"Балалар бакчаларында туган телдә тәрбия бирү - иң табигый күренеш", - ди Энгель Фәттахов.
(Мөслим, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә милли мәгариф проблемаларына тукталды.
Министр республикада милләтара татулыкны саклап калуда этномәдәни белем әһәмиятен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дәреслекләрне федераль реестрга кертү һәм башка казанышларга ирешсәк тә, хәл ителмәгән мәсьәләләр әле бихисап. "Әлегәчә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне кабаттан федераль исемлеккә кертү таләп ителә. 4 нче сыйныфларда Бөтенроссия тикше
...
Алга таба укырга »