Төп бит » 2015 » Сентябрь » 7 » К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәк
22:57
К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәк

К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәкБүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын ача. Яңа сезонда тинчуринлылар тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин бәян итте.

Яңа сезонда театрда татар классикларыннан Нәкый Исәнбәтнең “Түләк” фольклор-шигъри драмасын күрергә мөмкин булачак. “Бу спектакль сәхнәгә беренче генә куела. Аның сюжеты Болгар ханлыгы белән бәйле”, — диде Рәшит Заһидуллин.

Шулай ук, рус классикларыннан Антон Чеховның “Туй” (“Свадьба”) комедиясе тәкъдим ителәчәк. “Безнең кайбер артистларыбыз туйларда тамада булып эшли. Озак еллар эшләп, аларда кызыклы гына материал тупланган. Башта без яңа пьеса яздырырга уйлаган идек, әмма Антон Чеховның әсәрен тагын бер кат укып чыккач, артистларыбыз ул чор белән хәзерге заман туйларында әллә ни үзгәрмәвен белдерде һәм без шул әсәргә тукталдык”, — диде театрның баш режиссеры. Ул шулай ук спектакльнең татар менталитетына яраклаштырылачагын, сюжет линиясе сакланачагын, әмма үзгәрешләр кертеләчәген әйтте.

Чит ил драматургиясеннән Тинчурин театры сәхнәсендә Славомир Мрожекның “Кароль” абсурд комедиясен тамаша кылырга мөмкин булачак. “Пьеса узган гасырның 80 нче елларында язылган булуга да карамастан, андагы вакыйгалар безнең заманда да чагылыш таба”, — ди Рәшит Заһидуллин.

Заманча драматурглардан Игорь Германның “Кичер мине” лирик пьесасы һәм Рөстәм Мингалимның “Өченче бүлмәдә эт яши” драмасын сәхнәләштерү планлаштырыла. Соңгысын сәхнәгә яшь режиссер Резеда Гарипова куячак.

“Яшь режиссер буларак мин үзем аңлаган һәм кабул итә алган әйберләрне сәхнәләштерергә тырышам. Әлеге пьесада хатын һәм аның кызы арасында мөнәсәбәтләр чагылыш тапкан. Шуның өстенә, бу автор минем өчен яңа”, — диде Р. Гарипова һәм театрның милли юнәлештә эшләвен искәртте.

Яңа сезонда балалар өчен спектакль кую ниятләнә. Нәни тамашачыларга Шамил Фәхретдиновның “Әкият китабы” сәхнәләштерәчәк. Автор сүзләренчә, әкият герое төрле маҗараларга очрый һәм балаларны яхшылыкка, матурлыкка өнди. “Әкият нәни тамашачыларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булыр дип ышанам”, — диде Шамил Фәхретдинов.

Шулай ук 82 нче сезонда Кәрим Тинчуринның “Сакла шартламасын” спектаклен һәм Максим Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” спектаклен сәхнәдә яңадан күрергә мөмкин булачак.

Яңа сезон исә Шамил Фәхретдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле белән ачыла.

Просмотров: 2530 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map