: теге чакта син бик күп кан - минем кабиләмнең канын койдың, әмма тәүбәң белән гаебеңне юдың, ди. Сарымбәт, элекке дошманының шундый сүзләрен ишеткәч, елап җибәрә, Гунхойны ничек җимерүен, аның кешеләрен ничек кырып бетерүен күз алдына китерә, үзе үлгәч тә шушында, Майясе белән янәшә күмүне үтенә. Дәрвиш хан икенче көнне үлә, һәм Олай аның теләген үти.

...Бик ерак заманнардан бирле Кара күл ярында янәшә ике кабер - Сарымбәт хан белән гүзәл Майя каберләре калку булып ерактан күренеп тора. Монда ерак-ераклардан кешеләр киләләр, бер-берсен шулай яраткан кешеләрнең рухына баш иеп, олы ихтирамнарын күрсәтәләр.

Йөз елдан соң Олай ханның оныгы җитәкчелегендәге Гунхой кабиләсе Шибәне басып ала һәм шәһәрне җимертә. Майя белән Сарымбәт кабереннән башка бөтен нәрсә юк ителә, яндырыла, тар-мар китерелә.

Яшь хан изге урынны карарга килә һәм ирексездән елап җибәрә. «Сарымбәт хан ничек яратырга икәнен күрсәтеп калдырды, - ди ул. - Барысы да үтә, җимерелә, юкка чыга, әмма мәхәббәт кала...»

Күренекле рус язучысы Д.И.Мамин-Сибиряк үткән йөздә Урта Азиядә язып алган борынгы риваятьтә шундый хәлләр тасвирланган. Бу риваятьне кыргызлар да, казакълар да һәм төрки телле башка халыклар да тудырган булуы мөмкин. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу риваять үзенең тамырлары белән иң беренче рәсми төрки дәүләте яшәгән ерак заманнарга барып тоташа. Гәрчә төрки телле халыклар анда бик борынгы дәверләрдә үк яшәсәләр дә һәм төрле исемнәр («хунну-һуннар», «тэле» һ.б.) белән аталсалар да, аларның бер уртак дәүләтләре булмаган әле. «Төрки» исеме белән аталган, үзенең этник йөзе булган һәм төрки телле халыклар күпчелекне тәшкил иткән Төрки каханлыгы менә шундый дәүләт булган. Ул 552 елда, татар халкының милли дәүләтләренең иң соңгыларыннан берсе булган Казан ханлыгы җимерелүгә кадәр нәкъ 1000 ел элек барлыкка килгән.

Безгә билгеле Ашин ыруыннан чыккан, Көнбатыш Кытай биләмәләрендә яшәгән һун кабиләсе 460 елда әле җуҗаннарга буйсынган (җуҗаннар - Үзәк Азиянең күчмә кабиләләре). Озак та үтмәстән алар Алтайга күченеп киткәннәр һәм анда җирле кабиләләр белән бергә оешып, «төркиләр» («тү-кю», «төркетләр») дигән исем алганнар. 545 елда алар уйгырларны, ә 551 елда җуҗаннарны тар-мар иткәннәр, һәм менә бер елдан, 552 елда, Төрки каханлыгы төзелгән; аны кайчак Бөек Төрки каханлыгы дип тә атыйлар. Аның беренче хөкемдары Бумын (кайбер чыганакларда Тумын) «Ил ханы», икенче төрле әйткәндә, «кахан» (каган) дигән дәрәҗә алган. Бу исем олуг, бөек хан дигәнне аңлаткан. Ләкин Бумын шул ук 552 елда үлгән. Бумын кахан һәм бераз соңрак аның энесе Истәми кахан җеназасына күпләгән халыкларның вәкилләре җыелган. Алар арасында «Утыз татар» кабиләләр берлеге вәкилләре дә булган. Бу татар кабиләләре турында VII-VIII йөзләрдәге кабер ташлары - борынгы төркиләрнең язма истәлекләрендә телгә алына. Алар - татарлар турындагы беренче язма тарихи белешмәләр.

555 елга Үзәк Азиянең күп халыклары һәм кабиләләре Төрки каханлыгына буйсыналар. VI йөзнең 60нчы елларында төркиләр Урта Азиядәге Эфталитлар дәүләтен тар-мар итәләр. Гомумән, каханлык Алтайдагы, Үзәк Азиядәге күп кабиләләрне берләштерә. Озак та үтмәстән, төрки кабиләләр бөтен Евразия далаларын басып алалар. Каханлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнгән була, ә кояш баешы ягында Кырымга кадәр диярлек барып җитә.

Төрки каханлыгында, һуннар урдасыннан аермалы буларак, баштан ук феодаль мөнәсәбәтләр туган, (һуннар империясе исә ыруглык җәмгыяте җимерелүнең соңгы чорында, аның сыйнфый җәмгыятькә әверелә башлаган дәверендә яшәгән, анда әле хәрби демократия өстенлек иткән.) Вакытлар үтү белән Төрки каханлыгының эчке эшләренә Суй династиясе хакимлек иткән Кытай империясе тыкшына башлаган. Төрки җәмгыятенең үзендә дә эчке каршылыклар килеп чыккан. Шулар нәтиҗәсендә VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.

Көнбатыштагысы нигездә Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән. Ул безгә таныш Истәми каханның улы Датоу кахан идарә иткәндә көч-куәткә ирешкән. Көнчыгыш Европа далаларында Хәзәр каханлыгы үсеп чыкканнан соң Төрки каханлыгы үзенең Кырымга тикле булган көнбатыш биләмәләрен югалткан, ләкин Алтайдагы чикләрен саклап калган. VII йөзнең 60нчы еллары азагына Көнбатыш Төрки каханлыгының төп чикләрен Кытай басып алган. Гәрчә VIII йөз башына каханлык Кытайга буйсынудан котылса да, төньяктан яңа кабиләләрнең басып керүе 740 елда Көнбатыш каханлыкның җимерелүенә китергән.

Көнчыгыш Төрки каханлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагы да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган. VII йөз азагында төркиләр Кытайга каршы зур күтәрелеш оештырганнар, һәм каханлык үз куәтен кабат ныгыткан. VII йөз азагында һәм VIII йөз башында дәүләтнең чикләре шактый киңәйгән, Көнбатыш каханлыкның көнчыгыш төбәкләренә кадәр барып җиткән. Әмма Кытай белән, бу юлы инде Тан династиясе империясе белән аралар яңадан киеренкеләнгән. VIII йөзнең 30нчы елларында булып үткән каты бәрелешләрдә каханлык үз иреген кабат саклап калган. Бу сугышларда Билге кахан (716 - 734 елларда идарә иткән) һәм бигрәк тә аның энесе, урта гасырларның атаклы каһарманы, гаскәр башлыгы, ханзадә (принц) Күлтәгин зур хәрби осталык күрсәткәннәр.

Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745нче елда Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каханлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше турында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге белешмәләргә караганда, ул сугыш кырына 30 мең татар чыккан. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу.

Төрки каханлыгының экономикасы һәм мәдәнияте турында берничә сүз. Анда хуҗалыкның нигезен терлекчелек тәшкил иткән. Игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы төркиләр шулай ук металл эшкәртүдә дә оста булганнар; археологик казулар вакытында, төрле эш һәм сугыш коралларыннан башка, металл эретү корылмаларының калдыклары да табыла тора. Йон, тире, күн эшкәртү, алардан кием-салым тегү, каеш-сбруй әйберләре җитештерү шактый зур үсеш алган булган. Җитештерү һәм сәүдә үсеше акча әйләнешенә китергән: дәүләт башлыклары исеменнән төркиләр VII йөздән үк үз акчаларын суга башлаганнар, мәсәлән Сөяб, Тараз, Утрар шәһәрләрендә сугылган акчалар билгеле. Әйе, безнең ерак бабаларыбыз шул вакытларда ук инде шәһәрләрдә дә яшәгәннәр, шуңа күрә борынгы төркиләр җәмгыятен бары тик күчмә, дала дөньясы дип кенә күз алдына китерү дөрес үк булмас.

Язу барлыкка килү төрки мәдәниятенең, аеруча Көнчыгыш Төрки каханлыгы җәмгыятенең иң зур казанышы, цивилизация билгесе санала. Узган гасырда ук Төньяк Монголиянең Орхон елгасы буенда борынгы төрки - рун язулы кабер ташларының табылуы бөтендөнья тюркология фәнендә гаҗәеп зур ачыш булды. Исемнәре югарыда телгә алынган Билге кахан һәм Күлтәгин, шулай ук төрки каханнарының гаскәр башлыгы һәм киңәшчесе зирәк Төнйокук истәлегенә куелган ташлардагы язулар чын мәгънәсендә тарих һәм тел белеме фәнен шаккатырды. Бу язмалар бөек ханнарның һәм атаклы гаскәр башлыкларының тормышын, сәяси һәм хәрби эшчәнлекләрен төгәл һәм ачык итеп тасвирлыйлар, борынгы төркиләрнең телен өйрәнүдә бәяләп бетергесез зур фәнни байлык саналалар.

Борынгы төркиләрдә шулай ук таштан кеше сыннары ясау сәнгате шактый камилләшкән булган. Аларда гадәттә биленә корал аскан һәм кулына савыт тоткан сугышчы сурәтләнә - мондый сыннар сугышларда һәлак булганнар хөрмәтенә куелган. Тау-ташларга һәм кыяларга чокып рәсем ясау сәнгате дә төркиләрдә таралыш алган. Аларда сугышчы җайдаклар, шулай ук барс, тау кәҗәсе, дөя һәм башка җәнлек сурәтләре ясалган. Бизәкләү-гамәли сәнгатенең күп кенә төрләре өчен чәчәк орнаменты бик тә хас булган; гомумән, чәчәк бизәге төрки-дала сәнгатенең бай һәм аерылгысыз өлеше саналган һәм ул төрки халыкларның сәнгате өчен әле дә шулай.

- - - - - - - - - -

Бизәкләү-гамәли сәнгате дип гомумән халык сәнгатенең тормыш-көнкүрештә киң кулланыш алган, төрле бизәкләр белән бизәп эшләнгән төре атала. Моңа алтын-көмештән, башка төрле металлдан, пыяла, күн, тукыма, агачтан, балчыктан ясалган зәркән (ювелир) әйберләр, савыт-саба, эш һәм сугыш кораллары, өс-баш һәм аяк киемнәре, бала уенчыклары, ат сбруйлары, арба-чана, кеше тормышы өчен кирәк булган бүтән күп төрле әйберләр керә. Боларны эшләүдә сәнгатьнең нәкыш, кою, бөртекләү, каралту, кырлау, басма, алтын-көмеш йөгертү, асылташлар белән бизәү, каю, чигү һәм башка бай алымнары кулланыла.

- - - - - - - - - -

Тулаем алганда, Төрки каханлыгы, тарих фәне раславынча, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.

§ 12. Кимәк каханлыгы

XI йөздәге фарсы тарихчысы әл-Гардизинең югарыда әйтелгән «Хәбәрләрнең күрке» дигән китабында VII - VIII йөзләргә караган бер кызыклы риваять китерелгән. Әйдәгез, без дә шуның белән танышып үтик.

...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала, ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәк (кол) кызын алып, качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзадә шунда чатыр кора да, көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен, ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.

Көннәрдән бер көнне алар янына кардәш татарлардан җиде кеше килеп туктый. Исемнәре Ими, Имәк; Татар, Баяндар, Кыпчак, Ләникәз, Аҗлад икән. Бу кешеләр үз җирләрендә хуҗаларының атларын көткәннәр, ә берзаман көтүлекләрдә үләннәр корып беткән. Яңа көтүлек эзләп, Шад яши торган җиргә килеп чыкканнар. Аларны күргәч, кыз боларга: «Иртеш», дигән, ә ул сүз «туктагыз» дигәнне аңлаткан. Шуннан елга да Иртеш исеме алган. Кызны танып, барысы да туктап калган һәм үз чатырын корган. Сунардан күп табыш белән Шад та кайтып төшкән һәм кунакларны сыйлаган. Көтүчеләр шунда кышка чаклы торып калганнар. Менә кар яуган, алар инде кайтып китә алмаганнар. Яңа җирдә үлән куе булган. Имәк, Татар, Кыпчак һәм барысы бөтен кышны шунда үткәргәннәр. Яз җиткәч, җир яңадан матур төскә кергән.

Алар бер кешеләрен, тугандашларының хәлен белеп килү өчен, элеккеге җирләренә, татар җәйләвенә кайтарып җибәргәннәр. Ул кайтып җиткәч күрә - анда коры ялан гына калган: дошман явы килеп бөтенесен кырып-талап киткән. Татар кабиләсенең исән калганнары, көтүчене күреп, тау ышыгыннан чыкканнар. Ул аларга Шадның яңа җирләре турында сөйләгән. Шуннан соң алар җыйнаулашып Иртешкә таба юл алганнар. Барып җиткәч Шадны үзләренең башлыгы санап, баш иеп сәламләгәннәр һәм кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә керешкәннәр. Бу турыда ишеткән башка кешеләр дә монда килә башлаганнар. Җиде йөзләп кеше җыелган. Алар озак вакытлар буе Шадка хезмәт иткәннәр; аннары, бик нык ишәеп киткәч, тау араларына күченеп таралышканнар, һәм алда аталган җиде кеше исемендә җиде кабилә барлыкка килгән...

Бу хикәяттә сөйләнелгән татарлар нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң кояш баешы ягына күченеп киткән борынгы татар халкыннан булганнар. Ул вакытта аларның бер өлеше уйгурларга буйсынып калган, бераздан киданнар белән берлеккә кергәннәр (киданнар - Төньяк Кытай җирендә яшәгән күчмә кабиләләр; күбрәк “кара кытайлар” дип йөртелгәннәр), ә беркадәресе көнбатышка киткән. Менә шулар инде Көнбатыш Себердә дәүләт - Кимәк каханлыгы барлыкка килүдә мөһим урын тотканнар. Каханлыкның төп, җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, безгә инде билгеле кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, шул кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән. Соңрак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары яшәгән чорда кыпчаклар татар халкының этногенезында бик зур роль уйнаганнар («этногенез» грекча ике сүздән тора: «этнос» - халык һәм «генезис» - башлангыч, һәм икесе бергә халыкның килеп чыгышы дигәнне аңлата). Димәк, бу кабиләләрнең - борынгы татарларның да, кимәкләрнең дә, кыпчакларның да - башлангыч тарихы үзара бик нык бәйләнгән, алар кардәш кабиләләр булганнар.

Кимәкләр үзләре - тагы да борынгырак исемнәре «ямәкләр» - VII йөздә Көнбатыш Төрки каханлыгына кергәннәр һәм Алтайдан төньяктарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Төрки каханлыгының таркалуы да нык йогынты ясаган, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндарлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар. Әл-Гардизинең алдагы хикәясендә бу бик ачык тасвирланган.

Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында гомумән бик кызыклы белешмәләр бирелгән. Мәсәлән, алар язганча, кимәкләрнең күпчелеге Иртеш тирәсендә, ә кыпчаклар Урал тауларына табарак яшәгәннәр. Кайбер хезмәтләрдә кимәкләрнең хәтта тагы да көньяктарак яшәгәне әйтелә. X йөз уртасындагы гарәп географы Ибне Хәукал, мәсәлән, үз язмасына теркәгән картасында кыпчак-кимәк кабиләләре Арал диңгезеннән төньяктарак далаларда угызлар белән бергә күчмә көн итәләр дип күрсәтә. Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси үзенең дөньякүләм мәшһүр «Шаһнамә» поэмасында хәтта Каспий диңгезен Кимәк диңгезе дип тә атаган; шуннан чыгып күчмә кимәкләрнең Каспийга кадәр барып җитүләрен фараз итәргә мөмкин.

Кимәк каханлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каханлыклары кебек үк, бигрәк тә IX - X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче кахан торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары - бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каханлык 12 билектән, кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә кахан - бөтен дәүләтнең башлыгы - олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Иранлылардагы кебек. Алар үзләренең олуг шаһларын «Шаһиншаһ» дип йөртәләр бит. Кыскасы, Кимәк каханлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган.

Иртеш буендагы Ямәк шәһәре бу дәүләтнең башкаласы саналган. Кахан үзенең яраннары белән шунда яшәгән. Көнбатыштагы кыпчаклар төркеменнән аермалы буларак, кимәкләр инде ярым утракланып яши башлаганнар һәм җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәтта дөге игүләрен язып калдырганнар. Аларда кимәкләрнең башка шәһәрләре булуы турында да белешмәләр бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы әл-Идриси язмаларына караганда, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, Кимәк иленең башкаласында базарлар һәм табыну сарайлары гөрләп торган. Әлбәттә, ул чактагы ярым күчмә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.

Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары нигездә төз озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан торган, сөңге һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшерүләр вакытында табыла торалар. Казыганда тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре килеп чыга; андыйлардан, мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сурәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый.

Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә батыр сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Төрки каханлыгы халыкларының тораташларыннан гадирәк итеп ясалулары белән аерылып торалар. Кимәкләр мәҗүси булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, елганы кешеләрнең алласы дип санаганнар; шулай ук утка, кояшка һәм йолдызларга да изге дип караганнар. Гарәп географларының белешмәләренә караганда, кимәкләр һәм кыпчаклар хәтта астрология белән дә шөгыльләнгәннәр. Кимәк җәмгыятенең бер өлеше, беренче чиратта югарыгы катлавы, манихейлык дине һәм ислам кабул иткән.

- - - - - - - - - -

Манихейлык - безнең эраның III гасырында Мани атлы фарсы кешесе нигез салган дини тәгълимат. Үз динен Мани фарсы җирендә, Урта Азиядә һәм Һиндстанда тараткан. Манихейлыкның нигезендә яхшылык белән яманлыкның, яктылык белән караңгылыкның көрәше турындагы дуализм өйрәтмәсе ята («дуализм» латинча «дуалис» сүзеннән ясалган, ике башлангычның тиңдәшлеге дигән мәгънәдә). Ул Кытайдан алып Испаниягә кадәр барып җиткән, Рим мәҗүсилеге, христиан һәм ислам диннәре тарафыннан эзәрлекләнгән, кысрыкланган. Манихейлык Уйгыр каханлыгында хакимлек итүче дин булган.

Ислам - христиан һәм Будда диннәре белән бергә дөньякүләм таралган өч диннең берсе. Безнең эраның VII гасырында Гарәп ярымутравында (хәзерге Согуд Гарәбстанында) Мөхәммәт тарафыннан нигез салынган. Тәгълиматның нигезе бердәнбер Аллага табынудан һәм Мөхәммәтне аның җирдәге вәкиле, пәйгамбәр итеп танудан тора. Исламның төп өйрәтмәләре изге китапта - Коръәндә язылган. Гарәп дөньясында, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә, Ерак Көнчыгышта, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Үзәк Африканың күп кенә илләрендә бик киң таралган. Көнбатыш Европада һәм Америкада күп кенә ислам җәмгыятьләре бар. Элекке СССРдагы төрки телле һәм кайбер фарсы телле халыкларның күпчелеге ислам дине тотучылар - мөселманнар.

- - - - - - - - - -

Кимәк җәмгыятендә рун язуы да кулланылган. Тарихи һәм археологик чыганаклар шуны дәлилли. Иртешнең өске агымы буенда бер хатын-кыз кабереннән табылган металл көзгегә, мәсәлән, безнең телгә күчергәндә шушындыйрак мәгънәдә язу язылган: «Күренекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр. Аның бәхетле көннәре башланыр...»

Тулаем алганда, элгәре урта гасырдагы кимәкләр чоры фән дөньясына шактый яхшы билгеле. Төрки каханлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән Кимәк каханлыгы татар халкының, барыннан элек Себер татарларының этник һәм сәяси тарихында беркадәр эз калдырган. Нәкъ менә кимәкләр Себер татарларының барлыкка килүендә борынгы, Алтын Урдага кадәрге чорда катнашкан кабиләләрнең берсе санала.

§ 13. Хәзәр каханлыгы

Хәзәр каханлыгы - Көнчыгыш Европаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм гомумән Урта Евразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт. Хәзәрләрнең Көнчыгыш Европа далаларына килеп чыгуларыннан алып аерым дәүләт төзүләренә кадәрге кыскача тарихлары белән без югарыда танышкан идек. Шунда ук, хәзәрләрдән башка, болгарларны, барсилларны, бәләнҗәрләрны, савирларны һәм аланнарны, дөресрәге, төрки телле кабиләләр арасында яшәп нык төркиләшкән төньяк аланнарын телгә алып киттек, һәм менә алар VII гасыр башларында хәзәр кабиләләре берлеге төзиләр, шул ук гасыр урталарында ул чын мәгънәсендә дәүләткә - Хәзәр каханлыгына әверелә. VII гасырның 80нче елларына каханлыкның хакимлеге Каспий һәм Азов арасындагы Төньяк Кавказ далалары белән генә чикләнеп калмый, ә Кара диңгез буйларында Кырымга кадәр барып җитә.

VIII йөздә, аеруча аның икенче яртысында, Хәзәр иле Византия һәм Гарәп хәлифәлеге белән Кавказ аръягы һәм Кырым өчен өзлексез сугышлар алып барган. 731 елда хәзәрләр гарәп гаскәрен туздырганнар һәм бәйсезлек сәясәте алып бара башлаган Албанияне ясак түләп торырга мәҗбүр иткәннәр (монда сүз Кавказ Албаниясе дип йөртелгән, хәзерге Азербайҗанның башлангычы саналган Албания турында бара). Моңа җавап итеп, хәлифә күпсанлы гаскәр җибәргән. Гарәпләр хәзәрләрне тар-мар иткәннәр һәм аларның көньяктагы җирләрен биләп ала башлаганнар. Кахан гарәпләрне көч-хәл белән генә туктата алган. Алты елдан соң гарәпләр янә һөҗүм башлаганнар. Хәзәрләрнең Кавказдагы башкаласы Сәмәндәр һәм тулаем каханлыкның бәйсез яшәве җитди куркыныч астында калган. Гарәпләр каханлыкның ислам диненә күчүен таләп иткәннәр, хәзәр каханы бу таләпне үтәргә мәҗбүр булган.

Шул сугышлар нәтиҗәсендә хәзәр иленең күп кабиләләре төньякка - Иделнең түбәнге агымына һәм Дон буйларына күчеп киткәннәр. Дәүләтнең башкаласы VIII гасыр башында Каспийга якынрак, Идел тамагыннан ерак түгел урнашкан Итил шәһәренә күчерелгән. Утрак тормыш башлаган хәзәрләр игенчелек һәм балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Бай һәм үзенчәлекле мәдәният барлыкка килгән. Аның нигезен бүген фәндә Салты-Маяк археологик культурасы дип йөртелгән культура тәшкил иткән. Гәрчә аны Хәзәр каханлыгының дәүләт культурасы дип атасалар да, аны тудыруда һәм үстерүдә болгарлар һәм аланнар зур роль уйнаганнар. Бу культура турында без алдагы бүлектә киңрәк тукталырбыз. Ә хәзергә сәяси вакыйгаларның ничек дәвам итүләре белән танышыйк.

VIII гасыр азагында Хәзәр каханы мөселман диненнән баш тарткан. Кавказ аръягындагы җирләр өчен гарәпләр белән янәдән сугышлар башланып киткән. Бу сугышта каханлыкка Византия булышкан. Ул моны барыннан да бигрәк хәзәрләр арасында христианлыкны тарату максаты белән эшләгән. Ләкин кахан һәм аның якыннары дәүләтнең бәйсезлеген саклау өчен башка дин эзләгәннәр. VII йөз башларында Византиядән күченеп утырган еврейләр тоткан яһүд дине шундый дин булган. Ләкин асылда бу динне аксөяк хәзәрләр генә кабул иткәннәр, төп халык исә мөселман һәм мәҗүси булып калган; христианнар да булган. Каханлыктагы дин төрлелеге, хәзәрләрдә дин тоту иреге тулаем билгеле һәм ул IX - X гасырларның гарәп-фарсы тарихи географиясендә шактый киң яктыртылган. Шул чордан хәтта мәзәкле берничә гыйбарә дә калган: имештер, савирлар (хәзәрләр) җомгада мәчеткә, шимбәдә синагогка, ә якшәмбедә чиркәүгә йөриләр икән. Бу, әлбәттә, бер кеше бер үк вакытта мөселман да, яһүди дә, христиан да булган дигән сүз түгел. Ул, хәзәрләр арасында тегесе дә, бусы да һәм өченчесе дә булган, җыеп әйткәндә, хәзәр җәмгыятендә теләсә кайсы динне тоту рөхсәт ителгән дигән сүз. Дәүләт эшләрендә дә демократия яшәгән: суд эшчәнлегендә җиде казый (судья) - яһүдләрдән, мөселманнардан, христианнардан икешәр һәм мәҗүсиләрдән берәү хөкем иткән. Итил нигездә мөселманнар шәһәре санала. Сәмәндәрдә, мәсәлән, христианнар күбрәк булган.

Безгә инде билгеле хәзәрләр, алардан алдагы күпчелек дәүләтләрнең халыкларыннан аермалы буларак, чын мәгънәсендә сыйнфый беренче феодаль җәмгыять төзи алганнар. Хәзәр иле бөтен Көнчыгыш Европада зур дәүләт саналган, аның белән урта гасырларның күп дәүләтләре һәм халыклары санлашырга мәҗбүр булганнар. Алай гына да түгел, күбесе аңа буйсынып яшәгән. Киев Русе, мәсәлән, баштарак чорда аңа салым түләп торган, хәтта беренче рус кенәзләре каханнар (хаканнар) дип йөртелгән. Хәзәр каханы Иосифның Киртиба (Кордова), ягъни гарәп-испан хәлифәлеге вәзире Хасдай Ибне Шафрутка язган хатында Хәзәргә буйсынган башка илләрнең һәм халыкларның кызыклы исемлеге китерелгән. Хасдай башта үзе Иосифка хат җибәргән, анда фарсы сәүдәгәрләреннән Византиядән ерак түгел, моңарчы үзе белмәгән ниндидер «яһүд патшалыгы» турында ишетүен әйткән. Бу Хасдай, исеме мөселманча булса да, чынлыкта яһүд булган һәм, табигый, төньяк тарафтагы үз диндәшләре белән кызыксынган. Шуңа күрә ул хәзәр каханыннан бу ил турында, аның халыклары турында җентекләп язуын сораган. Иосиф үзенең җавап хатында рәхәтләнеп һәм бик тәфсилләп, хәтта бераз мактанып китеп, Хәзәр иленең куәте, аның шәһәрләре, дәүләтнең тарихы, халкы, аңа, Иосифка, буйсынган халыклар һәм кабиләләр турында язып җибәргән. Шул хаттан бер өзек тәкъдим итәбез:

«Мин сиңа шуны хәбәр итәм: мин Г-р-ган елгасы беткән җирдә, Итил дигән елга буенда яшим. Елганың башы кояш чыгыш тарафында 4 айлык юл ераклыкта. Елга буендагы авылларда һәм калаларда күп ишле халыклар яшиләр, берәүләре - дала-яланнарда, ә кайберләре ныгытмалы шәһәрләрдә көн итәләр. Менә аларның исемнәре: Бор-т-с, Бол-г-р, С-вар, Арису, Ц-р-мис, В-н-н-тит, С-в-р, С-л-вийон. Һәр халык турында тәгаенләп әйтеп бетереп булмыйдыр һәм аларга сан да җитмәстер. Алар барысы да миңа хезмәт итәләр һәм ясак түлиләр».

Бу хаттагы елга һәм кабилә атамалары, әлбәттә, өстәмә аңлатма бирүне сорыйлар. Итил - безгә билгеле Идел. Г-р-ган - Гурган, гарәпчә - Җурҗан дигән сүз, Каспий диңгезенең көньяк-көнчыгыш ярларына кадәр барып җиткән өлкә. Диңгез үзе дә шуңа нисбәтле Гурган, Җурҗан (яки Хәзәр) диңгезе дип аталган. «Г-р-ган елгасы беткән җирдә» дигән аңлатма хатның кыскартылган редакциясендә «Г-р-ган диңгезе янындагы елга буенда» дип укыла. Сез, нигә әле Иделнең башланган җире көнчыгышка карый, ул төньяк-көнбатыштан агып килә бит, дип сорарсыз. Эш шунда, иң алдагы бер бүлектә инде язылганча, Көнчыгыш географиясендә бу елганың югарыгы агымы булып Кама тамагыннан өстәге хәзерге Идел түгел, ә шушы Кама һәм, тагын арырак барып, аның көнчыгыштан агучы сулъяк кушылдыгы - Агыйдел саналган. Чөнки ул елгалар да борынгыдан Итил дип аталган (хәзер Идел). Аларны Кара Итил һәм Ак Итил дип тә йөрткәннәр.

Инде кабиләләр турында. Бор-т-с - анысы, бәхәссез, бортаслар; Бол-г-р - болгарлар; С-вар - суварлар. Монда Урта Идел буендагы Идел Болгарының халкы булган болгарлар һәм суварлар турында сүз бара (бу турыда алда киңрәк тукталырбыз). Арису кабиләсен кайбер тикшерүчеләр эрзя-мордвалар кабиләсе дип, кайберләре арлар-удмуртлар дип нәтиҗә чыгаралар. Ц-р-мис - чирмешләр, ягъни марилар; В-н-н-тит халкы турында хәзергә кадәр ачык сүз әйтелмәгән. Кайбер тарихчылар аларны вотяклар, ягъни шул ук удмуртлар диләр. Берәүләре аларны төньяк угор кабиләләренә кертә, ә икенчеләре славян кабиләләреннән берсе булган вятичлар дип атыйлар. С-в-р дигәнен шулай ук төньяк славяннарга кайтарып калдыралар. Соңгы атама - С-л-вийон турында фәндә күп бәхәсләр булды, бу мәсьәләгә һаман нокта куелганы юк. Күпләр аны славяннар дип, ягъни көнчыгыш славяннар, тулаем славян-рус кабиләләре дип саныйлар.

Иосиф, бу халыкларны үзенә буйсынучылар дип атап, чит ил кешеләре алдында, әлбәттә, бераз мактанган. Ул каханлыкның үткәндәге куәте турында язган, чөнки аның чорында бу кабиләләрнең һәм халыкларның күбесе Хәзәр иленә буйсынудан чыккан булган инде. Ни генә булмасын, әлеге белешмәләр VIII - IX гасырларда бу дәүләтнең данлы һәм куәтле чорында хәзәр федерациясенең нинди булганлыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

Хәзәр каханлыгы күп илләр һәм халыклар белән сәүдә иткән, читкә эре һәм вак терлек, тире, мех чыгарган, балык җилеме сату белән дан казанган. Бу җилемне мәрсин балыгы куыгыннан ясаганнар һәм йөзем шәрабына үтә күренмәле төс бирү өчен кулланганнар. Идел болгарларыннан һәм руслардан бал һәм балавыз, кыйммәтле мехлар, Көнчыгыштан тукылган әйберләр сатып алганнар. Хәзәрләр бодай һәм дөге иккәннәр, кавын-карбыз һәм җиләк-җимеш үстергәннәр.

Каханлыкта шәһәр культурасы да нык үскән. Итил VIII - X гасырларда Көнчыгыш Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе, Хәзәр иленең башкаласы булган. Шәһәр ике өлештән торган. Көнбатыш ягында кахан, бәк һәм аларның якыннары яшәгән, идарә һәм гаскәр корылмалары урнашкан. Кахан үзе таш сарайда торган. Күпчелек йортлар саман кирпечтән өеп, өстенә балчык сылап эшләнгән булган, тирмәләр дә тезелеп киткән. Көнчыгыш өлеше Хәзәрән дип аталган - анда һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм, гомумән, шәһәр халкы яшәгән, мөселманнар шәһәре дип йөртелгән. Монда җамигъ мәчет, 30 мәхәллә мәчете, башлангыч һәм урта белем мәктәбе вазифасын үтәгән мәдрәсәләр булган. Шунда ук христианнар, яһүдиләр һәм мәҗүсиләр дә көн иткән.

Кахан дәүләт башы саналса да, аның хакимлеге чикле булган; бөтен эшләр белән аның ярдәмчесе - бәк идарә иткән. Кайбер чыганакларда ул мәлик, ягъни гарәпчә патша дип тә атала. Шулай булуына карамастан, кахан янына ул аяк киемен салып керергә тиеш булган.

Каханның чын мәгънәсендәге хакимлеге, власте булмаса да, культы зур булган. Ул биек урында зур тәхеттә утырган, ә бәкнең урыны каханның уң ягында, түбәндәрәк булган. Кахан ел саен өч тапкыр гына халыкка күренеп алган. Аны күрүгә барча халык йөзе белән җиргә капланган, аңа күтәрелеп карау тыелган: ул, янәсе, кояшка тиң! Кахан хәзәрләрнең дошман белән сугышкан җиренә килә калса, аның сугышчылары җиргә капланырга, ә дошман сугышны туктатырга тиеш булган. Кахан үлсә, аны бик тә тантаналы һәм шул ук вакытта серле итеп җирләгәннәр: кабере өстенә зур пулат салганнар, каберне ныклап яшергәннәр, моны эшләүдә катнашкан кешеләрне соңыннан юк иткәннәр.

Хәзәр каханлыгы X гасырның 60нчы елларында, яшәүдән туктаган: аңа 965 елда Киев кенәзе Святослав җимергеч һөҗүм ясаган. Хәзәр җирләре башка дәүләтләр һәм кабилә берләшмәләре буйсынуына күчкән. Түбән Иделдә Идел Болгарының йогынтысы көчәйгән, ә Азов, Дон буйлары һәм Төньяк Кавказ бәҗәнәкләрнең яңа оешкан берләшмәсенә буйсынган. Хәзәр каханлыгының җимерелүенә, Святославтан тыш, ил эчендәге каршылыкларның көчәюе һәм төньяктан күчмә кабиләләрнең һөҗүм итеп торулары да нык булышлык иткән.

§ 14. Бөек Болгар иле

VI гасырның 80нче елларында Азов буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Төрки каханлыгы үзенә буйсындырган. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзи алганнар. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән билгеле. Болгарларны беренче булып берләштергән кешенең Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа булуы билгеле (үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Аттила да шушы ыруга караган). 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кайбер чыганакларда, мәсәлән Византия тарихчысы Иоанн Никуисский хроникасында Кубрат чукындырылган һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия алган дип бирелгән.

Ләкин кайбер тарихчылар бу хәбәргә шик белдерәләр һәм Кубрат түгел, ә аның агасы Органа Константинопольдә яшәгән һәм чукындырылган дип баралар. Кубрат исә мәҗүси булып калган, ул вакытлардагы барлык төркиләр кебек үк Тәңрегә табынган («тәңречелек» - бер аллалыкның башлангыч формасы ул), җитмәсә төрки сүзе белән «хан» дип аталган һәм исеме дә төркичә булган. Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат үзәкләшкән дәүләт төзи алган, һәм шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «Бөек» дип зурлап йөртелгән.

Бөек Болгар иле Азов буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңгырак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән билгеле.

Дәүләтнең халкы ярым күчмә тормышта яшәгән. Дон буйларында күчмәләрнең җәйләүләре тезелеп киткән булган. Кайберләре елга буйлап бер, бер ярым чакрымнаргача сузылган. Ләкин кешеләрнең күпчелеге даими авылларда һәм җир өемнәре белән әйләндереп алынган ныгытмалы шәһәрләрдә яшәгән. Аларның кайберләре таш стеналары 7 метрга кадәр калынлыкка җитә торган чын кирмән рәвешендә булган. Тирмәләрдә дә, өйләрдә дә яшәгәннәр. Тик тирмәләр күченеп йөрү өчен генә түгел, ә авылларда, хәтта шәһәрләрдә утрак көн итү өчен дә җайлаштырылганнар. Бу урта гасырлардагы бөтен күчмәләр дөньясы өчен хас булган.

Әлеге авыллар һәм тораклар, матди культураның башка төр калдыклары белән бергә, Салты-Маяк археологик культурасын тәшкил итәләр. Бу культураның исеме ике борынгы истәлек: Украинаның Харьков өлкәсендәге Салтово (Салты) каберлеге һәм Воронеж өлкәсенең Маяк шәһәрлеге атамаларыннан ясалган. Гәрчә Салты-Маяк Хәзәр каханлыгының дәүләт культурасы саналса да, асылда аны борынгы болгарлар һәм аланнар төзегән, шуңа күрә ул бер үк дәрәҗәдә Бөек Болгар культурасы дип тә санала. Әлеге культурага, авыл һәм йорт калдыкларыннан тыш, күп санлы каберлекләр, төрле-төрле хезмәт һәм сугыш кораллары, көнкүреш әйберләре, балчык һәм пыяла савыт-саба, бала уенчыклары һ.б. керә. Алар барысы да ярыйсы ук бай, алдынгы мәдәният, нык үскән экономика, хәрби эшләрнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Борынгы болгарлар рун язуын да үзләштергәннәр. Ул монда Хәзәр иле аша Төрки каханлыгыннан килеп җиткән. Сирәк-мирәк булса да тәңкә акчалар да табылгалый. Алар башлыча VIII - X гасыр башында сугылган гарәп дирһәмнәре һәм өлешчә Византия акчалары. Салты-Маяк культурасы VIII - IX гасырларны эченә ала.

Без кыскача таныштырган культура урта гасырлар башындагы Евразия төркиләренең иң зур археологик культураларыннан берсе санала. Соңрак ул Идел болгарлары мәдәниятенең нигез ташларыннан берсенә әверелгән. Бу турыда алдагы бүлектә иркенләбрәк сөйләшербез, ә хәзергә Бөек Болгардагы сәяси вакыйгалар белән танышуны дәвам итик.

Кубрат VII йөзнең 50нче еллары азагы - 60нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр - 642 елда диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән. Гомумән, мондый тиз арада барлыкка килгән дәүләтләр, нинди генә яңгыравык исемнәр белән аталмасыннар, куәтле монарх хакимлек иткәндә генә яши алганнар һәм ул үлүгә, кагыйдә буларак, таркалганнар, җимерелгәннәр. Бөек Болгар белән дә шулай булган.

Византия монархы Тәүбәче Феофанның 810-815 елларда теркәп калдырган елъязмасында бер борынгы болгар риваяте китерелә. Анда сөйләнгәнчә, Кубратның биш улы була. Ул аларта һичкайчан бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрчак бердәм яшәргә васыять әйтеп калдыра. Бу риваять соңрак көнбатышта киң тарала. Анда шундый бер вакыйга китерелә: хан үләр алдыннан улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы китерергә куша, һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да, җиңел генә сындырып бирә. Менә, - ди ул, - бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәчәк һәм үзенә буйсындырачак. Риваятьтә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган; өлкәне - Батбай, икенчесе - Котраг, өченчесе - Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Әмма хәзәрләр һәм протоболгарлар тарихын тикшерүче М.И.Артамонов һәм С.А.Плетнева, тарихи чыганакларга нигезләнеп, Кубратның ике генә улы: Батбай белән Аспарух кына булуын раслыйлар. Котраг исемен алар болгар кабиләләреннән берсе булган котраглар белән бәйлиләр. Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Бу чорда Бөек Болгар җирләре көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә ия булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән.

Хәзәрләр болгарларны торган саен ныграк кысрыклаган. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре - кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылган. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда көнбатышта яңа болгар дәүләте - башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе барлыкка килгән.

Болгар ханнары династиясе илдә 300 елга якын - башта 816 елга кадәр Аспарух, аннары Омутарх нәселләре хакимлек иткән. Ләкин акрынлап болгарларның славянлашуы көчәя барган, 865 елда славян Борис (852 - 889) патшалык иткәндә үк инде христиан дине кабул ителгән, ә 894 елда бертуган Кирилл һәм Мефодийлар уйлап тапкан славян язуы кириллица гамәлгә кертелгән. Славян теле рәсми төстә чиркәү һәм дәүләт теле булып әверелгән. Төрки телле болгарлар белән көньяк славяннар арасындагы этник аерма акрынлап юкка чыккан. Асылда болгарлар күп санлы славяннар тарафыннан йотылып беткәннәр, тик аларның атамасы гына этноним - халык исеме булып сакланып калган.

Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. «Болгар» һәм «Балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе гомумән төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган. Мәсәлән, карачайлардан тыш кара нугайлар, безгә билгеле кара хәзәрләр, кара кытайлар булган (кара кытайлар - алар кытайлар түгел, ә VI - VIII йөзләрдә төньяк-көнчыгыш Кытайда яшәгән төрки кабиләләр). Шунысын да әйтергә кирәк, фәндә билгеле булган Перещепкино хәзинәсе дә - алтын һәм көмеш савытлар, кыйммәтле кораллар, бизәнү әйберләре, алтын йөзекләр һ.б. - Батбай исеме белән бәйле. Ул Полтава өлкәсенең Кече Перещепкино авылы янында табылган.

Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Ләкин андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатлашты инде. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең якларга болгарлар VII гасыр уртасындагы без тасвирлаган вакыйгалардан соң ук килеп чыкмаганнар әле. Азов буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре берлегенә кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр.

Урта Идел буена, безнең Татарстан җиренә һәм аңа янәшә көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлкәләргә болгарлар нәкъ менә VIII йөз азакларында - IX йөз башларында килеп утырганнар.

 

ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР

Көнчыгыш Төрки каханлыгының гаскәр башлыгы Күлтәгиннең (731 елда үлгән) истәлек ташына Төрки каханлыгы башлыклары Бумын кахан һәм Истәми кахан (VI йөз уртасы) җеназаларына җыелган халыклар турында язылганнардан (тәрҗемә рәвешендә):

Утыз татарлар турында

«...алар җан бирделәр. [Алар өчен] елаучылар һәм илерүчеләр алдан быргылар кычкыртып, кояш чыгышы тарафыннан [илләрдән], Бәкли даласы халкы, табгачлар (кытайлар), тибетлеләр, аварлар һем румнар (византиялеләр), кыргызлар, очкорыкканнар (?), утыз татарлар, кытайлар (кара кытайлар), татабыйлар (?), шундый күп халык [җыелды], илерделәр һәм еладылар: бик данлы каханнар иде алар».

 


VI йөзнең атаклы Византия тарихчысы Прокопий Кесарийлының хәзәрләр-савирлар турындагы “Тарих”ыннан:

Савирлар турында

«Бу кабилә бик күп санлы. Гадәттәгечә, күп санлы мөстәкыйль тамырларга бүлгәләнгән. Аларның башлыклары борынгыдан ук кайберләре Рим императоры белән, икенчеләре фарсы падишасы белән дуслыкта булдылар. Әлеге хөкемдарлардан һәркайсы үз тарафдарларына билгеле күләмдә алтын җибәреп торды, тик һәр елны түгел, ә кирәге чыккан саен».


X йөз башында яшәгән гарәп сәяхәтчесе Әхмәт Ибне Фадланның «Рисалә» («Язмалар») китабыннан:

Хәзәр каханы һәм Итил шәһәре турында

«Хәзәр падишасы турында әйткәндә исә, дәрәҗәсе белән хакан (кахан), ул дүрт айга бер мәртәбәдән ары күренми, анда да аны читтән генә күрергә мөмкин. Аны «Олуг хакан» дип атыйлар, ә булышчысын хакан бәк дип йөртәләр. Хәзәр падишасының Әтил елгасы буенда зур шәһәре бар. Ул ике өлештән тора - аның бер ягында мөселманнар, ә икенчесендә падиша һәм аның якыннары яши. Бу шәһәрдә мөселманнарның Җамигь мәчете бар, анда алар намаз укыйлар һәм җомгага йөриләр. Аның биек манарасы бар...»

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 2055 | Загрузок: 167 | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map