ТР Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты 17-30 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр-археология мәктәбен үткәрәчәк. Әлеге мәктәп дөньякүләм фәннең иң яңа казанышларын Ауразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү практикасына кертүдә илебез һәм чит ил галимнәрен, шулай ук мәгариф ресурсларын берләштерү максаты белән оештырыла.
Мәктәп кысаларында түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк:
— борынгы заманнарда металлургия һәм металл эшкәртү тарихы;
— палеоантропология;
— археологиядә архео-биология ысуллары;
— кыр консервациясе һәм реставрациясе ысуллары;
— археологиядә геомәгълүмати системалар;
— борынгы керамика ысуллары;
— борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү;
— археологик пыяла.
...
Алга таба укырга »