22:54 Казанда Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст куелачак | |
Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте. “Без Татарстан Министрлар Кабинетына Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст булдыру һәм урнаштыру тәкъдиме белән чыктык. Иң элек республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге бюстны ясаучылар арасында конкурс уздырылачак. Икенче елга сентябрь аенда Казанда үткәреләчәк К.Тинчурин исемендәге халыкара милли драматургия фестивале кысаларында, бюстны урнаштыру ниятләнә”, — диде ул һәм Казанда К. Тинчуринга багышланган бер генә бюст та булмавын әйтте. «Татар-информ» МА http://tatar-congress.org/yanalyklar/kazanda-kerim-tinchurin-istelegene-byust-kuelachak/ | |
|