Төп бит » Файлы » Мои файлы

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ. Кереш өлеш.
15.09.2014, 00:04

КЕРЕШ

(Татар халкы һәм Татарстан турында кыскача сүз)

Татар халкы үзенең теле белән Алтай телләре гаиләсенең төрки төркеменә карый. 1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу белешмәләренә караганда, элекке Союзда 6 млн 920 мең 745 татар яшәгән булып күренә (шуның 271 мең 715е Кырым татарлары). Сан ягыннан татарлар СССРда алтынчы урынны биләгән.

- - - - - - - - - -

Телләр гаиләсе - генетик кардәш телләр бердәмлеге, ягъни борынгы бер телдән, бер тамырдан, баба телдән үк килгән уртак сыйфатлары булган телләр җыелмасы ул. Алтай телләре гаиләсе - иң зурлардан берсе (тагын һинд-европа, сано-тибет, афразия, урал телләре гаиләләре һ.б. бар). Бу гаилә өч төркемгә: күләме белән зур төрки, зур булмаган монгол һәм тунгус-маньчжур телләре төркемнәренә бүленә. Алтай телләре гаиләсенең төрки телләр төркеменә татар теленнән башка төрек, үзбәк, казах, кыргыз, төрекмән, азербайҗан, башкорт, чуаш, каракалпак, гагауз, карачай, балкар, комык, нугай (элек - нугай татарлары), уйгыр, алтай, хакас, якут, тува, шор, долган һәм кайбер аз санлы халыкларның телләре керә.

- - - - - - - - - -

Татарларның зур бер өлеше үзләренең туган республикасы Татарстанда яши. Биредә алар 1 765 404 кеше. Башкортстанда да татарлар күп - 1 120 702 кеше. Татарларның төп өлеше Идел-Урал буе һәм Көнбатыш Себер төбәкләрендә тупланган. Менә 1989 елгы халык санын алу белешмәләреннән берничә сан: Төмән өлкәсендә 227 443, Чиләбе өлкәсендә 224 605, Свердлов өлкәсендә 183 781, Ульяновск өлкәсендә 159 093, Оренбург өлкәсендә 158 564, Пермь өлкәсендә 150 460, Самара өлкәсендә 115 280, Удмуртия республикасында 100 343 татар яши. Хәтта Көнчыгыш Себер белән Ерак Көнчыгышта да 204 637 татар кешесе яши. Эре шәһәрләрдә һәм индустрия үзәкләрендә дә татарлар күп. Мәскәүдә, мәсәлән, алар сан ягыннан (157 376 кеше) руслар, украиннар һәм еврейләрдән кала дүртенче урында торалар. Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп - 656 601 кеше, Казахстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә - Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Украина составына керә.

Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).

Ләкин татарлар Россия Федерациясенең көнчыгышта Көнбатыш Себердән алып көнбатышта Кырымга кадәр, төньякта Казаннан башлап көньякта Әстерханга кадәр бер җирдә дә диаспора булып санала алмыйлар. Бу киңлек татарларның халык булып формалашкан җире, ягъни туган иле булып тора.

- - - - - - - - - -

Халык - кешеләрнең тел, территориаль, экономик һәм мәдәни уртаклыгы ул. Аны кабиләчелектән соң һәм милләт барлыкка килгәнче чордагы этник берлек дип карау гадәткә кергән. Халык колбиләүчелектән башлап яңа заманга кадәрге төрле тарихи чорларда барлыкка килгән. Татар халкы оешкан чор, Евразиянең урта киңлегендә яшәүче башка күп кенә халыклардагы кебек үк, феодализм дәверенең нык үскән, җитлеккән урта гасырларына туры килә.

- - - - - - - - - -

Бөтен татар халкының урта гасырдагы гомуми һәм бердәм дәүләте булган Алтын Урда нәкъ әнә шул чикләрдәге җиргә урнашкан була һәм Урда таркалганнан соң шул җирдә биш татар ханлыгы: Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм ханлыклары барлыкка килә. Бүгенге татар халкының этнографик төркемнәре, ягъни Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм татарлары һәм мишәр татарлары шул ханлыклар халкының турыдан-туры дәвамы булып торалар (мишәр татарлары Казан һәм Касыйм ханлыгы җирләрендә яшәгәннәр). Бу төркемнәрдән тыш румын һәм Польша-Литва татарлары да бар. Татар халкының санап үтелгән төркемнәре, тел һәм мәдәният ягыннан кайбер аерымлыклары булуга карамастан, гомум этник нигездә барлыкка килгәннәр. Алар уртак бер этноним - барлык татар халкын бердәм этноска җыя торган «татар» дигән исем йөртәләр.

Татарларның күпчелеге дөньядагы өч иң зур диннең (христиан һәм буддизм белән беррәттән) берсе булган ислам динен тотучылар булып санала. Ул X гасыр башында ук, 922 елда, Идел Болгарында рәсми дин төсендә кабул ителә. Шул чакта, ислам дине белән бергә, гарәп язуы да килеп керә. Бу язу халыкның белемлелеген һәм гомумән рухи байлыгын үстерүдә бик зур роль уйный. Ислам дәүләт дине була һәм, үзләрендә һәртөрле дин тоту иреге саклануга карамастан, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары чорында тагы да ныгый. Бу хәл татар җәмгыятенең элекке заманнардан ук шактый демократик булуы турында сөйли. Шул ук вакытта, татарларның шактый зур бер өлеше христиан динен тотучылар булып санала, аларны “керәшеннәр” дип атыйлар (русча “крещеный” сүзеннән үзгәртелгән атама).

Татар халкы тарихы азатлык, бәхет өчен һәм илнең чәчәк атуы өчен аяусыз көрәшкән һәм якты исем калдырган батыр шәхесләргә бай. Алар - урта гасырның зур дәүләт, политик һәм гаскәри эшлеклеләре, милли-азатлык хәрәкәте юлбашчылары һәм атаклы галим-мәгърифәтчеләре: Идегәй һәм Чура батыр, Ибраһим һәм Сафагәрәй ханнар, Нурсолтан һәм Сөембикә ханбикәләр, Булат һәм Нурали Шириннәр, Батырша һәм Бәхтияр Канкаев, Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Муса Бигиев, Исмәгыйль Гаспралы һәм Каюм Насыйри, Йосыф Акчура һәм Рәшит Ибраһимов, Галимҗан Баруди һәм Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими һәм Закир Кадыйри, бертуган Максудилар, Шәрәфләр һәм башка фидакарь затлар.

Татар халкының, аерып әйткәндә Казан татарларының, хәзерге вакыттагы милли дәүләт формасы булып Татарстан Республикасы тора. Ул 1920 елда Татарстан АССР буларак төзелә (1921 - 1945 елларда төп халкы Кырым татарларыннан торган Кырым АССР да яши). 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты игълан ителде, ә 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты сайланды. 1992 елның 21 мартында республикада Татарстанның мөстәкыйльлеге турында бөтенхалык референдумы үткәрелде, ә шул ук елның 6 ноябрендә ТР Югары Советы Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итте, анда Татарстан халыкара хокуклы субъект дип игълан ителде.

Татарстан 67,8 мең кв.км җир мәйданын били. 1992 ел башында республикада 3 млн 705 мең кеше яши иде. 2000 елга халык саны 4 млн.га җитәр дип көтелә. Татарстан Идел буе республикалары һәм өлкәләре арасында халык саны буенча беренче урында тора. Республика халкының 48,5%ы - татарлар, 43,3%ы - руслар.

Безнең республикада 43 административ район, 19 шәһәр, шул исәптән республика буйсынуындагы 11 шәһәр бар. Татарстан Республикасының башкаласы - Казан шәһәре. Анда 1 млн 100 мең кеше яши. Казан - Көнчыгыш Европадагы бик зур индустрия, фән һәм мәдәният үзәге. Зурлыгы ягыннан караганда, ярты миллионнан күбрәк халкы булган һәм күп йөк сыйдырышлы «КамАЗ» автомобильләре җитештерүче индустрия гиганты белән бөтен дөньяга танылган Чаллы шәһәре икенче урында тора.

Татарстанның куәтле заманча индустриясе бар. Анда машина төзелеше (аңа бөтен индустрия продукциясенең 42,6%ы туры килә), химия һәм нефть химиясе индустриясе, нефть чыгару һәм электр энергетикасы өстенлек итә. КамАЗ, Түбән Кама нефть химиясе комплексы, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, хәрби индустрия предприятиеләре экономик куәтнең нигезен тәшкил итәләр. Татарстанда авыл хуҗалыгы нык үскән, аның зур төзелеш базасы бар. Товарларны, нигездә индустрия товарларын, читкә чыгару һәм читтән кертү күләме үсә бара. Базар мөнәсәбәтләре киң колач ала.

Татарстан һәм аның башкаласы Казан куәтле фән үзәге булып танылды. Республикада, мәсәлән, 80гө якын фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлык бюросы, 14 югары уку йорты бар. Уку йортлары арасында Казан университеты алдынгы математика, химия, медицина һәм көнчыгыш телләре фәннәрен өйрәнүдә иң өлкән үзәкләрнең берсе булып танылды. Н.И.Лобачевский, Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, И.М.Симонов, В.М.Бехтерев, И.Хәлфин, X.М.Френ, И.П.Березин, К.Ф.Фукс, А.А.Казембек, Н.Ф.Катанов һәм башка күп кенә атаклы галимнәрнең исемнәре аңа дөньякүләм дан-шөһрәт китерде. 1991 елда республикада үзәге Казанда булган Татарстан Фәннәр академиясе төзелде.

Татар халкы тамырлары ерак гасырларга барып тоташа торган бай матди һәм рухи мәдәнияткә ия. Безнең халык үзенең күп гасырлы әдәбияте, сәнгате һәм мәдәниятенең башка тармаклары тарихы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бу тарих кешелек мәдәниятенә Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Муса Җәлил, Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Рудольф Нуриев, Илһам Шакиров кебек якты талантларны бирде.

Шулай итеп, кадерле укучылар, татар халкының һәм Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихына - ифрат катлаулы, әмма бик бай һәм гаҗәеп кызыклы тарихи сәхифәләре эченә тирәнрәк керү өчен хәерле юл телибез сезгә!

- - - - - - - -

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 2916 | Загрузок: 207 | Рейтинг: 4.5/2
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map