Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез.
Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде.
Икътисадның заманга ярашлы итеп яңартылуы һәм җитештерүдә төрлелеккә ирешү, Иннополис югары технологияләр шәһәрен төзү, Россиядәге иң уңышлы эшләүче дип танылган «Алабуга» махсус икътисадый зонасының егәрен даими арттыра килү, федераль әһәмияткә ия булган, гаять зур «ИнноКам» кластерын булдыру, инвестицияләр
...
Алга таба укырга »